7

  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему '“Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау”

Урок по татарскому языку на тему '“Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау"

( 9нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Тема: "Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау"(9нчы сыйныф).

Максат:

Белем бирү максаты (укытучы өчен): кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен дөрес куеп яза белергә өйрәтү;

(укучы өчен): универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты: кушма җөмлә эчендә тиешле тыныш билгеләрен кую күнекмәсен үстерү;әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты:укучыларда янәшәдәге кешеләргә игътибарлылыкны арттыру һәм пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, электрон презентация; битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.

Дәрес тибы: кабатлау дәресе.

Метод,алымнар: биремнәр үтәү;кулланылган структуралар:"Сингл раунд робин" ,"Микс-фриз-груп", "Раунд тэйбл", ."Тэйк оф-тач даун" ,"Финк-райт-раунд робин".

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану) - (2 мин.)

1.Исәнләшү.

- Якты чырай , якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез , хәерле көн,

Телим мин барыгызга.

-Хәзер бер-берегез белән исәнләшеп алыгыз.

2.Укучылар бер-берләре белән исәнләшәләр("җилкәдәш иптәшләр" җилкәләрен тидереп алалар,"каршы як иптәшләр" кулларын тидереп алалар)

3. Уңай психологик халәт булдыру.

-Кәефләрегегез ничек?

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

II. Өй эшен тикшерү. - (3 мин.)

-Сезгә өй эше итеп,әдәби әсәрдән 5 җөмлә язып килергә һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышын кабатларга бирелгән иде.Хәзер һәрберебез иң уңышлы дип саналган мисалын укып китә.№1 астындагы укучы башлый,сәгать уңаена дәвам итәбез.("СИНГЛ РАУНД РОБИН" структурасы-укучылар җавапларын түгәрәк буенча берешәр тапкыр гына әйтеп чыгалар)

-№4 астындагы укучы җавап бирә:барлык мисаллар да дөрес булдымы?Әдәби әсәрдән мисал эзләгәндә кайсы очракта кыенлык туды?(шул рәвешле нәтиҗә ясала)

-Яхшы,молодцы!!!

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.- ( 35 мин.)

-Хәзер сезнең белән тест эшләп алабыз.

1.Тест эшләтү (аерым кәгазьләрдә)

- мин. вакыт бирелә(таймер куела)

ТЕСТ

1.Нинди төзелмә "кушма җөмлә" дип атала:

а) ике яки берничә гади җөмләдән торган кушма җөмлә;

ә) җөмләләре аналитик юл белән бәйләнгән кушма җөмлә;

б) җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә.

2.Кайсы билгеләмә тезмә кушма җөмләләргә туры килә?

а) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора ;

ә) гади җөмләләре үзара кушымчалар ярдәмендә бәйләнә ;

б) гади җөмләләре үзара янәшә тору юлы белән бәйләнә ;

в) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора.

3.Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә ничек атала?

а)тезмә кушма җөмлә;

ә )иярченле кушма җөмлә;

б)теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

4.Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре...

а) үзара интонатция ярдәмендә бәйләнә ;

ә) тезүче теркәгеч ярдәмендә бәйләнә ;

б) теркәгеч сүзләр ярдәмендә бәйләнә ;

в) ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

5. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре арасында нинди тыныш билгеләре куела ?

а) нокталы өтер ;

ә) өтер ;

б) сызык ;

в) ике нокта.

6. Бай дигән даны бар , тик чыкмаган җаны бар дигән җөмләнең төрен билгеләргә.

а) гади җөмлә;

ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә ;

б) иярченле кушма җөмлә ;

в) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә ?

а) кушымчалар ;

ә) мөнәсәбәтле сүзләр ;

б) санау һәм каршы кую интонациясе ;

в) янәшә тору юлы белән.

8. Ашарга чакырдылар кермәдем җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела ?

а) өтер ;

ә) сызык ;

б) нокталы өтер ;

в) ике нокта.

9.Иярченле кушма җөмләләр төзелеше ягыннан түбәндәге төрләргә бүленәләр:

а)аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр;

ә)иярчен ия,хәбәр,аергыч,тәмамлык,хәл җөмләләр;

б)бары тик синтетик кына була.

10. Иярченле кушма җөмләләр мәгънәләре буенча түбәндәге төрләргә бүленәләр:

а)иярчен ия һәм иярчен хәбәр;
ә)аналитик һәм синтетик;
б)иярчен ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл,аныклагыч.

11.Синтетик бәйләүче чараларга керми:

а)килеш кушымчалары,фигыль формалары;
ә) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
б) мөнәсәбәтле сүзләр; в)янәшә тору.

12.Кайсы очрак синтетик кушма җөмләгә мисал була:

а) Хезмәте барның хөрмәте бар.

ә) Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.

б)дөрес җавап юк.

13.Аналитик иярчен җөмлә баш җөмләгә...

а) кушымчалар,бәйлек һәм бәйлек сүзләр;

ә) янәшә тору;

б) мөнәсәбәтле сүзләр,көттерү паузасы, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

14.Кайсы җөмләдә иярчен ия җөмлә бар:

а) Кем эшләми,шул ашамый.

ә) Син ялкауга эш өйрәтсәң,ул сиңа акыл өйрәтер.

15.Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе куярсың:

Мин шуны яхшы беләм хезмәт - бөтен шатлыкның, дөньяда бөтен яхшы нәрсәнең чыганагы ул ( М.Горький).

а) өтер; ә) ике нокта ; б) сызык.

-Тест эшләре җыеп алына.№1 астындагы укучы җыеп бирә.Икенче дәрескә хаталар белән эш башкарылачак.

Бүгенге дәрестә исә "МИКС-ФРИЗ-ГРУП" структурасы ярдәмендә нәтиҗә ясала.Укучылар урыннарыннан торалар,урындыкларын рәтлиләр,музыка астында йөриләр("Әпипә" куела).Музыка туктагач,урыннарында басып калалар.Сораулар бирелә.Шул сорауларга туры килә торган җавап саны кебек берләшәләр,парлашалар.

Сораулар:

1)Кушма җөмлә ничә гади җөмләдән тора?(2 җөмләдән)

2)Кушма җөмләдәге гади җөмләләр үзара ничә төрле юл белән бәйләнеп киләләр?(2 төрле)

3)Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен куюның ничә нигезе бар?(2 нигезе)

4)Тезмә кушма җөмләләрдә ничә төрле тыныш билгесе куелырга мөмкин?(3-өтер,сызык,нокталы өтер)

5)Иярченле кушма җөмлә төзелеше ягыннан ничә төрле була?(2 төрле)

6)Синтетик бәйләүче чаралар ничә?(3)

7)Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә ничә төрле тыныш билгесе куела?(2-өтер,сызык)

8)Аналитик бәйләүче чараларның саны?(3)

9)Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә баш җөмлә алдан килгән очракта ничә төрле тыныш билгесе куела?(2-ике нокта,өтер).

-Яхшы.Урыннарыгызга утырасыз.Хәзер эш дәфтәрләрен ачабыз,бүгенге числоны,теманы,сыйныф эшен язабыз.Карточка белән эш дип куябыз.Бу җөмләләр слайдта да бирелә.

2.Карточка белән эш(дәфтәрләрдә)

Бирем:тиешле тыныш билгеләрен куеп язарга.№2 астындагы укучы карточкаларны тарата.

  1. Язмыш сынаулары бу матур гаиләне дә читләтеп үтми ... аларның бәхетле еллары озакка сузылмый. (Өтер куела-теркәгечсез т.к.җ.)

  2. Сараның җырлавын дуслары бик яраталар ... ә Газиз аның тавышыннан тәмам сихерләнә. (Өтер куела -теркәгечле т.к.җ.)

  3. Яшьлегең тырыш булса ... картлыгың тыныч була. (Өтер куела,синт. иярч. җ.)

  4. Кемнең телендә ни булса ... күңелендә шул була. (Өтер куела,аналит. иярч.җ. (парлы мөн. сүз)

  5. Мин беләм ... сез үзегезне генә кайгырта торган кеше түгел. (Ике нокта куела,аналит. иярч.җ. (көт.п.)

  6. Мин шуны сизәм ... Нурсөя мине сүзсез дә аңлый .(Ике нокта куела,аналит. иярч.җ. (ялг.м.с.)

  7. Җир ап-ак булган ... әйтерсең аңа ак юрган ябылган. (Өтер куела,аналит. иярч.җ. (терк.)

3.Схемага туры килгән җөмләләрне табарга. Схема янына туры килгән җөмләнең номерын язарга. "РАУНД ТЭЙБЛ" структурасы-укучылар бу эшне бер кәгазьдә генә чиратлашып эшлиләр.

  1. (... - са), [ ].- №3.

  2. [ ],[ ].-№1.

  3. (..ни), [ шул ]. -№4.

  4. [ шуны]: ( ).-№6

  5. [ ], ( әйтерсең...) .-№7

  6. [ ]: ( ).-№5

  7. [ ],ә[ ].-№2

-№5 астындагы укучы җаваплар белән таныштырып чыга.Кемнәр барысы да дөрес дип уйлый,шулар утыралар.Кемнәр хата бар дип саный,шулар басалар.("ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН" структурасы)

4.Бирелгән схемаларга нинди тыныш билгесе куярсың?

"ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН" структурасы-укучылар 1 мин.эчендә уйлыйлар,җавапларны теркиләр,аннан соң һәрберсе 30 сек.эчендә үзенең фикерен әйтә.

1)[ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] ? (......).

2)[ ] ? [ ].

3)[….] ? (ияртүче теркәгеч).

4)(......) ? [ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] .

5)(...-са да) ? [ ].

-№3 астындагы укучы нәтиҗә ясый.

IV. Йомгаклау (3 мин.)

-Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?Смайликлар алып,тыныш билгеләрен ясап,дәрескә мөнәсәбәтегезне белдерегез.

V. Өйгә эш (2мин.)

Әле генә эшләгән биремдәге схемаларга туры килерлек итеп,җөмләләр төзеп язарга.(Билгеләр куела)

ТЕСТ

1.Нинди төзелмә "кушма җөмлә" дип атала:

а) ике яки берничә гади җөмләдән торган кушма җөмлә;

ә) җөмләләре аналитик юл белән бәйләнгән кушма җөмлә;

б) җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә.

2.Кайсы билгеләмә тезмә кушма җөмләләргә туры килә?

а) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора ;

ә) гади җөмләләре үзара кушымчалар ярдәмендә бәйләнә ;

б) гади җөмләләре үзара янәшә тору юлы белән бәйләнә ;

в) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора.

3.Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә ничек атала?

а)тезмә кушма җөмлә;

ә )иярченле кушма җөмлә;

б)теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

4.Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре...

а) үзара интонатция ярдәмендә бәйләнә ;

ә) тезүче теркәгеч ярдәмендә бәйләнә ;

б) теркәгеч сүзләр ярдәмендә бәйләнә ;

в) ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

5. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре арасында нинди тыныш билгеләре куела ?

а) нокталы өтер ;

ә) өтер ;

б) сызык ;

в) ике нокта.

6. Бай дигән даны бар , тик чыкмаган җаны бар дигән җөмләнең төрен билгеләргә.

а) гади җөмлә;

ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә ;

б) иярченле кушма җөмлә ;

в) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә ?

а) кушымчалар ;

ә) мөнәсәбәтле сүзләр ;

б) санау һәм каршы кую интонациясе ;

в) янәшә тору юлы белән.

8. Ашарга чакырдылар кермәдем җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела ?

а) өтер ;

ә) сызык ;

б) нокталы өтер ;

в) ике нокта.

9.Иярченле кушма җөмләләр төзелеше ягыннан түбәндәге төрләргә бүленәләр:

а)аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр;

ә)иярчен ия,хәбәр,аергыч,тәмамлык,хәл җөмләләр;

б)бары тик синтетик кына була.

10. Иярченле кушма җөмләләр мәгънәләре буенча түбәндәге төрләргә бүленәләр:

а)иярчен ия һәм иярчен хәбәр;
ә)аналитик һәм синтетик;
б)иярчен ия,хәбәр,тәмамлык,аергыч,хәл,аныклагыч.

11.Синтетик бәйләүче чараларга керми:

а)килеш кушымчалары,фигыль формалары;
ә) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
б) мөнәсәбәтле сүзләр; в)янәшә тору.

12.Кайсы очрак синтетик кушма җөмләгә мисал була:

а) Хезмәте барның хөрмәте бар.

ә) Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.

б)дөрес җавап юк.

13.Аналитик иярчен җөмлә баш җөмләгә...

а) кушымчалар,бәйлек һәм бәйлек сүзләр;

ә) янәшә тору;

б) мөнәсәбәтле сүзләр,көттерү паузасы, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

14.Кайсы җөмләдә иярчен ия җөмлә бар:

а) Кем эшләми,шул ашамый.

ә) Син ялкауга эш өйрәтсәң,ул сиңа акыл өйрәтер.

15.Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе куярсың:

Мин шуны яхшы беләм хезмәт - бөтен шатлыкның, дөньяда бөтен яхшы нәрсәнең чыганагы ул ( М.Горький).

а) өтер; ә) ике нокта ; б) сызык.

Карточка белән эш

Бирем:тиешле тыныш билгеләрен куеп язарга.

1. Язмыш сынаулары бу матур гаиләне дә читләтеп үтми ... аларның бәхетле еллары озакка сузылмый.

2. Сараның җырлавын дуслары бик яраталар ... ә Газиз аның тавышыннан тәмам сихерләнә.

3. Яшьлегең тырыш булса ... картлыгың тыныч була.

4. Кемнең телендә ни булса ... күңелендә шул була.

5. Мин беләм ... сез үзегезне генә кайгырта торган кеше түгел.

6. Мин шуны сизәм ... Нурсөя мине сүзсез дә аңлый .

7. Җир ап-ак булган ... әйтерсең аңа ак юрган ябылган.

Схемага туры килгән җөмләнең номерын язарга. (чиратлашып эшләргә)

1. (... - са), [ ].

2. [ ],[ ].

3. (..ни), [ шул ].

4. [ шуны]: ( ).

5. [ ], ( әйтерсең...) .

6. [ ]: ( ).

7. [ ],ә[ ].

Бирелгән схемаларга нинди тыныш билгесе куярсың?

1)[ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] ? (......).

2)[ ] ? [ ].

3)[….] ? (ияртүче теркәгеч).

4)(......) ? [ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] .

5)(...-са да) ? [ ].

Бирелгән схемаларга нинди тыныш билгесе куярсың?

1)[ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] ? (......).

2)[ ] ? [ ].

3)[….] ? (ияртүче теркәгеч).

4)(......) ? [ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] .

5)(...-са да) ? [ ].

Бирелгән схемаларга нинди тыныш билгесе куярсың?

1)[ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] ? (......).

2)[ ] ? [ ].

3)[….] ? (ияртүче теркәгеч).

4)(......) ? [ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] .

5)(...-са да) ? [ ].

Бирелгән схемаларга нинди тыныш билгесе куярсың?

1)[ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] ? (......).

2)[ ] ? [ ].

3)[….] ? (ияртүче теркәгеч).

4)(......) ? [ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] .

5)(...-са да) ? [ ].

Бирелгән схемаларга нинди тыныш билгесе куярсың?

1)[ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] ? (......).

2)[ ] ? [ ].

3)[….] ? (ияртүче теркәгеч).

4)(......) ? [ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] .

5)(...-са да) ? [ ].

Бирелгән схемаларга нинди тыныш билгесе куярсың?

1)[ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] ? (......).

2)[ ] ? [ ].

3)[….] ? (ияртүче теркәгеч).

4)(......) ? [ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] .

5)(...-са да) ? [ ].

Бирелгән схемаларга нинди тыныш билгесе куярсың?

1)[ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] ? (......).

2)[ ] ? [ ].

3)[….] ? (ияртүче теркәгеч).

4)(......) ? [ ялгызак мөнәсәбәтле сүз] .

5)(...-са да) ? [ ].

X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал