7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе (5 класс, татарская группа)

Урок по татарскому языку на тему Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе (5 класс, татарская группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

5нче сыйныф. Татар төркеме



Максат: 1. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен өйрәтү; 2. Яңа алган мәгълуматларны ныгыту; 3. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эшләү

Җиһазлау: Компьютер, тестлар, "Яңарыш" газетасы



Дәрес барышы.

Оештыру өлеше

  • Исәнмесез!

  • Исәнмесез! Хәерле көн!

  • Кушымчалар куша-куша

Мышный-мышный эшлибез.

Сүз төзибез һәм язабыз

Рәхим итеп карагыз!



Актуальләштерү

- Укучылар, без сезнең белән сүз төзелеше темасын дәвам итәчәкбез. Бүген алдагы дәресләрдә алган белемнәрегез кирәк булачак. Без сүз төзелеше буенча күнегүләр эшләячәкбез. Кагыйдәләрне сез беләсез, өйдә аларны кабатлап килергә кирәк иде. Хәзер сезнең әзерлекне тикшереп карыйк: тест биремнәре эшләгәндә күрсәтә алырсызмы икән белемнәрегезне? Сезнең алдыгызда тестлар, эшлибез. Ә Булат безнең ноутбукта эшләр.



Тестлар



1.Сүз төзелеше нәрсәне өйрәнә?

а) мәгънәле һәм мәгънәсез кисәкләрне

б) сүзлек составын

в) сүзнең мәгънәле кисәкләрен

2.Төп лексик мәгънәне нәрсә белдерә?

а) тамыр

б) кушымча

в) сүзлек

3. Үзе генә кулланылмый торган кисәк?

а) тамыр

б) нигез

в) кушымча

4. Ясагыч кушымчалы рәтне билгеләргә:

А. -га, -гә, -ка, -кә

Б. -гы, -ге, -лык, -лек

В. -дан, -лар, -ның, -ны

5. Исемнәрдә килеш кушымчасы нинди кушымчаларга керә?

А. Бәйләгеч

Б. Модальлек

В. Ясагыч

6. Бәйләгеч кушымчалар нинди сүз төркемнәрендә була алалар?

а) исемдә һәм фигыльдә

б) санда һәм сыйфатта

в) алмашлыкларда, рәвешләрдә



- Балалар, эшләп бетерсәгез, тестларны алышабыз һәм тикшерәбез. (Слайдта тест сораулары һәм җаваплар чыга). Булат укып бара. Билгеләрне ничек куярга исегезгә төшерәбез.

- Кемнәрнең "3"ле билегесе? "4"ле? "5"ле? Молодцы, бик яхшы эшләгәнсез! Әгәр модальлек кушымчаларын онытасыз икән, кагыйдә дәфтәренә карарга була. Ә бәйләгеч кушымчаларны сез яхшы беләсез, әйдәгез әле искә төшерик:

  • Бәйләгеч кушымчалар нинди сүз төркемендә генә була?

  • Исемдә нәрсә кушымчалары керә?

  • Фигыльдә?



Яңа тема аңлату

Проблема кую

- Яхшы, бик әйбәт, димәк без күнегүләр эшләүгә күчә алабыз. Күнегүләрне без инде алдагы дәресләрдә дә эшләдек. Һәм мин менә нәрсәгә игътибар иттем: сүзнең мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәткәндә, сез әле күп хата җибәрәсез. Ә, бәлки, ул кушымчаларның ниндидер бер ялгану тәртибе бардыр? Менә без шул тәртипне тапсак, сезнең хаталар азаер иде. Димәк, бүгенге дәрестә без шул сорауларга җавап эзләрбез. (Тактада: Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе бармы? Булса, ул нинди?)



Проблеманы хәл итү

Дәреслекнең 131нче битен ачабыз, 238нче күнегүне табабыз. Сүзнең мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтергә кирәк. Икенче төрле әйтсәк нишлибез? (Тамыр һәм кушымчаларга сызабыз) Монда сүзләр күп, әйдәгез төркемнәргә бүленеп эшлик. 1нче төркем беренче багананы эшли, 2нче төркем- икенчене, 3нче төркем - өченчене. (Өчәр сүз)

- Тактада сүзләрнең шартлы билгеләрен генә күрсәтәбез. Төркемнән бер кеше тактада эшли, бер кеше тикшерә.

- Хәзер тактага игътибар белән карыйбыз һәм күнегүдәге сорауларга җавап бирәбез:

- Ясагыч кушымча нәрсәгә ялгана?

- Ясагыч кушымчадан соң нинди кушымча килгән?

- Бәйләгеч кушымчалар сүзнең кайсы урынында килгәннәр?

Әйтегез әле нәрсәгә игътибар иттегез? Нинди нәтиҗә чыгара алабыз? (Теләсә-ничек ялгана алалармы?)

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе бар. Алар теләсә-ничек ялгана алмыйлар.

Тактада тәртибен күрсәтәбез нәрсә артыннан нәрсә бара?

- Балалар без сезнең белән сүз төзелешенең моделен ясадык. Сүзләр безнең шушы модель буенча төзелә.

- Әйтегез әле, ә нигә белергә кирәк кушымчалар ялгану тәртибен?

- Ә тагын беләсезме, сез үзегезнең рус төркемендә укучы дусларыгызга аңлата аласыз. Аларга ул бик зур ярдәм булыр. Аңладыгызмы? Аңлатырсызмы?



- Яхшы! Әйдәгез ял итеп алабыз. (Бер укучы алып бара)

Яздым җөмлә, иҗек, сүз

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем - ял итсен,

Ачам күзем - күп күрсен.

Бер ачам да, бер йомам,

Тагын ачам һәм йомам.

Кабат төбим күзләрем

Баш бармагым очына,

Аннан карыйм урамдагы

Биек агач башына.



Проблеманы хәл итүнең дөреслеген тикшерү

- Балалар, ә ничек итеп дәлиллибез соң? Ә бәлки алай түгелдер? Ә бәлки чыгарылмалары бардыр?

- Без сезнең белән кушымчаларны өйрәнгәндә, бик күп сүзләрдә шартлы билгеләр куеп чыктык. Аларда без күрдекме бу тәртипне? Күрдек. Ә без күп сүз карадыкмы? Ә татар телендәге барлык сүзләр белән чагыштырганда, без күп сүз карадыкмы? Димәк, тагын нишләргә кирәк? (Тагын сүзләр карарга кирәк).

- Ә чыгарылмаларга килгәндә. (Чыгарылма - исключение). Мин сезгә сер итеп кенә әйтә алам, бар андый сүзләр. Минем бик сирәк кенә булса да, андый сүзләр очраганым бар. Ләкин мин аларны язып бармаганмын. Карагыз әле, балалар, без бит сезнең белән аларны бергәләп эзли алабыз. Әгәр без аларны табып, бер җиргә тупласак, бу безнең фәнни-эзләнү эше була. (Научно-исследовательская работа). Бу сүзләр беркая да җыелмаган. Балалар эшлибезме шундый эшне? Димәк, безгә нишләргә кирәк? Эзләнергә.

- Әйдәгез әле, өйдә эшли дә башлыйк. Өйдә 10 сүз алабыз һәм аларның мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтәбез. Аннары модель белән чагыштырасыз. Әгәр туры килә икән - без дәлилләдек: модель дөрес ясалган, әгәр туры килми икән - бу чыгарылма. (Өй эшен ничек эшләргә икәне аңлашыламы? Көндәлекләргә кабат язарбыз. Хәзер алга таба эшлибез)

- Без гәзитләрдән сүзләр эзләп карарбыз. Сезнең алдыгызда "Яңарыш" газетасы. Бу газета белән без бик дус яшибез: өйгә дә алдыртабыз, дәрестә дә кулланабыз, бәйгеләрендә дә катнашабыз. Шундый иҗади бәйгеләрнең берсендә катнашып, безнең Ранель 1 урын алды. Кызганыч, ул үзе бүген дәрестә юк, шуның өчен шигырен Гүзәл укып күрсәтер.

- Бирем мондый - 2 иң озын сүзне алып, шартлы билгеләр белән мәгънәле кисәкләрен күрсәтәсез. Сорауларыгыз булса, мин булышырмын, эшләп бетерсәгез - тикшерермен.

- Шәхси эшләр. Карточкаларда шартлы билгеләр бирелгән. Шуларга туры китереп сүзләр язарга.

Сорауларга җавап бирү.

Үзбәя. Гомуми билгеләрне көндәлеккә кую.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал