7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе 6 класса. БСҮ. Әни мин көчек күрдем шигырен сәнгатьле итеп сөйләү, рәсемнәр ясау.

Урок по татарской литературе 6 класса. БСҮ. Әни мин көчек күрдем шигырен сәнгатьле итеп сөйләү, рәсемнәр ясау.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала









Тема: БСҮ. "Әни мин көчек күрдем" шигырен сәнгатьле итеп сөйләү, рәсемнәр ясау.

Максат:

  1. Р. Миңнуллиның балалар өчен язылган шигырьләрен уку.

  2. Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү.

  3. Хайваннарны якларга, табигатьне сакларга шигырь аша аңлату, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Бүгенге дәресебезнең темасы Р.Миңнуллинның «Әни, мин көчек күрдем!» шигырен сәнгатьле итеп сөйләү, рәсемнәр ясау.

  1. Яңа материал бирү.

  1. Р. Миңнуллинның тормышын һәм иҗатын кабатлау.

2)Роберт Миңнуллинның тагын бер шигыре белән танышып китәрбез. «Әни, мин көчек күрдем!»

3)Шигырьне тыңлау, әңгәмә уздыру.

Балалар, Роберт Миңнуллинның "Әни, мин көчек күрдем!" шигырен диктор укыганда игътибар белән тыңлагыз. Фикерләрегез дөресме икән?

4) Шигырьне сәнгатьле итеп укыйбыз. Укыган арада уйлый торыгыз, нинди тема яктыртылган, шагырь бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән. Шигырьне укыгач сездә нинди хисләр туды?

-Көчекнең хәлен тасвирлаган сүзләргә игътибар итегез, Бер үк мәгънәне төрле сүзләр белән кабатланган урыннарны табыгыз, ни өчен кирәк булган ул.

Әнисе балага нинди җавап бирер икән?

4) Яңа сүзләр белән таныштыру.

күшеккән -бик нык туңган -озяб

талчыккан-бик нык арыган- изнурился

ачыккан- бик нык ашыйсы килгән- проголодался.



- Укучылар, бу бала ни өчен көчекне кызгана? Сәбәпләрен текстан табыйк әле.

- Сез үзегез бу малай урыныда булсагыз , нишләр идегез?

- Балалар, сез ничек уйлыйсыз: малайга әнисе рөхсәт бирер микән?

(Ул әнисен көчекнең бик кызганыч булуына ышандыра алгандыр, минемчә.

Әнисе көчекне өйгә алып кайтырга рөхсәт итәр.)

- Малайның нинди сыйфатлары безгә ошый?

(Ул кешелекле, көчекләрне ярата, ярдәмчел малай. Ул ятим көчекнең язмышы өчен көрәшә, аңа рәхимсезлек күрсәтүчеләрне шелтәләргә дә өлгерә.)

5)Иллюстрация ясау. Рәсем буенча әңгәмә үткәрү

-Бу тагын бер ташландык көчек ахры. Әллә аның хуҗасы бармы икән?

-Бәлки, ул да адашкандыр?

-Бу малай аның хуҗасы түгел микән?

- Аның турында нәрсә әйтә аласыз?

-Малай эт баласын кызганамы?

-Сезнеңчә, ни өчен бу көчек яңгыр астында утыра?

-Көчекнең хәле ничек?



  1. Йомгаклау.

Укучылар , бугенге дәрестә Р Миңнулинның бала җанлы шагыйрь икәненә ышандык. Аның уңышларын, матур -матур шигырьләрен күрдек. Әлбәттә, бу зур тырышлык, ихтыяр көче сорый. Һэм балаларны ярату кирәк. мөгаен, әлеге уңышларда әнисе догаларының да файдасы зурдыр.

Тест эшләү

  1. Р.Миңнуллинның туган елы:

  • 1932

  • 1948

  • 1954

  1. Шагыйрьнең балаларының исемнәре:

    • Ильдар, Гөлназ

    • Рөстәм, Язилә

    • Алмаз, Таңсылу

  2. Кайсы китап Р.Миңнуллиныкы:

    • «Гөлбакча»

    • «Күчтәнәч»

    • «Кирлемән»

  3. Шагыйрьнең туган көне:

    • 1 август

    • 17 сентябрь

    • 29 октябрь

  4. Р.Миңнуллинның туган ягы:

    • Башкорстан

    • Үзбәкстан

    • Татарстан.



  1. Р.Миңнуллинның туган елы:

  • 1932

  • 1948

  • 1954

  1. Шагыйрьнең балаларының исемнәре:

  • Ильдар, Гөлназ

  • Рөстәм, Язилә

  • Алмаз, Таңсылу

  1. Кайсы китап Р.Миңнуллиныкы:

    • «Гөлбакча»

    • «Күчтәнәч»

    • «Кирлемән»

  2. Шагыйрьнең туган көне:

    • 1 август

    • 17 сентябрь

    • 29 октябрь

  3. Р.Миңнуллинның туган ягы:

    • Башкорстан

    • Үзбәкстан

    • Татарстан.



Өй эше.

"Әни мин көчек күрдем" шигырен ятларга.



Билгеләр кую.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал