7


  • Учителю
  • Урок. Защита проекта Шигырьләрем- күңел байлыгым, җырларым-күңел моңнарым”.(6 класс)

Урок. Защита проекта Шигырьләрем- күңел байлыгым, җырларым-күңел моңнарым”.(6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе "Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"













Проект яклау дәресе

"Шигырьләр-күңел байлыгым,

Җырларым-күңел моңнарым "

























Эшләүчеләр: 5 нче Б сыйныф укучылары

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Эльмира Сөлләм кызы













2015 нче ел

Дәрес№

Тема. "Шигырьләр-күңел байлыгым,

Җырларым- күңел моңнарым." Проект яклау дәресе.

Максат.

Туган як шагыйрәсе Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

Бурычлары.

1) Якташ шагыйрәбез Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында материаллар табу һәм өйрәнү;

2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

3) аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру;

4) туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.



Дәреснең гамәли әһәмияте. Якташ шагыйрәбез Җинан Гарифуллина яшәгән йортка истәлек тактасы кую.

Җиһазлау. Китап күргәзмәсе, "Туган ягым " рәсемнәр күргәзмәсе, проект, "Җинан Гарифуллинаның иҗатында туган як темасы" исемле альбом, компьютер.

Дәрес тибы.Үстерелешле укыту технологиясе

Дәрес төре. Иҗади проект яклау.

Дәрес планы.

I.Оештыру.

Укытучының кереш сүзе.

II.Актуальләштерү.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

III.Иҗади проектны яклау.

1.Кереш сүз. Якташ шагыйрәбез Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты . Эзләнү эшенең план схемасы белән танышу.

2.1 нче төркемнең чыгышы. Шагыйрәнең тормыш юлы белән таныштыру. Шагыйрә торган йортка сәяхәт, улы Илдар Гарифуллин белән очрашу.

Музейга сәяхәт. Шагыйрәнең шәхси әйберләре белән таныштыру.

Китапханәгә сәяхәт. Җинан Гарифуллинаның биографиясе белән таныштыру.

3.2 нче төркемнең чыгышы. Җинан Гарифуллинаның иҗаты белән таныштыру.

4.Эзләнү эшенә нәтиҗә ясау.

IV. Ныгыту.

V. Өй эше бирү.

VI.Йомгаклау.

Дәрес барышы.



I.Оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез,саумысез

Хәерле көн балалар!

Имин үтсен көнегез,

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Бүген дәрестә кем дежур?

II.Актуальләштерү.

-Укучылар, бүген безнең татар әдәбияты дәресе. Дәрескә иптәшегез шигырь әзерләп килгән. Әйдәгез бергәләп тыңлыйк. ( Җинан Гарифуллинаның "Туган телем" шигырен сөйли)

-Укучылар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Туган тел турында.

-Автор туган телне тагы ничек атый?

-Әткәм теле, әнкәм теле дип атый.

-Шигырь сезгә танышмы? Аның авторы кем?

-Әйе, бу шигырь безгә таныш, шигырьнең авторы Җинан Гарифуллина.

-Бүген безнең дәресебез кемгә багышлана?

-Якташ шагыйрәбез Җинан Гарифуллинага багышлана.

-Тагы нинди якташ шагыйрьләребезне беләсез?

-Нур Әхмәдиев, Марсель Галиев, Василий Черкин, Мария Прохорова, Әдип Гаязов.

Укытучы якташ шагыйрьләрнең китап күргәзмәсе белән таныштыра.

III. Иҗади проектны яклау.

1.Кереш сүз.

- Дәресебезне иҗади проект турында сөйләшүдән башлыйбыз. Проектыбызны якташ шагыйрәбез Җинан Гарифуллинаның язмышын өйрәнүгә багышладык. Укучылар, сезнең алда максат һәм бурычлар куелды. Эшне башлар алдыннан минем ярдәм белән эзләнү эшенең планын төзедегез Проект эшенә Раил җитәкчелек итә. Сыйныф укучылары ике төркемгә бүленделәр һәм һәр төркем биремнәр алды. Материаллар туплангач, биремнәр үтәлгәч без дәрестән соң очрашып, эшләребезне анализладык, нәтиҗә чыгардык һәм бербөтен итеп презентация ясадык. Хәзер сүзне сезгә бирәм.

Җитәкче укучы. Мин проектның җитәкчесе. Проектыбыз "Шигырьләрем- күңел байлыгым, җырларым - күңел моңнарым" дип атала. Проект эше өчен мотив ничек туды соң? Укытучы дәрестә туган тел турында шигырь укыды. Аның авторы Җинан Гарифуллинаның якташыбыз икәнен әйткәч, без аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышырга булдык.

Максатыбыз: Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу һәм ул яшәгән йортка истәлек тактасы кую.

Безнең бурычларыбыз:

  1. Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты турында материаллар табу һәм өйрәнү;

  2. тупланган мәгълүматлардан файдаланып, презентация ясау;

  3. шагыйрә торган йортка истәлек тактасы кую мәсьәләсен администрациядә күтәрү.

Безнең эзләнү эшенең этаплары:

  1. Җинан Гарифуллина торган йортка бару.

  2. Шагыйрәнең улы Илдар Гарифуллин белән очрашу.

  3. Музейга бару.

  4. Китапханәгә бару.

  5. Баянчы,үзешчән композитор Шамил Нигъмәтуллин белән очрашу.

  6. Актүбә бистәсе админстрациясе башлыгы Роза Алмас кызы белән эшлекле очрашуга бару.

Сүз беренче төркемгә бирелә. Алар шагыйрәнең тормыш юлы буенча эзләнү эшләре алып бардылар.

1 нче төркем

2 нче укучы. Без Җинан Гарифуллина торган йортка "Урман" урамы, 25 нче йортның 6 нчы фатирына юл тоттык. Бу фатирда торган Муравьёва Людмила Владимир кызыннан шагыйрә һәм аның балалары турында сораштык. Людмила Владимир кызы безгә Җинан Гарифуллинаның улы Гарифуллин Илдарның күрше йортта торуын әйтте.

3 нче укучы. Безне Гарифуллин Илдар Габидулла улы каршы алды. Ул безгә әнисе турында хатирәләр сөйләде, аның шигырьләрен укыды. Алар гаиләдә дүрт бала булганнар. Әниләре аларны ялгызы тәрбияләп үстергән. Ике абыйсы үлгән, сеңлесе Түбән Кама шәһәрендә яши. Үзе бик нык авырый. Әнисенең җырлый-җырлый ипи басуларын күз яшьләре белән искә төшереп: "Әни җырларга ярата иде, ә күңелендә булган моңнарны шигырьләрендә яза барды", - диде ул.

4 нче укучы. Шагыйрә турында мәгълүмат эзләп без туган якны өйрәнү музеена юл тоттык. Музей җитәкчесе Фәнүзә Әнвәр кызы безгә Җинан Гарифуллинаның шәхси әйберләрен күрсәтте һәм аның турында сөйләде. Хәзер мин сезне алар белән таныштырам.

  1. Җинан Гарифуллинаның шәхси печать (басма) машинкасы.

2.Шагыйрәнең шәхси әйберләре: яратып бәйләгән яулыгы, күзлеге, чәч җыйгычы, брошкасы.

5 нче укучы. "Еллар сәхифәсе" бүлегендә без Җинан Гарифуллинаның сакланып калган фотоларын урнаштырдык. Аларны безгә шагыйрәнең Түбән Кама шәһәрендә яшәүче кызы җибәрде. Хәзер мин сезне алар белән таныштырам.

  1. Шагыйрә 1963 нче елдан Актүбәдәге санаторий-интернат мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы балалар укыта.Аның укучылары белән төшкән фотолары.

  2. Укытучы Җинан Гарифулла кызы Гарифуллина үзе укыткан 3 нче мәктәп янында

  3. Җинан Гарифуллина язучылар белән очрашуда

  4. Җинан Гарифуллина очрашуда

  5. Җинан Гарифуллина тыл ветераны да. Ул " Бөек Ватан сугышы вакытында тылдагы тырыш хезмәте өчен ", "Хезмәт ветераны" , юбилей медальләре белән бүләкләнгән





Җитәкче укучы. Хәзер беренче төркемнең эшен тәмамлап шагыйрәнең тормыш юлын тыңлап китик.

6 нчы укучы. Җинан Гарифуллина турында күбрәк белер өчен без мәктәп китапханәсенә юл тоттык. Китапханәче Рәмилә Риф кызы безне туган якта иҗат итүче шагыйрьләр белән таныштырды. Ул безгә Җинан Гарифуллинаның ике китабын тәкъдим итте. Безгә Җинан апа Гарифуллинаның кулъязмасын да күрергә насыйп булды. Рәмилә Рифовнага аны шагыйрә үзе биргән. Без китапларны алдык һәм дәрестә шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Хәзер мин аның биографиясен сөйләп китәм.

Җинан Гарифуллина Татарстанның Азнакай районы, Түбән Сукаеш авылында 1921 нче елның октябрендә урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Башлангыч мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне күрше Тымытык авылында тәмамлый. 1937нче елда Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә. Татар теле һәм әдәбияты бүлеген уңышлы тәмамлап, Мөслим районына белгечлеге буенча укырга җибәрелә. Аннан ул Тымытык, Зур Сукаеш, Сарлы мәктәпләрендә төрле вазифалар башкара. 1963 нче елдан Актүбәдәге санаторий-интернат мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы балалар укыта. Җинан Гарифуллина безнең Актүбә 2 нче урта мәктәбендә дә татар теле һәм әдәбияты фәненнән укытып алды.

Җинан Гарифуллинаның язу сәләте бик иртә ачыла. Алты яшьлек Җинан әнисенең туганнарында озак торып, сагынудан күрәсең үзенең беренче дүрт юллыгын көйгә салып, җырлап күрсәтә. Аның беренче шигыре 1960 нчы елда "Коммуна" газетасында дөнья күрә. Шуннан башлап Җинан Гарифуллинаның шигырьләре матбугат битләрендә даими басылып килә.

Укытучы. Җинан Гарифуллинаның тормыш юлы буенча укучылар зур эш алып барганнар һәм безгә бик кызыклы мәгълүматлар тәкъдим иттеләр. Беренче төркем эшегездән чыгып нинди нәтиҗә ясыйсыз?

Төркем җитәкчесе. 1) Җинан Гарифуллина Азнакай районы Түбән Сукаеш авылында 1921 нче елның октябрендә туган. 2) 1963 нче елда Актүбәгә күчеп килгән. 3) Укытучы булып эшләгән. 4) Шигырьләр язган, җырларга яраткан.

Сәламәтлек минуты үткәрү

Җитәкче. Сүзне икенче төркемгә бирәбез.Алар шагыйрәнең иҗаты турында сөйләрләр.

2 нче төркем.1 нче укучы.

" Мин авылда үскән гади бер кыз,

Гадилектә диләр матурлык.

Әйтер сүзем минем шигырьләрдә,

Шигырь үзе чиксез матурлык ," -дип язган Җинан Гарифуллина үзенең шигырьләре турында. Шагыйрәнең ике җыентыгы бар. "Йөрәк җыры" исемле җыентыгы 1997 елда, "Әйтер сүзем бар" җыентыгы 2001 елда бастырыла.

***

-Серләреңне әйт әле,-диләр.

Ничек языла шигырь?

-Шигырьләр-күңел байлыгым,

Түгел ул гади шөгыль.

-Серләрен яшермә, -диләр,

Картаймый нигә күңел?

-Җырлап яшим бу дөньяда,

Картаймый шуңа күңел.

Җырларым-күңел моңнарым,

Җырлар шиңми торган гөл.

Үзенең шигырендә Җинан Гарифуллина "Шигырьләр-күңел байлыгым, Җырларым-күңел моңнарым," -дип яза. Шигырьләр, җырлар кешенең гомерлек юлдашы, димәк алар яшәсә шагыйрьләр дә кеше күңелендә гомер буе яшиләр дип уйлыйм.

2 нче укучы. Җинан Гарифуллинаның "Йөрәк җыры"исемле җыентыгына кергән шигырьләр төрле елларда язылган. Шулай булса да, алар бүгенге көн өчен бик актуаль. Китаптагы һәрбер сүз шагыйрәнең йөрәгеннән чыккан күңел җыры булып яңгырый.

Җырларым

Җырларым- гомер юлдашым,

Тормышым маяклары.

Җырларым- кайгым, шатлыгым,

Иң бәхетле чакларым.

3 нче укучы. "Йөрәк җыры" җыентыгының тематик эчтәлеге шагыйрәнең "Минем җырлар" шигырендә чагылган.

Минем җырлар

Милләтләр язмышы,

Хакимнәр ялгышы,

Йөрәкләр тавышы-

Ул минем җырлар.

Кешеләр язмышы,

Гашыйклар сагышы,

Чишмәләр агышы-

Ул минем җырлар.

Тулышкан әрнешләр

Һәм әче күз яшьләр..

Сугышлар елыннан-

Язмышлар кырыннан

Җыелган бу җырлар.

Бу-минем җырлар.

</ 4 нче укучы. Без Җинан Гарифуллина шигырьләренә көй язган баянчы, үзешчән композитор Шамил Нигъмәтуллин белән очрашуга бардык. Ул хатыны Әминә апа белән безне ачык йөз белән каршы алды. Шамил абый безгә Җинан Гарифуллинаның бик гадел, җырга гашыйк, эш сөючән тел остасы булуы турында әйтте. Ул шагыйрә белән озак еллар хезмәттәшлек иткән, аның унбиштән артык шигыренә көй язган. Җинан Гарифуллина сүзләренә Шамил Нигъмәтуллин язган җырлар: "Сукаешым", "Гүзәл Актүбәм", "Кәккүк", " Азнакаем", "Актүбә турында җыр", "Башканы эзләмә", "Сукаеш чишмәләре", "Нигә бер кош булмадым", "Бер елмай", "Синең өчен" (видеоязма күрсәтелә). Без видеоязма төшердек. Хәзер сезгә тәкъдим итәбез.

6 нчы укучы. Җинан Гарифуллинаның «Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы 2001нче елда дөнья күрде. Бу җыентыкка аның соңгы елларда язган шигырьләре тупланган.Шагыйрәнең иҗатында тормыш фәлсәфәсе, яшьлеккә әйләнеп кайту, туган якка мәхәббәт, сөю-сәгадәт хисләре ярылып ята.

Укучылар Җинан Гарифуллинаның туган як турындагы "Актүбәм", "Җисеменә исеме", "Гүзәл Актүбәм" шигырьләрен укыйлар.

Җитәкче. Шагыйрәнең туган як турында шигырьләре бик күп: "Туган җир", "Туган авылым истәлеге", "Актүбә чишмәләре", "Без бит Азнакайлардан", "Актүбә турында җыр", "Азнакаем", "Актүбә үсә ямьләнеп", "Татарстан кара алтын иле" һ.б.

Укытучы. Җинан Гарифуллинаның иҗатын өйрәнү буенча укучылар зур эш алып барганнар һәм безгә бик кызыклы мәгълүматлар тәкъдим иттеләр. Икенче төркем эшегездән чыгып нинди нәтиҗә ясыйсыз?

Төркем җитәкчесе. 1) Без шагыйрәнең ике җыентыгы белән таныштык. 2) Үзенең шигырьләрендә күңелендә булган моңнарын язган. 3) Аның шигырьләренә Шамил Нигъмәтуллин көй язган. 4 ) Шигырьләр, җырлар кешенең гомерлек юлдашы, димәк алар яшәсә шагыйрьләр дә кеше күңелендә гомер буе яшиләр.

8нче укучы. Эшебезнең нәтиҗәсе итеп без шагыйрә яшәгән йортка истәлек тактасы куярга кирәк дигән фикергә килдек. Аның эскизын без бергәләп эшләдек. Без бу эскиз белән Актүбә администрациясе башлыгы Роза Алмасовнага бардык. Ул безнең эшне хуплады. Безгә истәлек тактасы куюны тантаналы төстә үткәрергә сүз бирде.

Җитәкче. Без бүген сезне үзебезнең проект белән таныштырдык. Шагыйрә җырларга яраткан, шигырьләр дә язган. Аның күңел байлыгы -шигырьләрендә, күңел моңы - җырларында. Без якташ шагыйрәбезне фидакарь эшчәнлеге, тирән эчтәлекле шигырьләре өчен хөрмәт итәбез. Сүземне Җинан Гарифуллинаның шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Мәңгелеккә киткән чагында да,

Кадер -хөрмәт белән китәрмен.

Якты гүрләремне мин анда да

Шигъриятле, җырлы итәрмен.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Минемчә, проект якланды. Һәр төркем эшләрен яхшы башкарганнар. Проект авторлары шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәннәр. Һәркем үзе башкарган эш турында матур итеп чыгыш ясады. Эшебезне ахырына кадәр башкарып чыксак, бистәбездәге һәр кеше Актүбәдә шагыйрә Җинан Гарифуллина яшәгәнен белер һәм горурланыр дип уйлыйм.

IV. Ныгыту. Хәзер сезнең алда кәгазь ята, шунда һәр бала Җинан Гарифуллина турында истә калган мәгълүматларын яза . Төркемнән бер укучы фикерләрне кычкырып укый.

V. Өй эше. Җинан Гарифуллинаның балалар өчен шигырьләрен туплап килергә.

VI. Йомгаклау. Укучылар, сез бик зур эш башкардыгыз. Проектны гамәлгә ашырганда авырлыклар кичергәнсездер, шуларны әйтеп китә аласыз.(Фикерләр тыңлана).

Укучылар дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз, зур рәхмәт. Без әле сезнең белән эзләнү эшләрен дәвам итәрбез. Бик күп күренекле якташларыбызның тормыш юлын өйрәнәсе бар.





























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал