- Учителю
 - План-конспект по татарской литературе на тему “ Кем булырга? Нинди булырга?” Дәрес-әңгәмә. (8 класс)
 
План-конспект по татарской литературе на тему “ Кем булырга? Нинди булырга?” Дәрес-әңгәмә. (8 класс)
Шаймарданова Алиса Р., ЕФ КФУ, 945 гр.
8А сыйныф,тат. теле дәресе.
 
ПЛАН-КОНСПЕКТ
Дәреснең темасы: " Кем булырга? Нинди булырга?" дәрес-әңгәмә.
Дәреснең максаты:
-  
Бәйләнешле сөйләм кунекмәләрен үстерү.
 -  
Укучыларда җаваплылык сыйфатларын формалаштыру.
 -  
Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру.
 -  
Укучыларда барлык төр һөнәрләргә дә хөрмәт хисе тәрбияләү.
 
Җиһазлау:
-  
Дәреслек. Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ З.Н. Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхметов. - Яңартылган 3нсе басма. - Казан: Мәгариф, 2005. - 207 б.
 -  
Дәфтәрләр.
 -  
Сүзлекләр. "Школьный русско-татарский словарь» М.И.Махмутов, Казан, тат. книжное издательство, 1989.
 -  
Компьютер.
 -  
Интерактив такта.
 
Дәреснең барышы
-  
Оештыру моменты.
 
-  
Исәнләшү.
 
-  
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
 -  
Исәнмесез!
 
-  
Укучыларны барлау.
 
-  
Бүген сыйныфта кем дежур? Кемнәр юк?
 
-  
Уңай психологик атмосфера тудыру.
 
-  
Өй эшен тикшерү.
 
-Укучылар, сезгә өй эшенә Гөлшаһидә образына характеристика язып килергә иде. Дәфтәрләрне җыеп алабыз һәм миңа тапшырабыз.
 
-  
Актуальләштерү.
 
Сораулар бирү.
-Укучылар без сезнең бн нинди әсәрне укыдык? (" Ак чәчәкләр")
-"Ак чәчәкләр" әсәрендә нинди профессия кешеләре белән таныштык? (табиблар)
-Үз эшенә, һөнәренә чын күңелдән бирелгән образлардан чыгып, сез табибларга нинди сыйфатлар хас дип әйтә алыр идегез?
 
-  
Яңа теманы аңлату.
 
-  
Тема, максат белән таныштыру.
 
-Укучылар бүген без дәресебезнең темасы "Кем булырга? Нинди булырга". Һәм без сезнең белән бүген төрле һөнәрләр турында сөйләшәчәкбез.
Сораулар өстендә эш.
-  
Сез нинди һөнәрләр беләсез?
 
Картинкаларда нинди һөнәр ияләрен күрәсез?Таныйсыз?
Презентация.
-  
"Ак чәчәкләр" романында сез нинди һөнәр ияләре белән тыныштыгыз? (табиблар)
 -  
Табибларга нинди сыйфатлар ия булырга тиеш? Шуны "Ак чәчәкләр" әсәрендәге образларга нигезләнеп аңлатыгыз? (Җаваплы, кешелекле, үз һөнәрен яхшы белүче һ.б.)
 -  
Сез үзегез бу һөнәрне сайлар идегезме? Ни өчен?
 -  
Хезмәтен намус белән башкаручы кешеләр кешеләр турында тагын нинди китаплар укыганыгыз бар? (М. Әмир "Минем хатын" укытучылар турында, "Миңлекамал" колхозчы,бригадир, Ш. Камал "Акчарлаклар" балыкчылар һ.б.)
 -  
Сезнең әти-әниләрегез кайда эшли? Алар үз хезмәтләрен яраталармы?
 
(һәр баладан сорап чыгу,кыскача)
-  
Сез киләчәктә кем булырга телисез? Моңа үзегезне ничек әзерлисез?
 
 
-  
Дәрес материалын кабатлау,ныгыту.
 
-Хәзер дәреслектәге мәкальләрне укыйбыз, мәгънәләрен аңлатабыз.
1) Һәр эштә сәлат кирәк.
2) Һөнәр өйрәнер өчен дә һөнәр кирәк.
3) Эш остадан курка.
4) Уку - энә белән кое казу.
5) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
 
-  
Билге кую.
 
-  
Җавапларны бәяләү.
 -  
Нәрсә өчен куйганны аңлату.
 -  
Көндәлеккә кую.
 
 
-  
Өй эшен бирү.
 
-  
Аңлату.
 
-  
Укучыла,сезгә өй эшенә " Мин кем булырга телим?" дигән темага кечкенә сочинение языгыз.Аны дәфтәрә эшлибез.
 
VIII. Саубулашу.
-Сорауларыгыз булмаса,сау булыгыз.Киләсе очрашуларга кадәр!