7


  • Учителю
  • 3 Сыйныфта 'Кушма һәм парлы сүзләр язылышы' темасына дәрес конспекты

3 Сыйныфта 'Кушма һәм парлы сүзләр язылышы' темасына дәрес конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы

Агмалова Эльвира Эльбрусовна

Предмет

Татар теле

Тема

Кушма һәм парлы сүзләрнең язылышы.

Максат

Бурычлар




-кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү;

-укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

-белем алуга омтылыш, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.



-укучыларның сөйләмен, укуын, аралашу осталыгын камилләштерү;

-укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, сөйләм культурасын үстерү;

-рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча:кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү;

Шәхескә кагылышлы: укучыларда уку процессында бер-берсен тыңлый белү күнекмәләрен һәм иптәшләренә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру;

Метапредмет нәтиҗәләр:

-танып-белү УУГ:информация туплый, ретроспектив һәм хәзерге белемнәрне чагыштыра белү;

-коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү;

-регулятив УУГ: укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү.

Дәреснең тибы

Яңа тема аңлату

Төп төшенчәләр


Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

Төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Төп :

Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек.Авторлары:Ф Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова.

Өстәмә:

Тест биремнәре, индивидуаль карточкалар

Мультимедиа

Дәрескә презентация, проектор




Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

мотивлаштыру

-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Татар теле дәресен башлап җибәрәбез.

Укучылар үзләренең уку урыннарын тикшерәләр


Белемнәрне актуальләштерү

Сез бүген дәрескә нинди кәеф белән килдегез?



-Без бүген кушма һәм парлы сүзләр турында белемнәребезне ныгытырбыз.

-Безнең халыкта "Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар" дигән мәкаль бар. Әйдәгез, искә төшереп үтик әле.

-Нинди сүзләр кушма сүзләр дип атала?



-Нинди сүзләр парлы сүзләр

дип атала?


Смайликлар ярдәмендә күрсәтү

Өй эшен буенча җавап бирәләр

Бер төшенчәне белдерү өчен ике сүздән кушылып ясалган сүзләр кушма сүзләр дип атала. Кушма сүзләр кушылып языла.



Бер төшенчәне белдерү өчен ике сүз парлашып килгән сүзләр парлы сүзләр дип атала. Парлы сүзләр сызыкча аша языла.




Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү

Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

-Мин сезгә табышмаклар әйтәм.Җавабын тапкан укучы карточкадагы сүзләрдән җавап сүзе төзи,икенче укучы ул сүзнең ничек ясалуын һәм дөрес язылышын аңлата.

"Табышмак әйтәм" уены

1.Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә (ташбака)

2.Үзе күренми, үзе сызгыра, Үзе бар нәрсәне пыр туздыра (җил-давыл)

3.Тышы кабык, эче мамык (гөлҗимеш)

4.Су өстендә сары май (төнбоек)

5.Төнлә очрага ярата,

Көндез очмый, йокыга ята (ярканат)

Презентация. Рәсемдә сүрәтләнгән предметларга парлы сүзләр уйлап әйт.

1с. Җиләк-җимеш

2с. Савыт-саба

3с. Бала-чага

4с. Хатын-кыз

5с. Ипи-тоз

6с. Малай-шалай




Парларда эшләү



Бер укучы карточкадан сүз төзи (ташбака)



Икенче укучы ясалашын һәм дөрес язылышын аңлата.

Укучыларның җаваплары



Үз белемнәрендә ориентлаша белү

Үз фикерләрен телдән әйтеп җиткерү

Яңа теманы өйрәнү

-Дәреслектәге 117 нче күнегү, 65 бит

Күнегүне башта эчтән, аннары язып эшләү

Күнегүне эшләү

Үз белемнәрендә ориентлаша белү

Ял итү

Балалар,күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар ди.

Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә.

Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый.

Сабак үсә

Беренче чәчәкләр күренә

Чәчәкләр матурланганнан матураялар

Чәчәкләр кояшка тартыла.

Чәчәчкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белмгә омтыла. Без дә дәресебезне дәвам итәбез.

Физминутканы эшлиләр


Яңа теманы ныгыту

(финкин мэпс)

-"Сүзләр чылбыры" уены телдән

Гөлүсә, Гөлнур, Гөлбикә, Гөлниса, Гөлбану һ.б.

"Кем дөрес яза" уены

Тактага сүзләр язылган. Нокталар урынына ь,ъ дөрес куеп язарга. Ике сүз белән җөмлә төзергә

Укучылар гөл сүзеннән кушма исемнәр төзеп әйтәләр.

Уз фикереңне әйтеп җиткерү, иптәшеңне тыңлый белү, хаталар булган очракта төзәтә белү

Мөстәкыйль эш


-"Оя" уены

Укучыларга көньяк, башкала, балачак, дус-иш, аллы-гөлле, исән-сау, ипи-тоз, өчпочмак, аккош, көн-төн сүзләре язылган карточкалар өләшенә.



Тест эшләү. Укучыларның белемнәрен тикшерү

Укучылар такта янына чыгып, ул сүзләрне "Кушма сзләр", "Парлы сүзләр" дигән ояларга тутыра.


Өй эше

Кушма һәм парлы сүзләр кергән 6 мәкаль язып килергә.

Рефлексия, бәяләү

Кушма сүзләр ничек ясала?

Алар ничек языла?

Нәрсә ул парлы сүз?

Парлы сүз ничек языла?

Яхшы, укучылар, бүгенгә дәресебезтәмам, сау булыгыз!

Укучыларның дәрестә катнашуларыннан чыгып,белемнәре бәяләнә.

Сорауларга җавап бирү



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал