7


  • Учителю
  • Урок на тему: Муса Джалиль 'Җырларым'.

Урок на тему: Муса Джалиль 'Җырларым'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Муса Җәлил "Җырларым"

8 нче сыйныф.

Максат: -укучыларны М.Җәлил иҗаты белән киңрәк таныштыру; тормыш юлына гомум күзәтү ясау

- М.Җәлилнең "Җырларым" шигырен сәнгатьле уку, анализлау

- М.Җәлил иҗаты аша укучыларда туган илгә мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү

Җиһазлау: М.Җәлилнең иҗатына багышланган презентация, шагыйрь портреты, онлайн тест, компьютер, мультимедия.

Дәрес барышы

  1. Уңай психологик халәт тудыру:

-Исәнмесез, укучылар.

-Дежур укучы (число, атна көне, кемнәр юк, һ.б.)

II Дәрес максатын кую һәм чишү.

- Дәресебезне М.Җәлилнең шигъри юллары белән башлап җибәрик :

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомремне дә бирәм халкыма. /М.Җәлил

-Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресебезнең темасы Татар халкының каһарманы М.Җәлил. Укучылар, сезгә китапларыгыздан М.Җәлил турындагы мәглүматне укып килергә кушылган иде. Аның исеме сезгә таныш инде. Шагыйрь турында елдан-ел күбрәк мәглүматлар туплый барабыз. Хәзер без сезнең белән Муса Җәлил турындагы белемәрне искә төшереп үтәбез. (тест сораулары бирелә, тактадагы җаваплар белән тикшерелә. Үз-үзләренә бәя куялар) 3-4 слайдлар

1. М.Җәлилнең туган авылы (а) Кармәт, б)Мостафа, в) Кушлавыч,г)Чыршылы)

2. М.Җәлилнең әнисе ( а) Рәхимә, б)Рәхилә, в)Әминә, г)Чулпан)

3.Кайсы шигырь артык (а) "җырларым" б) "вәхшәт", в) "Ак чәчәкләр",

г) " Дуска")

4. Тотлыкынлыкта язган юмористик шигыре кайсысы? (а) "Бер үгет" б) "Гашыйк һәм сыер" в) "Кызыл ромашка" г) "Катыйльгә")

5.Җәлилчеләрне кайчан хөкем итәләр? (а) 9 май 1945, б) 25 август 1944 ел, в) 15 февраль 1942, г) 1 сентябрь 1943)

6. М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое бирелә (а)1945, б) 1991, в) 1956, г)2005 )

-Без сезнең белән М.Җәлилнең иҗаты белән 6 сыйныфта танышкан идек, нинди шигырьләрен искә төшерә аласыз? / "Кызыл ромашка", "Чәчәкләр"һ.б.

- Бу шигырьләрдә сүз нәрсә турында бара?

6 слайд. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында аларның часте чолганышта калып, Муса авыр яраланып, аңсыз хәлдә әсирлеккә алына.

7 слайд. 791 көн әсирлектә.

8 слайд. 1941 елдан алып 1944 елга кадәрге кыска вакыт Муса Җәлилнең фронт лирикасын, үлемсез "Моабит дәфтәрен" иҗат иткән еллары.

1 нче дәфтәрен 1946 нчы елда Татарстан Язучылар берлегенә Нигъмәт Терегулов алып килә. Дәфтәр вак кына гарәп хәрефләре белән язып тутырылган, бу дәфтәрдә 60 шигырь була.

2 нче дәфтәрен Моабит төрмәсеннән Андре Тимерманс алып чыга.

3 нче дәфтәрен Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга.

9 нчы слайд. 1944 елның августында Плетцзее төрмәсендә 11 Җәлилче җәзалап үтерелә.

10 нчы слайд. Әсирлектә күрсәткән батырлыгы һәм туган илгә тугры калганы өчен Муса Җәлилгә 1956 елның 2 феврале Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены белән бүләкләнә.

"Моабит дәфтәре" шигырьләр циклы өчен - Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек була. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде. Җәлил шигырьләре бөек шигъри югарылыкта иҗат ителгән. Аларны укыганда татар теленең байлыгына сокланасың. Шулай итеп, без Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. "Җырларым" шигыренең эчтәлеген үзләштереп, кыскача анализ ясарга өйрәнербез.

  • Дәрес азагында сез "Муса Җәлил - кем ул?"- дигән сорауга җавап бирергә тиешсез.

  • Шигырьне укыр алдыннан таныш булмаган сүзләр белән танышып китәбез.

/ Сүзлек эше: тойгы- уй, хис; керсез- саф, чиста;

-Хәзер без аның "Җырларым" шигыре белән танышабыз. /шигырьне укытучы укый.

- Нинди яңа сүзләр очрады?

Шигырьне чылбыр буенча уку.

Дәфтәрләрдә эш/ число, тема.

Шигырьгә анализ ясау:

  1. Жанры буенча нинди әсәр?

  2. Кайчан язылган? Кайдан белдегез? Нинди темага язылган? / сугыш темасы

  3. Төп герой кем? Шул юларны табыгыз. /автор үзе

  4. Автордан башка катнашучылар бармы, эзләп карагыз әле. /җырларым -символик образ

-"Җырларым"- дип шагыйрь нәрсәне атый?/ шигырььләрен

-Шагыйрьнең тормышында җыр, шигырь нинди урын алып тора?

  • Сез "Муса Җәлил - кем ул?"- дигән сорауга ничек җавап бирерсез?

/татар халкының бөек улы, һ.б.

Муса Җәлил үзе дә әдәби геройга әверелде. Н. Исәнбәт, Р. Ишморат, Т. Миңнуллин, И. Юзеев аңа багышлап пьесалар,ә Ш. Маннур, Ә. Әпсәләмов романнар яздылар. Немец язучысы Эрих Мюллер пьеса һәм телевидение өчен сценарий язды, ул Германидә күрсәтелде. Н. Җиһановның "Җәлил"операсы, "Ленфильм"студиясе "Моабит дәфтәләре" исемле кино чыгарды.

  1. Ныгыту.

-Укучылар үзбелемнәрне тикшерү өчен, онлайн тест эшлибез. (тест эшләү, билгеләр кую)

IV. Йомгаклау.

Муса Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләрен һәм бөтен иҗатын каһарман шәхес буларак бөтен дөнья таныды. Шуның белән дәресне тәмамлыйбыз, дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Әйдәгез өй эшен язып алыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал