7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарской литературе по проекту сингапура 5 класс

Открытый урок по татарской литературе по проекту сингапура 5 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Абдулла Алиш «Сертотмас үрдәк".

Максат: а)А.Алиш иҗатын өйрәнү,

б)"Сертотмас үрдәк " әкиятендә күтәрелгән проблеманы ачу,

в) Сер саклау нигә кирәк? Әлеге сорауга җавап табу.

Җиһазлау:

портрет, дәреслек, компьютер ,мультфильм

Метод : аңлату,өлешчәэзләнү,күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе,укучы сүзе,дәреслек белән эшләү,әңгәмә,язмача эш.

Кулланылган структуралар : ол-райнт-рауд робин, конерес, раунд тейбл , микс-фриз-груп(ял минутларында)

Дәрес төре: катнаш

Дәрес барышы.

1.Кереш. Дәресне оештыру.

а)Исәнләшү.

б)Командалар булып урнашу.

2.Төп өлеш.

1)Үткән дәресне актуальләштерү.

-Укучылар,үткән дәрестә без сезнең белән тагын бер язучы-Абдулла Алиш иҗаты белән таныша башладык.Як-ягыгызга карагыз әле. Анда язучыларның портретлары эленгән . Безгә таныш -Габдулла Тукай, Абдулла Алиш , Әхмәт Фәйзи .Әйдәгез искә төшерик әле,кем кайсы язучы турында белгәннәре белән уртаклашырга тели.?

1)Конерес структурасы.(үзегез теләгән язучы портреты янына барасыз) Алар кемнәр?Сез кемнәрне күрәсез?Бу язучы сегә ни өчен күбрәк ошый?Шулар турында сөйләгез әле.(Укучылар җавабы тыңлана).

-Рәхмәт,укучылар,булдырдыгыз.Урыннарыгызга утырыгыз.Димәк,сез Абдулла Алиш балалар язучысы,әкиятләр язучы икәнен белеп киттегез.Ә сез Абдулла Алишның нинди әкиятләрен беләсез?

2)Ол-райнт-рауд робин структурасы.Алда кәгазь битенә 2 номерлы укучыдан башлап әкият исемнәре яза башлыйсыз,түгәрәк буенча укыйсыз.Язылмаганнары чыкса өстәп яза барасыз.(Укучылар җавабы тыңлана.)

-Рәхмәт,укучылар,мин җвавбыгыздан ризамын.Күп беләсез икән.Ә хәзер сезнең белән "Сертотмас үрдәк" әкияте буенча эшләнгән татарча мультфильм карарбыз.Китаптан әкиятнең дәвамын укырбыз.(139 бит)

Физкульминутка.(лидер,музыка)

-Рәхмәт,утырыгыз.Укучылар,әсәрдә-әкияттә хуҗа-аучы нинди кеше?(укучыларның җавабы тыңлана).

_Тырыш кеше,тапкыр кеше,эшчән кеше.(Китаптан җавап табып укыла.)

-Укучылар ,без танышкан әкияттә хайваннар очрады?

3.Раунд тэйбл структурасы.Бер кәгазь битенә һәрберез әкияттә очраган хайван исеме языгыз.(Хуҗаның эте,үрдәк, керпе,куян,аю,бүре ,төлке)

-Рәхмәт,балалар,алга таба киттек.Ә сез тагы хайваннар турында нинди әкиятләр беләсез?

3 . Ол-райт-раунд робин структурасы. Түгәрәк буенча җаваплар укыла.

-Булдырдыгыз,укучылар,сезнең өчен мин бик шатмын, рәхмәт.

-Укучылар хайваннар турында әкиятләр генә түгел табышмаклар,мәкальләр дә бик күп.Әйдәгез берничәсе белән танышып китик әле.

-Башы бүрекле,аягы төкле, оча да йөзә дә.Ул нәрсә?(үрдәк)

-Җәен соры. кышын ак ,аңа шулай яхшырак.(куян)

-Үлән ашый,сөт ташый.(сыер)

-Сакалы бар,акылы юк.(кәҗә)

-Серең эчеңдә торса,йортың тыныч булыр,җимерелмәс нык булыр.

_Укучылар әлеге әкияттәйортның сере нилектән чишелде соң?Кем

җавап бирә?(укучының җавабы тыңлана).

_Рәхмәт,балалар,булдырдыгыз.(3-2-1)

Бүген дәрестә ниләр белдегез?

Абдулла Алиш турында.

Серне сөйләргә ярамый.

Әкиятләр турында.

Табышмаклар,мәкальләр.

-Рәхмәт,укучылар, мин бүген сезнең өчен шатмын,дәрестәге җавапларыгыз өчен барыгызгада "биш"ле билгесе куям.

Ә хәзер өйгә эш алыгыз,140нчы,141нче бит,сорауларга җавап.Сау булыгыз.



-

-



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал