7


  • Учителю
  • Конспект урока для 9 класса «Ак халатлы кешеләр»

Конспект урока для 9 класса «Ак халатлы кешеләр»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:"Дәреснең "темасы “"Ак "халатлы "кешеләр” ("9 "сыйныф). "Максатлар: "сәламәтлек "һәм "табиб "һөнәре "турында "сөйләргә "өйрәтү; "бәйләнешле "сөйләм "телен "үстерү "өстендә "эшләү; "нинди "һөнәр "иясе "булуга "карамастан "кеше "җәмәгатьтә "үз "урыны
предварительный просмотр материала

Төзеде: Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Речное төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мигушина Вере Ефимовна.

Дәреслек: Р.З.Хайдарова

Сыйныф: 9

Тема: Ак халатлы кешеләр.

Максат: сәламәтлек һәм табиб һөнәре турында сөйләргә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; нинди һөнәр иясе булуга карамастан кеше җәмәгатьтә үз урынын табарга тиеш дигән фикер тәрбияләү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру

Исәнләшү

Укытучы. - Исәнмесез, хәерле көн, укучылар һәм безнең кунаклар!

  • Исәнмесез!

Укытучы. - Бүгенге көн сездә бары матур уйлар, якты хисләр генә тудырсын. Бу дәрес сезнең өчен кирәкле һәм файдалы булсын.

  1. Дәреснең төп өлеше.

Укытучы. Минем сезгә бер әсәрдән өзек карарга тәкъдим итәсем килә. Игътибар белән карагыз һәм өзек нинди әсәрдән икәнен әйтергә әзерләнегез.

Профессор аның аяк, кул буыннарын карады да:

Коля. Температура еш буламы?- дип сорады.

Юля. Әни, гел янасың, пешәсең, ди.

Асия кесәсеннән зур төргәк кәгазь чыгарды.

Коля. Мин, Асия, кәгазь дәваларга җыенмыйм, - диде профессор.- Ә менә үзегез, теләсәгез, күп нәрсә әйтә аласыз. Тереләм дигән кеше генә терелә бит. Әле борынгы заманда бер көнчыгыш врачы бер авыруга болай дигән: "Без өчәү: син, мин, чир. Әгәр синең белән икәү бер якта булсак, без чирне җиңәрбез". Аңладыңмы?

Укытучы. Сез бу әсәрне таныдыгызмы?

Укучылар. Без бу әсәрне таныдык, бу "Ак чәчәкләр" әсәре.

Укытучы. Дөрес, укучылар.

Укытучы. Бу әсәр нәрсә турында?

  • Бу әсәр табиб Әбүзар Таһиров турында. Ул иң яхшы белгеч. Аның янына авыллардан, шәһәрләрдән күп авырулар килә.

Бу өзектә табиб янына концультациягә студентка Асия килә. Аны приступлар борчый. Табиб сөйләшкәндә , Асияне тынычландырырга тели.

Укытучы. Ә бу әсәрне кем язган?

Укучылар. Бу әсәрне Габрахман Әпсаламов язган.

Укытучы. Сез аның турында нәрсә сөйли аласыз.

Марина. Г.Әпсәләмов 1911 нче елның 28нче декабредә Мордва Республикасының Иске Аллагол авылында туа. 4нче сыйныфта укыганда беренче шигырьләр яза. Булачак язучы Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри шул чагында беренче хикәяләрен, сәхнә әсәрләре яза. Ул Максим Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә. Ләкин, ул институтны тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана.

Г.Әпсаламов сугышның башынан ахырына кадәр фронтта була. Күп әсәрләре сугыш темасына языла.

Г.Әпсаламов озакка сузылган авырудан соң 1979нчы елның 7нче февраледә Казанда вафат була.

Укытучы. Рәхмәт, Марина. Сез ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге тема нинди һөнәр турында? Әйе, дөрес табиблар турында. Дәреснең темасы "Ак халатлы кешеләр". Безнең максатларыбыз: сәламәтлек һәм табиб һөнәре турында сөйләшергә өйрәнү,бәйләнешле сөйләмне үстерү. Беренче бирем булып бирелгән сүзләрне кулланып табибка характеристика бирергә. Сүзләрне укыгыз, барлык сүзләрдә сезгә танышмы?

Ягымлы, игътибарлы, ябык, тупас, оялчан, әдәпле, тәрбиясез, киң күңелле, сәләтле, эшчән.

Укытучы. Сез хәзер экранда рәсемнәр күрерсез. Текстан рәсемгә туры килгән җөмләләрне укырга кирәк була.

Укучылар.

  • Ә мороженое яратасыңмы?

  • Рәхим итегез, менә монда утырыгыз, - диде ул, ишектән юри ерак куелган урындыкка күрсәтеп, үзе кызның ничек керүен, аяк атлавын, хәрәкәтләрен, йөзен күзәтте... Һ.б.

Укытучы. Без сезнең белән парларга бүленәбез. Һәр парга мин берәр карточка бирәм. Укыгыз әле нәрсә эшләргә кирәк.

(Парларга бүленеп текст буенча эш.)

  1. Текстан профессор Әбүзар Таһиров - яхшы белгеч булуы турында җөмләләрне табып укыгыз

  2. Текстан Асиянең авыруы турында җөмләләрне табып укырга кирәк була

  3. Текстан Көнчыгыш врачының әйткән сүзләрен табып укырга тиеш буласыз.

Укытучы. Парлап эшләүне дәвам итәбез. Мин сезгә текстан җөмләләрне табып укырга кушкан идем, ә хәзер 1 җөмләне киңәйтеп язырга тиеш буласыз.

  1. Профессор Әбүзар Таһиров санала.

  2. Кешеләр килә.

  3. Легендалар йөри.

Укытучы. Укучылар, сез өзектән профессор Таһировның Асия белән булган әңгәмәсен табып укыгыз әле.

Укытучы. Әйдәгез, без үзебезне табиб һәм пациент итеп хис итик һәм үзегез төзегән диалогларны сәхнәләштерик.

Алена. Исәнмесез! Керергә ярыймы?

Табиб. Исәнмесез! Рәхим итегез! Сезне нәрсә борчый?

Алена. Минем тамагым авырта, температурам да бар.

Табиб. Салкында туңдырма ашадыңмы?

Алена. Әйе, ашадым.

Табиб. Сак булырга кирәк. Салкында туңдырма ашарга ярамый, сезгә салкын тигән. Мин хәзер сезгә рецепт язып бирәм, сез аңа карап даруларны эчәрсез.

Алена. Рәхмәт. Сау булыгыз.

Табиб. Исән бул. Сау булыгыз.

Укытучы. Рәхмәт, Коля белән Алена. Кешенең иң зур байлыгы нәрсә? Әйе, дөрес, сәламәтлек. Сәламәтне саклау турында татар халкында мәкальләр һәм әйтемнәр бик күп. Мин сезгә мәкальләр бирәм, ләкин мин аларны бутаганмын, укучылар, булышыгыз әле миңа аларны дөрес итеп төзергә.

- Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

  • Саулыкны сатып алып булмый.

  • Байлык бер айлык, саулык - гомерлек.

Укытучы. Сәламәтлекне саклар өчен ничек яшәргә кирәк?

  • Тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә,һәр иртә физзарядка ясарга, вакытында ял итәргә...

Өй эшен тикшерү:

Сочиненияләр укыла.

Укытучы. Безгә сәламәтлекне сакларга кемнәр булыша? Дөрес, безнең арабызда Әбүзар Таһиров кебек табиблар бик күп. Үткән дәрестә өй эше итеп мин сезгә үзебезнең шәфкать туташы турында инша язып килергә куштым. Кем укырга тели?

Лейсан. Дөньяда бик күп кирәкле һөнәрләр бар. Аларның берсе медецина эшчесе. Бу һөнәр, авылда бик кирәк. Беренче ярдәмне бирү һәм авыруларны күзәтү өчен шәфкать туташы кирәк, чөнки шифаханә авылдан ерак урнашкан. Мин туып үскән Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында фельшер булып Сафин Зөфәр абый эшли. Балалар бакчасында һәм мәктәптә ул безнең сәламәтлегебезне күзәтте, безгә прививкалар ясады, киңәшләр һәм дарулар белән булышты. Зөфәр абый җаваплы һәм киң күңелле кеше. Мин барлык авыл кешеләреннән аңа сәламәтлек телим.

Укытучы. Рәхмәт. Ә Аленаның үзенең табиб буласы килә. Ул шул турыда язырга теләк белдерде. Әйдәгез, аны тыңлыйк.

Алена. "Минем табиб буласым килә"

Быел мин мәктәпне тәмамлыйм. Һөнәр сайларга вакыт җитте. Минем һәрвакыт табиб буласым килде. Миңа бу һөнәр бик ошый, чөнки кешеләргә сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итәргә мөмкин.

Бала чакта курчакларга уколлар ясый идем. Мин үз хыялларыма ирешергә телим, шуңа күрә Яр Чаллы медецина училищесенә керер өчен әзерләнәм.

Укытучы. Саша безнең шәфкать туташыннан интервью алды һәм видиофильм төшерде. Әйдәгез без сезнең белән аның эшен карап алыйк.

Укытучы. Видиофильм кем турында?

Укучылар. Шәфкать туташы - Екатерина Владимировна турында.

Укытучы. Ул нинди шәфкать туташы?

Укучылар. Ул ягымлы һәм кайгыртучан һ.б.

Укытучы. Барыгызга да рәхмәт.

  1. Йомгаклау.

Дәрескә нәтиҗә.

Ук. Без сезнең белән кирәкле һөнәр турында сөйләштек, табибка нинди сыйфатлар хас булуын белдек. Безнең бүгенге тема актуаль, чөнки сез һөнәр сайлау алдында торасыз. Кем генә булсагыз да яхшы белгеч булып кешеләргә файда китерүегезне телим.

Өй эше. Бердәм дәүләт имтиханнарында 1 биреме хат язырга. Шуңа күрә өй эше әниегезгә табиб янында булуыгыз турында хат язырга кирәк була.

Билгеләр кую

Ук. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал