7


  • Учителю
  • План урока на тему 'Местоимение'

План урока на тему 'Местоимение'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле -5 класс

Укытучы. Йосыпова Р.К..

Тема: Алмашлык. Зат алмашлыклары. Сорау алмашлыклары.

Максат. Укучыларны алмашлыклар белән таныштыру.

а) Аларны башка сүз төркемнәреннән аера белүләренә ирешү;

б) балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү, табигатьне яратырга, кошлар дөньясын аңлый белергә өйрәтү;

в) әхлак тәрбиясе, һөнәр юнәлеше бирү.

Җиһазлау, урман рәсеме, тест сораулары, мәкальләр, хат, индивидуаль карточкалар, төлке рәсеме, Шүрәле рәсеме, презент.

Метод һәм алымнар.

Әңгәмә, дидактик уеннар, тест сорауларына җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

Предметара бәйләнеш.

Татар әдәбияты, рус теле, әйләнә-тирә.

Яңа педагогик технология.

Профильле укыту, тестлар, бәхәскә корылган технология.

Дәрес төре. Яңа теманы аңлату, үткән дәресләрдә өйрәнгән темаларны ныгыту. Дәрес - сәяхәт.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

II.Актуальләштерү.

Укытучы.Укучылар, без бу дәрестә әкият дөньясына сәяхәт итәрбез, төрле әкият геройлары белән очрашырбыз, алар алдында үзебезнең белемебезне, тапкырлыгыбызны, җитезлегебезне күрсәтергә омтылырбыз.Без сезнең белән бүген көзге урманга сәяхәт кылырбыз. Нәрсә ул урман?

Укучыларнын фикерләре тыңланыла.

1."Исеңә төшер" тукталышы. Слайд 1

Укучылар, урманнан сөекле, якташ шагыйребез, әкиятләр остасының бер героеннан хат килеп төште. (кем әле аның исеме?)

"Хөрмәтле укучылар! Сезгә "Шүрәле" хат яза.Безнең патшалыкта, шулай ук Кырлай урманында буласыгыз килә икән, без каршы түгел. Шулай да берничә шартны һәм биремне үтәргә кирәк булыр. Слайд 2

1.Урманда йөргәндә безнен тынычлыкны бозмаска!

2.Агачларны сындырмаска, дусларымны-кошкайларны куркытмаска! Һб.һб.

.Мин җибәргән биремнәрне үтәгәч, урманга керергә рөхсәт итәм..." Слайд 3

Шуларны үтәргә сүз бирәбезме,укучылар?



2.Укытучы тест сораулары укый..

1.Нәрсә ул алмашлык?

ә) Исем, сыйфат, сан яки рәвеш сүз төркемнәрен алыштырып килә ала торган сүзләр.

2.Алмашлыклар сөйләмдә нинди әһәмияткә ия?

а) Алмашлыклар сөйләмне җыйнак һәм матур яңгырашлы итә.



3."Үзләштер" тукталышы. Слайд 4

Укытучы. Балалар алга таба безне төлке каршы алыр. Әгәр без шушы тексттан сорау алмашлыкларын таба алсак, ул безне урманга янына иң кыска юлдан илтеп куяр.

Слайд 5

Кәрим бай Галимҗанны очратуга:

-Тукта, тукта әле. Син ник безнең бакчада йөрисең? Ни эшлисең монда?

-Сыерчык карыйм...

-Нинди сыерчык? Кайсы агачка кунган?

-Әнә шул алмагачта гына. Я, Кәрим абзый, башмакларыгыз табылмадымы? Инде ничәнче көн эзлисез?

-Аны сиңа кем әйтте?

-Бөтен шәһәр халкы сөйли бит...

(«Көтелмәгән очрашу". М.Фәйзи)



Нинди, кайсы дигән сорау алмашлыклары - зат яки предмет билгеләрен, ничә, ничәнче, ничәшәр һ.б.ш.-санын; ник, ничек, нигә, ни өчен, ни сәбәпле кебекләре эш-хәлнең билгеләрен сорау рәвешендә ачыклый.

Ул укучыларга дәреслектәге 42,45 нче күнегүне үтәргә тәкъдим итә. (Дәфтәрләрдә язма эш үтәлә. Бер укучы тактада эшли, соңыннан бергәләп дөреслеге тикшерелә.)

Укытучы. Төлкенең тагын бер биреме бар. Ул төрле биремнәр алып килгән.



4.Төркемнәрдә эш. Слайд 6

1 нче төркем.

Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, күчереп языгыз. Галимҗанның әтисе белән ...... әти бер туган. Галимҗанның әтисе ..... әтидән берничә яшькә олырак. Ике гаилә бер-берләре белән дус, тату. ...... дә Галимҗан белән дус. Галимҗан ....... яшьрәк.

2 нче төркем.

Сорау алмашлыкларын куеп язарга.

... йөрдең син?

... күрдең син?

... юл табып.

Безгә килдең син?



III. Яңа теманы ачыклау. Слайд 7

  • Укучылар я, әйтегез әле, безнең бүгенге дәресебез темасы ничек дип уйлыйсыз?

  • Алмашлык.

  • Нинди алмашлыклар турында үттек?

  • Зат һәм сорау алмашлыклары.



IV. "Ял ит" тукталышы.



V. Белемнәрне ныгыту, камилләштерү, тикшерү.

1. "Кем тизрәк?" уены.

Укытучы. Сорау алмашлыклары кергән мәкальләр әйтелә.

1. Кем эшләми, ....... (шул ашамый).

2. Кем арбасына утырсаң, ........ (шуның җырын җырларсың).

3. Кайда татулык, ........ (шунда тынычлык).

4.Кемнең сүзе хак, ....... (шуның йөзе ак).

2. Индивид. карточкалар белән эш.



VI.Рефликсия

Нәтиҗә чыгару, йомгаклау тукталышы.

Сорау алмашлыкларына нинди сүзләр карый? (Кем, нәрсә, ни, нинди, кайсы, ничәнче, ничә, ник, ни сәбәпле?)

-Татар, рус телләрендә сорау алмашлыклары кулланышында аерма бармы? (Татар телендә кем? соравы бары тик кешегә һәм аңа мөнәсәбәттәге исемнәргә генә (укытучы, эшче, табиб, игенче,бакчачы...) куела)

Укытучы. Укучылар, сорау алмашлыкларының килешләр белән төрләнүен дә хәтерләп калыгыз.

VII.Йомгаклау.

"Өй эше" тукталышы. Слайд 8

Укытучы. Укучылар, урман патшасы безгә өйгә эш тәкъдим итә: 50 күнегү.

Укучыларга билгеләр куела.

Дәрес - сәяхәт тәмамлана.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал