7


История России в гимнах

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ История России в гимнах

«СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №6»

ЕЛАБУЖСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН



Проспект Мира, 15а, город Елабуга,

Республика Татарстан, 423603

тел./факс: (85557) 3-41-96

E-mail: S6.Elb@edu.tatar.ru elabschool6.cozy.ru

ОКПО 44906544 ОГРН 1021606953532

ИНН/КПП 1646012250 / 164601001





ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АЛАБУГА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ

БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«6 НЧЫ УРТА БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ»



Тынычлык проспекты, 15а, Алабуга шәһәре,

Татарстан Республикасы, 423603

тел./факс: (85557) 3-41-96

E-mail: S6.Elb@edu.tatar.ru elabschool6.ucoz.ru

ОКПО 44906544 ОГРН 1021606953532

ИНН/КПП 1646012250 / 164601001

























Гимннарда Рәсәй тарихы

















Алабуга шәһәре

6 нчы урта мәктәбенең

8А сыйныфы укучысы

Даминова Айгөлнең

фәнни - эзләнү эше.

Фәнни җитәкчесе:

1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закиева Рамилә Касыйм кызы









Алабуга 2014



Эчтәлек

1. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары. 2

2. Кереш:

Гимн сүзенең мәгънәсе. 3

3. Төп өлеш:

3.1 Петр I заманындагы беренче гимн тарихы. 3

3.2 XVIII гасырда яңгыраган гимн тарихы. 4

3.3 Рәсәйнең беренче рәсми гимн тарихы. 5

3.4 Николай I заманындагы гимн тарихы 5

3.5 Николай I заманындагы гимн тарихы 5

3.6 Советлар Союзы чоры гимны тарихы 7

3.7 Рәсәй гимны тарихы 8

3.8 Татарстан дәүләт гимны 9



4. Йомгак. 11

5. Кулланылган әдәбият. 12











































Кереш

Дөньяда һәр мөстәкыйль дәүләтнең үз символикасы бар. Дәүләт символикасына флаг, герб, гимн керә.

Гимн сүзе - грек теленнән алынган. Борынгы Грециядә аллаларга һәм җиңүчеләргә багышланып тантаналы мактау җыры - гимн дип аталган. Меңнәрчә ел элек кешеләр бу җырларда үзләренең туган якларының матурлыгын, байлыгын, халкының батырлыгын мактап җырлаган.

Төп өлеш

3.1 Петр I заманындагы беренче гимн тарихы

Россиядә XVIII гасырга кадәр дәүләт тантаналары вакытында гимн урынына чиркәү җырлары башкарылган. Бу дәүләт башлыгы булып Петр I килгәнчегә кадәр дәвам иткән. Гимн дип аталырлык беренче музыкаль әсәр 1729 елда языла. Аның авторы, кызганычка каршы, билгеле түгел. Ул чорда җыр хәрби марш буларак кына яңгырап калмый, милли гимн дәрәҗәсенә күтәрелә. Белгәнебезчә, ил белән Петр I идарә иткән вакытларда бик күп тарихи вакыйгалар була. "Преображенский марш" дип аталган беренче гимн сүзләре сугышчыларны авырлыкларга бирешмичә, батырларча көрәшергә өнди.

Знают турки нас и шведы

И про нас известен свет

На сраженья, на победы

Нас всегда сам Царь ведет

C нами труд Он разделяет

Перед нами Он в боях

Счастьем всяк из нас считает

Умереть в Его глазах

Шулай ук гимн текстында халыкның үз тарихын, ерактагы традицияләрен онытмавы хакында да әйтелә.



Славны были наши деды

Помнит их и швед, и лях

И парил орел победы

На Полтавских на полях

Знамя он полка пленяет

Русский штык наш боевой

Он и нам напоминает,

Как ходили деды в бой.

Гордо штык четырехгранный

Голос чести не замолк

Так пойдем вперед мы славно

Грудью первый русский полк

Государям по присяге

Верным полк наш был всегда

В поле брани не робея

Грудью служит он всегда

Преображенцы удалые

Рады тешить мы царя

И потешные былые

Славны будут век. Ура!

3.2 XVIII гасырда яңгыраган гимн тарихы

XVIII гасырның икенче яртысында Екатерина II идарә иткәндә гимн дип әйтерлек икенче музыкаль әсәр туа. Ул "Гром победы раздавайся" дип атала. Аның авторлары заманына күрә танылган шагыйрь Г.В. Державин һәм танылган композитор О.А. Козловский. Гимнны шулай ук "Бөек Екатерина заманының җиңү гимны" дип тә йөрткәннәр. Икенче рус-төрек сугышы барышында Александр Суворов җитәкчелегендәге рус гаскәрләренең Измаил ныгытмасын алу хөрмәтенә языла әлеге гимн. О.А. Козловский үзе дә әлеге сугышта катнаша һәм барысын да үз күзләре белән күрә. Текстта автор сугышчыларның шатлыгын, җиңүләре белән горурлануын күрсәтә.

Гром победы, раздавайся!

Веселися, храбрый Росс!

Звучной славой украшайся,

Магомета ты потрёс!

Славься сим, Екатерина!

Славься, нежная нам мать!

Воды быстрыя Дуная

Уж в руках теперь у нас;

Храбрость Россов почитая,

Тавр под нами и Кавказ.

Уж не могут орды Крыма

Ныне рушить наш покой;

Гордость низится Селима,

И бледнеет он с луной.

Стон Синая раздается

Днесь в подсолнечной вездe;

Зависть и вражда мятется

И терзается в ce6е.

Мы ликуем славы звуки,

Чтоб враги могли узреть,

Что свои готовы руки

В край вселенной мы простреть.

Зри, премудрая царица!

Зри, великая жена!

Что Твой взгляд, Твоя десница

Наш закон, душа одна.

Зри на блещущи соборы,

Зри на сей прекрасный строй;

Всех сердца Тобой и взоры

Оживляются одной.

Шул заманнарга хас купшылык, ялагайлык сизелә әлеге юлларда.

3.3 Рәсәйнең беренче рәсми гимн тарихы

Беренче рәсми дәүләт гимны император Александр I вакытында барлыкка килә. 1812 елда барган Ватан сугышы вакытында, бигрәк тә рус хәрбиләре Европа буйлап барганда, яңа музыкаль символ кирәклеге сизелә. Шулай итеп, 1815 елда Россиянең беренче дәүләт гимны итеп инглиз гимны алына. Ә нигә инглиз гимнын? Ул заманда инглиз музыкасы модада була! Аның текстын Василий Жуковский тәрҗемә итә. Беренче рәсми гимн "Молитва русских" дип атала.

3.4 Николай I заманындагы гимн тарихы

1833 елда Николай I Австрия һәм Пруссиядә булып кайта. Бу сәяхәт вакытында Император хөрмәтенә барлык җирдә инглиз гимны яңгырый. Сәяхәттән соң Николай I Россия дәүләтенең үз милли гимнын булдыру хыялы белән яна башлый. Гимн рус халкының холкын, җанын чагылдыра торган булырга тиеш була. Бу эшне ул князь Алексей Львовка һәм Василий Жуковскийга йөкли. Композитор А.Львов үз истәлекләрендә гимнның "гади халыкка да, гаскариләргә дә, чиркәүгә дә яраклы, аңлаешлы булырга тиеш " икәнлеген азсызыклый. Шулай итеп, 1833 елдан алып 1917 елның февраль революциясенә кадәр Рәсәйнең рәсми дәүләт гимны булып "Боже, царя храни!" (Ходаем, патшаны сакла! ") була. Бу гимнны дөньяда иң матур гимн дип атаганнар.

Боже, Царя храни!

Сильный, державный,

Царствуй на славу, на славу нам!

Царствуй на страх врагам,

Царь православный!

Боже, Царя храни!

Борынгы Грециядә батырларга багышлап башкарылган гимннан аермалы буларак, монда патшаны мактап, аңа озын гомер теләп җырлыйлар.

3.5 Николай I заманындагы гимн тарихы

1917 елда Рәсәйдә зур сәяси үзгәрешләр була - патшаны бәреп төшерәләр, дәүләт белән Вакытлы хөкүмәт идарә итә башлый. Аңлашылганча, патша заманында яңгыраган гимн заман таләпләренә җавап бирми. 1917 елның 2 мартыннан 1918 елга кадәр Вакытлы хөкүмәт тарафыннан расланып, гимн ролен "Марсельеза" ("Азатлык гимны") үти.

Отречёмся от старого мира,

Отряхнём его прах с наших ног!

Нам не нужно златого кумира,

Ненавистен нам царский чертог.

Мы пойдём к нашим страждущим братьям,

Мы к голодному люду пойдём,

С ним пошлём мы злодеям проклятья -

На борьбу мы его позовём.

Вставай, подымайся, рабочий народ!

Иди на врага, люд голодный!

Раздайся, клич мести народной!

Вперёд, вперёд, вперёд, вперёд, вперёд!

Богачи-кулаки жадной сворой

Расхищают тяжёлый твой труд.

Твоим потом жиреют обжоры,

Твой последний кусок они рвут.

Голодай, чтоб они пировали,

Голодай, чтоб в игре биржевой

Они совесть и честь продавали,

Чтоб глумились они над тобой.

Тебе отдых - одна лишь могила.

Весь свой век недоимку готовь.

Царь-вампир из тебя тянет жилы,

Царь-вампир пьёт народную кровь.

Ему нужны для войска солдаты -

Подавайте ему сыновей.

Ему нужны пиры и палаты -

Подавай ему крови своей.

Не довольно ли вечного горя?

Встанем, братья, повсюду зараз -

От Днепра и до Белого моря,

И Поволжье, и Дальний Кавказ -

На воров, на собак - на богатых

И на злого вампира-царя.

Бей, губи их, злодеев проклятых,

Засветись, лучшей жизни заря.

Әлеге гимн текстында патша канэчкеч җанвар итеп сурәтләнә, халыкны элеккеге дәүләттән баш тартырга аның белән көрәшергә өнди.

Октябрь революциясеннән соң "Азатлык гимнын" "Интернационал" алыштыра.

Вставай, проклятьем заклеймённый,

Весь мир голодных и рабов!

Кипит наш разум возмущённый

И смертный бой вести готов.

Весь мир насилья мы разрушим

До основанья, а затем

Мы наш, мы новый мир построим, -

Кто был ничем, тот станет всем.

Это есть наш последний

И решительный бой;

С Интернационалом

Воспрянет род людской!

3.6 Советлар Союзы чоры гимны тарихы

Еллар үткән саен "Интернационал" да заман рухына туры килми башлый. Моны хәтта И.В.Сталин да искәртеп китә.Ул: " "Интернационал" XIX гасырда французлар тарафыннан язылган. Аны иске тормышны җиңмәгәннәр җырласын "-, ди. Шулай итеп, яңа гимн язу кирәклеге туа. Авыр сугыш елларында яңа гимн языла һәм 1944 елның 1 гыйнварында беренче тапкыр яңгырый. Бөек Ватан сугышы елларында халыкның рухын күтәрерлек, үз илләре белән горурлык хисе уянырлык гимн була ул.

Союз нерушимый республик свободных

Сплотила навеки Великая Русь.

Да здравствует созданный волей народов

Единый, могучий Советский Союз!

Славься, Отечество, наше свободное,

Дружбы народов надежный оплот!

Знамя советское, знамя народное

Пусть от победы к победе ведет!

Сквозь грозы сияло нам солнце свободы,

И Ленин великий нам путь озарил:

Нас вырастил Сталин - на верность народу,

На труд и на подвиги нас вдохновил!

Мы армию нашу растили в сраженьях.

Захватчиков подлых с дороги сметем!

Мы в битвах решаем судьбу поколений,

Мы к славе Отчизну свою поведем!

Текстта Ватанга дан җырлана. Илнең бердәм, көчле икәнлеге әйтелә. Шул ук вакытта ил башлыгы булган Сталинга да дан җырланыла бу гимнда. Аның халыкны хезмәткә һәм батырлыкка өндәве әйтелә. Вакыт үтү белән, Сталинның "шәхес культы" фаш ителгәннән соң, Советлар Союзы гимны сүзсез генә башкарыла.

1977 елда Советлар Союзы Коммунистлар партиясе үзәк комитеты тарафыннан гимн сүзләрен үзгәртергә дигән карар кабул ителә. Һәм Сергей Михалков гимнга яңа сүзләр яза. Әлеге текстта Советлар иленең бердәм, көчле икәнлеге, коммунизм төзү юлында икәнлеге азсызыклана.

3.7 Рәсәй гимны тарихы

1990 елда илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлый. Бөек Советлар Союзы составына кергән республикалар бәйсез дәүләт булу теләге белән аерылып чыга башлыйлар. Моңарчы булган гимн тагын заман рухына туры килми башлый, чөнки аны сталинизм һәм коммунизм терроры символы итеп кабул итәләр. Яңа гимн нигезенә Михаил Иванович Глинканың "Патриотик җыр" музыкасы салына. Аңа байтак кына текстлар язылуга да карамастан, аларның берсе дә расланмый.

Илнең үз гимнының сүзләре булмавына тагын 2000 елда әйләнеп кайталар. Һәм, ниһаять, Президент В.В.Путин тарафыннан 30 декабрьда яңа гимн раслана. Гимнның музыкасы булып элеккеге Советлар Союзы гимнының музыкасы кала, ә сүзләрен янә Сергей Михалков яза. Гимн яңа сүзләр белән тәүге тапкыр 2001 елның 1 гыйнварына каршы төндә яңгырый. Хәзерге көнгәчә бу гимн илебез гимны булып тора.

Россия - священная наша держава,

Россия - любимая наша страна.

Могучая воля, великая слава -

Твоё достоянье на все времена!

Славься, Отечество наше свободное,

Братских народов союз вековой,

Предками данная мудрость народная!

Славься, страна! Мы гордимся тобой!

От южных морей до полярного края

Раскинулись наши леса и поля.

Одна ты на свете! Одна ты такая -

Хранимая Богом родная земля!

Широкий простор для мечты и для жизни

Грядущие нам открывают года.

Нам силу даёт наша верность Отчизне.

Так было, так есть и так будет всегда!







3.8 Татарстан дәүләт гимны

1990 елның 30 августында республикабызда истәлекле вакыйга булды. Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Татарстан бәйсезлек алды. Татарстан үз символикасын - гербын, флагын һәм гимнын булдырды. Татарстан Республикасы Югары советы тарафыннан 1993 елның 14 июлендә кабул ителгән гимн композитор Рөстәм Яхин музыкасына нигезләнеп язылган. Рөстәм Яхин - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Күпмилләтле, күпконфессияле, дәүләт телләре итеп бертигез татар һәм рус телләре кабул ителгән Татарстанның музыкаль символы 20 елга якын сүзсез башкарылды. Һәм, ниһаять, 2012 елда Рамазан Байтимеров тарафыннан язылган "Туган ягым" шигыре Гәрәй Рәхим тарафыннан үзгәртелеп, гимн тексты итеп танылды. Гимн тексты җөмһүриятебез халкын берләштерә, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Ватаныбызда төрле милләт вәкилләренең тигез хокуклы булуы, дус, тату яшәве дә чагылыш тапкан. Дәүлә символлары белән халык горурлана, алар төрле рәсми мохитләрне бизи, билгеле бер тантаналы тирәлек тудыра. Р. Яхин тарафыннан иҗат ителгән гимныбыз яшәешебезне матурлый һәм һәрвакыт күңелләребездә горурлык хисләре уята.

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге тәләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!



Татарстан Республикасының Дәүләт гимны турында положениедә әйтел гәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылган-да, аны тыңлаучылар басып тыңлыйлар. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү- аның һәр гражданының бурычы. Татарстан Республикасы Дәүләт гимны:

- Татарстан Республикасында билгеләп үтелә үтелә торган бәйрәмнәргә ба-гышланган тантаналы җыелышларны һәм утырышларны ачканда һәм япканда;

- дәүләт органнары тарафыннан уздырыла торган церемонияләр һәм башка тантаналы кичәләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәргәндә;

- Татарстан Республикасына рәсми визит белән килүче дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларын, БДБ илләренең һәм чит илләрнең рәсми делегацияләрен каршылаганда һәм озатканда тиешле дәүләтнең Дәүләт гимны башкарылганнансоң;

-Татарстан Республикасы тормышындагы мөһим тарихи вакыйгаларны билгеләп үтү йөзеннән, һәйкәлләр, монументлар, обелисклар һәм башка корылмалар ачканда башкарыла.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы, гербы, гимны - Татарстан Республикасы суверенлыгын чагылдыручы символлар. Аларны ихтирам итү Татарстан Республикасының һәр гражданинының мөһим бурычы.































































Йомгак



Материалны өйрәнеп, анализлаганнан соң, мин түбәндәге фикергә килдем: һәр чорның үз гимны булган. Гимннарда шул заманның яшәү рәвеше чагылыш тапкан. Дәүләт символикаларын өйрәнү - тарихны гына өйрәнү түгел, ә шул үткән эпоха кешеләренең дөньяга карашын, җәмгыятьнең иҗтимагый психологиясен, менталитетын аңларга ярдәм итә.

Вакыт үтү белән яңа буын кешеләре символика тарихына дәүләт үсеше нәтиҗәсе итеп карарлар. Киләчәктә кешеләргә илне үстерүдә, баетуда, ныгытуда тарихи чыганаклар терәк булыр дип ышанасы килә.

Кызганычка каршы, Дәүләт гимннарын өйрәнү буенча татар телендә материаллар күп түгел. Киләчәктә бу тема ныклап өйрәнелер дигән өмет бар. Мин шушы чыгышым белән үземнән кечкенә генә булса да өлеш керттем дип уйлыйм, киләчәктә дә дәүләт символикасы тарихын өйрәнүемне дәвам итәрмен дигән фикердә калам, сезгә дә шуны телим

















































Кулланылган әдәбият:



  1. Романовский В.К."Символы Российской государственности. Герб. Флаг. Гимн " Пособие для учителя.-М.: "Торгово-издательский дом "Русское слово-РС" 2002. 30-39 бит.

  2. Герб, флаг и гимн России : изучение государственных символов Российской Федерации в школе: метод. Рекомендации/ сост.М.К.Антошин. - М. :Айрис пресс, 2006. 45-52 бит.

  3. "Мәгариф" журналы, 1998 ел, №8, 9бит

  4. tatarstan.ru/tat/about/symbols.htm

  5. kitaphane.tatarstan.ru/tat/state_symbols.htm</</p>



































































13



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал