7


  • Учителю
  • Урок литературного чтения на тему 'Акыллы малай' тексты (3 класс)

Урок литературного чтения на тему 'Акыллы малай' тексты (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Акыллы малай" тексты

Гөлназ ГАЛИЕВА,

Баулы муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе 5 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес тибы: ЛКФ.

Максат: 1. "Акыллы малай" тексты белән таныштыру; акыллы бала турында сөйли белергә шартлар булдыру.

2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләре формалаштыру өчен шартлар булдыру.

3. Әти-әниеңә ярдәм итеп, мөстәкыйль һәм акыллы бала булып яшәүнең мөһимлегенә ышаныч уяту.

Җиһазлау: Хәйдәрова Р.З. Татар теле.3 сыйныф (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан:Татармультфильм, 2014.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

  1. Уңай психологик халәт булдыру.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

  • Кәефләрегез ничек?

  • Бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшәбез.

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә.

(Бер-берсенә карап елмаялар)

  • Укучылар, уку дәресен башлыйбыз.Эшлекле,күңелле дәрес булсын ул!

  • Сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары бар.Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз.Шуңа күрә дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез иң актив, иң яхшы укучылар!

  1. Тел разминкасы.

-Хәзер дежур укучы белән сөйләшәбез. Аңа сораулар бирегез әле.

Бүген нинди көн? Атнаның нинди көне? Хәзер нинди ел фасылы? Бүген көн җылымы? Урамда җил исәме? Бүген кар явамы? Безнең төркемдә кем юк? Ул ни өчен юк?

  1. Актуальләштерү.

  1. "Тэйк-оф-тач-даун" структурасы.

-Укучылар, мин сезгә сүзләр әйтәм. Һәр өстәлнең 1,3номерлы укучылары кайчан?соравына җавап биргән сүзләрне ишеткәч баса. Ә 2,4номерлы укучылар нишли? соравына җавап биргән сүзләргә баса.

Сүзләр: иртән, тора, көндез, киенә, булыша, кичен, җыя, бүген, ясый, акыллы.

  • Укучылар, ни өчен акыллы сүзенә басмадыгыз?

  • Акыллы нинди? соравына җавап бирә.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

  • Ә нинди балага акыллы диләр? Сез акыллы бала турында сөйли аласызмы?

  • Юк.

  • Димәк, без дәрестә нәрсә өйрәнәбез? Нишлибез?

  • Акыллы бала нинди була? дигән сорауга җавап бирәбез. Акыллы бала турында сөйләргә өйрәнәбез.

  1. - Укучылар, бүген дәрестә без яңа белемнәр алабыз, ягъни, ачыш ясыйбыз.Ә ачыш ясар өчен нишлибез?

  • -Текст укыйбыз.

  • - Тәрҗемә итәбез.

  • - Җавап бирәбез.

  • - Сөйлибез.

  1. Яңа материал өстендә эш. Төшенү.

  1. Яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнү, тәрҗемәләрен сүзлектән табу.

Файдалы- полезная, шатлана- радуется, киенә- одевается, мактый- хвалит.

  1. Яңа сүзләрне тәрҗемәләре белән сүзлек дәфтәрләренә язу.

  2. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

Файдалы эш.Суган- бик файдалы яшелчә...

  1. Текст белән танышу.

  • Укучылар, 73нче битне ачыгыз. Хәзер мин "Акыллы малай" текстын укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз һәм карап барыгыз.

Сорау: -Текст кем турында? (Акыллы малай турында. Дима турында)

  1. Әкрен генә пышылдап уку.

  2. Чылбыр буенча кычкырып уку.

- Укучылар, без нишләдек? (Текст укыдык)

Үзбәя.

-Хәзер нишлибез? (Тәрҗемә итәбез).

6. "Зиг-заг" ысулы.

- Укучылар, тәрҗемә итәр өчен, әйдәгез, кызыклы 1 эш эшлибез. Һәр өстәлнең 1нче №лы укучылары- I өстәлгә, 2нче №лы укучылар - II өстәлгә, 3нче №лы укучылар- III өстәлгә, 4нче №лы укучылар IV өстәлгә утыралар. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Шул вакытта 1нче өстәлдә-1,2,3нче җөмләләрне, 2нче өстәлдә- 4,5,6нчы җөмләләрне,3нче өстәлдә - 7,8нче җөмләләрне, 4нче өстәлдә 9,10нчы җөмләләрне тәрҗемә итәләр.

- Аңлашылдымы? Хәзер басабыз, урындыкларны этеп куябыз.Яңа төркемнәргә утырабыз. Вакыт башланды...

- Вакыт бетте. Хәзер тыныч кына үз урыннарыгызга утырыгыз. 1нче №лы укучылар текстның тәрҗемәсен сөйли башлыйлар, 2нче №лы укучылар-дәвам итә...

- Укучылар, сез нишләдегез? (Текстны тәрҗемә иттек. Тәрҗемәсен сөйләдек).

-Ни өчен тәрҗемә иттек? ( Текстны аңлар өчен)

Үзбәя. Үзегезгә билгеләр куегыз.

  1. Беренчел ныгыту.

  1. Микс пэа шеа. Физкультминут.

Буе озынрак укучы җавап бирә: Дима -нинди малай?

Чәче карарак укучы җавап бирә: Дима иртән нишли?

Чәче кыскарак укучы җавап бирә: Текстта тагын кемнәр бар?

  1. Ситуатив күнегүләр эшләү.

--Скажи другу, что ты делаешь зарядку; быстро одеваешься; пьёшь чай; уходишь в школу; помогаешь маме.

- Спроси у друга делает ли он зарядку; помогает ли маме; пьёт ли утром чай; помогает ли своим родителям.

Үзбәя

  1. Икенчел ныгыту.

  1. Синквейн төзү.

- Әйдәгез әле, акыллы бала моделен төзибез:

- Дима нинди малай?

- Дима нишли?

- Дима турында 1 җөмлә әйтегез.

- Дима турында нинди 1 сүз әйтә аласыз?

1) Акыллы бала

2) Тәртипле, эшчән.

3) Үзе тора, рәхмәт әйтә, булыша.

4) Акыллы баланы яраталар, мактыйлар.

5) Яхшы бала.

4. Модель буенча сөйләп карау.

-Укучылар, кем Дима турында бу модель буенча сөйли ала?(1-2 укучы)

VII. Рефлексия.

  1. - Укучылар, бүген дәрестә нишләдек?

  1. Нәрсә өйрәндек?

  2. Нинди ачыш ясадык?

  3. Өй эше: 1- текстны сәнгатьле укырга өйрән;

2-хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрән;

3- хикәяне үзгәртеп сөйләргә өйрән.

VIII.Үзбәя. - Укучылар, кем дәрестә яхшы җавап бирдем дип уйлый, "5" куя.

Кем тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, "4" куя.

Кем барысын да аңлады, ләкин акыллы бала турында сөйли алмый, "3" куя.

Кем бернәрсә дә аңламады, "2" куя.

  • Дәрес бетте. Сау булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал