7


Статья Гөрләп яши мәктәп

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

10нчы мәктәп - томыш учагы

Дүртенче микрорайонның нәкъ уртасында , җәен гөл- чәчәкләргә күмелеп, ә кышын табигый аклыкка ямь өстәп, көмеш бәскә төренгән агач, куаклар арасында мәгърур бер бина 10 нчы санлы мәктәп бинасы бар. Шул агачларга эленгән (кошлар өчен даими ризыклар салынып тора торган ) җимлекләр, ак кар өстендә мәктәпнең "спорт картасы" - чаңгы эзлэре, бертуктаусыз кереп- чыгып йөрүче кешеләр (аларның күбесе төрле түгэрэк һәм секцияләргә йөрүчеләр) биредә тормышның гөрләп баруын күрсәтеп тора. Әйе, чынлап та, гөрләтеп эшлиләр бу мәктәптә. Укучылары ике меңгә якынлашып килүче белем йортында, 110 педагог бөтен осталыкларын эшкә җигеп, яңа методикалар кулланып, белем һәм тэрбия бирү өстендә армый-талмый хезмәт итәләр.Алар арасында 2 кеше Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясе мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре,7 кеше "За заслуги в образовании" күкрәк билгесе иясе. 33 укытучы югары квалификацион категорияле,55 укытучы беренче категорияле."Безнең иң яхшы укытучыбыз" Грантына 31 укытучы, "Бзнең яңа укытучыбыз" Гранттына- 5 укытучы лаек дип табылды. 9 укытучы ПНП"Образование" җиңүчесе, 1 укытучы "Ел укытучысы Республика бәйгесе призеры, 12 укытучы "Ел укытучысы" муниципаль конкурсы җиңүчеләре, 4 укытучы "Сыйныф җитәкчесе" муниципаль конкурсы җиңүчеләре .... Төрле фәннәр буенча үткәрелгән Бөтенрәсәй олимпиадаларының муниципаль этабында19 җиңүче һәм призер, яшь шигырь сөйләү осталарының "Живая классика"исемле Бөтенрәсәй конкурсының Республика этабында җиңүчеләр, Бөтенрәсәй һәм Республика олимпиадаларында җиңгән 3 укучы -Алабуга муниципаль районы җитәкчесе стипиндиаты, 10 нчы Халыкара"Планета эрудитлары"Интернет олимпиадада җиңүчеләр дә шушы мәктәпнең әти-әниләре һәм укучылары командасы. дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре буенча да күрсәткечләре югары. Даими үткәрелеп торучы төрледән-төрле дәрестән тыш чаралар мәктәп тормышына аерым бер ямь, җанлылык өсти.Тематикалары үзгәреп торучы рәсемнәр күргәзмәсе дисеңме, яшь иҗат итүчеләр бәйгесе. Ә атнаның һәр көнендә үткәрелеп килүче предмет буенча тематик көннәр мәктәпнең күркәм традициясенә әйләнде, Мәсәлән, дүшәмбе - татар теле көне. Бу көнне мәктәптә мөмкин кадәр күбрәк татарча сөйләшергә күнеккәннәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, алдан төзелгән план буенча, төрле бәйрәм һәм кичәләр, бәйгеләр, конкурслар уздыралар.Мәктәп телетапшыруы әзерләгән татарча тапшыруларны коридор стенасына эленгән зур телевизордан карыйлар, ә мәктәпнең һәр бүлмәсенә дә , коридорына да эленгән радиодан укучылар башкаруында татар телендә җырлар һәм шигырьләр, котлаулар, яңалыклар ишетелә. " Игелек нуры " исемен йөртүче волонтерларның изге эшләре мәктәптә генә түгел, бөтен шәһәргә билгеле. "Астра" исемле мөмкинлеге чикләнгән балаларны дәвалау үзәгендә дә аларны һәрвакыт көтеп алалар, ярдәмгә мохтаҗ әбиләр һәм бабайларның да алыштыргысыз булышчылары 10 нчы мәктәп волонтерлары.Урта сыйныф укучыларыннан оештырылган Вожатыйлар" торкемнщре тцрле бщйрщм, кичщлщр ъткщръдщ башлангыч сыйныф укытучыларының алыштыргысыз ярдәмчеләре. Мәктәптә күпсанлы түгәрәкләр эшли."Табигать фантазиясе",бию, җыр, "Яшь иҗат итүчеләр",футбол, волейбол, баскетбол, теннис,"Яшь журналистлар» һәм башка бик күп түгәрәкләр...Спортның бөтен төрләре буенча 10 нчы мәктәп командалары алдынгылыкны берәүгә дә бирми.Алар яулаган кубокларның саны дистәләрчә. Гомумән, мәктәпнең ярышларда катнашкан командалары бары тик җиңү белән генә кайта. Мәктәп яны тәҗрибә участогы турында сәгатьләр буе сөйләсәң дә аз булыр төсле.Аның шәһәрдә генә түгел, регион, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә даими рәвештә алдынгы урыннарны алуы да шул турыда сөйли. "10 нчы планета" исемен йөртүче мәктәп яны лагеренда ял итәргә балалар атлыгып торалар.Чөнки бирегә килеп керсәң, сине сихри дөнья үзенә тартып ала, кире чыгасың килми.Шуңа күрәдер инде, монда бер тапкыр ял иткән балалар, икенче каникул җиткәнне зарыгып көтәләр. Мәктәптә укучы балаларның гаиләләре белән дә эш бик югары куелган: "Әти, әни һәм мин- спорт гаиләсе", "Җырчы гаилә", "Нәсел шәҗәрәсе", "Сәләтле гаилә"Һәм башка конкурсларда бик күп гаиләләр зур теләк белән катнаша . Хәрби - патриотик тәрбиягә дә игътибар көннән -көн арта. Сугыш ветераннары һәм армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашулар, ветераннарны котлау, "Бөркеткәй" хәрби -патриоик уенында катнашу,"Ягез әле, егетләр!", "Стройда йөреп җырлау " бәйгеләрен уздыру, тематик кинолекторийлар,"Батырлык дәресләре","Солдаттан - генералга" дип аталучы бәйрәмнәр уткәрү моның ачык мисалы. Экологик тәрбиягә мәктәптә аерым урын бирелә."Халыкара җир көне"н уздыру,тема буенча конкурс һәм плакатлар бәйгесе,тема буенча иҗади эшләр бәйгесе,"Хезмәт сөючеләр ", " Җирне чиста тотабыз","Чыршыларны урманда калдырыйк" акцияләре даими үткәрелә. Заман белән атлау өчен, фәннең барлык өлкәсендә дә хәбәрдар булырга кирәк. Хәзерге заманда юридик , финанс һәм политик белемнәрсез ерак китә алмыйсың. Мәктәпнең төп бурычы- тормышка һәр яктан әзер,үзенең һәм башкаларның ,сәламәтлеге турында кайгырта белүче,белемле ,белемен һәм сәләтен кулланып эшли белүче ,конкурент була алырдай шәхесләр тәрбияләп чыгару.Шушы бурычны җиренә җиткереп үтәү өчен 10 нчы урта мәктәп укытучылары коллективы бөтен көчләрен куеп хезмәт итә.Әлеге коллективка килеп эшли башлаган кеше, тиз арада, тәүлекнең 24 сәгате буена мәктәп, укучылар, үз предметы турында уйлый торган шәхескә әйләнә.Укытучылар коллективында чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары эшли..Инде өченче ел рәттән "Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе"исемлегенә керүләр дә зур казаныш. " Школа цифрового века» Бөтенрәсәй проектында актив катнашучы иәктәп,Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының"Школа после уроков " грантында җиңүче, "Татарстан Республикасының иң яхшы 100 белем бирү учреңдениесе"рейтингында җиңүче,"Россия патриотларын үстерәбез"!Бөтенрәсәй конкурсының Республика этабы лауреаты.... Саный китсәң.... күп һәм бик күп!

Шушы кадәр уңышларга ирешү җиңелләрдән түгел.Бу - системага салынган,даими, алдан уйлап, план төзеп , фидакарь хезмәт кую нәтиҗәсе.Мәктәп механизмы- барлык укучылар, ата-аналар,хаттә әби-бабайлар, техник эшчеләр, укытучылар,директор урынбасарлары.Бу механизмның пульты- директор кулында.

Шәһәрнең иң зур укытучылар коллективы белән уңышлы идарә итү,укучылар,әти - әниләр, гомумән төрле кешеләр белән уртак тел табу, проблемаларны дөрес юл белән хәл итә белү- бу сыйфатларның барысы да тупланган 10 нчы урта мәктәпнең директорында.Мәктәп казанышлары җитәкченең нинди булуына турыдан-туры бәйле. Үз эшен белеп,җиренә җиткереп эшләүче , таләпчән кеше- Роза Котдус кызы Салихова.Аның хезмәтен Россия һәм Татарстан мәгариф министрлыклары да билгеләп үтте .Гомумән, Роза Котдусовнаны дүртенче микрорайон халкы ярата, хөрмәт итә.2015 нче елның сентябрендә булып узган сайлау да моның ачык мисалы. Микрорайон халкы, шәһәр советына депутат итеп, ике дә уйламыйча, сайлап куйдылар. Чөнки 10 нчы мәктәп директоры, Ходай тарафыннан бирелгән зирәк акыллы, эш сөючән, үз эшен белеп, җиренә җиткереп үтәүче, кешеләрне рәнҗетмичә, җайлап эшләтә белүче,тапкыр, уңган һәм бик таләпчән кеше.

</<font face="Times New Roman, serif">Киләчәккә зур ышанычлар баглап, ныклы адымнар белән атлап, гөрләп яши Алабуга шәһәренең 4 нче микрорайонында урнашкан тормыш учагы, ягъни 10 нчы номерлы урта мәктәбе.





Алабуга шәһәре

10 нчы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал