7


  • Учителю
  • Сочинение на тему 70 лет Великой Победы 'Истәлек' ('Память')

Сочинение на тему 70 лет Великой Победы 'Истәлек' ('Память')

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе“Урта гомуми белем бирү мәктәбе” ИстәлекЭшләде:5 нче сыйныф укучысы Миргалиева Алсу Ирек кызыФәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәким
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

"Урта гомуми белем бирү мәктәбе"





Истәлек







Эшләде:5 нче сыйныф укучысы Миргалиева Алсу Ирек кызы

Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Ләйсән Әсгать кызы

Бөек Ватан сугышы башлангач, бабам 26 нчы резервта булып саналган армиягә эләгә. Бу армия Идел буе регионында 1941 нче елның 24 нче октябрендә формалашкан була. Минем бабай Ленинград шәһәрен дошманнан азат итүне беренчеләрдән булып башлаган Волхов фронтына эләгә. " 2 нче һөҗүм армиясе" - бабам булган состав. Алар Любань операциясенә әзерләнәләр. 1942 нче елның язы Ленинград, Новгород өлкәләре өчен бик авыр вакыт була. Елгалар ярларыннан чыгалар, юллар, күперләр югала. Немец гаскәрләренә дә, совет солдатларына да юллар калмый. Тирә - якта бертуктаусыз атышу, шартлау... 18 нче немец армиясенең чолганышында кала бабам. Бу куркыныч көрәшнең беренче көннәрендә авиация дә, артиллерия дә ярдәмгә килә алмый, беркем белән элемтә булмый. Шушы беренче көннәрдә генә 3000 нән артык солдат һәлак була. Шушы авырлыкларга карамастан, совет солдатлары Бор, Аферино, Костылево һәм Кызыл Бистә авылларын азат итәләр. Алга таба да җиңүләр булса да, безнекеләргә дошман чолганышыннан чыгарга әле насыйп булмаган икән. Бабайның истәлекләреннән аңлавымча, азык - төлек булмау, хәл җитмәү, үлем аларны сындырмаган. Солдатлар дошманны җиңгән һәр минутка куанып, көч алып алга барганнар, чөнки алда - Любань. Язның 15 нче марты дошманга яңа көч биргән кебек була. Алар совет сугышчыларының 12 километрга сузылган коридорына бәреп керәләр һәм 17 нче мартта бабам әсирлеккә эләгә. Аннары сугышның үзеннән дә авыррак көннәр, билгесезлек ... Исән калганыңа куансаң, туган ягыңны, гаиләңне күз алдына китерсәң дә, әсирлеккә эләккәнең өчен үз илеңдә сине төрмә көтә. Латвия җирләре бабамның күңелендә шулай уелып калган. Җиңү турында хәбәр әсирләр өчен караңгылыкта якты юл булып тоела, алар чик буена сибеләләр...

Мәскәүдә ул реабилитациягә эләгә, ләкин көн дә тикшерү, шикләнү. Үзәккә чакырулар, сорау алулар бабайның йөрәгенә пуляга караганда да авыррак кадалганнар. Бу газаплар Муса Җәлилне аклаганнан соң гына тәмамлана. Бөек Җиңү өчен үзен аямыйча сугышкан гади солдат өчен бу мыскыллаулар авыр төен булып калган.

Туган авылы Рангазарга кайтканда, аның исән - сау кайту хәбәре инде авылга таралган була. Хатыны Мөнҗия, бердәнбер исән калган кызы Рәзинә аның каршысына чабып чыгалар...

Минем бабай сыйныфыбызда оештырылган күргәзмәдән безгә карап тора. Аның портреты астына Гарипов Мәгъсүмҗан Гарип улы ( 11.09.1911 - 13.09.1984) дип язылган. Күпме еллар үтсә дә, ул безгә :

-Балакайлар, тыныч тормышның кадерен белегез! Лаеклы кешеләр булып үсегез, әти - әниләрегезгә игелекле, тәүфыйклы, бәхетле булыгыз! - дип әйтә кебек.

Бабам шәһәребезнең иң лаеклы кешеләреннән берсе. Ул безнең гаиләбезнең горурлыгы. Аның турындагы истәлекләрне без кадерләп саклыйбыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал