7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарской литературе Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш. ”

Конспект урока по татарской литературе Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш. ”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Габдулла Тукайның "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш."

Максат: 1. Сатирик әсәрне аңларга өйрәтү.

2. Тукай сатирасының көчен һәм үзенчәлеген билгели белү.

3. Әсәргә анализ ясау күнекмәләре булдыру.

4. Яңа төшенчәләр кертү: фельетон, пародия.

Җиhазлау: Г.Тукай портреты,

"Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай" исеме астында Тукай әсәрләреннән күргәзмә, компьютерда слайдлар, дәреслек, дәфтәрләр, музыкаль үзәк.


Дәреснең барышы:

1. Оештыру моменты

-Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Бүген кем кизү (дежур)тора? (укучыны тыңлау)

Бүген безнең дәресебездә кунаклар бар. Кунаклар белән исәнләшик тә, үзебезнең дәресебезне башлап җибәрәбез. Кунаклар булса да, сез үзегезне көндәгечә тотарсыз диеп уйлыйм. Мин сезгә ышанам, сез барысын да беләсез һәм җавап та бирә аласыз.


2.Актуальләштерү.

"Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай"

Кем турында шулай язып була икән? ( 1 слайд)

Без кайсы шагыйрьнең әсәрләрен өйрәнәбез? (Габдулла Тукай.)

-Үткән дәрестә нинди әсәре белән таныштык? (сатирик поэма "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш.")

-Ә ул нинди әсәр? (Сатирик поэма.) ( 2 слайд)

- Сез аның тагында нинди сатирик шигырьләрен беләсез? ("Мулланың зары","Китмибез.")

-Нигә без ул әсәрләрне сатирик әсәр диеп атадык? (Юмор алымының иң киң таралганы - яхшыны начар, начарны яхшы итеп күрсәтү. (3 слайд)

3. Яңа күнекмәләрнебулдыру.

- Өйдә "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш" әсәрен укып килергә тиеш идегез. Барыгыз да укыдымы? Әсәргә анализ ясый башлаганчы, поэманың үзенчәлеге белән танышыйк.

Бүгенге числоны, дәреснең темасын языгыз. (4 слайд)

Сүзлекчә (5 слайд)

1. Яхуд - яхут, яки, яисә.
2. Печән базары - ХХ гасыр башындагы Казандагы базар, анда маллар өчен печән, салам алып килеп сатылган.
3. "Көфер почмагы" - гөнаһлылар, Аллага каршы булган кешеләр җыелган урын.
4. Мөэминнәр - ислам динендәге кешеләр.
5. Микиин - Никитин.
6. Тәкый - янә.

(6-7 слайдлар)

Әсәрнең язылу вакыты: 1908 ел.
Бу чорга хас вакыйгалар: 1905-1907 елгы революция булып узган. Реакция еллары. Халык таркау, берләшә алмый. Татарча газеталар күп басыла. Милләтне уяту теләге көчәя.
Язучының иҗади югарылыгы (башлангыч, уртадагы, җитлеккән чоры): шагыйрь - тәнкыйтьче. "Ялт-йолт" сатирик журналында эшли. Җитлеккән шагыйрь.

Жанры (лиро-эпик): поэма.
Темасы (нәрсә турында): Кисекбаш турында.
Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?): милләтне үз яшәешенә тәнкыйть аша карарга өйрәткән.
Проблематикасы (ничек булмаска тиеш?): милләтнең эшкә ашмас буш, кысыр хәсрәт артыннан йөрүе; изге саналган образларның тискәре, җитешмәгән якларын ачып салу.


Исеменнән күренгәнчә, әсәр Габдулла Тукай яшәгән заманда һәркемгә мәгълум булган Печән базарына багышланган. Нәрсә соң ул печән базары? (8 слайд) Сүз ... бирелә.

Казандагы Печән базары да товарларның күплеге һәм төрлелеге белән Россиянең күп кенә төбәкләрендә дан тоткан. Монда чит илләрдән дә килеп сәүдә итә торган булганнар. Базар байлыгы - ил байлыгы. Димәк, Тукай яшәгән заманда милләт, артталыгы өчен күпме генә тәнкыйтләнсә дә, оста һөнәрчеләре, игенчеләре белән мәшһүр булган. Печән базарына татарлар дөнья хәбәрләрен ишетү һәм үзара аралашу өчен дә килгәннәр. Монда алар, уртак фикерле ишләрен җыеп, төркемнәр, партияләр оештырганнар. Бу кешеләр арасында яңалыкка омтылучылар да, дин яклылар, искелекне кулай күрүчеләр дә булган. Монда сату-алу кайный, биредә төрле хәбәрләр ишетергә, бәхәсләрдә катнашырга мөмкин. Шунда ук төрле ямьсезлекләр, эчү-исерү, кыйнашу күренешләренә тап булу да ерак йөрми. Базарның бер урыны хәтта "көфер почмагы" дип йөртелә. Әлеге почмакта иске карашлы кешеләр, байлар, сәүдәгәрләр алдынгы карашлы кешеләрне, укымышлыларны, европача киенүчеләрне мыскыл итеп калалар, алар турында төрле уйдырмалар сөйлиләр, ягъни бу кешеләргә "көфер" исеме тагып калалар. Шуңа да биредә җыела торган кешеләрне "көфер почмагы" әһелләре дип атаганнар да.

Әсәрдә сүз нинди цирк турында бара. Сүзне ... бирәбез. (9 слайд)

Казанда Никитин циркында көндә көрәшчеләр ярышы уздырганнар. Никитин, башка көрәшчеләр белән сөйләшеп, Карәхмәт исемле татарны һәрвакыт өстен чыгара торган булган. Татар пәһлеванының җиңүен күрү өчен циркка бик күп халык йөргән. Габдулла Тукай поэмасында Карәхмәтнең көчсезлегеннән көлгән.

Димәк, Габдулла Тукай үзенең поэмасында конкрет урынны күрсәтә - ул Печән базары, аның кешеләре, төркемнәре билгеле - Печән базары әһелләре. Шуңа күрә бу әсәрне фельетон дияргә мөмкин.(10 слайд)

Нәрсә соң ул фельетон?

Конкрет кешеләрне, ямьсез күренешләрне сатира алымнар белән фаш иткән газета - журнал мәкаләләренә - фельетон диләр. (Дәфтәргә язу.) (11 слайд)

-Сатирик әсәрләрнең үзенчәлеге нинди? (Искә төшерәбез.)

-Бу әсәргә дә шул билеләмә туры киләме икән? Поэманың эчтәлегенә күчәбез. Әсәрнең сюжетын сөйлибез (1-2 укучыдан сөйләтү, иң ошаган урыннарын укып күрсәтү.)

-Һәр әсәрдәге кебек каршы якларны эзлибез.( Халык һәм Кисекбаш)

-Халыкка кемнәр керә? (Печән базарындагы итчеләр, тиречеләр, кибетчеләр...)

-Ниндиләр соң алар - сатучылар ?

Иртә берлән кайнамакта бу базар,

Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.

Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,

Берсе алдый, шунда берсе алдана.

-Ә Кисекбаш нинди?

(12 слайд) (Кисекбаш үзен хөрмәтле, изге кешеләрнең берсе итеп исәпли. Хаҗга 99 мәртәбә бардым, көн дә Коръәнне укып чыгам, депутат булып торам, дип мактана. Шул ук вакытта 15 хатын аеручы, ялганчы, эчкече, мактанчык, тәккәбер ("Мин беләм дәгъвасы - бер мең вагон") булуы, һәр яңалыкка каршы чыгуы ("Һәр җәдит - кяфер - егерме склад", сәүдә белән шөгыльләнә, тик намуслы сәүдә итми, һәр сумнан туксан тиенне үз кесәсенә салу җаен таба.Үзен халыкка изге итеп күрсәтә белә.) турында горурланып сөйли.

-Юньле кешеме инде Кисекбаш?

-Мөселман пәрдәсе артына качып, юньсезлек эшләп йөрүчеләр әсәрдә тагын бар. Кисекбашның мактануын тыңлаган халык авызыннан Тукай нәрсә диеп әйттерә?

("Аһ, нинди изге Баш!")

Юньсезлек эшләп йөрүче башны изге дип атаган халык нинди соң?

Базар әһелләре дә, Кисекбаш та бер чыбыктан сөрелгән кешеләр булуын күрсәтә безгә Габдулла Тукай. (Наданнар, буш, бозык кешеләр).

Кисекбаш белән сәүдәгәрләр арасында аерма бармы соң? (Җитди аермасы да бар икән - Кисекбаш баерак, дәрәҗәлерәк. (Каян күрәбез бай икәнлеген?) Ун ел буена шәһәр Думасында депутат булып торган. Шуңа күрә Кисекбашка базар халкы олылап карый).

-Кисекбашны күргәч елаучылар бармы? (Шәмче Гали, теләнче кызлар, карчыклар, кәләпүшләр, он капчыклары, тиреләр.)

-- Тукай нигә елаучыларны берәм-берәм әйтеп үтә? (Елаучылар арасында кемнәр генә юк. Тик алар арасында бер генә җитди кеше дә юк.)

Шагыйрь базар кешеләрен кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары белән янәшә куя. Автор аларның барысын да Кисекбашны кызгандырып елаттыра. Ни өчен шулай эшли икән автор?

Шул рәвешле, башны кызганучыларны шагыйрь әйберләр белән тиңләштерә. Базардагы мещаннар да кәләпүшләр, он капчыклары, тиреләр кебек, җансыз, сатыла торган әйбергә әйләнәләр.


Җансыз, сатыла торган әйбер, дидек. Нинди кешеләрне шулай атап була? (Эчтән буш кешеләрне).

Эчтән буш булсалар да, Тукай персонажлары үзләрен Кисекбаш кебек дингә кирәкле, җәмгыятькә файдалы кешеләр дип исәплиләр. Нигә шулай диеп әйтеп була? (Җыйнаулашып, Баш язмышын хәл итәргә керешәләр.(Нәрсәләр тәкъдим итәләр?) Хәттә, туп аттыруны сорап, патшаның үзенә мөрәҗәгать итмәкче булалар.

Бу нәрсә турында сөйли? (Персонажлар үзләренең бәяләрен арттырырга тырышалар.)


Поэмада автор гипербола куллана. Нәрсә ул - гипербола? (13слайд) ГИПЕРБОЛА -чиксез арттырылган урыннар. (Елаучыларның күплеге, нык елаулары, хәтта әйберләрнең дә елавы, Башның үзе турында сөйләгән урыннары, трамвай кыска гына араны да җиде көн, җиде төн бара. Шагыйрь бу арттыруы белән шул еллардагы трамвайларның бик акрын йөрүенә ишарә итә.).


Ә Карәхмәт нинди кеше соң? Без аны нинди итеп күрәбез? (14слайд)

(Карәхмәт беренче очрашканда ук мактаулардан башы әйләнгән , һавалы кеше булып күренә. "Көфер почмагындагыларны ул үзенең Диюне җиңәчәгенә ышандыра. Ләкин шунда ук көлкегә кала. Ул, җыелган кешеләргә көчен күрсәтү өчен, Кисекбашны күтәреп карарга уйлый. Ләкин башны урыныннан да кымшата алмый.)

Поэманың исемен Габдулла Тукай "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" дип куйган. "Кисекбаш" исемле әсәр 15 гасырда ук иҗат ителә. Бу дастан хәтта Тукай яшәгән чорда да мәктәп дәреслекләренә кергән була. Дастанда сүз Галинең изге мөселманны рәнҗеткән Диюне җиңүе һәм изге Башның хатынын, баласын коткаруы турында бара. Габдулла Тукай бу сюжеттан аз гына да тайпылмый. Ләкин персонажларын үзгәртә, вакыйгаларны яңа шартларга күчерә. Мәсәлән, дастанда Кисекбаш - изге, диндар кеше. Тукай поэмасында ул - әхлаксыз, мактанчык бай сәүдәгәр. Дастанда Гали Башны изге булганга күтәрә алмый, ә поэмада Габдулла Тукай Башны эче тулы бозыклык булганга авыр итеп сүрәтли.


Ике әсәрнең аермасы бармы? (Нәтиҗәдә, Г.Тукай поэмасының эчтәлеге дастан эчтәлегенең киресе булып чыга. Ә бер әсәргә ияреп, аның эчтәлеген киресенә әйләндерүгә пародия диләр (Дәфтәргә язу.) (15слайд)


4.Йомгаклау. Билгеләр кую.

Бу әсәрне без сатирик әсәрләр исәбенә кертә алабызмы? (Дәреснең башында без сатирик әсәрләргә хас үзенчәлекне искә төшердек. Әсәрдә буш, булдыксыз кешеләрнең җитдилеккә дәгъва кылуы турында язылган.)


Шагыйрь татар милләтенең, алга киткән милләт халыклары кебек, үз язмышын үзе хәл итәрлек, дәрте, белемле булуын тели. Күпләрнең битарафлыгына, горурлыгын югалтуларына, юк эшне бар итеп йөрүләренә борчыла.

5. Өй эше: "Г.Тукай иҗаты" дигән темага инша язарга.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал