7


  • Учителю
  • Фигыйль (конспект урока в 6 классе)

Фигыйль (конспект урока в 6 классе)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Фразеологик әйтелмәләр"

Максат:

  1. Фразеологик әйтелмәләр турында гомуми төшенчә бирү

  2. Ирекле һәм тотрыклы сүзтезмәләр арасындагы аерманы билгеләү;

  3. Сөйләмдәфразеологизмнарны дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәсе формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

  4. Туган телгә мәхәббәт уяту



Материал:

  1. Р.А.Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина, Ч.М. Харисова "Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныфы өчен дәреслек", § 44, 108-112 бит.

  2. Г.Р. Галиуллина "Татар теле. Лексикология", Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы битләр.

  3. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев"Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек", Казан: Мәгариф, 2002. -110-113 нче битләр;

Җиһазлау: татар теле дәреслеге, интерактив такта, презентация, Л.К.Байрамова "Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь".-Казан: ТКН, 1991; Н.Исәнбәт. "Фразеологизмнар сүзлеге".-Казан: ТКН,1990;

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату

Дәреснең методы:аңлату, күнегүләр эшләү















Дәрес планы:

  1. Дәресне оештыру:

  1. Уңай психологик халәт тудыру

  2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү

  1. Актуальләштерү:

Әңгәмә, укытучы сүзе ярдәмендә "Антонимнар" темасы искә төшерелә;

Уткән темаларны кабатлау;

"Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне" искә төшерү;

  1. Яңа материалны аңлату:

  1. Фразеологик әйтелмә турында төшенчә бирү өчен 3нче слайдтагы җөмләләр нигезендә аңлатма бирү; кагыйдә чыгару;

  2. Фразеологик сүзлекләр белән таныштыру;

  3. Сүзтезмә һәм фразеологик әйтелмә арасындагы аерманы билгеләү;

  4. Фразеологизмнарны тәрҗемә итү үзенчәлегенә белешмә бирү;

  1. Ныгыту:

  1. Дәреслек белән эшләү

  2. Күнегүләр эшләү

  3. Карточкалар белән эшләү

  1. Йомгаклау, өйгә эш бирү:

Укучыларны бәяләү, өйгә эш бирү

Өй эше: 216нчы күнегү, кагыйдә

















Дәрес барышы:

Укытучы: Хәерле көн, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез! Сезгә дә хәерле көннәр!

Укытучы: Рәхмәт. Бүген кем дежур?

Диас: Бүген сыйныфта мин дежур.

Укытучы: Дәрестә барыгыз да бармы?

Диас: Әйе, барыбыз да.

Укытучы: Бик әйбәт. Сез татар теле дәресенә әзерме?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Яхшы. Алайса татар теле дәресебезне башлап җибәрәбез. Узган дәрестә без нинди тема үттек әле?

Алинә: Узган дәрестә без антонимнар темасын өйрәндек.

Укытучы:Әйе. Укучылар, искә төшереп үтик әле. Нинди сүзләрне без антонимнар диеп атыйбыз?

Булат: Капма-каршы мәгънәле сүзләрне без антонимнар диеп атыйбыз.

Укытучы: Дөрес. Өй эше сезгә 206нчы күнегү иде. Барыгыз да эшли алдыгызмы? Кыенлыклар килеп чыкмадымы?

Әмир: Әйе, эшләдек.

Укытучы: Әйдәгез өй эшен тикшереп чыгыйк әле.

(өй эше тикшерелә)

Укытучы: Яхшы. Бүген без сезнең белән яңа тема үтәчәкбез. Темабыз: "Фразеологик әйтелмәләр". Укучылар, алдагы дәресләрдә без сезнең белән туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне дә өйрәнгән идек. Нинди сүзләр туры, ә ниндиләре күчерелмә мәгънәле диеп йөртелә әле?

Диас: Сүзнең предметны, күренешне, аларның үзенчәлекләрен турыдан-туры атаган вакытта белдерә торган мәгънәсе туры мәгънәсе дип атала.

Алинә: Бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаган 2нче предмет яки күренешнең билгеләрен күчереп куллану җирлегендә күчерелмә мәгънәле сүзләр барлыкка килә.

Укытучы: Бик дөрес. Хәзер тактага карагыз әле. Монда парлап җөмләләр бирелгән. Шулардагы туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне билгелик әле.

СЛАЙД3

Алия: Монда 1нче баганадагы сүзтезмәләр туры мәгънәдә, 2нчесендә күчерелмә.

Укытучы:Дөрес, Алия. Күчерелмә мәгънәдә булган сүзләрнең мәгънәләрен билгеләп карыйк әле. Ничек аңлыйсыз сез бу сүзтезмәләрне?

Тимур: Агач атка атландыру - кыен хәлдә калдыру; мөгез чыгару - ялганлау; күз бәйләнү - күрмәү.

Укытучы:Укучылар, бу сүзләр, сүзтезмәләргә охшаганнармы?

Илназ: Әйе, сүзләр сүзтезмәләргә охшаганнар.

Укытучы: Ә кайсы ягы белән алар аерылып торалар? Аларны аерым кисәкләргә таркатып буламы ?

Булат: Бу сүзләр аерылып торалар, чөнки алар күчерелмә мәгънәдә килгәннәр, бер сүз белән әйтеп була. Әмма аерым кисәкләргә таркатып булмый.

Укытучы: Дөрес, димәк, укучылар, менә шундый сүзтезмәләр фразеологик әйтелмәләр диеп атала да инде. СЛАЙД4

Әйдәгез әле, 108нче биттәге кагыйдщне укып чыгыйк.

</ (кагыйдә укыла)

Укытучы: Яхшы. Шулай ук, балалар, мин сезгә фразеологик сүзлекләр алып килдем. Шуларны карап чыгызыз әле. Л.К.Байрамованың "Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь" һәм Н.Исәнбәтнең "Фразеологизмнар сүзлеге". Күнегүләр эшләгәндә аларны кулланырга мөмкин.

Укучылар, шулай ук фразеологик әйтелмәләрне ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый, чөнки сүзтезмәләр составындагы сүзләрне алыштырырга мөмкин.

Мәсәлән: югары очу - аска очу, өскә таба очу. СЛАЙД5

Фразеологизмнарның мәгънәсе компонентларының суммасына тигез була алмый.

Мәсәлән: кот очу - курку

Укытучы: Димәк,фразеологик әйтелмәләр дип нәрсә аталды?

Тимур: Күчерелмә мәгънәгә ия булган, таркалмый торган сүзтезмә- фразеологик әйтелмә дип атала.

Укытучы: Хәзер тактага карагыз әле. Монда ирекле сүзтезмәләр һәм фразеологизмнар бирелгән. Шуларны аерып карыйк әле. СЛАЙД6

Укытучы:Димәк, хәзер нәтиҗәләр ясыйк инде:

СЛАЙД 7

Укытучы: тактага карыйк әле. Монда фразеологизмнар бирелгән. Шуларны 1 сүз белән алыштырып әйтеп карыйк әле.

СЛАЙД 8, 9

Укытучы: Бик яхшы. Аргансыздыр инде. Әйдәгез физкультминут ясап алыйк.









Физкультминут:



1.

Су өстендә бакалар баталар да калкалар,

Баталар да калкалар.

Уңга да иеләләр, сулга да иеләләр

Һәм бер урында сикерешеп алалар.



2.Җилисә, исә-исә,

Агачларныселкетә.

Җил тына-тына, тына,

Әагачларүсә, үсә, үсә ,үсә…



Укытучы: Хәзер укучылар дәреслектән 214нче күнегүне язмача эшлибез.Аңламаган сүзләр булса, фразеологик сүзлектә карарга ярый.

(214нче күнегү эшләнә)

Укытучы: Яхшы. Өй эшен көндәлекләрегезгә язып куегыз әле. Өйдә 216нчы күнегүне эшләрсез. Фразеологизмнарны табып, аларның мәгънәләрен аңлатырсыз.

Дәресебезне дәвам итик. Укучылар, сез рус телендә дә фразеологизмнарны үткәнсездер. Әйдзгез әле фразеологизмнарның мәгънәләрен чагыштырып карыйк.

Рус телендә бирелгән фразеологизмнарның татар телендәге тәрҗемәсен табыйк.

СЛАЙД 11

Укытучы: Бик яхшы. Хәзер карточкалар таратам. Сез миңа җавапларын әйтерсез. Шулай ук татар һәм рус телләрендә мәгънәләре белән туры килә торган фразеологизмнарны парлап әйтергә кирәк.

Бирем:

а) Озын сүзнең кыскасы, төпсез көймәгә утырту, күрмәгәнен күрсәтү, җир тишегендә, имәндә икән чикләвек.

ә) Вот где собака зарыта; короче говоря; у черта на куличках; показать, где раки зимуют; обвести вокруг пальца.

Алинә:Озын сүзнең кыскасы - короче говоря;

Әмир: Төпсез көймәгә утырту - обвести вокруг пальца;

Илназ: Күрмәгәнен күрсәтү - показать, где раки зимуют;

Булат: Җир тишегендә - у черта на куличках;

Ләйлә:Имәндә икән чикләвек - вот где собака зарыта;

Укытучы: Хәзер тактага карагыз әле. Анда шигырь бирелгән. Шуннан фразеологизмнарны табып карыйк әле. Аңламаган сүзләр булса, фразеологик сүзлектә карарга ярый.

СЛАЙД 12

Укытучы:Бик әйбәт!Булдырдыгыз! Әйдәгез, нәтиҗәләр ясыйк әле. Бүген без нинди яңа тема үттек?

Диас: Бүген без фразеологик әйтелмәләр турында яңа мәгълүматлар алдык.

Укытучы: Фразеологизмнар диеп нинди сүзтезмәләрне атыйбыз?

Булат: Фразеологизмнар - 2 яки берничә сүздән төзелгән, күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә.

Укытучы: Аларны ирекле сүзтезмәләрдән ничек аерырга кирәк?

Алинә:Ирекле сүзтезмәләр составындагы сүзләрне алыштырырга мөмкин.

Укытучы: Яхшы. Хәзер мин сезгә билгеләр куям. Бүген Алинә, Булат, Тимур, Диаска - 5ле, Алия, Илназ һәм Әмиргә - 4ле. Көндәлекләрегезне бирергә онытмагыз!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал