7


  • Учителю
  • Урок. Татарская литература: Чыңгыз Айтматовның” Беренче мөгаллим”әсәрен өйрәнүгә багышланган әдәбият дәресләре панорамасы

Урок. Татарская литература: Чыңгыз Айтматовның” Беренче мөгаллим”әсәрен өйрәнүгә багышланган әдәбият дәресләре панорамасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехан кызы,

Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров

исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы.

"Кешенең бәхетле яки бәхетсез булуы нәрсәләргә бәйле? Тормышның матурлыгын ничек күрергә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек тоярга? Хис-кичерешләрнең ниндиләре безгә таныш,гомумән,тормыш дигән зур төшенчә турында ни беләбез икән?Никадәр сораулар кызыксындыра кешене! Моңа кадәр уйлап карамаган булсак, бик күп сорауларны әдәбият үзе безнең алга куяр, һәм без алар ярдәмендә тормыштан да, әдәби әсәрләрдән дә җаваплар эзләрбез.Язучының таланты һәм хыялы ярдәмендә тудырылган гаҗәеп хикмәтле дөнья ул-әдәбият".

Әдәбият.Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. -3 нче бит.

Чыңгыз Айтматовның" Беренче мөгаллим"әсәрен өйрәнүгә багышланган әдәбият дәресләре панорамасын тәкъдим итәм.

Дәреснең технологик картасы № 45


Дә Дәреснең темасы


Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим"әсә-

ре

Көтелгән нәтиҗәләр


Әсәрнең эчтәлеген аңлау,дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Өйрәнүнең укучы өчен шәхси үзенчәлеге

Дөрес аңлап уку- иң мөһиме (уңышка ирешү хисе формалаштыру).

Дәрес планы

1.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

(1.Исәнләшү. 2.Клок Баддис(дуслар белән очрашу билгеләү, 4 кешене сайлап алу).

2.Исеңдә калдыр. Яңа тема.

Дәреслектәге 194 -208 нче битләрдәге өзекләрне

сәнгатьле уку, әңгәмә.

3.Кызыксын. 1.Алар безнең мәктәпне тәмамлаган (укытучылар) - киләсе дәрес өчен 1нче төркемгә.

2.Укытучылар темасына язылган әдәби әсәрләрне

барларга - - киләсе дәрес өчен 2 нче төркемгә.

3.Сүзлек - безнең дустыбыз.

4. Ял ит.

5.Реклама.

6.Син беләсеңме? 1.Син акыллы баламы?

7.Өйдә эшлә.208-211 нче битләрне укырга.

8. Дәресне йомгаклау.

Укыту методлары

Өлешчә эзләнүле

Укыту эшчәнлеген оештыру формалары


Укытучы чыгышы, сүзлек эше,сорауларга җа-

вап,әңгәмә,укучылар чыгышы,яңа теманы аң-

лату һәм төшендерү.

Укытучы эшчәнлеге алымнары


Әңгәмә,дәреслек белән эш оештыру,дидактик уеннар,кабатлауны оештыру,белем һәм күнекмәләрне формалаштыру,чыгыш ясарга өйрәтү.

Танып-белү биремнәре


1.Әңгәмә:Һәр халыкның күренекле әдипләре,зур шәхесләре бар. Алар - үз милләтенең талантлы, көчле рухлы һәм шигъри җанлы икәнлеген бөтен дөньяга раслап торучылар. Сез кемнәрне беләсез?

Укучылар эшчәнлеген оештыру


1.Ял ит.

Бик күп авыруларны җиңеләйтү яки бөтенләй җиңү өчен дарулар да,табиблар да кирәкми,ә кытайларның тавыш терапиясе ярдәм итә ала.Хәрефләрне кабатлаганда авыру әгъзаны күз алдына китерегез яки аның турында уйлагыз.

У күп тапкырлар кабатлау үпкәләрне җилләтә,яхшырак эшләп китүенә булыша.

Ю бөерләргә нәтиҗәле тәэсир итә.

А,О йоклаган күзәнәкләрне уятып җибәрә.

Э күз тиюне чыгара.

М йөрәк өчен файдалы

В нерв системасын сәламәтләндерә.

Р организмның авыруларга каршы торучанлы-

гын арттыра.

С,И организмга булган басым,стрессларны киметә.

И (иң файдалы хәреф) кан басымын көйли һәм күрү сәләтен яхшырта.


2.Реклама. Укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен чыгучы газета-журналлар: "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп","Ачык дәрес.Мәктәп","Фән һәм мәктәп" һ.б.

3.Син беләсеңме? 1.Син акыллы баламы?

(мәгънәле,миһербанлы кешеләргә хас сыйфатларны белдергән сүзләрне әйтергә(тактага да язып баралар)

Бәхет,мәхәббәт,рөхсәт,ихтыяр,хаклы,хыял,рәхмәт,

ихтирам,миһербан,яхшы.


Укучыларның белем

һәм күнекмәләрен

үстерү


1.Исеңдә калдыр. Яңа тема.

Дәреслектәге 194 -208 нче битләрдәге өзекләрне сәнгатьле уку, әңгәмә.

2.Кызыксын. 1.Алар безнең мәктәпне тәмамлаган(укытучылар) - киләсе дәрес өчен 1нче төркемгә.

2.Укытучылар темасына язылган әдәби әсәрләрне барларга - - киләсе дәрес өчен 2 нче төркемгә.

3.Сүзлек - безнең дустыбыз.

(ярлы-ятак,томана,аксакал,дихкан,түрә,җөрьәт итмәде,астыңда атың юк,казна,кура,кизәк,елкы).


Төп төшенчә , исем һәм терминнар


Повесть- бер төркем, катлам кешеләренең тормыш-яшәешен сурәтли, әлеге тормышны бер яки берничә кеше язмышы мисалында тасвирлый.

Белем чыганагы


Төп: Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев,Ф.Ф.Исламов. Әдәбият.Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. Казан,"Мәгариф" нәшрияты,2006.

Өй эше

208-211 нче битләрне укырга.


Бәяләү

1.Укучыларга билгеләр куела.

2. Укытучы сүзе : Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.

Миһербанлы,ихтирамлы,яхшы балалар булып үсегез!

Хыялларыгыз чынга ашсын!

Бәхетле булыгыз!

Әдәбият дәресе № 46

Тема: Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәре (әсәрне укуны дәвам итү)

Максат:

- әсәрнең идеясен ачыклау;

- төп геройга характеристика бирү;

-укучыларда укуга карата мәхәббәт уяту;

Җиһазлау: 6 нчы сыйныф әдәбияты, портрет, төркемнәрдә утыру

Дәрес тибы: Алынган белемнәрне гомумиләштерү,йомгаклау дәресенә әзерлек.

План:

I Оештыру

II Белемнәрне актуальләштерү

III Ныгыту

IV Йомгаклау

V Билге кую, өй эшен бирү

Дәрес барышы.

I Оештыру

Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

1.Исәнләшү.

2.Релли Робин( кыска җаваплар) .

Ч.Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәрендә халыкның гореф-гадәтләре чагылыш тапканмы?(Җаваплар тыңлана)

Соңыннан нәтиҗә ясала: кыз урлау, калым түләү.

II Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар без сезнең белән алдагы дәрестә нинди әсәр укыдык әле?

Укучылар: Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәрен.

Укытучы: Кыскача гына сюжетын искә төшерик әле. (Укучылар эчтәлекне кыска формада сөйлиләр)

Укытучы: Ә хәзер 208-211 нче битләрне сәнгатьле укыйк.

Укытучы: Дәресебезнең алдагы этабы - төркемнәрдә эшләү.

Беренче төркем - 1.Алар безнең мәктәпне тәмамлаган(укытучылар) .

Укучылар чыгыш ясыйлар:Мәрданова С.Х.,Гыйльметдинова Д.Г.,Мөхәмәтханова Г.М.,Хәсәнова М.Р.,Әхмәтшина Р.И.,Әхмәтов А.Х.,Солтанов А.Н.,Мәрданов А.М.,Гайнуллин Ф.Г.,һ.б.Сатыш мәктәбен тәмамлап укытучы булып эшлиләр.

Икенче төркем -2.Укытучылар темасына язылган әдәби әсәрләрне барларга .

  • Укытучы темасына язылган әсәрләр:

Г. Исхакыйның "Мөгаллим", "Мөгаллимә" драмалары, Э. Касыймовның "Гомер ике килми" романы, М. Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" повесте, "Фронтовиклар" романы,

Г. Әпсәләмовның "Яшел яр" романы, Т. Миңнуллинның "Үзебез сайлаган язмыш" драмасы һәм башкалар.

Укытучы: Ә хәзер тест эшләп алырбыз.

Укучылар, хәзер тест биремнәрен дә эшләп алыйк.
1 нче вариант
1. Ч. Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәрендә вакыйга кайда бара?
А) татар авылында; ә) казак авылында; б) кыргыз авылында;
2. Дүшән кем ул?
А) кыргыз бае; ә) балалар укытырга килгән мөгаллим; б) академик;
3. Алтынай укыган мәктәп кайда урнашкан?
А) урман янында; ә) тау башында; б) авыл эчендә;
4. Алтынай нинди кыз? А) саран; ә) тырыш; б) акылсыз;
5. Дүшәннең хыялы тормышка ашамы?
А)әйе, ул Алтынайны шәһәргә укырга җибәрә; ә) юк, ул шәһәргә китеп бара; б) әйе, ул Алтынайны мәктәпкә эшкә калдыра;
2 нче вариант
1. Ч. Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәрендә кайсы халык тормышы турында сүз бара?
А) татар халкы; ә) казак халкы; б) кыргыз халкы;
2. Алтынай кем ул? А) кыргыз баеның кызы; ә) ятим кыз; б) Дүшәннең сеңелесе;
3. Алтынай укыган мәктәп нинди?
А) компьютерлар белән җиһазландырылган; ә) бер байның ат сарае булган;
Б) авыл кешеләре салган матур мәктәп;

4. Дүшән нинди кеше? А) нык ихтыярлы; ә) усал; б) тырыш;
5. Алтынайның хыялы тормышка ашамы?
А)әйе, ул институт тәмамлый; ә)юк, ул укуын ташлый; б) әйе, ул авылына укытучы булып кайта. (Эшләр җыеп алына.)

- Укытучы: Әсәрнең идеясен билгели алабызмы?

Укучылар: Әсәрнең идеясе белемлелеккә омтылу. Һәм белемгә нигез салучыларыбыз булып безнең беренче укытучыларыбыз тора.

Без мондый әсәрләрне укып гыйбрәт алабыз, ялгышмаска өйрәнәбез, кадерле укытучыларыбызның хезмәте ничек авыр икәнлеген аңлыйбыз.

3.Йомгаклау.

Укытучы: Әлеге әсәрдән чыгып нинди нәтиҗә ясыйбыз инде?. (Укучыларның җавапларын тыңлау).

  • Әсәрдә күптәннән булган вакыйгалар турында сүз барса да, ул күңелләребезгә якын. Һәрбер кеше ата-ана хакын ничек олыласа, шулай ук укытучыларны да хөрмәт итәргә тиеш.

4. Билге кую, өй эшен бирү: Йомгаклау дәресенә әзерләнергә.


Әдәбият дәресе № 47


Тема: Син укырга тиешсең!

(Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим"әсәрен өйрәнүне йомгаклау)

Максат: мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылышын,Дүшән һәм Алтынай образларының бирелешен,әсәрдә тугандаш кыргыз халкының гореф-гадәтләре чагылышын күрсәтү;әсәр белән эшләргә өйрәтү;укытучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү; изге күңелле,мәрхәмәтле булу-иң кирәкле,кешелекле сыйфат икәнен төшендерү;әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Метод һәмалымнар:шигырь уку,әңгәмә,укучылар чыгышы,реклама,сүзлек өстендә эш,дәреслек белән эш,"Геройны таны"уены,сүзләр төзү,әсәрне дәвам итү,җыр тыңлау,кинофильмнан өзек карау.

Материал: китаплар,фоторәсемнәр.

Җиһазлар:магнитофон ,аудиоязма,интерактив такта.

Милли региональ компонент:Сатыш мәктәбе тарихы

Яңа педагогик технология:информацион.

Предметара бәйләнеш:тел,тарих,җыр сәнгате,рус әдәбияты.

Дәрес төре: әдәби әсәрне өйрәнүне йомгаклау.

Дәрес планы һәм барышы

1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.


1.Слайд.

- Хәерле көн,укучылар!Кәефләрегез ничек?

2.Слайд.

Әдәбият дәресен башлыйбыз. Ул : Син укырга тиешсең!(Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим"әсәрен өйрәнүне йомгаклау)дип атала.

Укучылар,әйтегез әле:Кеше кайчан матур була?Нинди кеше ул матур кеше?

- ..........

-Ә нинди кеше ямьсез була?

- ...........

- Шигъри мизгелләр.

Ренат Харис менә мондый шигырьләр иҗат иткән:


1.Кеше кайчан ямьсез?

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Күз яшереп сөйләшкәндә,
алдын-артын карамыйча,
потлап вәгъдә өләшкәндә;
көнләшкәндә башын җуеп,
үз-үзенең шәүләсеннән -
шәүләсе озын булганга
аның карсак гәүдәсеннән.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Рәхмәт әйтә белмәгәндә;
синең йөрәк гозереңне
колагына элмәгәндә;
көлмәгәндә кеше белән
халык күңел ачкан чакта,
кара гына эзләгәндә
күз яшеннән калган тапта.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Сабыйларга акырганда,
ата-анасын, дусларын
бусагасыннан борганда;
торганда сынын катырып
сырты чыккан карт алдында,
күзенең нуры сынганда
йөрәгендәге салкыннан.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Хак булса да мактанганда -
буш куыклар күктә шартлап,
төкерек булып тамганда;
акланганда шакшы кулын
чит чабуга сөртә-сөртә;
яшәгән чакта күршесен
озын акча белән үртәп.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Үзенә дан даулаганда,
гөнаһлы ачык кочакны
матур яба алмаганда;
алдаганда яшен-картын,
ант сулары эчә-эчә,
өмет таптауның җинаять
икәнлеген дә белмичә.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Үзен матур санаганда;
уртак табын табагыннан
мулрак калҗа сайлаганда;
бәйләнгәндә юк-бар өчен,
янаганда, кизәнгәндә -
кешелеген югалтуын
күрмәгәндә-сизмәгәндә!..

2.Кеше кайчан матур?

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта -
башкаларны чакырганда
үзе яккан учакка;

ятлар белән танышканда
күзләре җылынганда;
шул җылылыкның рәхәтен
җаның белән тойганда.

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта -
ерак дусын очраткачтын,
елаганда кочаклап;

җырлаган чакта җырының
моңында эрегәндә;
бәхеткә таба чапканда,
күршеңә юл биргәндә.

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә -
шигырь тыңлаган чагында
уйга чума белгәндә;

мәхәббәтен сүзсез генә
аңлаткан мизгелендә;
бәхет белән сөйләшкәндә
бәхетнең үз телендә.

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә -
иң авыр минутында да
тормышка гашыйк хәлдә;

сөйгән ярын югалтса да,
сөюен саклаганда;
иң «гөнаһлы» гыйшыкның да
сафлыгын аклаганда.

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт -
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;

замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

3.Слайд.

- Үтә дә кешелекле,матур образлары булган әсәр турында сөйләшергә чакырам.Башта Чыңгыз Айтматов турында искә төшереп үтик әле.

Укучы чыгышы:

Чыңгыз Теркел улы Айтматов 1928 елның 12 декабрендә Кыргызстанның Шекер авылында партия хезмәткәре гаиләсендә дөньяга килә. 1937 елда аның әтисен кулга алалар һәм әнисе Нәгыймә Айтматовага дүрт баласын ялгызына тәрбияләргә туры килә.
Ч.Айтматовның хезмәт стажы 10 яшеннән башлана. Ә 14 яшендә үсмергә авыл советы сәркатибе вазифасы йөкләнә (бу Бөек Ватан сугышы еллары, авылда өлкән ир-атлар калмаган бер чор була). Мәктәптә сигез сыйныфны тәмамлап, соңыннан ветеринария техникумында белем алганнан соң, ул авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Институтны тәмамлаган яшь белгеч терлекчелек буенча фәнни-тикшеренү институтында өч ел эшләп ала.
Язучының кыргыз телендә язылган беренче әсәрләре матбугат басмаларында 1952 елда күренә башлый.
1956-58 елларда ул Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укый. Биредә соңгы елда укыганда "Октябрь" журналында аның "Йөзгә - йөз" дигән хикәясе басыла. Шушы ук елны "Новый мир" журналында да берничә хикәясе басыла һәм аңа дан-шөһрәт алып килгән "Җәмилә" повесте китап буларак дөнья күрә.
1959-65 елларда Ч.Айтматов "Литературный Киргизстан" журналы мөхәррире, бер үк вакытта "Правда" газетасының Кыргызстан Республикасы буенча хәбәрчесе, 1960-1980 елларда исә СССР Югары Советы депутаты, КПСС съезды делегаты була, 1976-1990 елларда СССР Язучылар берлеге сәркатибе, 1986 елда Кыргызстан Язучылар берлеге идарәсенең беренче сәркатибе вазифасын башкара. 1990 елның март-октябрь айларында СССРның Президент Советы әгъзасы, 1990-1994 елларда СССРның (соңрак РФнең) Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе булып тора.
1963 елда "Повести гор и степей" җыентыгы өчен, Ч.Айтматов Ленин премиясенә лаек була. 1978 елда исә аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. СССР Дәүләт премиясенә Кыргызстанның халык язучысы 1968, 1977 һәм 1983 елларда, Кыргызстан Дәүләт премиясенә - 1976 елда, моннан тыш "Лотос" премиясенә, халыкара Дж.Неру һәм башка бик күп бүләкләргә ия була.
Ч.Айтматовның әсәрләре санап бетергесез һәм алар дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән.

Укытучы өстәмәсе: Әнисе-Нәгыймә апа-Кукмара районыннан.Әйе,һәр халыкның күренекле әдипләре,зур шәхесләре бар.Алар-үз милләтенең талантлы,көчле рухлы һәм шигъри җанлы икәнлеген бөтен дөньяга раслап торучылар.

Телләре,гореф-гадәтләре белән татар халкына якын,аңлаешлы булган тугандаш төрки халыкларның шундый язучылары белән без дә кызыксынабыз.

Әсәр безгә дәреслекләр яки телевизордан караган тапшырулар,кинофильмнар күреп кенә таныша алган ерак җирләр,тугандаш дисәк тә без белмәгән кешеләр турында сөйли.Табигать,кешеләрнең яшәү рәвешләре,гореф-гадәтләре безнеңчә түгел.Шулай булгач уртаклык та,охшашлык та юк дияр идек...ләкин нигәдер кызганабыз,нәфрәтләнәбез,ярдәм итәсе килә.

Ә хәзергә бездә реклама:

(Укытучы китаплар күрсәтә).1.Ч.Т.Айтматов.Бер көн-бер гомер:Роман.1990.Гади тимер юл эшчесе Идегәй язмышы аша тормышның катлаулылыгын ачып сала,аның әхлакый һәм социаль проблемаларын күтәрә.

2.Ч.Айтматов.И дольше века длится день...("Ак пароход","Бер көн-бер гомер"әсәрләре кертелгән.Русча җыентык.Мәскәү.1986).

3.Ч.Айтматов.Повести.Мәскәү.1989.("Җәмилә","Беренче мөгаллим","Анам кыры","Иртәнге торналар"һ.б.әсәрләре кертелгән .Русча).

4.Ч.Айтматов.Буранный полустанок.Роман.Мәскәү.1984).

5.Ч.Айтматов.Повести и рассказы.1970.

6.Ч.Айтматовның бу җыентыгына кертелгән "Анам кыры" повестенда язучы сугыш елларында гади бер кыргыз хатыны Тулганай кичергән кайгы-хәсрәт,фаҗигаләр аша сугышка,сугыш тудыручы явыз көчләргә каршы ачы нәфрәт авазын ишеттерә.

"Бәхил бул,Гөлсары!"повестенда ат һәм кеше образларында катлаулы,гыйбрәтле язмышлар чагылдырыла.

"Дөя күзе"әсәре әхлак-мораль мәсьәләләренә багышланган.

  • Изгелек,мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек.Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый,тирәнрәк төшенә бара.Ул сүзләрне тормыш безнең күңелләребезгә язып куя,ә кешеләр китапларга язалар,аларны мәңге җуелмаслык итәләр.Менә шуңа күрә дә укый-яза белүнең,китапның,белемнең кадере бик зур.Укырга-язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы,мөгаллим дип атыйбыз.Әсәрнең исеме дә "Беренче мөгаллим"дип куелган.Ул1961нче елда язылган.

  • Сүзлек өстендә эшләп алыйк әле:

  • (Бер укучы аңлатма бирә)

Ярлы-ятак-күченеп йөрү өчен,маллары һәм мөмкинлекләре булмаганга,бер

урында яшәп ятучы ярлылар

томана-укый-яза белмәгән,надан кеше

аксакал-олы яшьтәге кешегә хөрмәтләп дәшү

кыйратмакчы-башкармакчы,эшләмәкче

дихкан-крестьян

түрә-башлык,идарә итүче

җөрьят итмәде-батырчылык итмәде,кыюлыгы җитмәде

астыңда атың юк-атланырга атың юк

казна-хөкүмәт

көнҗәлә-тузган чәчле

кура-кипкән дала үсемлеге,ягар өчен файдаланыла

кизәк-ат яки башка мал тизәге,ягар өчен ярый

елкы-ат

шәриктәшләр-сабакташлар

тымызык-җилсез,тыныч кич

мәйле-ярый,яхшы

чырагым-кадерлем(кыргыз сүзе)



Дәреслектә повестьтан өзекләр 194-211нче битләрдә бирелгән.Әйдәгез,аларга исемнәр бирик:

  • 1.Авылга шинель кигән кешенең килүе.

2.Без-мәктәптә.

3.Хәерле юл,Алтынай!

-Дәреслек белән эш.

Күчерелмә мәгънәдә кулланылган образлы сүзләр,җөмләләрне эзләү:

"Аның елмаюыннан хәтта йөрәк җылынып киткәндәй булды".

"Түбәм күккә тигәндәй булды".

4.Слайд.

- Эзләнү эше дә алып барыйк әле: Тәкъдим ителәчәк мәкаль кайсы образга туры килә икән?

1. Тырышлык бушка китми. (..........).Җавап:Дүшән.

2.Остазның нәтиҗәсе шәкертендә. (.........).Җавап: Алтынай.

-Геройларның исемнәренә игътибар итегез.

- Таштинбәк,Дүшән,Сатымкол,Алтынай,Сайкал,Кара әкә.

-"Геройны таны"уены тәкъдим итәм.

1.Чыдам,каләмне ничек тотарга күрсәтә,таныш булмаган яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирә,ул киләчәккә ышаныч тудыра,кулында-печатьле кәгазь;йөрәгендә-юлбашчы образы,өмет,ышаныч.(......).Җавап:Дүшән.

2.Бик кече яшьтән үк тупас кешеләр тарафыннан гел изелеп,кыйналып,үзе теләгәнне бервакытта да үти алмый,рәхмәт йөзеннән яхшылык эшлисе килә.(.....).Җавап:Алтынай.

-Ә нәрсә берләштерә соң аларны?

-Ятимлек,белемгә омтылыш,бәхетсезлек,мәхәббәт,ошату,аңлашу,бер-берсен туганыдай якын күрү.

Аларның бергә эшләгән соңгы эшләре.

-2 тупыл утырталар.

-Гади генә бер елмаю нәрсәне үзгәртә?

-Үзендә Алтынай куаныч таба.

-Алтынай үзләренә ягарга җыйган кизәген мәктәп янында калдыра.Мөгаллименә ярдәм итәсе килә.Изгелек эшләгәч,үзен ничек хис итә?

-Йөрәгендә гаҗәп бер шатлык,тәнендә искиткеч бер җиңеллек тоеп,аякларының кая басканын да,кая чапканын да белми.Үзен бик бәхетле сизә.Хәтта кояш та күрә кебек.

-Ә Дүшәннең гомере кешеләргә эшләгән шәфкатьлелектән тора.Үзенә бер нәрсә таләп итми,эчкерсез күңел белән яши.Алтынай аның изгелеген тормышка ашыру өчен,үзе дә бөтен җаны,рухы белән тырышамы?

-Зур,якты мәктәпләрдә , институтта укый,күп укытучыларны күрә.Бик авыр булганда да чигенми,укытучысын исенә төшергән саен,алга атлап китәрлек көч таба.Ул зур галим булып җитешә,академик дәрәҗәсенә ирешә,авылдашларының горурлыгына әйләнә.

-Тарихи мизгелләр.

Менә шушы урында тарих пәрдәсен бераз күтәрә төшик.Авыл тарихы сәхифәләрендә беренче мәктәп безнең Сатыш авылында кайчан оешкан икән?

Сатыш мәктәбе тарихы

Сатыш авылында мәгариф үсеше 18 нче гасыр азагында ачылган мәдрәсәдән башланган. Мәдрәсәдә дин сабаклары белән беррәттән,дөньяви фәннәр укытылган.

1923 нче ел.Беренче башлангыч мәктәпне Григорий Петрович ачкан һәм укыткан.

1932 нче ел.Сабадан Сатышка җидееллык мәктәп күчеп төшкән.

1937-38 нче еллар.Сатышта 2 катлы агач мәктәп салынган.

1973 нче елның 20 нче мартында яңа 2 этажлы таш мәктәпнең беренче фундаментлары кайтарылган.1976 нчы елда мәктәп төзелеп беткән.1978 нче елның 16 нчы февралендә хәзерлек эшләре бетеп, шушы яңа мәктәпкә күчелгән..

Мәктәпкә 2010 нчы елның 22 нче мартында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ш.З.Зиннуров исеме бирелде.



-Дүшәнне балалар ни өчен яраталар соң?

-Фидакарьлеге,изге ниятләре,киләчәкләре турында кайгыртканы өчен яраталар.

Укытучы:

- Минем дә беренче укытучым бар.Күпме укытучылардан ,профессорлардан белем алдым.Инде күпме еллар укытучы булып эшлим.Үзем укыткан укучылар арасында күпме мөгаллимнәр бар.Кызымның киләчәге дә мөгаллимлек белән бәйле.

Ата-ана хакын ничек олыласак,укытучыларның изгелеген-шәфкатен дә шулай күңелләрдә саклагыз һәм рәхмәтле булып яшәгез!

Укучылар үзләренең беренче укытучылары турында сөйлиләр.Иҗади эшләр,фоторәсемнәр күрсәтәләр.



Ял минуты:Бер укучы Г.Тукайның "Бәхетле бала"шигырен укый.


Бәхетле бала

5.Слайд."Мөгаллим" сүзеннән сүзләр төзү.

М Ө Г А Л Л И М

А л а к и а м ә

Т г д ы р е а г

У е и л и к н ъ

Р р л к л л н

Ы ы ы ә

Л

Е

  • Менә сез укытучыларда була торган сыйфатларны күрә беләсез икән.

Роберт Миңнуллин үзенең бер шигырендә болай дип язган иде:Шигырь укыган балалар була алмый начар.Укытучыларга багышлап язган шигырегез бармы?

(Бер укучы үзе язган шигырьне укый).

Ә сезнең арада укытучы булырга теләүчеләр бармы?

  • .................

Кая укырга мөмкин булуы турында әңгәмә.

-Дәреснең исеменә игътибар итегез әле:Бу кем сүзләре?(Син укырга тиешсең!).

-Дүшән.

-Аның өметләре акланамы?

-Укучылары югары дәрәҗәләргә ирешәләр.Бу-хезмәткә иң югары бәя!

Бөек Ватан сугышында һәлак булучылары да бар.

6.Кинодан өзек.

-Әсәрнең әһәмияте:

Әсәр 1961нче елда язылган.1963нче елда Ленин премиясе бирелгән.1965нче елда Кыргызфильм "Беренче мөгаллим"дигән кинофильм төшергән.Төп рольдә-Болот Бейшеналиев,Наталья Аринбасарова,Даркуль Куюкова,Идрис Ногойбаев.

(Өзек күрсәтелә:Алтынайның укырга китүе).

-Әсәрне сез ничек дәвам итәр идегез?

Укучыларның җавабы : Авылда ачылган яңа мәктәпкә Дүшән исеме бирелә.Алтынай Дүшән белән очрашалар,аңа гомере буе әйтергә теләгән олы рәхмәтен җиткерә.

-Дәрес ахырына якынлашты.Тагын шуны әйтәсем килә:Безнең татар театры сәхнәсендә Ч.Айтматовның әсәрләре сәхнәләштерелә.Әле сез рус әдәбияты дәресләрендә(8нче сыйныфта-Ч.Айтматовның "Белый пароход"-"Ак пароход",ә 9нчы сыйныфта -"И дольше века длится день..."-"Бер көн-бер гомер..."әсәрләрен өйрәнерсез.

- Дәрескә карата фикерләрегез.

-Кыргыз халкының тормышыннан алып тасвирланган вакыйгалар ярдәмендә изге күңелле,мәрхәмәтле булу иң кирәкле сыйфат икәнлегенә игътибар иттек.

-Өй эше: "Яхшылык җирдә ятмый" темасына сочинение язарга әзерләнергә.

7.Слайд.

--Йомгаклау.

Укучым! Исеңдә тот:Изге күңелле,мәрхәмәтле булу -иң кирәкле сыйфат.Матур фикерләрегез,матур уйларыгыз,эчкерсез җавапларыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм.Дәрес башында тыңлаган Р.Харисның "Кеше кайчан матур була?"шигыре сезнең юлдашыгыз булсын.Матур кешеләр булыгыз!Һәр көнегез күп рәхмәтләр ишетеп үтсен!

8.Слайд.

Ә иң кирәге:

Ярат-син кеше булырсың!Ә ничек яратырга?Үзеңнең йөрәгеңне тыңла!Ә ул хискә бирелеп,үзара аңлашып,бәхеткә өмет һәм ышаныч биреп тибәчәк.Ә моңа яхшы әсәрләр ярдәм итәчәк!

Мин сезнең белән Алинә Сафиуллина башкаруында "Авылым-изге җирем"(А.Тимербаев көе һәм сүзләре) җыры аша саубуллашам.Бәхет туган җирдә башлана...

(Җыр яңгырый).

Дәрес тәмам.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал