7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарской литературе на тему' Туфан- ъзе бер чор'

Конспект урока по татарской литературе на тему' Туфан- ъзе бер чор'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Баек урта гомуми белем бирү мәктәбе


Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү дәрес.

11 нче сыйныф


Садриева Гөлнара Миңнулла кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Тема: "Туфан - үзе бер чор".

Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү дәрес.

Максат: Укучыларны Хәсән Туфанның гыйбрәтле тормыш юлы һәм шәхес культы фаҗигасе, чорга хас үзенчәлекләр белән таныштыру.

Шагыйрь иҗаты белән танышу барышында, әдәбият белеме буенча белемнәрен ныгыту.

Сөйләм телләрен һәм иҗади фикерләүләрен үстерү.

Материал. 11 нче сыйныфның татар әдәбияты дәреслеге; шагыйрьнең портреты, төрле елларда чыккан китапларыннан күргәзмә;

Җиһаз. Магнитофон һәм аудио кассета, экран.

Йөрисе бар әле җир йөзендә,

Кирз итекләр ун кат тузасы.

Матурлыгын аның күрә алган

Сизә алган төннәр узганчы

Х.Туфан.

Дәреснең планы тактага яки экранга төшә.

1. Хәсән Туфан: "Французлар, шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үсә, дип әйтә". Мин дә - авылда туган шагыйрь".

2. Агыла да болыт агыла...

3.И, якты Казан! Синең нурларың...

4. ...Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

5. Кайсыгызның кулы җылы?-

Бәйлисе бар йөрәкне...

Дәрес барышы.

I. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар! Сезгә уңышлы эш минутлары телим.

II. Актуальләштерү.

20-30 нчы елларга хас булган сәяси, иҗтимагый үзенчәлекләрне искә төшерик.

Җаваплар:

- социализм төзүгә бәйле рәвештә илне индустриялләштерү һәм күмәк хуҗалыклар оештыру;

- ике тапкыр алфавит алыштыру;

- 1920 нче елда ТАССР төзелү;

- татар теленең дәүләт теле дип игълан итү;

- 1934 нче елда СССР Язучылар берлеге оеша;

- дингә һәм дин әһелләренә каршы көрәш алып барыла башлый;

- репрессияләр башлана, илнең барлык зыялы, укымышлы, талантлы кешеләре юк ителә башлый.

Бу чор әдәби хәрәкәткә хас үзенчәлекләрне искә төшереп үтик.

Яшь авторлар килә: Ш.Усманов, К.Нәҗми, М.Максуд, А.Шамов, Г.Кутуй, М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Ш.Мансур, Ә.Фәйзи, М.Әмир, Ф.Кәрим, Х.Туфан.

- әдәбиятны хакимият идеологиясенә буйсындыру омтылышы көчәя;

- тема төрлелеге ягыннан:

  • сыйнфый көрәш;

  • инкыйлаб һәм шәхес;

  • бөек төзелешләрне мактау;

  • мәхәббәт, гаилә кору;

  • яңа хакимияткә тәнкыйть белән карау.

Традицияләргә тугры калган әдипләрдән кемнәрне әйтеп була?

Җаваплар тыңлана.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

3нче слайд.

"Яхшы ата, яхшы аналарның

Яман түгел баласы идек,

Яманлыкның күзенә баса-баса

Уңышларга барасы идек", - дип яза Хәсән Туфан.

Сез инде аңлагансыздыр, безнең бүгенге дәресебез Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗатын күзәтүгә багышлна.

Ни өчен без 20-30 нчы еллар чорына һәм әдәбиятына бәя бирүдән башладык?

Җавап. Чөнки Х.Туфан нәкъ шул чорда әдәбиятка килә.

Укытучы.

Х.Туфан сүзләрен китерә:" Французлар, шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үлә, дип әйтә. Мин дә - авылда туган шагыйрь". Шушы сүзләрне дәвам итегез.

Җавап. Хәсән Туфан 1900 нчы елның 27 нче ноябрендә (яңа стиль белән 9 нчы декабрендә) Казан губернасы Аксубай волостена кергән Иске Кармәт авылында игенче гаиләсендә 10 нчы бала булып дөньяга килә. Фәхрулла агай укый-яза белгән һәм тирә-як авылларга да дин сабаклары биргән. Бик оста кеше булган, балаларын төрле һөнәрләргә өйрәткән.

Укытучы.

Көннәр- айга,

Айлар елга күчте.

Еллар белән бергә атлап мин

Белдем:

Бояр җире- безнең җир икән ул,

Әти-әни, имеш, отпавший.

Хизбулла Гөлзизин исеме белән бу шигъри юлларда нинди бәйләнеш бар?

Җавап. 1740 нчы елларда Иске Кармәт авылында көчләп чукындыру була. 1830 нчы елларда чуалышлардан файдаланып, Кармәт кешеләре христиан диненнән баш тартканнар. Патша хөкүмәте алар белән хисаплашмаган, "отпавшийлар" дип аталган мондый катлауларга өстәмә чикләүләр кертелгән. Никахлар чиркәүдә рәсми теркәлмәгәнгә күрә, балалар атасыз туган исәпләнгән. Шуңа күрә, булачак шагыйрь әнисе ягыннан фамилия алып, Хизбулла Гөлзизин була.

Җавап. Бары тик 1906 нчы елда гына авылда мәктәп ачыла. Хизбулла башлангыч белемне әтисеннән ала. Күрше чуваш авылында русча,Чистайда, Адәмсу авылында укый.

Авыл халкының җире аз булганга күрә, күп кенә кешеләр ялланып читкә китеп эшләгәннәр. Бу хәл Хәзрәтовларга да кагыла. Агалары Уралда участок алып, бакыр рудасы чыгарырга уйлыйлар. Хизбулла да алар белән бергә Уралга чыгып китә.

Җавап. Бу аның туган авылы белән бик озакка- ярты гасырдан артык вакытка хушлашуы була. Агалары Хизбулланы Уфадагы "Галия" мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Ул татар, башкорт, төрек егетләре белән дуслаша, Ш.Бабич белән таныша. Күренекле әдип Г.Ибраһимовтан әдәбият дәресләре ала.

Җавап. 1918 нче елда, казах далаларына балалар укытырга барырга була.Дуслары белән Омский шәһәрендә очрашырга сүз куешалар, ләкин аймыл булып, очрашалмыйлар. Хизбулла документларын югалта. 1919 нчы елга кадәрТюка дигән авылда балалар укыта. Хәсән Кусинов дигән казахның паспорты белән документ эшләтеп, Төмәндәге Зөфәр абыйсы янына китә. Булачак шагыйрьгә Хәсән исеме мәңгегә берегеп кала.

Иҗат, тормыш, язмыш, Хәсән исеме янына Дуфан исемен Туфанга үзгәртә...

Укытучы.

1924 нче елда Казанга килә. Яшь булуына карамастан, дөнья гизгән Хәсән беренче көнне үк Казанны үз итә. Иҗатка иман тудыручы әнисе булса, үрнәк бирүче Тукай, остазыТакташ.

Хәзер экраннан шагыйрь иҗатының чорларга бүленешен карыйк.

"Аягүрә үлеп булыр микән ?" шигыре укыла.

Шигырьдә бирелгән сурәтлелек ачыклана.

Җаваплар. Халык авыз иҗатының афористик фикерләвенә якын тора. Хикмәтле сүзләргә бай, мәкаль-әйтемнәргә охшаш гыйбарәләр еш очрый.

Укытучы.

Шагыйрьнең иҗатында сурәтләр, символлар, метафоралар, чагыштырулар һәм символик мәгънәле образлар булу игътибарны җәлеп итә. Башлангыч чор иҗатына бу хас үзенчәлек. Мәсәлән: "Урал эскизлары", "Еллар итәгендә" шигъри әсәрләрен карап үтик.

"Ак каен " шигырендә шагыйрьнең гадилеккә, халыкчанлыкка омтылуы күренә.

Шигырьгә анализ ясала.

30 нчы еллар башына Хәсән Туфан күренекле шагыйрь булып җитешә.Үзенә генә хас шигъри теземнәре булган шагыйрьдән көнләшүчеләр күп була. 1935 нче елда шагыйрьнең язучылар союзыннан куылуына, "Ант" поэмасы сәбәп итеп куела. "Яшьлек килә яшәргә" ("Ант" циклыннан) шигыре укыла.

16 елга сузылган "сәяхәт".

1942 нче елның 2 нче мартында хәрби трибунал Туфанны "Атарга!" дип хөкем чыгара. Мәскәү 10 ел төрмә һәм 6 ел сөрген белән алыштыра.

Бу вакытта хатыны 40 көн элек, ир бала, Идегәйне таба. Бала үлә, шуның белән бергә Туфан нәселен дәвам итүче дә үлә.

Луиза Салигаскарова һәм Х.Туфанга багышланган матбугат материаллары белән таныштыру өчен укучыларга сүз бирелә.

"Әйткән идең" җыры тыңлана.

"Кайсыгызның кулы җылы?" шигыре яттан сөйләнә.

"Агыла да, болыт агыла", "Сиңа", "Чәчәк сибелә җиргә" шигырьләре анализлана.

"Кайсыгызның кулы җылы ?

Бәйлисе бар йөрәкне..."

"И Мостай" шигыре укыла. Магнитофон язмасында шагыйрьнең тавышы .

Х.Туфан Аллага ышанганмы, туган авылына мөнәсәбәте нинди булган?

Укучылар матбугаттан алынган чыганак белән таныштыралар.

Йомгаклау.

Туфан фаҗигасе кайчан башлана, 1937 нче елданмы?

Юк. Күпкә алданрак. Патша хакимиятенең ерткычлырча эзәрлекләүләре, көчләп чукындыру вакытыннан ук. Аның авылдашлары рухи һәм дини ныклык күрсәтәләр. Туфан - менә шул халык баласы.

Шагыйрьнең гыйбрәтле язмышын, гыйбрәтле иҗатын өйрәнгән саен үзеңә яңалык ачасың. Туфан иҗатын М.Җәлил иҗаты һәм батырлыгы белән чагыштырулар бар. Моның белән килешми мөмкин түгел. Гомеренең иң матур чагында, сөйгән хатыныннан, газиз балаларыннан аерган система корбаннарының берсе.

Дәресне күренекле драматург Туфан Миңнуллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Хәтта Х.Туфанны урыслар да "святой" дип йөрткәннәр. Шагыйрь йөрәгендәге чамасыз сагыш хисләре аның әүлиялыгын барыбер басып киткән бит. Шулай булмаса, йөрәкләрне актара торган, күңелләрне сызлата торган шигырьләр яза алыр идемени шагыйрь?"

Өй эше.

1. "Сөйли торган материя", "Кармәт истәлекләре" шигырьләрен укырга, анализларга.

2. Шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы тест төзү.

3.Т.Миңнуллинның "Агала да болыт агыла" исемле драмасы белән таныша башлау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал