7


  • Учителю
  • Татар әдәбиятыннан эш программасы

Татар әдәбиятыннан эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала




«Рассмотрено»

Руководитель МО

_____ /______________ /

ФИО

Протокол №____ от

«___» _________ 20 ___г.




«Согласовано»

Заместитель директора по УР МБОУ «ДСОШ №1»

_____ /______________ /

ФИО

«___» _________ 20 ___г.


«Утверждаю»

Директор МБОУ «ДСОШ №1»

_____ /______________ /

ФИО

Приказ № ______ от

«___» _________ 20 ___г.

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по татарской литературе в 6 а классе

учителя первой квалификационной категории МБОУ

«Джалильская средняя общеобразовательная школа №1

с углубленным изучением отдельных предметов»

Сармановского муниципального района РТ

Вахитовой Лайсан Асафовны

Рассмотрено на заседании

педагогического совета протокол №___

от «__» «___________» 20___г

2015 - 2016 учебный год




6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең "Мәгариф" турындагы законы. - 2012 ел, 29 нчы декабрь, № 273-ФЗ.

  2. Татарстан Республикасының "Мәгариф" турындагы законы. - 2013 ел, 22 нче июль, №68.

  3. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республи касында башка телләр турында" ТР Законы. - 2014 ел, 1 нче июль

  4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программалар" - Казан: 2013 нче ел (төзүче авторлары: Ф.Х.Җәүһәрова)

  5. МББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең еллык укыту графигы. - 2015 ел, 29 нчы август, пр.№126.

  6. МББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең урта белем бирү буенча төп укыту программасы. - 2015 ел, 29 нчы август, пр.№127.

  7. МББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең укыту планы. - 2015 ел, 29 нчы август, пр.№125.

  8. МББУ "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең эш программалары эшкәртмәсен һәм структурасын раслау" турындагы нигезләмә (2015 ел, 29 нчы август, пр.№128)

  9. 2014 - 2015 нче уку елында урта белем бирү учреждениеләрендә укыту өчен Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән һәм раслаган федераль дәреслекләр исемлеге. - 2014 ел, 31 нче март, пр.№253 (2015 елның август аендагы үзгәрешләр белән).

  10. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К. Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) (Казан, "Мәгариф"нәшрияты, 2010 нче ел).



Татар теленнән эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Программада 6 нчы А сыйныфында әдәбияттан 70 дәрес каралган.


Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укытуның максатлары.



  • татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдар булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.

  • татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек өчен мөһим эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.

  • әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  • татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.



УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ



Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;

  • татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;

  • татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;

  • кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.



Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;

  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;

  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;

  • татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;

бәяләү өлкәсендә:

  • татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;

  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;

  • баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

коммуникатив яктан:

  • татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;

  • әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;

  • укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;

  • әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;

  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:



  • сүз сәнгатенең образлы табигате;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

  • классик әдипләрнең (Г.Тукай, Г.Камал, Ф. Әмирхан, М.Җәлил) тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

  • укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.




ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ


Төп темалар

Сәгать

Белем һәм күнекмәләр

1

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар турында төшенчә.

1

Җырлар турында төшенчә. "Яшә, Республикам!" Кыска җырлар. Җырларның тематикасы, кеше тормышында җырның әһәмияте.

2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы, аларның архитектурасы

1

Барлыкка килү тарихы, корылмалар турында белешмә

3

Абдулла Әхмәт.

3

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Үги кыз" пьесасы. Портрет, характеристика, драма әсәрләре турында төшенчә

4

Мәҗит Гафури

2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә."Ана" әсәреннән өзек

5

Муса Җәлил.

3

Муса Җәлил. Тормышы, көрәш һәм иҗат юлы. "Имән", "Чәчәкләр", "Кызыл ромашка" шигырьләре. Чагыштыру турында төшенчә.

6

Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет академия театры

1

Театрның оештырылу тарихы, театрны тудыруга хезмәт иткән күренекле кешеләр

7

Җырчы Зөләйха Хисматуллина.

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше.

8

Җырчы Азат Аббасов

1

Җырчының татар сәнгатенә килү юллары. Татар, рус, дөнья классик операларында башкарган партияләре.

9

Композитор Рөстәм Яхин.

1

Тормыш юлы, иҗаты, эшчәнлеге.

10

Габдрахман Әпсәләмов.

2

Әдип турында белешмә. "Миңа унтугыз яшь иде" повесте.

11

М. Мәһдиев "Фронтовиклар"(өзек)

3

М. Мәһдиев "Фронтовиклар"әсәреннән өзек

12

Һади Такташ.

3

Тормыш юлы, иҗаты. "Мокамай", "Иптәшләр" шигыре. "Караборынның дусты" хикәясе

13

Композитор Җәүдәт Фәйзи

1

Тормыш юлы. Иҗаты. Аның музыка сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге

14

Ибраһим Гази.

2

Тормыш юлы, иҗаты. "Онытылмас еллар" хикәясе. Әсәрдә сугыш фаҗигасе.

15

Халык артистлары Фуат Халитов һәм Шәүкәт Биктимиров.

2

Театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре. Артистлар башкарган рольләр турында фикер алышу

16

Зәки Нури.

2

Тормышы, сугышчан юлы, иҗаты. "Яңа шәһәр" шигыре. Шиг. төзелеше

17

Сибгат Хәким.

4

Тормышы, сугышчан юлы, иҗаты. "Җырларымда телим" шигыре, "Бакчачылар" поэмасы. Тирән лиризм, халыкчанлык, сәнгатьчә гадилек

18

Ләбибә Ихсанова.

4

Тормыш юлы, иҗаты. "Лачын кыз", Бүләк" хикәяләре (өзекләр). Хатын-кызлар батырлыгы.

19

Равил Фәйзуллин.

2

Тормыш юлы, иҗаты. "Күмәч пешерүчеләр җыры" шигыре. Игенче хезмәте.

20

Габдулла Тукай

2

"Шүрәле", "Туган авыл" шигырьләре

21

Шәйхи Маннур

1

Шәйхи Маннур иҗатына күзәтү

22

Радик Фәизов."Ә җирдә тереклек бармы?" хикәясе.

2

" Ә җирдә тереклек бармы?" хикәясе. Җир патриоты булу. Фантастик хикәя турында төшенчә.

23

Әмирхан Еники

3

Тормыш юлы, иҗаты ."Матурлык" хикәясе

24

Нур Әхмәдиев. "Минем туган көнем" хикәясе.

3

"Минем туган көнем" хикәясе.Кешеләргә хас сыйфатлар.

25

Р.Вәлиева иҗаты

2

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "И газиз туган телем", "Халкыма" шигырьләре. Аларда халык язмышы, туган тел язмышы

26

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре. Антон Чехов "Анюта" әсәре белән танышу

1

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре. Антон Чехов "Анюта" әсәре белән танышу

27

Милли бәйрәмнәр.Сабантуй.

Гомәр Бәширов "Сабантуй" әсәре

1

Гомәр Бәширов иҗаты.

"Сабантуй" әсәре. Йолалар, традицияләр

28

Милли киемнәр .

1

Аларның үзенчәлекләре, үзгәрешләре, тарихны чагылдырулары

29

Милли традицияләр, орнаментлар

1

Мөһим күренеш булуы, үзенчәлекләре, бәйләнешләре. Биналарны бизәү ысуллары, тарихи үзенчәлекләр, аларның әһәмияте.

30

Дәрестән тыш уку

4

Эш программасына кертелгән үзгәрешләр: Эш программасына дәреслектән Г.Әпсәләмовның "Аңа 19 яшь иде" әсәреннән өзек кертелде. Аны өйрәнүгә 2 сәгать бүленде. 1 сәгать Һ.Такташ иҗатын өйрәнүгә булган бүленештән, 1 сәгать Җ.Фәйзи эшчәнлеге өйрәнүдән алынды. И.Солтан иҗатын өйрәнүгә дәресләр милли сәнгатьне өйрәнүгә булган бүленештән алынды.

.

Укуны бәяләү.

Класс

Беренче яртыееллык

Икенче яртыеллык


Сүзләр саны

6

50-60

55-75





Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда - 30-40 процентка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югырырак була.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.

Таләпләр

Билге

1.


Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр - иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

  • интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"5"ле билгесе куела.

2.




Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

  • сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"4"ле билгесе куела.

3.


Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;



Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

"3"ле билгесе куела.

4.



.




Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

"2"ле билгесе куела.





Телдән җавапларны бәяләү.

Телдән җавап бирү - тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

1) программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

2) эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т: VI - V класста 2-5 минут.

Укуга карата төп таләп - сәнгатьле уку.

Уку материалы:

-Укучы үзе язган текст яки сочинение.

-Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

-Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

-Материалны сайлап алу:

-Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

-Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

-Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

-Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

-Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

-И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1. V - VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).



Әдәбият дәфтәренә таләпләр

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар

  2. эчтәлекне хикәяләп язу

  3. цитаталар (күчереп язу)

  4. аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

  7. халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

  8. аннотацияләр (11кл.)

  9. тезислар (8-11кл.)

  10. конспектлар (8-11 кл.)

  11. рефератлар (8-11 кл.).

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.

Укуга карата төп таләп - сәнгатьле уку.

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.

  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

  2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.





6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан календарь -тематик план





Тема

Сә-гать

са-ны

Көтелгән нәтиҗә

Эшчәнлек төрләре

Контроль


Үткәрү

вакыты

план

факт

1.

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар турында төшенчә.

1

Кеше тормышында җыр-ларның әһәмиятен аңлау, җыр жанрларын белү

Җырлар турында төшенчә булдыру, үзенчәлекләрен, барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау.


2

Казан Кремле, Сөембикә манарасы, аның архитектурасы.

1

Казан Кремле турында мәгълүматларны тирәнәйтү. Читтән торып сәяхәт итү алымнарын өйрәнү.

Эзләнү-тикшеренү алымы Казан Кремле, аның архитектурасы турында мәгълүматлар эзләү.


3

Абдулла Әхмәт, тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Әдипнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру.

Язучы иҗаты белән танышу, әсәрдә "Минем холкым - минем язмышым" дигән гыйбарәнең чагылышына күзәтү


4

Абдулла Әхмәт. "Үги кыз" пьеса-әкиятенең 1,2 нче бүлеге

1

"Үги кыз" пьеса-әкиятендәге халык әкиятләренә хас үзенчә-лекләрне таба белү.

Әсәр буенча фикер алышу. Сорауларга җавап бирү.


5

А.Әхмәт. "Үги кыз" пьеса-әкиятенең 3-4 нче бүлеге, әкияткә анализ

1

Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Сыйфатлама, эмоциональлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика бирә белү.

Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгеләү.

6

Мәҗит Гафуриның тормыш юлы, иҗаты

1

Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру

Мәҗит Гафуриның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру


7

Мәҗит Гафури "Ана" әсәре


Матурлык төшенчәсенең тирән фәлсәфәсе турында уйландыру, матурлык һәм батырлык төшенчәләренең мәгънәләрен тәңгәлләштерү

Әңгәмә. Шигырьне сәнгатьле уку һәм анализлау


8

М.Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты

1

Каһарман шагыйрьнең тор-мыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру.

Җәлилгә багышлап иҗат ителгән әсәрләрне белү

М.Җәлилнең тоткынлык чоры,"Моабит дәфтәрләре" турында мәгълүмат бирү. Сугыш һәм әсирлектәге эшчәнлеге һәм көрәше белән таныштыру.


9

М.Җәлил. "Имән", "Чәчәкләр" шигыре

1

Матурлык төшенчәсенең тирән фәлсәфәсе турында уйландыру, матурлык һәм батырлык төшенчәләренең мәгънәләрен тәңгәлләштерү

Аудиоязмалар тыңлау. Әңгәмә. Шигырьне сәнгатьле уку һәм анализлау. Чагыштыру турында төшенчә бирү.

Сәнгатьле укуны бәяләү

10

М.Җәлил. "Кызыл ромашка" шигыре.


1

Вакыйгаларның реаль җирлеккә күчерелүен, поэтик образларның шул заманның конкрет шәхес образлары белән аралашып килүен, үзенчәлекле сюжет ярдәмендә чын картиналар тасвирлануын аңлау.

Шигырьләрне чагыштырып анализлау, уртак һәм аермалы якларын табу. Образлар аша ачылган проблемаларны ачыклау.Предметларны,таби-гатьне җанландырып сурәтләү. Чагыштыру турында төшенчә.

Шиг.ятл.

11

Б.с.ү. "Муса Җәлилнең музей-квартирасында", М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры


1

Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камил-ләштерү.

М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия: яки Җәлил бистәсе Туган як һәм хезмәт даны музеена сәяхәт

Б.с.ү.№1

12

Дәрестән тыш уку. Х.Җәлилова "Абыем турында".

1

Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү һәм анализлау күнекмәсен камилләштерү.

Әңгәмә. Йөгерек уку

Дөрес, аңлап укуны тикшерү

13

Җырчы Зөләйха Хисмәтуллина, Азат Аббасов

1

Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камил-ләштерү.

Театр эшчәнлегенә бәйле рәвештә З.Хисмәтуллина, Азат Аббасов эшчәнлеге белән таныштыру.

Сорауларга җавап бирү.

14

Композитор Р.Яхин


1

Р.Яхинның музыка сәнгатендә тоткан урынын ача белү




Композитор Р.Яхинның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, дәүләт гимнын тыңлау.

Сорауларга җавап бирү.

15

Б.с.ү. А.Алиш. "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әсәре буенча әңгәмә.

1

Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Сыйфатлама, эмоциональлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика бирә белү

Әсәр буенча фикер алышу. Сорауларга җавап бирү.

Б.с.ү.№2

16

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты

1

Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны күрсәтә белү


Әсәрне сәнгатьле уку.Малик Галимов образы аша илне, кешеләрне ярату хисе тәрбияләү, хикәяләүнең үзгә алымы белән таныштыру


17

Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар" әсәреннән өзек

1

Язучының тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру

18

Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар" әсәренә анализ

1

Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Сыйфатлама, эмоциональлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика бирә белү

Җырның гадәти булмаган шартларда кешегә ясаган тәэсире турында әңгәмә, сәнгатьле уку


19

Б.с.ү. "Батыр егет - ил күрке" темасына сөйләшү

1

Батырлык турында мәкальләр белү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Б.с.ү.№3

20

Һ.ади Такташ. Шагыйрь турында белешмә


1

Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру


Һ.Такташ тормышындагы һәм иҗатындагы үзенчәлекләр белән танышу. Аның Тукай шигъриятендәге зур тради-цияләрне дәвам иттерүче новатор шагыйрь булуын исбатлау


21

Һади Такташ."Мокамай" шигыре

1

Шигырьнең эчтәлеген белү

Һ.Такташ тормышындагы һәм иҗатындагы үзенчәлекләр белән танышу.

Шиг.ятл

22

Һ.Такташ. "Иптәшләр" шигыре.

1

Шигырьнең эчтәлеген белү

Һ.Такташ тормышындагы һәм иҗатындагы үзенчәлекләр белән танышу.

Шиг.ятл

23

Д.т.у..Һ.Такташ "Карабо-рынның дусты".

1

Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү һәм анализлау күнекмәсен камилләштерү..

Сорауларга җавап әзерләү.

Азатлык өчен көрәшнең гәүдәләнеше. Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы.

Д.т.у№2

24

Б.с.ү. Дуслык, иптәшлек турында әңгәмә.



1

Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Татар әдәби теленең нормалары буенча җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Дуслык турында әңгәмә, Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Б.с.ү. №4

25

Композитор Җ.Фәйзи.

Б.с.ү. "Концерт тыңлагач" темасына сөйләшү.

1

Композиторның татар музыка сәнгатендә тоткан урынын билгели белү

Музыка дөньясы яңалыкларыннан хәбәрдар булу, кызыксыну уяту


Композиторның иҗаты турында белешмә бирү."Урман кызы" җырын тыңлау. Татар музыкасына ихтирам уяту.


26

Ибраһим Газиның тормышы һәм иҗаты.

1

Әдипнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру

Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләү.


27

Ибраһим Гази "Онытылмас еллар" әсәреннән өзек


1

Дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.


28

Халык артисты Ф.Халитов иҗаты

1

Актерлык хезмәтенең, театр сәнгатенең асылын, үзенчәлекләрен тирәнрәк белү

Актерлык хезмәте, театр сәнгатенең асылы, үзенчә-лекләрен тирәнрәк аңлату.


29

Халык артисты Шәүкәт Биктимеров иҗаты


1

Актерлык хезмәтенең, театр сәнгатенең асылын, үзенчәлекләрен тирәнрәк белү

Актерлык хезмәте, театр сәнгатенең асылы, үзенчә-лекләрен тирәнрәк аңлату.


30

З.Нури. Шагыйрь турында белешмә

1

Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру

З.Нуриның тормышы һәм иҗаты турында сөйләү.


31

З.Нури."Яңа шәһәр" шигыре

1

Шигырьдә күтәрелгән проблемаларны күрә белү

Шигырьнең төзелешен өйрәнү

Шиг.ятл.

32

Б.с.ү. "Казаным - башкалам" темасына сөйләшү.

1

Казан шәһәренең тарихи үткәне, бүгенгесе турында хәбәрдар булу

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Б.с.ү.№8

33

С.Хәким. Шагыйрь турында белешмә.

1

Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру

Шагыйрьнең тормыш һәм иңаты белән таныштыру.


34

С.Хәким. "Җырларымда телим" шигыре

1

Шигырьнең үзенчәлекләрен, темасын ачыклый белү

Шигырьне аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү.


35

С. Хәким. "Башка берни дә кирәкми", "Сусау" шигырьләре

1

Шигырьләрнең үзенчәлек-ләрен, темасын ачыклый белү

Шигырьләрне аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү.


36

Сибгат Хәким "Бакчачылар" шигыре

1

Шигырьнең үзенчәлекләрен белү


Поэманы аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү.Хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.


37

Б.с.ү. "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" темасына сөйләшү.


1

Һөнәр һәм хезмәт турында мәкаль әйтемнәр белү

Үзләре белгән бер һөнәр иясе турында мәкалә язып килергә.



"Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс"мәкаленең эчтәлеген, мәгънәсен ачыклау. Хезмәт һәм һөнәр сүзләре арасындагы охшаш һәм аермалы мәгънә төсмерләренә төшенү.

Б.с.ү.№9

38

Л.Ихсанова. Язучы турында белешмә.

1

Язучының тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру

Л.Ихсанованың иҗаты белән таныштыру.


39

Л.Ихсанова. Лачын кыз" әсәре

1

Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны күрсәтә белү

Хатын-кызларның батырлыгын ачу


40


1

Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү, геройларга характеристика бирү

Яшьләрне очучы үрнәгендә тәрбияләү.

Өзек ятл.

41

"Бүләк"әсәреннән өзекләр уку,йомгак ясау

1

Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү

Әсәрне аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү


42

Д.т.у. Л.Ихсанова. "Шо-мырт чәчәкләре ак кына"


1

Рәшиткә характеристика бирү


Хикәяне аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү. Кабат хезмәт темасын күтәрү.

Д.т.у №3

43

Б.с.ү. "Минем шөгылем" темасына әңгәмә

1

Шөгыльләрнең кеше тормышындагы урыны турында уйландыру

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Б.с.ү.№10

44

Р.Фәйзуллин. Шагыйрь турында белешмә.

1

Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру

Шагыйрьнең тормышы һәм иңаты белән таныштыру.


45

"Икмәк пешерүчеләр җыры" шигыре.


1

Шигырьнең үзенчәлекләрен белү


"Икмәк пешерүчеләр җыры" шигырен өйрәнү, икмәккә ихтирам, хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү.

Шиг.ятл.

46

Б.с.ү. Игенче һөнәре турында темасына сөйләшү

1

Игенче һөнәренең бөеклеге турында уйландыру

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Б.с.ү

№ 11


47

Габдулла Тукай "Шүрәле" поэмасы

1

Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой

Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира.

Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.

48

Габдулла Тукай "Туган авыл" шигыре

1

Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира.

Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.


Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой


49

Шәйхи Маннур иҗаты, тормыш юлы

1

Әдипнең иҗаты белән таныштыру

50

Радик Фәизов турында белешмә.

1

Әдипнең тормыш һәм иҗат юлының төп фактларын истә калдыру

Р.Фәйзов тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.


51

Р.Фәизов. "Ә җирдә тереклек бармы?" әсәре

1

Рифнең хыяллары, фәнгә омтылышлары белән танышу

"Ә җирдә тереклек бармы?"әсәренең 1нче бүлеген уку, Рифнең хыяллары, фәнгә омтылышлары белән танышу.


52

Әмирхн Еникинең тормыш юлы, иҗаты

1

Әдипнең тормыш һәм иҗат юлының төп фактларын истә калдыру

Образларга характеристика бирү


53

Әмирхан Еники "Матурлык" хикәясе

1

Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү

Әсәрдә күтәрелгән проблемаларның малай образы аша үзәккә куелуын аңлау


54

Әмирхан Еники "Матурлык" хикәясенә анализ

1

Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү

Белем алу теләген үстерү.


55

Н.Әхмәдиев "Минем туган көнем"хикәясе

1

"Минем туган көнем"исемле хикәя төзергә.


Әсәрне сәнгатьле уку һәм әсәрдәге вакыйгалар аша ата-анага ихтирам тәрбияләү.


56

Н.Әхмәдиев "Минем туган көнем". Образ-ларга характеристика

1

Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү

Хикәядә сурәтләнгән балаларның кимчелекле һәм уңай якларын таптыру.

Өзек ятларга

57

Н.Әхмәдиевнең "Минем туган көнем" әсәре буенча йомгаклау дәресе

1

Кулъяулыкны бүләк итүче образына характеристика язып килергә.


Хикәядә сурәтләнгән бала-ларның кимчелекле һәм уңай якларын таптыру. Әдип әнисе-нең олы җанлылыгы, кеше-лекле сыйфатларына игъ-тибар юнәлтү.


58

Б.с.ү."Минем туган көнем" дигән темага сөйләшү

1

Элек вакыттагы һәм хәзер туган көннәрне чагыштыра белү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Б.с.ү.

№12

59

Илгизәр Солтан. "Туган якта кунакта" шигыре

1

Шигырьдәге проблемаларны күрсәтә белү

Язучы турында белешмә бирү. Әсәрне сәнгатьле уку, идея-эчтәлеген ачу.


60

Илгизәр Солтан. "Илнар теләге", "Туган телем" шигырьләре

1

Шигырьнең үзенчәлекләрен белү


Шигырьләрне аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү


61

Р.Вәлиева иҗаты. "И газиз туган телем" шигыре

1

Шигырьдә күтәрелгән проблемаларны күрсәтә белү

Язучы турында белешмә бирү, әсәрне сәнгатьле уку, идея эчтәлеген ачу


62

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре. Антон Чехов "Анюта" әсәре белән танышу

1

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре. Антон Чехов "Анюта" әсәре белән танышу

әсәрне сәнгатьле уку, идея эчтәлеген ачу


63

Гомәр Бәширов иҗаты.

"Сабантуй" әсәре

1

Шигырьдә күтәрелгән проблемаларны күрсәтә белү

әсәрне сәнгатьле уку, идея эчтәлеген ачу


64

Р. Вәлиева. "Халкыма" шигыре

1

Шигырьдә күтәрелгән проблемаларны күрсәтә белү

Язучы турында белешмә бирү, әсәрне сәнгатьле уку, идея эчтәлеген ачу


65

Милли киемнәр. Милли традицияләр, орнаментлар




1

Материалның эчтәлеген белү.

Татар халкының гореф - гадәтләре, йолаларын белү


Милли киемнәр турында сөйләшү, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.


66

Милли бәйрәмнәр.

Гомәр Бәширов иҗаты.

"Сабантуй" әсәре

1

Татар халкының гореф - гадәтләре, йолаларын белү


Милли бәйрәмнәр турында сөйләү,бәйрәмнәрнең төрләрен аеру.


67

Д.т.у. Газиз Нәбиуллин "Урман заты" (фантастик повесть)

1

Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү

Белем алу теләген үстерү.

Д.т.у.№4

68

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре. Антон Чехов "Анюта" әсәре белән танышу

1

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре. Антон Чехов "Анюта" әсәре белән танышу

әсәрне сәнгатьле уку, идея эчтәлеген ачу


69

"Күп укыган - күп белә" бәйгесе

1

Укылган әсәрләр буенча викторина уздыру

Үткән материалны гомумиләштереп кабатлау


70

Үткән материалны гомумиләштереп кабатлау

1



Әдәби бәйге

Үткән материалны гомумиләштереп кабатлау








Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар әдәбияты программасы. Казан, 2013

Дәреслек:

Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. И.Г.Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2010




1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: "Мәгариф" нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

3. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006

4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

5. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001

6. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

7. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

8. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: "Раннур нәшрияты, 2001.

9. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

10. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2007.

11. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф».

  1. Әдәбият белеме сүзлеге.



  1. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: "Мәгариф", 2002.

  2. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. К.: "Мәгариф", 2001.

  3. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятта тойгы катламнары. К.: "Мәгариф", 2005.

  4. .Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: "Мәгариф", 2006.

  5. .Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

  6. " Ялкын" журналы, "Сабантуй"газетасы





ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ИНТЕРНЕТ-РЕСУРСЛАР



1. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы 1-11"(Казан, "Мәгариф", 2011 ел);



3. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2010

4. Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү 5-7 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

5.Татар язучылары портреты.

6.http://edu.tatar.ru/

7.http://

8.http://

9.http://



Укыту-методик комплекты

1. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. Казан. «Татарстан китап нәшрияты."2013.

2. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. Мәгариф. 2010

3. Ф.К.Мифтиева, Ф.Г.Галимуллин. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 6нчы сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2001

4. Абдрахимова Я.Х. Татар әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү 5-7 сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» 2007 ел.

Аңлатма язуы

Программа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты" (Казан, 2008 нче ел), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (Казан, «Мәгариф», 2011 ел), 6 нчы сыйныф өчен Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2010), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

6 нчы В сыйныфында математика фәне тирәнтен өйрәнелү сәбәпле мәктәпнең укыту планында татар әдәбияты дәресләренә программада бирелгән 2 сәгать урынына 1се генә калдырылган. Шуңа күрә календарь-тематик план бәйләнешле сөйләм үстерү, дәрестән тыш уку өчен бирелгән сәгатьләр санын кыскарту, әсәрләрне уку һәм өйрәнү сәгатьләрен гомумиләштерү исәбеннән 35 сәгать исәбеннән төзелде.

Программаның эчтәлеге

№п/п



Темалар


Үзләштереләсе материал

Сәгать

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар. "Иске кара урман" җыры.

Халык авыз иҗаты һәм аның жанрлары турында сөйләшү. Кеше тормышында җырның әһәмияте.

1

    Казан Кремле, Сөембикә манарасы

    Кремль, Сөембикә манарасының архитектурасы турында мәгълүмат бирү.

    1

      Абдулла Әхмәт иҗаты.

      Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Үги кыз" әкиятенең үзенчәлеге, эчтәлеге, образлылык. Эш сөюнең әһәмияте.

      3

        Муса Җәлил иҗаты.

        Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Чәчәкләр", "Кызыл ромашка" шигырьләренең язылу тарихы, эчтәлектәге күчерелмә мәгънәләре. Чагыштыру.

        3

          Зөләйха Хисмәтуллина һәм Азат Аббасов иҗаты

          Тормыш юлы, иҗатлары турында белешмә. Җыр сәнгатен үстерүдәге урыннары.

          1

            Һади Такташ иҗаты.

            Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Иптәшләр" шигыренең темасын билгеләү. Ватанга куркыныч янаганда милләтләр арасындагы бердәмлекне күрсәтү.

            1

              Җәүдәт Фәйзи иҗаты.

              Татар музыка сәнгатендә тоткан урынын билгеләү. "Урманчы кызы" җырын тыңлау.

              1

                Ибраһим Гази иҗаты.

                Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Йолдызлы малай" әсәрендә сугыш ның ачы фаҗигасен тасвирлау.

                2

                  Фуат Халиков һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары

                  Татар театрын үстерүдә аларның эшчәнлеге.

                  1

                    Зәки Нури иҗаты.

                    Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Яңа шәһәр" шигырендә илдәге үзгәрешләр. Шигырь төзелеше.

                    1

                      Сибгат Хәким иҗаты.

                      Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Җырларымда телим", "Бакчачылар" әсәрләрендә тирән лиризм, сәнгатьчә гадилек, сугышчан патриотизм.

                      2

                        Ләбибә Ихсанова иҗаты.

                        Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Лачын кыз" әсәрендә хатын-кызларның кыюлыгы, фидакарьлеге. "Бүләк"тә тырышлыкның яхшы нәтиҗәләре.

                        2

                          Равил Фәйзуллин иҗаты.

                          Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Күмәч пешерүчеләр җыры" шигырен өйрәнү, игенчеләргә хөрмәт, икмәкне кадерләргә өйрәтү.

                          1

                            Радик Фәизов иҗаты.

                            Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Ә җирдә тереклек бармы?" әсәрен өйрәнү, фантастик хикәя турында төшенчә.

                            2

                              Нур Әхмәдиев иҗаты.

                              Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Минем туган көнем" хикәясендә ана образы бирелеше, аның сабырлык сыйфатлары.

                              1

                                Резеда Вәлиева иҗаты

                                Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Халкыма", "И газиз туган телем" шигырьләрендә халык язмышы, туган тел язмышы мәсьәләләре күтәрелү

                                2

                                  Милли традицияләр, йолалар, бәйрәмнәр, киемнәр

                                  Милли йола-бәйрәмнәрнең, киемнәрнең үзенчәлеге, әхлак тәртипләре мәсьәләләре.

                                  3

                                    Бәйләнешле сөйләмне үстерү


                                    5

                                      Тест

                                      Белемнәрне тикшерү

                                      1

                                        Йомгаклау

                                        Белемнәрне системага салу.

                                        1


                                        Барлыгы


                                        35



                                        Календарь-тематик план

                                        Дәрес темасы

                                        Сәгать саны

                                        Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр. Эш төрләре.

                                        Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

                                        Контроль


                                        Үтәлеш

                                        план

                                        факт

                                        Татар халык авыз иҗаты.

                                        Җырлар. "Иске кара урман" җыры.

                                        1


                                        Яңа төшенчәләр белән таныштыру, мәгълүмат бирү

                                        Яңа төшенчәләр белән таныштыру, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше

                                        Халык авыз иҗаты турында гомуми мәгълүматлы булу

                                        Халык җырларын тыңлау


                                          Казан Кремле, Сөембикә ма-нарасы һәм аларның ар-хитектурасы.

                                          1

                                          Мәгълүмат бирү, презентация белән танышу, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше

                                          Казан Кремле архитектурасы белән танышу, сорауларга җавап бирә белү

                                          Сүзлек эше

                                            Абдулла Әхмәт: тормышы һәм иҗаты. Әкият жанры

                                            1

                                            Яңа төшенчәләр белән таныштыру, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, әкият жанры белән танышу

                                            А.Әхмәт иҗаты, әкият жанры турында мәгълүмат алу. Халык әкиятенә хас үзенчәлекләрне аңлау


                                              А.Әхмәт "Үги кыз". Портрет, характеристика, драма әсәре турында төшенчә

                                              1

                                              Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү

                                              Әкияттәге уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгеләргә өйрәнү. Портрет, характеристика, драма төшенчәләренең мәгънәләрен аңлата белү

                                              Сорау-җавап

                                                Абдулла Әхмәт "Үги кыз"драмасы

                                                1

                                                Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү,

                                                Әсәрне рольләргә бүлеп уку, автор фикерен билгеләү, сорауларга җавап бирә алу


                                                  Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык. Б.с.ү.

                                                  1

                                                  Тема буенча бәйләнешле сөйләмне оешлыру. Кешене хезмәт бизәгәнен дәлилләү

                                                  Тема буенча фикереңне әйтә белү

                                                  Инша язу

                                                    Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты

                                                    1

                                                    Язучы иҗаты белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше. Интернет материалларыннан .файдаланып, М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия ясау http://tatar.museum.ru/Jalil/jalil.htm

                                                    М.Җәлилнең тоткынлык чоры,"Моабит дәфтәрләре" турында мәгълүмат алу. Сугыш һәм әсирлектәге эшчәнлеге һәм көрәше белән танышу.

                                                      М.Җәлил

                                                      "Чәчәкләр"

                                                      шигыре

                                                      1

                                                      Яңа төшенчәләр белән таныштыру, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше. Сынландыру турында төшенчә бирү. Фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарьлекнең үрелеше, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәте. Предметларны, табигатьне җанландырып сурәтләү. Чагыштыру турында төшенчә.

                                                      Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

                                                      Сорау -җавап

                                                        М.Җәлил

                                                        "Кызыл ромашка"

                                                        1

                                                        Шигырьне анализлау, төп фикерне ачыклау. Чәчәк образы ярдәмендә ил язмышы мәсьәләсенең хәл ителеше

                                                        "Кызыл ромашка" шигырен яттан өйрәнү

                                                        Яттан сөйләү

                                                          Б.с.ү. "Батыр егет - ил күрке"

                                                          1

                                                          Тема буенча бәйләнешле сөйләм оештыру.

                                                          Тема буенча сөйләмгә чыгу

                                                          Инша язу

                                                            З. Хисмәтул-лина, А. Аб-басов иҗаты.Уку техникасын тикшерү

                                                            1

                                                            Җырчыларның иҗат юлы белән танышу.

                                                            Йөгерек уку күнекмәләре булдыру

                                                            Аңлап укуга ире

                                                            Сорау - җавап

                                                              Һади Такташ иҗаты. "Иптәшләр" шигыре

                                                              1

                                                              Язучы иҗаты белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү. Һ.Такташ тормышындагы һәм иҗатындагы үзенчәлекләр белән танышу. Аның Тукай шигъриятендәге зур традицияләрне дәвам иттерүче новатор шагыйрь булуын аңлатырга.

                                                              Шигырьне яттан өйрәнү

                                                              Яттан сөйләү

                                                                Җ.Фәйзи иҗаты.

                                                                1

                                                                Татар музыкасы турында мәгълүмат бирү, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

                                                                Композиторның иҗаты турында мәгълүмат алу. "Урман кызы" җырын тыңлау.

                                                                Сүзлек эше

                                                                  Ибраһим Гази: тормышы һәм иҗаты.

                                                                  1

                                                                  Язучы иҗаты белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

                                                                  Язучының тормышын һәм иҗатын өйрәнү .

                                                                  Сорау-җавап

                                                                    И.Гази. "Йолдызлы малай".

                                                                    1

                                                                    Әсәрне уку. Темасын һәм исемен ачыклау. Әсәрдәге геройның дошманга булган нәфрәтен күрсәтү, эчке дөньясын ачу. Төп образга характеристика бирү.

                                                                    Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү.


                                                                      Халык артистлары Ф.Халитов һәм Ш.Биктимиров иҗаты.

                                                                      1

                                                                      Артистларның иҗаты белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

                                                                      Актерлык хезмәте, татар халкының гореф - гадәтләре, милли йолалар турында гомуми мәгълүмат бирү, эчтәлек.

                                                                      театр сәнгатенең асылы, үзенчәлекләрен тирәнрәк аңлау.


                                                                        З.Нури иҗаты. "Яңа шәһәр" шигыре

                                                                        1

                                                                        З.Нуриның тормышы һәм иҗаты турында сөйләү. Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү.

                                                                        Шигырьнең идея-тематикасын ачыклау, сәнгатьле уку. Шигырьне ятлау

                                                                        Яттан сөйләү

                                                                          Казаным - башкалам. Б.с.ү.

                                                                          1

                                                                          Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары турында сөйләшү, универсиада шәһәре булуын искә алу

                                                                          Сөйләмгә чыгу

                                                                          Сорау-җавап

                                                                            Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗаты.

                                                                            1

                                                                            Язучы иҗаты белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

                                                                            Шагыйрьнең тормышы һәм сугышчан юлы, иҗаты турында мәгълүмат алу.

                                                                            Сүзлек эше

                                                                              "Җырларымда телим" шигыре. "Бакчачылар"поэмасы

                                                                              1

                                                                              Танышу, сөйләшү үткәрү, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

                                                                              Әсәрләрне сәнгатьле уку. Поэманың эчтәлеген үзләштерү. Хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

                                                                              Сәнгатьле уку

                                                                                Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Б.с.ү.

                                                                                1

                                                                                Тема буенча бәйләнешле сөйләмне оештыру

                                                                                Сөйләмгә чыгу

                                                                                Инша язу

                                                                                  Л.Ихсанова иҗаты. "Лачын кыз" әсәре

                                                                                  1

                                                                                  Язучы иҗаты белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү. Мәгүбә Сыртланова батырлыгы турында сөйләү, яшьләрне аның үрнәгендә тәрбияләү.

                                                                                  Авторның төп фикерен билгеләү, әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белү.

                                                                                  Өзек ятлау

                                                                                  Өзекне яттан сөйләү

                                                                                    Л.Ихсанова "Бүләк" хикәясе

                                                                                    1

                                                                                    Хикәяне аңлатмалы уку. Эчтәлекне үзләштерү. Кабат хезмәт темасын күтәрү. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү

                                                                                    Кешене хезмәт һәм тыйнаклык бизәгәнен аңлау

                                                                                    Тест

                                                                                      Р.Фәйзуллин иҗаты. "Күмәч пешерүчеләр җыры" шигыре

                                                                                      1

                                                                                      Язучы иҗаты белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеген билгеләү, сәнгатьле уку. "Икмәк пешерүчеләр җыры" шигырен өйрәнү, икмәккә ихтирам, хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең үзенчәлеге һәм кирәклеге турында фикер алышу.

                                                                                      Икмәк пешерү тәртибе белән танышу. Шигырьне ятлау

                                                                                      Яттан сөйләү

                                                                                        Р.Фәизов. "Ә җирдә тереклек бармы?"

                                                                                        1

                                                                                        Р.Фәйзовның иҗаты белән таныштыру. "Ә җирдә тереклек бармы?" әсәренең беренче бүлеген уку, Рифнең хыяллары, фәнгә омтылышлары белән танышу. Фантастик әсәргә билгеләмә бирү

                                                                                        Эчтәлеген сөйләү, әсәрнең жанр үзенчәлеген билгеләү


                                                                                          Р.Фәизов. "Ә җирдә тереклек бармы?" әсәренең темасы

                                                                                          1

                                                                                          "Ә җирдә тереклек бармы?"әсәрен өйрәнү аркылы фантастик әсәр төшенчәсен аңлату, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү

                                                                                          "Китап-белем чишмәсе", "Китап-белем ачкычы" дигән гыйбәрәләрнең мәгънәсенә төшенү,белем алу теләген үстерү.

                                                                                          Риф образына характеристика

                                                                                            Н.Әхмәдиев. "Минем туган көнем"әсәрендә бала һәм ата-ана мөнәсәбәте.

                                                                                            1

                                                                                            Әсәрнең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү, образга бәяләмә бирү. Әдип әнисенең олы җанлылыгы, кешелекле сыйфатларына игътибар юнәлтү.

                                                                                            Хикәядә сурәтләнгән балаларның кимчелекле һәм уңай якларын таба белү.

                                                                                            Ятлау

                                                                                              Яраткан шөгылем. Б.с.ү.

                                                                                              1

                                                                                              Тема буенча бәйләнешле сөйләмне оештыру

                                                                                              Сөйләмгә чыгу

                                                                                              Инша язу

                                                                                                Резеда Вәлиева: тормышы, иҗаты

                                                                                                1

                                                                                                Тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу

                                                                                                Язучының иҗаты турында күзаллау булдыру


                                                                                                  Резеда Вәлиева. "Халкыма", "И газиз туган телем" шигырьләре

                                                                                                  1

                                                                                                  Шигырьләрне сәнгатьле уку, төп идеяне ачу

                                                                                                  Шигырьләрнең эчтәлеген сөйли белү


                                                                                                    Милли бәйрәмнәр.

                                                                                                    1

                                                                                                    Татар халкының гореф - гадәтләре, милли йолалар турында гомуми мәгълүмат бирү, эчтәлек.

                                                                                                    Укучыларны милли йолалар, яңа төшенчәләр, презентация белән таныштыру, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

                                                                                                    Бәйрәмнәр турында мәгълүмат алу. Милли бәйрәмнәрнең үзенчәлеген билгеләү

                                                                                                    Сорау-җавап

                                                                                                      Милли киемнәр.

                                                                                                      1

                                                                                                      Милли киемнәр турында белешмә бирү, презентация белән танышу, сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү. Күренекле шәхесләрнең милли киемнәр турындагы фикерләре белән танышу, фикер алышу, рәсемнәр карау

                                                                                                      Милли киемнәрнең үзенчәлекләрен ачыклау. Язучылар һәм галимнәрнең фикерләре белән танышу


                                                                                                        Милли орнаментлар

                                                                                                        1

                                                                                                        Татар халкында бизәкләрнең тарихилыгы, аларның милли яшәү рәвешен чагылдыруы турында сөйләшү үткәрү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү

                                                                                                        Татар халкының орнамент сәнгате турында, аларның төрле әйберләрне бизәүдә куллану үзенчәлекләре, орнаментларда кулланылган сурәтләр, төсләр белән танышу

                                                                                                        Сүзлек өстендә эш

                                                                                                          Тест

                                                                                                          1

                                                                                                          Үтелгән материалны кабатлау

                                                                                                          Тест белән эшләү күнекмәләрен үстерерү

                                                                                                          Тест эшләү

                                                                                                            Йомгаклау дәресе

                                                                                                            1

                                                                                                            Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау








                                                                                                             
                                                                                                             
                                                                                                            X

                                                                                                            Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

                                                                                                            После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

                                                                                                            Кнопки рекомендации:

                                                                                                            загрузить материал