7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала







5 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН

2014 - 2015 нче уку елына


ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

























АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

  5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.


5 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары


  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

  7. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Бурычлар


  1. Исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлату.

  2. Сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.

  3. Җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне табарга, сүзтезмәләрне аерырга, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә өйрәтү.

  4. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

  5. Җөмләнең грамматик нигезен табарга өйрәтү.

  6. Сүзләрдән - җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру.

  7. Өйрәнелгән күләмдә сүзләргә - морфологик, җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру.

  8. Сузыкларны һәм тартыкларны дөрес әйтү, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү. Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм тиешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү.

  9. Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану күнекмәләре булдыру.

  10. Алфавиттан, төрле сүзлекләрдән дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белү күнекмәләрен камилләштерү.

  11. Сөйләмдә сүзләрне дөрес куллана белергә өйрәтү.

  12. Телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану күнекмәләрен үстерү.

  13. Төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру.

  14. Татар телендәге сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүләргә өйрәтү.

  15. Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен күзаллау һәм аларның төрләрен билгеләү осталыгы булдыру.

  16. Сүзләргә фонетик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча шартлы билгеләр белән һәм телдән сөйләп анализ ясау күнекмәләре булдыру.

  17. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү.

  18. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.


Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына):


  • татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;

  • татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;

  • сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;

  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;

  • сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;

  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;

  • авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнгән күләмдә характеристика бирү;

  • бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;

  • 35-40 сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;

  • фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;

  • укылган (тыңланган) текстка карата сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;

  • зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;

  • диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләрнә ия булу;

  • төрле төрдәге диктант, изложение, сочинение язу;

  • көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;

  • татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу;

  • тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;

  • татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;

  • татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.

  • Түбәндәге сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белү: аваз, авыз, авыл, авыру, аз-маз, алъяпкыч, ата-ана, ашханә, аңлый, әби-бабай, әверелә, әмма, әүвәл, балачак, бәет, бәла, бәрәңге, берничә, бияләй, болыт, борын, борынгы, вакыйга, вакыт, ватык, вәгъдә, гадәт, гомер, гыйнвар, дәвам, дөнья, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җәяү, җепшек, җиләк-җимеш, җилем, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, зинһар, иелә, ихтирам, йолдыз, йомры, йөрәк, кадәр, караңгы, каушый, кәккүк, кием-салым, көнбатыш, көнчыгыш, көньяк, көрәшче, кулъязма, кыйммәтле, кыңгырау, мал-туар, маңгай, махсус, мәйдан, мәкалә, мәрхәмәт, Мәскәү, могҗиза, моңлы, мөстәкыйль, муен, нәкъ, онык, охшаш, очрак, очсыз, оя, өем, өчпочмак, пәнҗешәмбе, пәрәвез, рәвеш, рәссам, савыт-саба, сәгать, сәлам, сәнгать, сөңге, сеңел, сишәмбе, сурәт, табиб, табигый, тавык, тавыш, таләп, тәкъдим, тәмам, тәмле, тәхет, тирә-як, төер, төньяк, туп-туры, тылсымлы, тынгылык, уен, уңыш, хайван, харап, хөрмәт, хыял, һава, һаман, һәм, чаңгы, чәршәмбе, чия, чүп-чар, чыдамлы, шагыйрь, шакката, шау-шу, шәкерт, шәфәкъ, шәһәр, шуа, шыңшый, шыпырт, эссе, эшчән, юан, юеш, юл, юньле, юучы, ява, якшәмбе, яланаяк, ямьле, ямь-яшел, япь-яшь.(144 сүз)

  • Бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли алу; чиста һәм матур итеп 60 билге (хәреф) яза белү.


Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)


  • сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлату; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;

  • өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясау, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирү; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи белү;

  • бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую;

  • татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау;

  • сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу һәм аларга аңлатма бирү, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү;

  • текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү;

  • эш кәгазьләре төрләреннән хат, мәкалә, белешмә яза белү.

  • Бер минутка 16-17 сүз (90-95 хәреф) язу, 70-110 сүз (160-250 иҗек, 415-650 хәреф) уку.


Программаның эчтәлеге


2010 нчы елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән программа буенча татар теленә 105 дәрес каралган, мәктәпнең базис укыту планы буенча да уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик ике дәрескә генә карый. "Җөмләнең иярчен кисәкләре" темасыннан бер сәгать "Морфология һәм орфография (кабатлау)" темасыннан соң үткәрелүче беренчел кисем диктанты өчен алынды. "ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы" темасына караган дәресләр 1 сәгатькә арттырылды. Аның өчен вакыт алдагы дәрестән алынды.

Эш программасында "Татар теле. 5-11" интерактив дәреслеге, Интернет ресурслары белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.


Эш программасын төзүдә кулланылган дәреслек:

Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина. - Казан: Мәгариф, 2006.


Төп темалар

Төп программа-

дагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Аңлатмалар

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

Сочинение

Эш кәгазьләре язу

1

Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә.

1

1






2

Морфология һәм орфография (кабатлау һәм тирәнәйтү)

4

4

1




Диктант өчен 1 дәрес "Җөмләнең иярчен кисәкләре" темасыннан алынды.

3

Сүзтезмә.

1

1






4

Җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләр.

1

1






5

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

1

1






6

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

1






7

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

2

1


1



Теманы кабатлау өчен каралган 1 дәрес "Морфология һәи орфографияне кабатлау" дәресләреннән соң үткәрелүче беренчел кисем диктанты өчен бирелде.

8

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Авазлар һәм хәрефләр. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.

1

1






9

Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Татар теленең фонетик закончалыклары.

1

1






10

Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерүче хәрефләр.

1

1






11

Сузык авазлар һәм аларның составы. Төркемләү.

1

1






12

Тар әйтелешле [о] һәм киң әйтелешле [о], тар әйтелешле [э] һәм киң әйтелешле [э], тар әйтелешле [ы] һәм киң әйтелешле [ы] авазлары.

1

1






13

Дифтонглар турында төшенчә.

1

1



1

(Мәкалә язу)



14

Сингармонизм законы, аның төрләре. Сузыкларның кыскаруы

2

2

1

(БСҮ хисабына)




5 нче сыйныфта үтелүче темаларның катлаулы һәм күләмле булуын истә тотып, диктант өчен 1 дәрес бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабыннан файдаланыла.

15

Тартык авазлар һәм аларның составы. Төркемләү.

1

1






16

[к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары.

1

1






17

[һ] һәм [х] тартыклары.

1

1






18

[н] һәм [ң] тартыклары.

1

1






19

[w] һәм [в] тартыклары.

1

1






20

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше (җайлашу, охшашлану, охшашсызлану, чиратлашу).

1

1


1




21

Тартык авазлар таблицасын төзү.

1

1






22

Иҗек. Татар телендә иҗек калыплары.

1

1




1

(Белешмә язу)


23

Сүз басымы, аның үзенчәлекләре.

1

1






24

Интонация һәм аның төп өлешләре (фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе).

1

1






25

Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары. Фонетика һәм орфоэпиядән үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Фонетик анализ.

2

2

1

(БСҮ хисабына)




5 нче сыйныфта үтелүче темаларның катлаулы һәм күләмле булуын истә тотып, диктант өчен 1 дәрес бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабыннан файдаланыла.

26

Графика һәм орфография турында гомуми төшенчә. Авазларны язуда күрсәтү. Алфавит. Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары.

1

1






27

Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы.

1

1






28

О, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы.

1

1



1

(сочинение)



29

Е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы.

1

1






30

Тартык аваз хәрефләре.

1

1






31

Ч, җ, в хәрефләренең дөрес язылышы.

1

1






32

[к] һәм [ғ] авазларының язуда белдерелүе.

2

2

1

(БСҮ хисабына)




5 нче сыйныфта үтелүче темаларның катлаулы һәм күләмле булуын истә тотып, диктант өчен 1 дәрес бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабыннан файдаланыла.

33

[җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы.

2

1





Диалекталь сүзләрне язуда укучылар кыенлык кичермәгәнгә һәм х, һ, н, ң хәрефләре кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу буенча күнегүләр байтак каралу сәбәпле, әлеге тема өчен тәгаенләнгән 1 дәрес "ъ һәм ь хәрефләре" темасына алынды.

34

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

1

2





Әлеге теманың катлаулы булуын, укучыларның бу орфограммаларда күп хата җибәрүләрен исәпкә алып, 1 сәгать алдагы дәрес хисабыннан укытыла.

35

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

1






36

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2

2

1

(БСҮ хисабына)




5 нче сыйныфта үтелүче темаларның катлаулы һәм күләмле булуын истә тотып, диктант өчен 1 дәрес бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабыннан файдаланыла.

37

Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми төшенчә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе

1

1






38

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

1






39

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

1






40

Омонимнар.

1

1






41

Синонимнар.

1

1






42

Антонимнар.

1

1




1

(Хат язу)


43

Фразеологик әйтелмәләр.

2

2


1




44

Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм башка телләрдән алынган сүзләр.

2

2






45

Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы: гомумхалык сүзләре, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре, терминнар.

2

2






46

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар.

2

2






47

Сүзлекләр һәм аларның төрләре. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре.

2

2






48

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Сүзләргә лексик анализ ясау.

2

2

1

(БСҮ хисабына)


1

1

(Язма эшләрдәге хаталар өстендә эш)

5 нче сыйныфта үтелүче темаларның катлаулы һәм күләмле булуын истә тотып, диктант өчен 1 дәрес бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабыннан файдаланыла.

49

Сүз төзелеше турында төшенчә.

1

1






50

Сүзнең мәгънәле кисәкләре.

1

1






51

Тамыр һәм кушымча.

1

1






52

Сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

3

3






53

Кушымчаларның ялгану тәртибе.

1

1






54

Тамыр һәм нигез.

1

1






55

Сүз төзелешен тикшерү тәртибе.

1

1

1

(БСҮ хисабына)




5 нче сыйныфта үтелүче темаларның катлаулы һәм күләмле булуын истә тотып, диктант өчен 1 дәрес бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабыннан файдаланыла.

56

Сүз ясалышы. Сүз ясалышы ысуллары. Сүз ясагыч кушымча ялгану (кушымчалау) ысулы.

1

1






57

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр.

1

1






58

Парлы сүзләр.

1

1






59

Тезмә сүзләр.

1

1






60

Фонетик ысул.

1

1






61

Сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү ысулы.

1

1






62

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы.

2

2






63

Сүзләрне кыскарту ысулы.

1

1






64

Сүз төзелешен һәм ясалышын гомумиләштереп кабатлау, сүз төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

2

2


1




65

Уку елы дәвамында үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

3

3

1

(БСҮ хисабына)



2

(резерв дәресләр)

5 нче сыйныфта үтелүче темаларның катлаулы һәм күләмле булуын истә тотып, диктант өчен 1 дәрес бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабыннан файдаланыла.


Барысы

86 + 19 бсү = 105

105








КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Атнага - 3 сәгать (елына - 105 сәгать).

Диктант язу - 8 сәгать (саны - 8);

Изложение язу - 4 сәгать (барысы - 4 изложение, икесе - контроль изложение);

Сочинение язу - 2 сәгать (барысы - 2 сочинение, берсе - контроль сочинение) + өй сочинениеләре.


Шартлы билгеләр: МТК - милли-төбәк компоненты, ЭД - "Татар теле. 5-11" интерактив дәреслеге ("Белем.ру" ҖЧҖ, 2009), ИР - интернет-ресурска сылтама, КТЭ - алдан үткәреләсе класстан тыш эш, * - иҗади характердагы яки катлаулы биремле өй эше.



Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге

яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

1нче чирек (9 атна - 27 сәгать)

1

Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә.

1

Катнаш дәрес.

Кереш сүз, әңгәмә. Сораулар буенча төркемнәрдә эш. "Татар галәме" исемле дисктагы видеоролик буенча әңгәмә. Терәк схема ясау. 1 нче күнегү (язу тизлеген тикшерү).

5 бит: 1-3 нче сорауларга җавап бирү.

Телнең аралашу чарасы булуын аңлата алу, тел гыйлеменең тармакларын белү.

1) 2 нче күнегү (бирем буенча);

2) 4 нче күнегү (бирем буенча);

3)* "Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә" дигән темага кечкенә күләмле сочинение яз.



Морфология һәм орфография (кабатлау һәм тирәнәйтү)

2

Морфология, орфография һәм сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Форзацтагы "Тел гыйлеме" таблицасы буенча эш.

Тактада эшләү, белгәннәрен тикшерү (әңгәмә).

Диагностик диктант №1.

5 бит: 4-5 нче сорауларга җавап бирү.

Тел гыйлеменең морфология һәм орфография бүлекләре турында һәм сүз төркемнәре буенча гомуми мәгълүматларга ия булу.

8 нче күнегү (караламада эшләргә). Гаиләгезгә татар телендә чыгучы нинди газета-журналлар алдырасыз? Иң кызыклы берәр мәкалә белән сыйныфташларыгызны таныштырырга әзерләнегез.



3

§1. Исем.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Исемнең терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү. Исемгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныштыру: берничә сүзгә телдән анализ ясау.

8 нче бит: сорауларга җавап бирү. "Исем" темасы буенча тест эшләү.

Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне, берлек һәм күплек сандагы исемнәрне тексттан таба белү. Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен, җөмләдә кулланылышын аңлау. Килеш кушымчаларын дөрес язу һәм аларны җөмләдә дөрес куллана белү.

11 нче күнегү.



4

§2. Фигыль.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Фигыльнең терәк схемасын ясау. Күнегүләр эшләү. Фигыльгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныштыру: берничә сүзгә телдән анализ ясау.

10 нчы бит:

1-4 нче сорауларга "Фигыль" темасы буенча тест эшләү.

Боерык һәм хикәя фигыльләрне таба белү. Хәзерге, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрне дөрес куллана белү, аларның зат-сан белән төрләнешен аңлау. Фигыльгә морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

1) 16 нчы күнегү.

2)* 17 нче күнегү.



5

§3. Алмашлык.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү. Алмашлыкка морфологик анализ ясау элементлары белән таныштыру: берничә сүзгә телдән анализ ясау.

12 нче бит: 1-4 нче сорауларга җавап бирү.

Зат алмашлыклары, аларның мәгънәләре, килешләр белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне белү. Алмашлыкка морфологик анализ ясау элементлары белән таныш булу.

1) 21 нче күнегү.

2)* 20 нче күнегүдәге мәкальләрнең мәгънәсе турында әти-әниләрегез белән әңгәмә корыгыз.



6

Тикшерү диктанты (№1)Морфология бүлеген кабатлауга.

1

Контроль дәрес.

Диктант язу. Грамматик бирем эшләү.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Башлангыч сыйныфларда өйрәнелгән орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.



Синтаксис һәм пунктуация (кабатлау һәм тирәнәйтү)

7

§4. Сүзтезмә.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Тексттан сүзтезмәләрне аерып чыгару күнегүләре.

Сүзтезмәләрне өлешчә анализлау күнекмәләре бирү: берничә сүзтезмәгә язмача анализ ясау.

15 нче бит: сорауларга җавап бирү.

Җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне таба, сүзтезмәләрне аера белү. Сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгели, алардагы бәйләүче чараларны күрсәтә алу.

23 нче күнегү.



8

§5-6. Җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләр.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Күнегүләр эшләү. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләләрнең грамматик нигезен табып, җөмлә төрен билгеләү. Диагностик диктант №2.

Кечкенә күләмле диктант язу. Җөмлә чикләрен, ничә грамматик нигездән торуын билгеләү.

Җөмләнең грамматик нигезен таба, тиңдәш хәбәрле гади җөмләләрне кушма җөмләдән аера белү. Бирелгән сүзләрдән - җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булу.

29 нчы күнегү (5-7 нче җөмләләр).



9

§7. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыруны дәвам итү: әйтү максаты буенча җөмлә төрен билгеләү.

19 нчы бит:

1-3 нче сорауларга җавап бирү.

Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне (хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы) аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булу.

1) 31 нче күнегү.

2)* 32 нче күнегү.



10

§8. Җөмләнең баш кисәкләре (19-23 нче битләр).

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү. Күнегүләр эшләү.

23 нче бит:

1-7 нче сорауларга җавап бирү.

Җөмләнең грамматик нигезен табып, баш кисәкләрен билгели алу.

1) 36 нчы күнегү.

2)* 38 нче күнегү.



11

§8. Җөмләнең иярчен кисәкләре (23-28 нче битләр).

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру: җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү. Күнегүләр эшләү.

27 нче бит: 1-4 нче сорауларга җавап бирү. Сайланма диктант (җөмләнең баш кисәкләрен генә сайлап язарга).

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләү күнекмәләре булу.

47 нче күнегү (бирем буенча эшләргә).



12

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Изложение (№1).

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап, эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне, җөмлә төзү күнекмәләрен тикшерү.

Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү.

Акка күчереп язарга.



ФОНЕТИКА ҺӘМ ОРФОЭПИЯ

13

§9. Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Авазлар һәм хәрефләр. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Күнегүләр эшләү.

ЭД : Фонетика, орфоэпия  Фонетика. Аның өйрәнү объекты, әһәмияте. Күнегүләр.

31 нче бит:

1-5 нче сорауларга җавап бирү

ЭД: Фонетика, орфоэпия  Фонетика. Аның өйрәнү объекты, әһәмияте. Сораулар.

Тел гыйлеменең фонетика һәм орфоэпия бүлекләре турында мәгълүматлы булу. Авазлар һәм хәрефләрне аера белү.

50 нче күнегү. Кесә көзгесе алып килергә.



14

§10. Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы. Татар теленең фонетик закончалыклары.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Эксперименталь эшләр. Нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язу.

33 нче бит:

1-9 нчы сорауларга җавап бирү.

Сөйләм барлыкка китерүче органнар турында мәгълүматлы булу, төрле авазларның ясалу урынын белү.

52 нче күнегүдә бирелгән авазларның ясалу урынын 31 нче биттәге схемадан күрсәтергә әзерләнергә.



15

§11. Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерүче хәрефләр.

1

Катнаш дәрес.

Диагностик диктант №3.

Күнегүләр эшләү.

ЭД: Фонетика, орфоэпия  Сузык һәм тартык авазлар


ЭД: Фонетика, орфоэпия  Сузык һәм тартык авазлар  Контроль тест.


Сузык һәм тартык авазлар ясалуда аермалы якларны белү.

56 нчы күнегү.



16

§12. Сузык авазлар һәм аларның составы. Төркемләү.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Сузык авазларга характеристика (терәк схема ясау). Күнегүләр эшләү.

ЭД: Фонетика, орфоэпия  Сузык авазлар, аларның төрләре, сузыкларга характеристика бирү 


Татар телендәге сузык авазларга характеристика бирә белү.

62 нче күнегү.



17

§ 13. Тар әйтелешле [о] һәм киң әйтелешле [о], тар әйтелешле [э] һәм киң әйтелешле [э], тар әйтелешле [ы] һәм киң әйтелешле [ы] авазлары.

1

Катнаш дәрес.

Күнегүләр эшләү.


Тар әйтелешле [о] һәм киң әйтелешле [о], тар әйтелешле [э] һәм киң әйтелешле [э], тар әйтелешле [ы] һәм киң әйтелешле [ы] авазларын дөрес әйтә, транскрипциядә дөрес күрсәтә белү.

1) 65 нче күнегү.

2) 66 нчы күнегү (транскрипцияләргә, сүзләрнең басымын билгеләргә).



18

§14. Дифтонглар турында төшенчә.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Фонетика, орфоэпия  Дифтонг һәм трифтонглар.

Сүзлек диктанты.

38 нче бит:

1-9 нчы сорауларга җавап бирү.

Дифтонглар кергән сүзләрне транскрипцияли, кушымчалар өстәлгәндә, дөрес яза белү.

68 нче күнегү.



19

(КТЭ - Матбугат үзәгенә экскурсия - 1 сәгать.)


Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мәкалә язу.

1

Сөйләм үстерү дәресе. (Проектлау).

Укучылар тормышы турында мәкалә язу күнегүләре.

ЭД: Фонетика, орфоэпия  Сузык аваз үзгәрешләре.

Укучыларның мәкаләләре тупланган виртуаль газета чыгару ( сервисы) яки электрон газета ясау.

Тирә-юньдә күргәннәрне, бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, язмача әзерләү күнекмәсенә ия булу.

МТК - "Авыл утлары" газетасы өчен мәкалә язарга.



20-21

§15. Сингармонизм законы, аның төрләре. Сузыкларның кыскаруы.

2

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. Сүзләргә өлешчә фонетик анализ.

42 нче бит:

1-4 нче сорауларга җавап бирү.

Татар телендәге сингармонизм күренешенең асылына төшенү: рәт гармониясе һәм ирен гармониясе турында мәгълүматлы булу. Редукция күренешенен белү. Сузыкларга хас фонетик закончалыкларны өлешчә фонетик анализда күрсәтә алу.

1) 72 нче күнегү.

1)76 нчы күнегү (транскрипцияләргә).




22

Диктант (№2).Сузыкларның кыскаруына карата.

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле тикшерү диктанты язу.


Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Өлешчә фонетик анализ күнекмәләре булу.

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.



23

§16. Тартык авазлар һәм аларның составы. Төркемләү.

1

Катнаш дәрес.

Тартык авазларга характеристика бирү. Саңгырау һәм яңгырау, сонор тартыкларны истә калдыруның җиңел очракларын аңлату. Күнегүләр эшләү.

ЭД: Фонетика, орфоэпия  Тартык авазлар, аларның төрләре, тартыкларга характеристика бирү.

ЭД: Фонетика, орфоэпия  Тартык авазлар, аларның төрләре, тартыкларга характеристика бирү  Белемне ныгыту.

Татар телендәге тартык авазларга характеристика бирә белү.

Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.



24

§ 17. [к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә. [к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү күнегүләре, транскрипцияләү.


[к], [г] һәм [қ], [ғ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү, транскрипциядә күрсәтә белү.

1) Карточкалар буенча индивидуаль эшләр.

2)* [к] һәм [қ] тартыкларына башланган сүзләрдән генә торган кечкенә күләмле текстлар язарга




25

§ 18. [һ] һәм [х] тартыклары.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Диагностик диктант №4

Транскрипцияләү. Орфоэпик күнегүләр.


[һ] һәм [х] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм дөрес язу.

Күрмә диктантка әзерләнергә.



26

§ 19. [н] һәм [ң] тартыклары.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Диагностик диктант №5. Транскрипцияләү. Орфоэпик күнегүләр.


[н] һәм [ң] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм дөрес язу.

90 нчы күнегү.



27

§ 20. [w] һәм [в] тартыклары.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Диагностик диктант №6. Транскрипцияләү. Орфоэпик күнегүләр.

49 нчы бит:

1-7 нче сорауларга җавап бирү.

[w] һәм [в] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм дөрес язу, транскрипциядә күрсәтә белү.

93 нче күнегү.



2 нче чирек (7 атна - 21 сәгать)

28

§21. Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше (җайлашу, охшашлану, охшашсызлану, чиратлашу).

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Фонетика, орфоэпия  Сөйләм һәм җөмлә  Тартык аваз үзгәрешләре.

ЭД: Фонетика, орфоэпия  Сөйләм һәм җөмлә  Тартык аваз үзгәрешләре  Контроль тест.

Тартыкларга хас фонетик закончалыкларны белү: җайлашу, охшашлану, охшашсызлану, чиратлашу күренешләре турында аңлата, транскрипциядә күрсәтә белү.

97 нче күнегү.



29

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Контроль изложение (№2).

1

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Эчтәлекне мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Карточкалар буенча индивидуаль биремле эшләр.



30

§22. Тартык авазлар таблицасын төзү.

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Тартык авазлар турында катлаулы таблица бенча эшләү, шуңа нигезләнеп, гади таблица ясау.

54 нче бит:

1-7 нче сорауларга җавап бирү.

ЭД: Фонетика, орфоэпия  Тартык авазлар, аларның төрләре, тартыкларга характеристика бирү  Контроль тест.

Тартык аваз үзенчәлекләрен таблицада күрсәтә белү.

101 нче күнегү.



31

§23. Иҗек. Татар телендә иҗек калыплары.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. Иҗек калыпларына туры килерлек мисаллар уйлап язу. Диагностик диктант №7.

57 нче бит:

1-2 нче сорауларга җавап бирү.

Ачык һәм ябык иҗекләр, татар телендә иҗек калыплары турында аңлата белү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү принципларын аңлап, дөрес итеп бүлә белү.

103 нче күнегү.



32

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Белешмә язу.


1

Сөйләм үстерү дәресе.

Белешмә турында төшенчә бирү. Аны язу үзенчәлекләре турында сөйләшү, берничә белешмәне бергәләп тикшерү.

Мөстәкыйль рәвештә белешмә кәгазе язу.

Белешмә кәгазен язу тәртибен белү.

Белешмәне акка күчереп язарга.



33

§24. Сүз басымы, аның үзенчәлекләре.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

57 нче бит:

3-4 нче сорауларга җавап бирү.

Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү.

107 нче күнегү.



34

§25. Интонация һәм аның төп өлешләре (фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе).

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Төрле жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку, сәнгать осталары укуын тыңлау, тавышны яздыру, тыңлау, дөрес укуны бергәләп бәяләү, хаталарны төзәтү.

61 нче бит:

1-6 нчы сорауларга җавап бирү.

Текстны тиешле интонация белән дөрес итеп укый белү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү: төрле жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү.

111 нче күнегү

Өстәмә материал (ИР): "Ничек әйтергә? Ничек язарга?: Татар интонациясе һәм аны язуда белдерүнең кайбер мәсьәләләре"



35-36

Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары.

Фонетика һәм орфоэпиядән үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Фонетик анализ.

2

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресләре. (2нчесе - уен-дәрес)

Күнегүләр эшләү. Фонетик анализ ясау.

БРИ тестлары эшләү (А).

Тулы фонетик анализ ясау күнекмәләренә ия булу.

Карточкалар буенча индивидуаль биремнәр.




37

Контроль диктант (№3).Фонетика һәм орфоэпия бүлеген кабатлауга.

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле диктант язу.

Фонетика һәм орфоэпия бүлеге буенча алган белемнәрне тикшерү.

Фонетика һәм орфоэпия бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белү.

Карточкалар буенча индивидуаль биремнәр эшләү (теләк буенча).



ГРАФИКА ҺӘМ ОРФОГРАФИЯ

38

§26. Графика һәм орфография турында гомуми төшенчә. Авазларны язуда күрсәтү. Алфавит. Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары.

1

Катнаш дәрес.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

65 нче бит:

1-3 нче сорауларга җавап бирү.

Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуын белү. Татарча алфавитны яттан сөйли алу. Рус алфавиты белән татар алфавиты арасындагы аерманы аңлата алу.

116 нчы күнегү Алфавитны ятларга.



39

§27. Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Алфавитны яттан белүне тикшерү: сүзлектән сүзләрне эзләп табу буенча ярыш "Кем тизрәк таба?" Күнегүләр эшләү.

Алфавитны яттан сөйләү.

Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренешен аңлата белү, тар һәм киң әйтелешле сузык авазларны транскрипциядә дөрес күрсәтә белү.

1) 118 нче күнегү.

2) 119 нчы күнегү

3)* е, ё, я, ю хәрефләре турында әкият язарга.



40

§28. О, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы.

1

Катнаш дәрес.

Сүзлек диктанты.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш.

О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә кулланылуын белү. Тар һәм киң әйтелешле [э] сузыкларын белдерә торган э һәм е хәрефләренең беренчесе, нигездә, сүз башында гына кулланылуын аңлау. Кушма һәм алынма сүзләрдә о, ө, э хәрефләре язылышына караган бу кагыйдәнең сакланмавын белү. Әлеге кагыйдәләрне язуда куллана белү.

121 нче күнегү.



41

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение (№1).

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Тасвирлау характерындагы сочинение язу.


Тирә-юньдә күргәннәрне тасвирлау характерындагы текстларны язмача әзерли белү.

Акка күчереп язарга.



42

§29. Е, ё, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

71 нче бит:

1-6 нчы сорауларга җавап бирү.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш.

Е, ё, ю, я хәрефләрен куллануның ике очрагын: сүз башында, сузыклардан соң һәм аеру билгеләре - ъ һәм ь нән соң ике аваз кушылмасын белдерүләрен; татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле [о] һәм [ө] кушылмаларының сүз башында ике хәреф белән белдерелүен аңлау. Сузыклардан соң [йо], [йө] авазлары бер хәреф - е белән белдерелүен практикада куллана алу.

125 нче күнегү (сүзләрнең транскрипциясен язарга, 3 сүзгә фонетик анализ ясарга).



43

§30. Тартык аваз хәрефләре.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. Диагностик диктант №8


Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгели алу.

129 нчы күнегү.



44

§31. Ч, җ, в хәрефләренең дөрес язылышы.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш.

Ч, ж, в хәрефләрен язуда дөрес куллана белү.

134 нче күнегү



45-46

§ 32. [к] һәм [ғ] авазларының язуда белдерелүе.

2

Катнаш дәресләр.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. Диагностик диктант №9

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш. Тестлар эшләү.

[к] һәм [ғ] авазларын белдерүче к һәм г хәрефләре кергән сүзләрне язуда дөрес куллана белү.

1) 136 нчы күнегү.


1) 138 нче күнегү.




47

Диктант (№4).Тартык аваз хәрефләренә карата.

1

Контроль дәрес.

Тикшерү диктанты язу.


"Графика һәм орфография" бүлеге буенча үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе.

Карточкалар буенча эш.



48

§ 33. [җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышы.

1

Катнаш дәрес.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Карточкалар буенча мөстәкыйль эш.

[җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазлары кергән сүзләрне дөрес яза белү.

147 нче күнегү.



3 нче чирек (10 атна - 30 сәгать)

49-50

§34. ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

2

Катнаш дәресләр.


БРИ тестлары эшләү.

Татар телендә ъ һәм ь хәрефләренең функцияләрен аңлау, аңлата белү, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу.

1) 149 нчы күнегү.


1)150 нче күнегү.




51

§35. Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Диагностик диктант №10.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

81-82 нче бит: 1-11 нче сорауларга җавап бирү.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләрен белеп язу.

153 нче күнегү (юлдан юлга күчерү кагыйдәсен истә тотып, тексттагы сүзләрне бүлеп язарга).



52-53

§36. Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресләре.

Күнегүләр эшләү.

Биремле карточкалар буенча контроль эш.

БРИ тестлары эшләү.

"Фонетика һәм орфоэпия", "Графика һәм орфография" бүлекләре буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

1) 160 нчы күнегү.


1)163 нче күнегү. Контроль диктантка әзерләнергә.




54

Контроль диктант (№5).Фонетика,орфоэпияграфика һәм орфография бүлеге буенча.

1

Контроль дәрес.

Тулы күләмле диктант язу.


Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белү.

МТК - Күз, баш, тел, аяк сүзләре кергән халык авыз иҗаты әсәрләре тупларга.



ЛЕКСИКОЛОГИЯ ҺӘМ СӨЙЛӘМ КУЛЬТУРАСЫ

55

§37. Лексикология һәм сөйләм культурасы турында гомуми төшенчә. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән таныш булмаган сүзләрнең лексик мәгънәсен ачыклау.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Лексика һәм лексикология турында гомуми төшенчә.

89 нчы бит:

1-10 нчы сорауларга җавап бирү.

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип, телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуын белү. Сүзнең лексик мәгънәсен ачыклау юлларын белү.

1) 171 нче күнегү (шигырьне ятларга).

2)* Башваткычлар төзергә.

3)* Табышмаклар иҗат итәргә яки (МТК) әти-әни, әби-бабайлардан ишеткән табышмаклар язып килергә, чыганакны күрсәтергә.



56

§38. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Лексикология һәм фразеология  Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

92 нче бит:

1-4 нче сорауларга җавап бирү. ЭД: Лексикология һәм фразеология  Бер һәм күп мәгънәле сүзләр  Сораулар.

Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүен, күп мәгънәлелекнең полисемия күренеше дип аталуын, күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булуны белү, мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

176 нчы күнегү



57

§39. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Лексикология һәм фразеология  Сүзләрнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре

97 нче бит:

1-5 нче сорауларга җавап бирү.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Сүзләрнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре  Контроль тест.

Сүзнең предметны, күренешне, аларның үзенчәлекләрен турыдан-туры атаган вакытта белдерә торган мәгънәсе сүзнең туры мәгънәсе булун; бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаган икенче предмет яки күренешнең билгеләрен күчереп куллану нәтиҗәсендә күчерелмә мәгънә барлыкка килүне белү, аңлата алу. Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү.

185 нче күнегү



58

§40. Омонимнар.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Лексикология һәм фразеология  Омонимнар.

100 нче бит:

1-5 нче сорауларга җавап бирү. БРИ тестлары эшләү.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Омонимнар  Контроль тест.

Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка булган сүзләрнең омоним (аваздаш сүзләр) дип аталуын, аларның төрләрен белү.

190 нчы күнегү



59

§41. Синонимнар.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Лексикология һәм фразеология  Синонимнар.

104 нче бит:

1-4 нче сорауларга җавап бирү.

БРИ тестлары эшләү.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Синонимнар  Контроль тест.

Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары, стилистик бизәкләре белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуын аңлау. Синонимнарның мәгънәви һәм стилистик яктан аермаларын таба белү. Төрле сүз төркеменә караган сүзләрнең үзара синонимлаша алмавын мисаллар ярдәмендә дәлилли алу.

1) 198 нче күнегү.

2)* Эзләнү эше - Аңлатмалы сүзлектән кешенең уңай һәм тискәре сыйфатларын характерлаучы сүзләр тупларга.



60

§42. Антонимнар.

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Лексикология һәм фразеология  Антонимнар.

107 нче бит:

1-4 нче сорауларга җавап бирү. БРИ тестлары эшләү.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Антонимнар  Контроль тест.

Капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуын, сөйләмдә аларның контраст картиналар бирү өчен кулланылуын белү. Грамматик яктан антонимнарның бер сүз төркеменә керүләрен аңлау.

* МТК - Антонимнар кергән табышмак, мәкаль, мәзәк, сынамыш һ.б. тупларга (3-5).



61

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Хат язу.

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Туганнарга һәм дус-ишләргә хат язу тәртибе турында сөйләшү. Билгеле шәхесләрнең хатларын укып фикер алышу.


Мөстәкыйль рәвештә хат язу.

Туганнарга һәм дус-ишләргә хат яза алу. Электрон хатлар турында белү.

* Котлау открыткасы язарга.



62-63

§43. Фразеологик әйтелмәләр.

2

1. Яңа материалны өйрәтү дәресе.

2. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. Тәрҗемә эше.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә.

112 нче бит:

1-5 нче сорауларга җавап бирү.

БРИ тестлары эшләү.

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип аталуын, фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмичә, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүен аңлау.

1) 214 нче күнегү.

2)* МТК - фразеологик әйтелмәләр кергән мәзәкләр тупларга (чыганагын күрсәтергә).

1) Карточкалар буенча эш.




64

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Изложение (№3).

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Эчтәлекне мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.

Акка күчереп язарга.



65-66

§44. Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм башка телләрдән алынган сүзләр.

2

1. Яңа материалны өйрәтү дәресе.

2. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Диагностик диктант №11.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Аңлатмалы сүзлек диктанты язу. БРИ тестлары эшләү.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы  Сораулар.

Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр турында мәгълүматлы булу. Яңа сүзләрнең телдә электән яшәп килә торган сүзләргә кушымчалар ялгау, сүзләрне кушу, я кыскарту юлы белән ясалуларын мисаллар ярдәмендә аңлата алу. Гарәп һәм фарсы теллләреннән кергән сүзләрне татар теленең үз сүзләреннән аеруның уңайлы ысулларын белү.

1) 225 нче күнегү.

2)* Сез сөйләмегездә чит телдән кергән нинди сүзләр кулланасыз? Мисаллар белән язып килегез.


1) 230 нчы күнегү.




67-68

§45. Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы: гомумхалык сүзләре, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре, терминнар.

2

Катнаш дәресләр.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Лексикология һәм фразеология  Кулланылыш мохите ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы.

Сүзлек диктанты.

БРИ тестлары эшләү.

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр һәм атамаларны аера белү. Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуын, диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуын белү. Профессиональ сүзләрнең билгеле бер профессия кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуын; атамаларның фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгьнәгә ия булган сүзләр булуын аңлау. Мисаллар ярдәмендә аңлата белү.

1) 232 нче күнегү.

2)* сезнең туганнар арасында нинди туганлык атамалары кулланыла? Әти-әниләрегездә сорашып-белешегез, язып алып килегез (кайнанай, Матур әби, Әнкәй әби, Алма апа һ.б.)

1) 236 нчы күнегү.

2) Әдәбият дәреслегеннән терминнар язып алыгыз.

2)* Әти-әниләрегезнең һөнәре белән бәйле нинди терминнар кулланганын белегез, аңлатуларын сорагыз, берничәсен язып алып, сыйныфташларыгызга аңлатырга әзерләнегез.





69-70

§46. Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр, архаизмнар һәм неологизмнар.

2

Катнаш дәресләр.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Лексикология һәм фразеология  Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы

121 нче бит:

1-8 нче сорауларга җавап бирү. Мөстәкыйль эш.

БРИ тестлары эшләү.

Телнең сүзлек составының үзгәреп торуын аңлау. Тарихи сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган предмет, күренешләрнең исемнәре булуы, ә хәзерге көндә дә булган предмет, күренешләрнең искергән атамалары архаизм булуын аңлата алу. Искергән сүзләрне тарихи сүзләр һәм архаизмнарга бүлә белү. Телдә барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар булуын белү.

1) 239 нчы күнегү.

2)* Әкиятләрдән тарихи сүзләргә мисаллар тупларга, чыганагын күрсәтергә.


1) 242 нче күнегү.

2) 243 нче күнегү.



71-72

§47. Сүзлекләр һәм аларның төрләре. Сүзлекләрдән файдалану күнегүләре.

2

1. Яңа материалны өйрәтү дәресе.

2. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Диагностик диктант №12. Карточкалардагы биремнәр буенча сүзлекләр белән эш.

Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) һәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән таныштыру.


ЭД: Лексикология һәм фразеология  Лексикография.

124-125 нче бит:

1-5 нче сорауларга җавап бирү. Мөстәкыйль эш.

Төркемнәрдә эшләү (Интернет-проектны яклау).

Сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуын, сүзлекләрнең аңлатмалы һәм телара төрләргә бүленүен аңлау. Орфографик, орфоэпик, синонимнар, фразеологик, диалектологик, әдәбият белеме, ике телле һәм күп телле тәрҗемәле сүзлекләрне аера белү. Сүзлекләр белән иркен эш итә белү. Электрон сүзлекләр турында мәгълүматка ия булу. Әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ирешүдә даими эшли белү.

1) Өегездә булган сүзлектән 3 мисал языгыз. Әлеге сүзлек турында сыйныфташларыгызга сөйләргә әзерләнегез.






73-74

§48. Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту. Сүзләргә лексик анализ ясау.


2

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресләре.

Сүзгә лексик анализ ясау. Күнегүләр эшләү.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Тулы һәм өлешчә лексик анализ.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Ө. материал.


БРИ тестлары эшләү.

ЭД: Лексикология һәм фразеология  Тест

"Лексикология һәм сөйләм культурасы" бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.

1) 257 нче күнегү.


1) 2 сүзгә лексик анализ ясарга.





75

Контроль диктант (№6).Лексикология бүлегенә карата.

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле диктант язу.


Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләре булу.



76

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Контроль сочинение (№2).

1

Контроль дәрес.

Бирелгән тема буенча мөстәкыйль рәвештә сочинение язу.

Язма эш.

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләре булу. Бирелгән темага һәм куелган максатка яраклы рәвештә хикәяләү характерындагы текстларны язмача әзерләү.

Язма эшне акка күчереп язарга.



77

Бәйләнешле сөйләм үстерү хисабына.

Язма эшләрдәге хаталар өстендә эш.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Диктантта, сочинениедә һәм грамматик биремнәрдә җибәрелгән хаталарны тишереп, анализ ясау, искә төшерү, белемнәрне ныгыту.


Грамоталы язуның тотрыклы системасын булдыру.

Интервью алырга: "Сүзләрне дөрес кулланмаудан кыен хәлгә калганыгыз юкмы?" Әти-әниләрегездән, дус-ишләрдән сораштырып, әңгәмә корыгыз.



СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ. СҮЗ ЯСАЛЫШЫ.

78

§49. Сүз төзелеше турында төшенчә. Морфемика.

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүз төзелеше турында мәгълүмат.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүз төзелеше турында мәгълүмат  Контроль тест.

Сүз төзелешенең аларның ясалышына бәйле булуы. Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе.

262 нче күнегү.



4 нче чирек (9 атна - 27 сәгать)

79

§50. Сүзнең мәгънәле кисәкләре.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзләрнең мәгънәле кисәкләргә бүленеше.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзләрнең мәгънәле кисәкләргә бүленеше  Контроль тест.

Сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү.

265 нче күнегү.



80

§51. Тамыр һәм кушымча.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Диагностик диктант №13. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Тамыр.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Кушымча.


Сүзнең төп мәгънәле кисәге тамыр булуын, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүен, сүзнең бер-бер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләренең кушымча дип аталуын белү.

269 нчы күнегү.



81-83

§52. Сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

3

1. Яңа материалны өйрәтү дәресе.

2. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

3. Контроль дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүз ясагыч кушымчалар.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

БРИ тестлары эшләү.


Контроль эш.

Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүен, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмичә, әйберләр, эш-хәл, күренешләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерүен аңлау.

272 нче күнегү 275 нче күнегү.

277 нче күнегү.





84

Кушымчаларның ялгану тәртибе (136 нчы бит).

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.


Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Кушымчаларның сүзләргә ялгану тәртибе.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Кушымчаларның сүзләргә ялгану тәртибе  Контроль тест.


Тамырга башта ясагыч, аннары мөнәсәбәт (бәйләгечләр, модальлекләр) белдерүче кушымчаларның ялгануын белү.

280 нче күнегү.



85

§53. Тамыр һәм нигез.

1

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.


Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигез.

141 нче бит:

1-7 нче сорауларга җавап бирү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигез  Контроль тест.


Сүзнең нигезе дип бәйләгеч кушымчаларсыз өлеше аталуын, тамыр белән туры килгән нигезнең - тамыр нигез, ә составында сүз ясагыч һәм модальлек белдерүче кушымчалар булганы ясалма нигез дип аталуын белү.

285 нче күнегү.



86

Сүз төзелешен тикшерү тәртибе (140 нчы бит).

1

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзләрнең төзелешен тикшерү тәртибе


Сүз төзелешенә телдән һәм язмача анализ ясау күнекмәләре булу.

286 нчы күнегү.



87

Диктант (№7).Сүз төзелешен кабатлауга.

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле диктант язу.


"Сүз төзелеше" бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерә алу.




88

§54. Сүз ясалышы. Сүз ясалышы ысуллары. Сүз ясагыч кушымча ялгану (кушымчалау) ысулы (141-143 нче битләр).

1

Катнаш дәрес.


Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүз ясалыш ысуллары турында гомуми мәгълүмат.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Кушымчалау ысулы.

152 нче бит:

1-7 нче сорауларга җавап бирү. БРИ тестлары эшләү.

Сүзләрнең ясалыш ысуллары турында гомуми мәгълүматларга ия булу. Сүз ясагыч кушымчаларның тамыр нигезгә дә, ясалма нигезгә дә ялгануын белү.

290 нчы күнегү



89

§54. Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр (143 нче бит).

1

Катнаш дәрес.


Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзләр кушылу ысулы

БРИ тестлары эшләү.

Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуын аңлау. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз булуын, дөрес язу нормаларын белү, мисаллар ярдәмендә аңлата алу.

293 нче күнегү



90

§54. Парлы сүзләр (144-145 нче битләр).

1

Катнаш дәрес.


Диагностик диктант №14. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзләр кушылу ысулы.

БРИ тестлары эшләү.

Парлы сүзләрнең бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, аваздаш ике сүзне теркәү, яисә кабатлау юлы белән ясалуын белү, парлы сүзләрнең сызыкча аша язылуын аңлау, дөрес язу күнекмәләренә ия булу.

Өй сочинениесе: 297 нче күнегү.



91

§54. Тезмә сүзләр (145-146 нчы битләр).

1

Катнаш дәрес.


Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзләр кушылу ысулы.

БРИ тестлары эшләү.

Тезмә сүзләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалуын һәм һәрбер сүзнең аерым язылуын белү, дөрес язу.

300 нче күнегүдәге сүзләрне күрмә диктант итеп язарга әзерләнергә. Бу исемлекне тагын нинди сүзләр белән тулыландыра алыр идегез? Әти-әниләрегез белән киңәшләшеп язып карагыз.



92

§54. Фонетик ысул (146-147 нче битләр).

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.


Диагностик диктант №15. Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Фонетик ысул.

БРИ тестлары эшләү.

Татар телендә кайбер сүзләрнең төрле фонетик чаралар белән ясалуын аңлау.

302 нче күнегү.



93

§54. Сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү ысулы (147-148 нче битләр).

1

Яңа материалны өйрәтү дәресе.


Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү ысулы.


БРИ тестлары эшләү.

Яңа сүзләрнең кулланылышта булган сүз мәгънәсен үзгәртеп ясалуын аңлау.

305 нче күнегү.



94-95

§54. Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы (148-150 нче битләр).

2

1. Яңа материалны өйрәтү дәресе.

2. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.


Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы (конверсия)

БРИ тестлары эшләү.

Телдәге кайбер сүзләрнең, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчеп, мәгънәләрен, төрләнешен үзгәртүен, башка җөмлә кисәге булып килүен һәм шул сәбәпле яңа сүзләр ясалуын аңлау. Өлешчә морфологик анализ ясау күнекмәләренә ия булу.

1) 311 нче күнегү.


1) 315 нче күнегү.




96

§54. Сүзләрне кыскарту ысулы (151-152 нче битләр).

1

Катнаш дәрес.

Аңлату, әңгәмә, күнегүләр эшләү. ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзләрне кыскарту ысулы.

БРИ тестлары эшләү.

Кулланылыштагы тезмә сүзләрне кыскарту ысулы белән яңа сүзләр ясалуын аңлау.

Татарча газета-журналлардан кыскартылма сүзләргә мисаллар алып килегез.



97-98

§55. Сүз төзелешен һәм ясалышын гомумиләштереп кабатлау, сүз төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

2

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресләре.

Сүз төзелешенә һәм ясалышына телдән һәм язмача анализ ясау.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүзләрнең ясалышын тикшерү тәртибе.

ЭД: Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы  Сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау өчен күнегүләр.

БРИ тестлары эшләү.

"Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы" бүлеге буенча алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.





99

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Контроль изложение (№4).

1

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, гади план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу.

Эчтәлекне мөстәкыйль язу.

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.




КАБАТЛАУ

100-102

Уку елы дәвамында үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

3

Белемнәрне гомумиләште-

рү һәм систе-малаштыру дәресе

Язма эштә җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Диагностик диктант №16. Күнегүләр эшләү.

БРИ тестлары эшләү.

Уку елы дәвамында алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерә алу.






103

Контроль диктант (№8).Ел буе үткәннәрне кабатлауга.

1

Контроль дәрес.

Грамматик биремле диктант язу.


Ел буена алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерә алу.




104-105

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Экскурсияләр өчен резерв дәресләр.

2

Сөйләм үстерү дәресләре.





Кулланылган әдәбият


  1. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

  5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.

  6. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина. - Казан: Мәгариф, 2006.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал