7


  • Учителю
  • Исем (конспект урока в 6 классе)

Исем (конспект урока в 6 классе)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





4 нче класста татар теле дәресе





Тема: Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Максат: кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар турында төшенчә

бирү;балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади

активлыгын үстерү; табигатькә, кошларга, җәнлекләргә

сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес төре:иҗади-зләнүле.

Дәрес тибы: сәяхәт дәрес.

Дәресне җиһазлау, материал: Р.Х.Ягъфәрова "Татар теле"4-класс, 2 кисәк 12 бит; карточкалар, тест, Шүрәле рәсеме, компьютер, магнитофон, буяу карандашлары, таблица.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

-Укучылар, без бүген сезнең белән Кырлай урманына сәяхәткә чыгабыз. (Экранда беренче слайд)

















Исем (конспект урока в 6 классе)

( Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.)

Сәяхәткә безне кем чакырганын беләсегез киләме?(Табышмак уку)

Кара урманда яши,ди,

Бармакларын күр әле!

Габдулла Тукай чыгарган

Әкияттәге ...(Шүрәле).





  • Бик дөрес әйттегез балалар. (Шүрәле рәсемен күрсәтү.)Ул да сезнең шикелле бик күп белергә тели. Ул сезгә төрле уеннар, биремнәр әзерләп куйган. Сез аның биремнәрен үтәргә әзерме? Әзер булсагыз, әйдәгез эшкә керештек.

2. Дөрес язу кагыйдәләре. №5. Шигырьне хор белән уку, дәфтәрләргә күчереп язу. Язганда дөрес һәм матур утыру кагыйдәләрен искә төшерү.

3.Актуальләштерү өлеше

-Балалар, Шүрәле дустыбыз сезгә бер бирем әзерләгән.Мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм. Сез карточкадагы сүзләрне төрле төсләргә буярсыз.

Гади дәрәҗә - кызыл. Чагыштыру дәрәҗәсе - яшел.Артыклык дәрәҗәсәсе- зәңгәр.

Укучылар белән бергәләп эшләрне тикшерү.Буялмыйча калган сүзләр өстендә эш.

4.Яңа теманы аңлату.

1.Тактадагы таблица өстендә эшләп , дәрес темасын аңлату.

2.Дәреслектәге кагыйдәне уку.

3.Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү.20 нче күнегү өстендә эш.

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.









Исем (конспект урока в 6 классе)





















4.Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү." Кем зирәк" уены. Укытучы гади дәрәҗәдәге сыйфатны укый, укучылар кимлек дәрәҗәсенә куеп язалар.





Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күп төрле

















Исем (конспект урока в 6 классе)









5.Ял итү күнегүе. ("Шүрәле" җырын башкару һәм төрле бию хәрәкәтләре ясау.)

6.Ныгыту.

1. Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү. Карточкалар өстендә эш. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны табарга.

Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңрата













Исем (конспект урока в 6 классе)





2.Слайд буенча эш. Табышмакны уку. Җәнлекне тану һәм аның биремен үтәү.Дәреслек буенча эш.23 нче күнегү(аңлату, яздырып эшләтү, язганнан соң тикшерү.)

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

















Исем (конспект урока в 6 классе)

















7.Рефлекция. Дәрескә йомгак.

-Балалар, без бүген сезнең белән нинди сүзләр турында сөйләштек?

-Шүрәленең сезнең дәресне ничек үзләштергәнегезне беләсе килә.Ул сезгә тест әзерләгән.(Биремне аңлату)1.Ак.

2.Зәп -зәңгәр.

3.Ачырак.

4.Тип -тигез.

5.Яшькелт.

6.Матур.

7. Сап -сары.

8.Күксел.

9. Матуррак.

10.Кызгылт.

(Слайд буенча биремне тикшерү.)

Белемеңне тикшер

8.Өй эше. "Урман "темасына сыйфат дәрәҗәләрен кулланып хикәя язырга.















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал