7


  • Учителю
  • Конспект урока на тему 'Сүз төркемнәре' 2 класс

Конспект урока на тему 'Сүз төркемнәре' 2 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Казан шәһәре Авиатөзелеш районы МБГУ

"54 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче

гомуми урта белем бирү мәктәбе"






(2 нче д сыйныфы татар төркемендә үткәрелгән

ачык дәрес конспекты)











ТЕМА: СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ

(ТӨШЕНЧӘ БИРҮ)

Максат. Балаларны сүз төркемнәре - кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләр белән таныштыру. Язу, матур язу күнекмәләре өстендә эшләү. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү. Игътибарлылык, төгәллек тәрбияләү. Табигатьне яратырга өйрәтү. Сүзләргә сорауларны дөрес, аңлап куярга өйрәтү.

Дәрес тибы. Яңа материал бирү.

Метод һәм алымнар. Аңлату, әңгәмә, язма эшләр.

Җиһазлау. Таблица, рәсемнәр: буротино, агач, тиен.


ДӘРЕС БАРЫШЫ.

I. Актуальләштерү.

а) матур язу күнекмәләре өстендә эш.


II. Төп өлеш

Укучылар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез миңа аның җавабын миңа әйтерсез.

Көннәр озая

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара. (яз.)

- Бу табышмакны, укучылар, кем язган? Әйе, Габдулла Тукай.

- Яз көне, укучылар, көннәр җылына, матур була. Агачлар яшеллеккә күмелә. Гел тышта гына йөрисе килә. Әйдәгез әле без дә, укучылар, язгы урманга сәяхәткә чыгып кайтыйк.

- Менә, укучылар, тактада башваткыч бирелгән. Шушы башваткычны чишкәч, безгә сәяхәткә нинди транспорт белән баруыбыз билгеле булыр.



  1. Яз килүен хәбәр итүче, беренче булып килүче кош. (карга)

  2. Безнең яшәгән җиребез. (авыл).

  3. Йорт сакчысы (эт).

  4. Кошларның йорты (оя).

  5. Суда яшәүче хайван (балык).

  6. Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак. (куян).

7. Яз көне килүче җырчы кош. (сыерчык).


- Димәк, без, укучылар, автобус белән сәяхәткә чыгабыз икән. Ләкин, укучылар, автобуска утыру өчен безгә билетлар кирәк. Буротино әдәпле сүзләр әйткән кешегә генә билет бирә.

(Әдәпле сүзләр әйтү).

III. Урманда.

(Тактага агач беркетелә, агач өстенә тиен, ә тиен өстенә чыбыклар формасында киселгән кәгазьләр беркетелә. Бу кәгазьләрнең арткы ягына сораулар язылган була).











- Укучылар, карагыз әле кемдер тиенгә начарлык эшләгән. Агачны чыбык-чабык белән бикләгән. Ул агачлар серле. Бу ояны чыбык-чабыктан коткарсак, каен агачы да яшеллеккә күмелер. Әйдәгез, укучылар, тиенгә ярдәм итик. (Таякны һәр укучы ала, сорауларга җавап бирә. Җавапларны буротино җыеп бара.)


  1. Авыруларны кем дәвалый?

  2. Агачта нәрсә бар?

  3. Балаларны кем укыта?

  4. Нәрсә җылыта?

  5. Игенне кем игә?

  6. Бу нәрсә?

Менә без тиенне коткардык.

(Агачка тиен беркетелә.)

IV. Физкультминутка.

V. Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, буротино кулындагы таблицага карыйк әле. Ни өчен кояш, оя, агач сүзләренә кем? дигән сорауны куеп булмый?. Ә ни өчен врач, укытучы, игенче сүзләренә нәрсә? дип куеп булмый?

Димәк, кешене белдергән сүзләргә кем?, калган предметларны белдергән сүзләргә нәрсә? дигән сорау куела.

(Сүзләр уйлатып алу).


VI. Китап белән эш.

а) 126 нчы күнегү - телдән эшләү. Уку. Кем? соравына җавап булган сүзләрне әйттерү.

б) 127 нче күнегү - язмача. Сорауларга җавап яздыру. Асларына кем? Соравына җавап биргәннәренә бер сызык сызарга.

VII. Дәрескә йомгак.

  • Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсә белдек?

  • Бүген безнең дәрестә яхшы катнашкан укучыларга тиен буротинога урманнан бүләкләр биреп җибәргән.(чикләвек, гөмбәләр бирү).





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал