7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса татарских групп школ с русским языком обучения

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса татарских групп школ с русским языком обучения

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

« Килешенде »

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының МБ җитәкчесе

__________ / Гыйзәтуллина Л.М./


1 нче санлы беркетмә

« ____» ___________ 2015 нче ел

«Килешенде »

Директор урынбасары

___________ / Волкова О.И./


«_____» ______________2015 ел

« Расланды»

Мәктәп директоры


____________ /Костюхин В.И./


Боерык № ______

« _____ » ____________ 2015 ел











6 ик сыйныфы өчен

(татар төркемнәре)

Татар теленнан

ЭШ ПРОГРАММАСЫ



Татарстан республикасы

ДББУ «Советлар Союзы Герое

Николай Волостнов исемендәге

Васильево кадет - интернат мәктәбе»




Төзүче: Гыйзәтуллина Гөлнара Идрисовна

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Педагогик совет утырышында гамәлгә керде

1 нче беркетмә "____" __________ 2015 ел



2015-2016 нчы уку елы

Татар теленнән эш программасы

6нчы сыйныф, татар төркеме

Барлык сәгатьләр саны - 105

Атналык сәгатьләр саны - 3

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы


Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы ("Закон об образовании" Закон Российской Федерации)

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья - белем алу теле (телләре)

-10 статья -уку-укыту программалары

- 32 статья - мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010нчы ел.

4. Дәреслек: 6нчы сыйныф өчен Н.В.Максимов, З.М.Хәмидуллина "Татар теле" дәреслеге (Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010нчы ел), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.


Эш программасы структурасы


Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: Аңлатма язуы, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге


Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары


  • Татар телен өйрәнүгә карата сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, теленә хөрмәт белән карау хисе тәрбияләү;

  • Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

  • Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

  • Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне гомәлдә дөрес куллана белү;

  • Укучыларныдаими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;

  • Халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы


Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Аралашу ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм үзләштерү). Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу.

Лингвистик компетенция. Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә. Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану. Фонетика һәм орфоэпиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Лексикологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Морфологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары (рус мәктәбендәге) үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

  • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;

  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын саклау;

  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

  • сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;

  • сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

  • текстның планын төзү, тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

  1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре

  2. "Мәгариф" журналындагы контроль эшләр, тестлар һәм диктантлар

  3. Татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы. Татар мәктәпләре, гимназияләре, рус мәктәпләренең татар төркемнәре һәм рус телле укучыларына бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен методик кулланма. Казан. Школа. 2007

  4. Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Рус телле укучылар өчен. Казан. Школа. 2007


Укыту-методик комплекты

1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. Казан. «Мәгариф» 2010 );

  1. М.В.Максимов, З.М.Хәмидуллина. Татар теле. Казан. Мәгариф. 2010 ел

Өстәмә әдәбият:

1.Гыймадиева Н.С., Закирова Г.Н., Шәйхетдинова З.В. "Диктантлар һәм изложениеләр" (5-11 сыйныфлар), "Яңалиф" Нәшрияте,2006 ел.

2. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова "Татар теленнән күнегүләр йәм тестлар", "Яңалиф" нәшрияте, 2006 ел.

3. Я.Х. Абдрәхимова "Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр", "Мәгариф" нәшрияте, 2005 ел.


п\п



Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро­

ка

Характер деятельности учащихся

Требования к уровню подготовки

Вид

контроля

Домашнее

задание

Дата

план

факт


1 чирек


1.


Татар әдәби теле хакында әңгәмә.


1

Сөй­

ләм

үсте-

РҮ

Әңгәмә, укытучы сүзе, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

"Иң матур тел- туган тел.

Әнкәм сөйләп торган тел" тема-

сына сөйләшү

Хикәя "Туган телем - иркә гөлем".

Хикәя

өстендә

эш.


2


Фонетика.


1

Яңа

мате-

риал

өйрә-

нү

Укытучы сүзе, дәреслек, танып белү активлыгын үстерү

Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе.

Белемнәр-

не тикшерү

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.




3


Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.



1



Ныгы

ту


Җөмләләр язу. логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сораулары. Иянең башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Хәбәрнең фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничә? ул күпме? кебек сорауларга да җавап булуы. Иярчен кисәкләрнең аергыч, тәмамлык, хәл дигән төрләргә бүленүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү.



Күнегүләр

язу



2нче

күнегү


4

Диктант. "Әни ялга киткәч."


1

Конт­

роль

дәрес


Үз-үзеңә контроль ясау


Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.


Диктант

Кагыйдә­

ләрне ка-батларга.




5

Хаталар өстендә эш.

Тәрҗемә эше.


1



Кабат

лау

Күнегүләр эшләү

Хаталарны төзәтү. Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү.



Күнегүләр

эшләү



Бирем

дәфтәрдә




н\п

Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро-

ка

Характер деятельности учащихся

Требования к уровню подготовки

Вид

контроля

Домашнее

задание

Дата


план

факт

6

Ясалышы ягыннан сүз төрләре.


1



Ныгы

ту

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе. Сүзләрнең ясалу ысуллары: кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр.

Кечкенә

күләмле

сочинение

"Көзге

урман".



Знче

күнегү

7


Сүз төркемнәре.


1



Ныгы

ту

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү.

Бөек Ва-тан Сугы-шы ветера-ны турын-да сочине-ние язу.



5нче

күнегү



8

Сочинение элемент ларын кулланып "Җәйге ял" изложениесен язу.


1

Конт-

роль

дәрес


Сөйләм төзү.


Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.


Изложе­ние язу



Язып

бетерергә

9

Морфология турында төшенчә.


1

Яңа матер иал өйрә- нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.



Күнегүләр

эшләү


10 бит,

12нче

күнегү.

кагыйдә




п\п

Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро-

ка

Характер деятельности учащихся

Требования к уровню

подготовки



Вид

контроля

Домашнее

задание

Дата

план

факт



10


Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.



1



Ныгы

ту

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү. нәтиҗә ясау

Исем предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы.

Ялгызлык, уртаклык исемнәр.

Сүзлек

диктанты

(Ялгызлык

һәм

уртаклык

исемнәр)

11 бит, кагыйдә, 15нче күнегү




11

Мәкалә язу. "Без

табигать

сакчылары"


1

Сөй-

ләм

үсте-

рү


Мәкалә язу

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Мәкалә язу.

Кагыйдә

кабатлау




12

Исем ясагыч кушымчалар.


1



Ныгы

ту

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Исем ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Б\ сүзләрнең ясалма сүзләр дин йөртелүе.



Күнегүләр

эшләү

15 бит. 21 нче күнегү





13



Исемнәрнең

ясалышы.



1



Ныгы

ту

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең төрле булуы. Аларның ясагыч кушымча ялганып ясалуы. Кушма, парлы, тезмә, кыскартылма ясалулары.



Күнегүләр

эшләү

17 бит. 23нче

күнегү





14

Тәрҗемә итү күнегүләре.


1

Сөй-

ләм

үсте-

рү


Сүзлек белән эшләү

Тәрҗемә итү күнекмәләрен

булдыру



Күнегүләр

эшләү

21 бит. 30 нчы күнегү




15






Исемнәрнең берлек-күплек төре.


1



Ныгы

ту


Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Исемнәрнең күплек төренә -нар. -нәр кушымчалары ялгану.




Хикәя

"Авылда көз- ге эшләр"

23 бит.

35 нче

Күнегү









16

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1



Ныгы

ту

Килешләрне өйрәнү. кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз, калган килешләрнең кыек килешләр дин аталуы. Килеш кушымчалары. Баш килештәге исемнәрнең төрле җөмлә кисәге була алуы.



Белемнәрне

тикшерү

26 бит. 41 нче күнегү




17

Контроль эш «Килешләр».


1

Конт-

роль

дәрес

Үз-үзеңә контроль ясау

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү.


Контроль эш



Язып

бетерергә




18

Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.


1



Кабат

лау

Хаталарны төзәтү, күнегүләр эшләү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү



Күнегүләр

эшләү

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.



19


Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.


1



Ныгы

ту

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка кара гаплыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Гартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без). тыңлаучыга (син, сез) сөйләмдә катнашмаган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.



Белемнәрне

тикшерү

28-29нчы

битләр,

49нчы

күнегү




20

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.


1



Ныгы

ту

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.

Диктант - 7мин.

32бит.

53нче

күнегү





п\п

Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро-

ка

Характер деятельности учащихся

Требования к уровню подготовки

Вил

контроля

Домашнее

задание

Дага

план

факт


21

Тартым һәм килеш

кушымчаларын

куллануда

стилистик

төрлелек.


1

Яңа матер иал өйрә- нү

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Төшем һәм иялек килеше кушым чаларын кулланудагы үзенчәлекләр. Тартым төшенчәсен белдерүдәге төрлелек. Сан, тартым һәм килеш кушымчаларының тиңдәш кисәкләрдә кулланылу үзенчәлекләре.



Күнегүләр

эшләү

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.




22

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.


1



Ныгы

ту

Кагыйдәләр белән эш. күнегүләр эшләү

Алынма исемнәрдәге -ск кушымчасы татар телендә -ски формасын алып, сүзләргә калын кушымча ялгану, (й) авазына беткән алынмаларга тартым кушымчасы ялганганда, й хәрефенең е хәрефе белән алышынуы. Ь хәрефенә беткән исемнәргә тартым кушымчасының нечкә төре ялгануы.



Күнегүләр

эшләү

33-34

битләр.

кагыйдә-

ләр.58

күнегү.




23

Исемнәрнең

җөмләдә

кулланылышы.


1

Яңа матер иал өйрә- нү

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Баш килештәге исемнең ия. хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә алуы. Җөмләдә и. килешендәге исем исем-аергыч, з .килешендәге исем-тәмамлык. ю.к. , ч.к., у-в. килешләрендәге исемнәр-хәл булуы.



Сүзлек

диктанты

36нчы күнегү. 3 җөмлә




24

Исемнәрне

гомумиләштереп

кабатлау.


1



Кабат

лау

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Исемнәрне морфологик яктан тикшерү.


Тест "Исем"

40бит.

сорауларга

җавап

бирү




п\п

Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро-

ка

Характер деятельности учащихся

Требования к уровню подготовки

Вид

контроля

Домашнее задание

Дата

план

факт


25

Диктант "Күгәр- чен белән чып- чык'"'.


1

Конт-

роль

дәрес


Үз-үзеңә контроль ясау


Дөрес язу күнекмәләре булдыру


Диктант.

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.





26

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эш­ләү


1



Кабат

лау

Дәреслек белән эш. Күнегүләр эшләү.

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү



Күнегүләр

эшләү

Кагыйдә-

ләрне

кабатлау.



2чирек



27

Сочинение "Туган ягым".


1

Сөй-

ләм

үсте-

рү


Үз-үзеңә контроль ясау

Тартым һәм килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәрен кулланып язу.


Сочинение



Язып

бетерергә




28

Хаталар өстендә эш. Сыйфат.


1



Кабат

лау


Рәсемнәр белән эш

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Рәсемнәр белән эш

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.




29

Сыйфат турында төшенчә.


1


Яңа матер иал өйрә- нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Сыйфатны предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? Кайда- гы? сорауларына җавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сый- фатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе.



Сүзлек

диктанты


46, 48 бит. 77 күнегү,




30

Асыл һәм нисби сыйфатлар.


1



Ныгы

ту


Кагыйдәләр белән эш. күнегүләр эшләү


Асыл һәм нисби сыйфатларның төп билгеләре.


Күнегүләр

Эшләү


50 бит, 82 күнегү





31

Хикәя төзү. "Безнең мәктәп"


1

Сөй- ләм үсте- рү


Үз-үзеңә контроль ясау

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Хикәя "Без- нең

мәктәп"



Язып

бетерергә






32-

33

Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.


2



Ныгы

ту

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар, кушма, парлы һәм тезмә сыйфат- лар. Ясалма сыйфатларның күб- рәк исем һәм фигыльләргә мах- сус кушымчалары ялганып яса- луы. Сыйфат ясагыч кушымча- лар: -лы/ -ле; -сыз/ -сез; -гы/ -ге; - кы/ -ке; -чан/ -чән; -ык/ -ек/ -к; -ынкы/ -енке; -ма/ -мә; -гыч/ -геч; - лык/-лек. Гарәп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатлар.


Хәтер дик­танты.

54 бит, кагыйдә. 90нчы күнегү.




34

Тәрҗемә итү күнегүләре.


1

Сөй-

ләм

үсте-

рү


Тәрҗемә итү


Тәрҗемә итү күнегүләре үткәрү.

Тәрҗемә

итү

57 бит,

92нче

Күнегү





35-

36



Сыйфат

дәрәҗәләре.


2

Яңа матер иал өйрә- нү

Логик фикер йөртү, чагыш- гыру, анализ гомумиләш- терү, нәтиҗә ясау

Татар телендә дүрт сыйфат дәрә- җәсе булуы. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе. Чагыш- тыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар- ның бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыг- рак. я азрак булуын күрсәтүе (- рак/ -рәк кушымчалары ялганып ясала). Артыклык дәрәҗәсенең сыйфатның бер иҗегенә җайлаш- тырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә: иң, үтә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән; бер үк сыйфатны кабатлау аша яса- луы. Сыйфатның кимлек дәрәҗә- сенең -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем. - елҗем кебек кушымчалар ярдә- мендә ясалуы.



Күнегүләр

эшләү

59бит ка- гыйдә. 103 күнегү




37

Сыйфатларның җөмләдә кулланышы


1



Ныгы

ту

Логик фикер йөртү, ча-гыштыру, анализ, гому-миләштерү, нәтиҗә ясау

Җөмләдә сыйфатларның, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл булып килүе

Җөмләләр төзү. Дик- тант - 10 мин.


11Знче күнегү




38



Сыйфатларның

исемләшүе


1



Ныгы

ту

Кагыйдәләр белән эш, кү­негүләр эшләү

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүлә-ре,берлек һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сый-фатларның исемлә шүе дип аталуы.



Күнегүләр

эшләү.


118күнегү




39

1нче ярты еллык өчен контроль эш (тест)


1

Конт-

роль

дәрес


Үз-үзеңә контроль ясау

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү.

Изложение

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.




40

Хаталар өстендә эш. Тәрҗемә итү күнегүләре


1



Кабат

лау


Дәреслек белән эш.

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Күнегүләр эшләү

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.




41

Тәрҗемә итү күнегүләре


1



Кабат

лау


Дәреслек белән эш.


Тәрҗемә итү күнегүләре үткәрү

Күнегүләр

эшләү

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.




42

Диалогик сөйләм үстерү.


1

Сөй­

ләм

үсте-

рү

Диалог төзү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.


Диалог



Сөйләргә

әзерләнү




44

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.


1



Кабат

лау

Чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.

Сыйфатларга морфологик анализ ясарга өйрәнү

Морфоло­гик анализ ясау


122 күнегү




45

Диктант "Кар ява"


1



Конт.

дәрес


Үз-үзеңә контроль ясау

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Контроль

диктант

№1.

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.


23.12


46

Хаталар өстендә эш. Сочинение язуга әзерлек.


1



Ныгы

ту

Хаталарны төзәтү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү


Сочинение

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.





п\п

Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро-

ка

Характер

деятельности

учащихся

Требования к уровню подготовки

Вид

контроля

Домашнее задание

Дата

план

факт


47

Сочинение язуга әзерлек.Б.с.ү. "Туган ягым"



1

Сөй­

ләм

үсте-

рү

Әңгәмә, сөйләм төзү

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү, план төзү.


Әңгәмә

Каралама­-

га

әзерләргә


18.12


48

Сочинение "Туган ягым".



1

Сөй­

ләм

үсте-

рү


Үз-үзеңә контроль ясау

Катлаулы план нигезендә язып бирү.

Сочинение - хөкем йөртү



Язып

бетерергә



3 чирек


49

Хаталар өстендә эш. Сан турында төшенчә.


1

Яңа матер иал өйрә- нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә жавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану.



Белемнәрне

тикшерү

137нче

күнегү.

138нче

күнегү




50

Диалогик сөйләм үстерү. "Тел- милләт сакчысы"


1

Сөй-

ләм

үсте-

рү


Диалог төзү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.


Диалог



Язып

бетерү




51

Ясалышы ягыннан сан төрләре.


1



Ныгы

ту

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булу, аларның дөрес язылышлары.

Күнегүләр

эшләү

143нче

күнегү



п\п

Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро-

ка

Характер

деятельности

учащихся

Требования к уровню подготовки

Вид

контроля

Домашнее задание

Дата

план

факт


52

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы.


1



Ныгы

ту


Күчереп язу.

Гарәп һәм рим цифрларының язылышын өйрәнү.


Күчереп язу


145 күнегү




53

Сан төркемчәләре. Төп сан.


1


Яңа магер иал өйрә- нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (төп, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүе. Төп саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүләре.

Диктант 10 мин.

90 бит,

мәкальләр

ятлау




54

Тәрҗемә итү күнегүләре


]

Кабат

лау


Тәрҗемә итү

Тәрҗемә итү күнегүләре булдыру.

Күнегүләр

эшләү

155 күнегү





55

Тәртип саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.


1


Яңа матер иал өйрә- нү

Күчереп язу, саналмышын табу, үзгәртү эше

Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Төп санга -нчы, - нче, -ынчы, -енче кушымчалары кушылып ясалуы.


Зачет

160 нчы күнегү, хикәя язу




56


Бүлем саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

1

Яңа матер иал өйрә- нү

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танын белү активлыгын үстерү

Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы.

Хикәя язу

96 бит.

162 нче күнегү.



п\п

Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро-

ка

Характер

деятельности

учащихся

Требования к уровню подготовки

Вид

контроля

Домашнее задание

Дата

план

факт


57

Чама саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.


1

Яңа матер иал өйрә- нү

Чама саннарын табу, саннарны сүз белән язу, сорауларга җавап бирү

Чама санының предмет санын якынча белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, - ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә кушымчалары ялгап ясалуы.


Тест

96бит.

кагыйдә,

166

күнегү.

хикәя,

диалог

төзү



58

Җыю саннары. Аларныц мәгънәсе һәм кулланылышы.


1



Ныгы

ту

Сәнгатьле уку, җыю саннарына сорау кую, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү

Җыю санының бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерүе, ничәу? күпме? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -ау, -әү кушымчалары ялгап ясалуы.

Сорауларга җавап бирү


170 нче күнегү.




59

Изложение "Эш үт- кәч, үкенүдән фай- да юк"


1

Конт-

роль

дәрес


План төзү, фикерләрне язу

Катлаулы план төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу.


Изложение



Язып

бетерергә




60

Хаталар өстендә эш. Саннарның җөмләдә кулла-нылышы.


1



Кабат

лау


Хаталарны төзү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү



Күнегүләр

эшләү



Бирем

дәфтәрдә




61

Саннарның

җөмләдә

кулланылышы. Акт язу.


1



Ныгы

ту

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Эш кәгазьләреннән акт яза белү. Саналмышы белән килгән сан­нарның җөмләдә күбрәк аергыч булулары, төрләнмәве. Саналмышыннан башка килгән саннарның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре. Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннарның саналмышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы.


Акт язу.


101 бит. 175нче күнегү.




62

Саннарны

гомумиләштереп

кабатлау.


1



Кабат

лау

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Саннарга морфологик анализ ясый белү.


Тест "Сан"


179нчы күнегү




63

Сүзлек диктанты "Сан"


1

Конт-

роль

дәрес


Үз-үзеңә контроль ясау

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.



Сүзлек

диктанты



Кагыйдә

кабатлау




64

Хаталар өстендә эш. Рәвеш


1



Кабат

лау


Хаталарны төзү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү



Күнегүләр

эшләү



Кагыйдә

кабатлау




65

Рәвеш турында

төшенчә.

Рәвешләрнең

җөмләдә

кулланылышы.


1

Яңа

матер

иал

өйрә-

нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә итү

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? иикадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне ачыклап килүе, хәл кисәк булуы. Рәвешнең төр- ләнми торган сүз төркеме булуы.



Күнегүләр

эшләү

109бит, 183нче күнегү.




66

Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы.


1

Яңа

матер

иал

өйрә-

нү

Мәгънәле кисәкләргә бүлү, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Төзелеше ягыннан рәвешләрнең 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә рәвешләргә бүленүе. Кушма рәвешләр-нең кушылып, парлы рә-вешләрнең сызыкча аша, тезмә рәвешләрнең составындагы сүзләрнең аерым язылуы.

Рәвешләр­

нең

ясалышы

111 бит.

186 нчы

күнегү.



п\п

Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро-

ка

Характер

деятельности

учащихся

Требования к уровню подготовки

Вид

контроля

Домашнее задание

Дата

план

факт


67


Рәвеш дәрәҗәләре.


1

Яңа

матер

иал

өйрә-

нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Кайбер рәвешләрнең, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә килүләре.



Күнегүләр

эшләү

11Збит, кагыйдә, 190нчы күнегү.




68

Рәвеш

төркемчәләре. Саф рәвешләр.


1

Яна матер иал өйрә- нү

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Мәгънәләре ягыннан рәвешләр- нең 6 төркемчәгә: саф, охшату- чагышгыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләргә бүленүе. Саф рәвешләрнең эшнең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булулары.



Күнегүләр

эшләү

114 бит. кагыйдә




69



Күләм-чама

рәвешләре



1

Яна матер иал өйрә- нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Күләм-чама рәвешләренең эш яки билгенең күләм-чамасын белдерүләре, күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләре.



Белемнәрне

тикшерү



194нче

күнегү




70

Изложение

"Йолдызым".


1

Конт-

роль

дәрес


План төзү, фикерләрне язу

Катлаулы план төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу.


Изложение



Язып

бетерергә




71

Хаталар өстендә эш. Охшату-чагыш- тыру рәвешләре

1



Кабат

лау


Хаталарны төзәтү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү



Хаталарны

төзәтү

Кагыйдә- ләрне каб.




72

Охшату-

чагыштыру

рәвешләре


1

Яна матер иал өйрә- нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Охшату-чагыштыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын белдерүләре, ни төсле? соравына җавап булулары.

Сорауларга җавап бирү


199 күнегү




73

Хикәя язу. "Минем яраткан песием"


1

Сөй-

ләм

үсте-

рү


Хикәя язу

Язма сөйләм осталыгы, күнек­мәләре булдыру


Хикәя язу

196 бит, 2 бирем




74


Вакыт рәвешләре


1


Яңа матер иал өйрә- нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү урынын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләре.

Сорауларга җавап бирү


203 күнегү




75


Урын рәвешләре


1


Яңа матер иал өйрә- нү

Тәрҗемә итү, сүзтезмәләр төзү, урын рәвешләренең җөмләдәге функциясен билгеләү

Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү урынын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләре.

Сорауларга җавап бирү


207 күнегү




76



Сәбәп-максат

рәвешләре


1

Яңа

матер

иал

өйрә-

нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белде- рүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорау-ларына җавап бирүләре.



Тест

"Рәвеш"


210 күнегү




77

Рәвешләргә морфологик һәм морфологик- синтаксик анализ


1



Ныгы

ту

Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, рәвешләрнең синонимнарын, антонимнарын табу


Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү


Хикәя язу


217 күнегү





78-

79

Рәвешләрне

гомумиләштереп

кабатлау.


2



Кабат

лау

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Тест "Рәвеш"

Кагыйдә каб., 219 күнегү




80

Контроль диктант "Балык тотканда"


1


Конт-

роль

дәрес


Үз-үзеңә контроль ясау

Грамоталылык дәрәҗәсен тик­шерү


Диктант


Каг.каб.




81

Хаталар өстендә эш. Кабатлау


1

Ныгы

ту


Хат язу

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү


Хат язу


Каг.каб.




82


Алмашлык турында төшенчә.

1


Яңа матер иал өйрә- нү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсә- тә торган сүзнең төркеменең ал- машлык дип аталуы. Алмашлык ларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы.


Диктант

139бит, 239нчы күнегү,




83



Алмашлыкларның

ясалышы.


1



Ныгы

ту

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Ясалышлары буенча алмашлык- ларның тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булулары. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы.



Күнегүләр

эшләү

139 бит кагыйдә- ләр. 244 күнегү




п\п

Тема урока

Кол

во

час.

Тип

уро-

ка

Характер деятельности учащихся

Требования к уровню подготовки

Вид

контроля

Домашнее

задание

Дага


план

факт


4 чирек

84

Хикәя язу. "Безнең гаилә"


1

Сөй­

ләм

үсте-

рү


Хикәя язу

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.


Xикәя


141 күнегү

85-86


Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары.


2


Яңа матер иал өйрә- нү


Логик фикер йөртү. чагыштыру, анализ, нәтиҗә ясау, сөйләшү оештыру тәрҗемә эше


Мәгънәләре буенча алмашлык­

ларның җиде төркемгә бүленүе: машлыклары, билгеләү алмаш- лыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билге- сезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары. 1 һәм 2 зат ал- машлыклары сөйләмдә катнаш- кан затларны белдерә, берлек һәм күплек санда киләләр, килеш белән төрләнәләр. 3 зат алмашлыклары(ул, алар) сөйләмдә катнашмаган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметларны белдерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.


Сөйләшү


142бит кагыйдә­. ләр. 250нче күнегү (тәрҗемә эше), 257 күнегү

87


Тартым алмашлыклары.



Ныгы ту


Күчереп язу. фикер алышу, нәтиҗә ясау.


Предметның кайсы затка кара- вын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип аталулары. Алар кайбер алмашлыкларга -ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала.


Тест, "Алмашлык"


265 күнегү. 3 җөмлә

88



Күрсәтү

алмашлыклары.

1

Яңа

матер

иал

өйрә­

нү

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.



Күнегүләр

эшләү

154 бит. 267

күнегү.

89

Күрсәтү

алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше


1



Ныгы

ту

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Күрсәтү алмашлыкларының предметның билгесенә яки рәвешенә ишарә иткәндә килешләр белән төрләнмәве, җөмләдә аергыч яки хәл булып килүләре. Күрсәтү алмашлыклары тартым белән төрләнгәндә аларга 3 зат кушымчасы ялгану.


Тест "Алмашлык"


268 күнегү

90

Тәржемә итү

күнекмәләре

үткәрү


1

Сөй- ләм үсте- рү

Сүзлек белән эшләү, тәрҗемә итү


Тәрҗемә итү күнекмәләре үткәрү


Тәрҗемә итү


270 күнегү

91

Сорау

алмашлыклары.


1



Ныгы

ту

Әңгәмә, логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Сорау алмашлыкларының сорау формасында зат яки предметлар га, аларның билгесе яки санна- рына һәм хәлләренә күрсәтүе.


Әңгәмә


Кагыйдә. 275 күнегү

92

Билгеләү

алмашлыклары.


1



Ныгы

ту

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Билгеләү алмашлыкларының гадәттә затларны, предметларны гомумиләштереп белдерүләре. Аларның исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре. Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүе.



Тест "Алмашлык"


16З бит,

279 нчы күнегү

93

Сөйләм үстерү


1

Сөй­

ләм

үсте-

рү

Сөйләшү оештыру, сөйләм төзү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.



Сөйләм

үстерү

Бирем

дәфтәрдә


94

Билгесезлек

алмашлыклары.


1

Яңа матер иал өйрә- нү

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә сүзе яки -дыр, -дер, -тыр, -тер кисәкчәләре кушылып ясалулары.



Сүзлек

диктанты.

164бит,

кагыйдә.

287нче

күнегү,


95

Юклык

алмашлыклары.


1

Яңа матер иал өйрә- нү

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

Юклык алмашлыкларының предметны, билгене кире кагуны яки аларның булмавын белдерүләре. Аларның сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары.


Диктант - 7 мин.

168бит. кагыйдә, 291нче күнегү. 5 җ


96

Алмашлыкларның

җөмләдә

кулланылышы.


1

Ныгы

ту

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Үзләре күрсәткән сүзләр җөмлә­нең кайсы кисәкләре булса, алмашлыкларның да шул ук кисәкләр булып килүе. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү.



Расписка

язу.

175бит, 296 нчы күнегү.


97

Алмашлыкларны кабатлау

1


Кабат

лау

Анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, логик фикер йөртү, чагыштыру.

Алмашлыкларга морфологик- синтаксик анализ ясый белү. Алмашлык темасы буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.


Тест

171 бит. таблица


98

Диктант " Җәйге көндә"


1

Конт-

роль

дәрес

Үз-үзеңә контроль ясау

Текстны җәенкеләндереп, төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны файдаланып язу.


Диктант.

Язып

бетерергә


99

Хаталар өстендә эш. Кабатлау.

1

Кабат

лау

"Минем иң истәлекле көнем" хикәя язу.

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү


Хикәя язу

Бирем

дәфтәрдә

100

Кабатлау "Алмашлыклар"

1

Кабат

лау

Кагыйдәләрне кабатларга

Үтелгәннәрне кабатлау

Кагыйдәләр не кабатлау

Каг.каб.


101

Контроль диктант

"Җөмлә"

1

Конт-

роль

дәрес

Үз-үзеңә контроль ясау

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Диктант

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау


102

Хаталар өстендә эш. Йомгаклау дәрес.

1

Йомг

аклау

Хаталарны төзәтү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Хаталарны

төзәтү

305

күнегү, 308 күнегү (2), 185 бит


103

105

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау (Сан. Рәвеш. Алмашлык)

1

кабат

лау

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Кагыйдәләр

не

кабатларга

Кагыйдә­

ләрне

кабатлау.


I. Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү

Уку - график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда) һәм аны мәгънәви берәмлек­ләргә бүлүне (эчтән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйлә­нештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, ә аңлауның - сәнгатьле уку санала.

Билгеле булганча, дөрес уку - әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламый­ча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмый­ча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.

Йөгерек уку - укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһен­гә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.

Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.

Ацлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәньгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:

Сыйныфлар

Иҗекләр саны

Сүзләр саны

V

130-190

70- 80

VI

140-200

75- 80-

VII - VIII- IX

150-210 160-220

80- 95 90-110

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге кычкырып уку белән чагыш­тырганда 5-7 нче сыйныфларда 30-40 % ка, ә 8-9 нчы сыйныф­ларда 40-50 % ка югарырак була.

Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:

  1. Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмлә­ләрне сән-гатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.

  2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.

  3. Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3-5 төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.

4. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш
хатасы җибәрелсә, «2» ле куела.

Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.

II. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дә­рәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була. Моннан тыш, сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.

Сорауларга җавап язуны бәяләү:

1. Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, «5» ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).

  1. Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки ике сорауга
    җавап язганда төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.

  2. Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуаци­
    он хата булса, «3» ле куела.

  3. Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.

Язма эшләрнең күләме



Сыйныфлар

Эш төрләре

Сочинение

Диктант

Изложение

Барлыгы

V

4 (1)

6(2)

5(2)

15(5)

VI VII VIII IX

5(1) 6(1) 6(1)

7 (2)

6(2) 7 (2) 7 (2) 5(2)

5(2) 5(2) 5(2) 2(1)

16(5) 18(5) 18(5) 14(5)

X XI

6(2) 6(2)

4(2) 4(2)

2(1) 2(1)

12(5) 12(5)

Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.

Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизле­генә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүз һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.



Сыйныфлар

Сүз саны

Хәреф саны

V VI VII VIII

8-9 10-11 12-13 14-15

50-55 56-61 62-67 68-76

IX

16-17

77-87

Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

Диктант - укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар берничә төрле була: сүзлек диктанты, өйрәтү диктанты, ис­кәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.

  1. Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (бер пунктуацион хата булырга мөмкин).

  2. Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.

  3. Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.

  4. Биш орфографик, дүрт-алты пунктуацион хатасы булса,
    «2» ле куела.

Өйрәтү диктантлары 5-7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.

Сүзлек диктантының күләме һәм аны бәяләү

Сыйныфлар

V

VI

VII

VIII

IX

Сүз саны

16-20

18-25

22-30

26-34

30-38

Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры кил­мәгән сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары кертелә.

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.

Контроль диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.

Контроль диктантның күләме


Сыйныфлар

Сүз саны

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

Уку елы башында

50

55-65

65-80

85-100

105-120

120-130

130-140

Уку елы ахырында

50-60

60-70

75-90

95-110

115-125

125-135

135-145

Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәтелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2-3 оч­рак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.


Контроль диктантны бәяләү

  1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

  2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

  3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

  4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфогра­фик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Изложениенең күләме һәм аны бәяләү

Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле сыйныф таләпләренә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтә­леген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грам­матика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикше­релә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга һәм аларны тактага язып куярга кирәк.

Изложение текстының күләме



Сый­ныфлар

Уку елы башы

Уку елы

ахыры

Сүз саны

Язма күләме

Сүз саны

Язма күләме

ү

70-110

55-70

110-140

70-85

VI

140-160

85-95

160-190

95-105

VII

190-230

105-115

230-270

115-125

VIII

270-310

125-130

310-350

130-135

IX

350-370

135-140

370-390

140-145

X

390-410

145-155

410-430

155-165

XI

430-450

165-170

450-470

170-175

Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.


Изложение һәм сочинениегә ике төрле билге куела. Бер­се - эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче - грамоталылыкка.

Изложениене бәяләү

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фак­тик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

  4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса,«2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.

Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта 0,5-1 бит, 6-7 нче сыйныфларда 1-2 бит, 8 нче сыйныфта 2-2,5 бит, 9 нчы сыйныфта 2,5- 3,5 бит, 10-11 нче сыйныфларда 3,5-6 бит.

Сочинениене бәяләү

  1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә,фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса,стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографикяисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәя­-
    ләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактикхата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфо­график, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

  1. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактиктөгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамма­тик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

  2. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып,сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

5.Татар урта мәктәпләре өчен татар теле программаларында диктант, изложение һәм сочинение яздыруга куелган таләп­ләр, нигездә, рус мәктәбендә укучы татар балаларына да туры килә.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал