7


Как помочь детям учиться.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Ата-ананың иң зур бәхете-сәламәт һәм югары әхлаклы балалар тәрбияләү.Әхлаксызлык билгеле бер шартларда барлыкка килә. Балаларның күңелләре начар булмасын өчен аларга күр нәрсәне үзебез өйрәтергә тиешбез.Кайбер ата-аналар баланың бөтен теләкләрен канәгатьләндерәләр, х
предварительный просмотр материала

Ата-аналар жыелышында чыгыш.

Тема: Жиде яшьлек балада әхлак тәрбиясе.

Гаиләдә бала туа. Һәр ата-ана баланың бөтен теләкләрен канәгатьләндерергә тырышалар, баланы борчу-кайгылардын һәм хезмәттән саклыйлар.Бала кечкенә чагында аңа бөтен нәрсә рөхсәт ителә. Баланың нинди шәхес буларак формалаша башлавы гаиләдә башлана. Һәр әти-әни үз балаларына бәхетле балачак телиләр.Алар матур итеп киенсен, барасыннан да канәгать булсын өчен бар тырышлыкларын куялар. Әмма бәхетнең бер өлеше генә әле бу...

Бала җиде яшен тутыргач мәктәпкә укырга килә. Мәктәпкә керү бала өчен бик әһәмиятле вакыйга булып тора. Аның көндәлек уку вазыйфалары барлыкка килә. Мәктәп аның өчен икенче йортына әйләнә, ул тулы бер дистә елын шунда уздыра

Мәктәп бусагасын атлап кергән бала алына катлаулы бурычлар куела. Коллективка килеп керү белән аның дуслар һәм иптәшләр табуы, уенга, хезмәткә актив катнашып китүе мөмкин, шул ук вакытта, үз эченә бикләнеп, класс тормышыннан читләшүе дә бик ихтимал. Бала үсешенең нинди юнәлеш белән китүе ата-аналарга, укытучыларга бәйле.

Һәр гаилә баланы мәктәпкә хәзерләргә, балада укырга теләк уятырга тиеш.

Мәктәпкә укырга кергән бала билгеле бер режимны үтәргә тиеш. Бала вакытның кадерен белергә, вазифаларын турыдан-туры үз теләкләреннән өстен куярга тиеш.

Мәктәптә укый гына башлаган балага кайбер ата-аналар үзенчә ярдәм итә: мәсьәләләрне ничек чишәргәикәнен эйтеп җибәрә, хәтта үзләре эшләп тә бирәләр. Әгәр укучы каршы килеп, бөтенесен дә үзе эшләсә бик яхшы.Ләкин кайбер балалар бу алымга бик тиз күнегәләр. Алар ярдәм сорап ешрак мөрәңәгать итә башлыйлар. Рухи яктан кешегә салыну менә шуннан башлана да индею Беренче класс укучысына чын ярдәм аны котылгысыз кыенлыкларны җиңү өчен үз көчен туплый белергә өйрәтү һәм күнектерүдән торырга тиеш.Ул үзе эшләргә тиеш.

Бала дәрес хәзерләгәндә аңа бернәрсә дә комачауламаска тиеш. Бары тик шул вакытта гына ул укуның җаваплы икәнен аңлаячак.Кечкенә яшьтәге мәктәп баласының режимны төгәл үтәвен таләп итергә йокыдан тору, уеннар, өйгә бирелгән эшне үтәү, телевизор карау, компьютерда утыру үз вакытында булырга тиеш. Балалар"Эш беткәч уйнарга ярый" дигән мәкаль буенча яшәргә өйрәнергә тиешләр.

Җиде яшьлек бала өчен характерлы булган эмоциональлек һәм хәрәкәтчәнлек хәзер инде уйлап эш итү, басынкылык, тәртиплелек белән алмашынырга тиеш.

Белемгә омтылу бик әһәмиятле, шул ук вакытта авыр хезмәт икәнен балалар аңларга тиешләр. Бу юлда балалар барлык авырлыкларга түзәргә, армый-талмый эшләргә, белем баскычлары буйлап өскә, якты киләчәккә күтәрелергә тиешләр. Фәкать укуга, аң-белемгә омтылган кеше генә тормышта дөрес юлны таба. " Алтынга омтылган-югалган, акылга омтылган-юл алган". "Алтынга ия булган-хур булган, акылга ия булган-зур булган".

Уку-җитди һәм авыр хезмәт. Баланың тырыш хезмәте уңыш китерсә, ул аны ярата башлар. Әгәр дә уңыш китермәсә, ул төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Шуның өчен ата-аналарның, укытучыларның балага кыенлыкларны уңышлы җиңеп чыгуына ярдәм итүләре бик кирәк. Кайбер укучы башта яхшы билгеләргә генә укый да, соңыннан түбәнгәрәк тәгәри. Монда төп сәбәп-мәктәптә килгәннең беренче елларында баланың бөтен көчен куеп эшләмәвендә. Уку-язу, исәпләү бик җиңел бирелгән һәм ул бөтен көчен биреп эшләргә гадәтләнмәгән була.

Җиде яшьлек бала бик тиз ышана.Бу яшь- төп әхлак кагыйдәләрен турыдан-туры сеңдерү чоры.Әгәр шул яшьтә сез балада тугрылык һәм намуслылык, тыйнаклык тәрбияләсәгез, ул чын кеше булып үсәчәк.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал