7


  • Учителю
  • План урока по татарской литературе на тему: 'Р, Бэшэр 'Соенеч' (10 класс) (по Сингапурской методике)

План урока по татарской литературе на тему: 'Р, Бэшэр 'Соенеч' (10 класс) (по Сингапурской методике)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аерым фәнннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе



"Р.Бәшәр. Сөенеч "

темасына 10 нчы сыйныфта( рус төркеме) татар әдәбиятыннан ачык дәрес конспекты

(Сингапур методикасы буенча)



Укытучы: ЧукуроваГ.И.





Дәреснең темасы: Рәшит Бәшәр "Сөенеч"

Дәреснең максаты:

1. Укучыларны Р. Бәшәрнең "Сөенеч" әсәре белән таныштыру;

2. Диалогик, монологик сөйләм, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү, тыңлап аңлау сәләтен үстерү;

3. Укучыларның логик, критик, креатив фикерләү сәләтен үстерү;

4. Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, магнитофон, компьютер, карточкалар, ком сәгате, постер ясау өчен ватман, фломастерлар, Р.Бәшәр портреты, фикер алышыр өчен рәсем.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

  • Исәнләшү

-Хәерле көн, укучылар, хөрмәтле кунаклар! Әдәбият дәресебезне башлыйбыз. Бүген безнең дәресебез гадәти генә түгел. Без бүген дәресебездә Сингапур укыту системасы алымнарын кулланырбыз.

  • дәресне актуальләштерү

-Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез? Сез дәрескә әзерме? Әйдәгез, күтәренке кәеф белән дәресебезне башлыйк!

II. Яңа дәрес материалы өстендә эш

  • дәреснең темасы

  • максаты

II. Яңа дәрес материалын аңлату

1. Рәсемгә карагыз, фикерләрегезне әйтегез. Сезнеңчә кызларга Илдар ошыймы? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

(Сингл раунд робин)

2. Яңа сүзләр белән танышу.( Сүзлек эше)

  • Ялынырсың - будешь умолять

  • Сөенеч - радость

  • Күңел дәфтәре = (хәтер) - память

  • Аптыратмагыз - не доставайте

  • Җилбәзәк кызлар - легкомысленные девушки

  • Юк-барга - по пустякам

  • Чирли - болеет

  • Шакката - удивляется

  • Уңган - умелый

3. "Сөенеч" шигыре белән танышу

4 . Шагыйрь Рәшит Бәшәр турында кыскача мәгълүмат.

Шагыйрь Рәшит Бәшәр 1949 нчы елда туган.

  • 1972 нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

  • 1987-1989 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укыган.

  • Бүгенге көндә "Мәйдан" журналында эшли.

  • 2000 нче елда А. Алиш исемендәге премия бирелде.

4 . Аудирование. Тыңлагыз, фикерләрегез дөресме? Малай турында тагын нәрсәләр белдегез?

  • (Финк-райт- раунд- робин структурасын кулланып фикер алышу)

4. Шигырьне сәнгатьле уку.

5. Яңа өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзү.

(тик-тэк-тоу структураларын куллану)

(релли робин структурасын куллану)

III. Дәресне ныгыту

1. Дәреслек белән эшләү

2. Сорауларга җавап бирү.

Илдарга тәкәббер, җилбәзәк, тәмәке тарткан кызлар ошамый, шуңа күрә ул алар белән дуслашмый.Әгәр бу кызлардан кем булса да ошаса, ул, эше никадәр күп булса да, очрашырга, аралашырга вакыт табар иде. Илдарга нинди кызлар ошый?

( раунд тэйбл структурасын кулланып фикер алышу)

3. Нәтиҗә ясау, кагыйдә чыгару, брошюра, постер ясау.

(рафт структурасын куллану)

IV. Дәресне йомгаклау.

(3-2-1 структурасын кулланып нәтиҗә ясау)

1. Без бүген нинди әсәр белән таныштык?

2. Ул ни өчен "Сөенеч" дип атала?

3. Димәк, кызларга нинди егетләр, егетләргә нинди кызлар ошый?

4. Өй эше. "Миңа нинди кешеләр ошый?"

5. Билге кую





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал