7


  • Учителю
  • Разработка урока 'Виды глаголов по словообразованию' (6кл.)

Разработка урока 'Виды глаголов по словообразованию' (6кл.)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы

Тарказы урта гомуми белем бирү мәктәбе




Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

6нчы сыйныф


Тема:


Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре








Үткәрде

Тарказы урта мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ганиева Зөлфия Сафуан кызы

2015

Максат:

1. Укучыларның булган белемнәренә нигезләнеп фигыль турында мәгълүматны тирәнәйтү.

2. Укучыларда танып-белү сәләтен үстерү. Теманы күнекмәләр өстендә аңлату.

3. Бәйләнешле сөйләм үстерү. "Китап - белем чишмәсе "(тәрбияви максат).

Материал: Сөембикә №4, 2004.

Җиһазлау:

  1. "Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре" таблицасы.

  2. "Китап - белем чишмәсе " тәрбияви максатка карата кулланылган рәсемнәр.

3. Татар теле дәреслеге. Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, карточкалар белән эш, күнегү.

Дәрес төре: яңа теманы аңлату.

Дәрес планы

Башлам: Исәнләшү, укучыларны барлау.

Актуальләштерү:

  1. Сүз төркемнәрен барлау максатыннан сорауларга җавап алу.

  2. Өй эшен тикшерү.

Яңа теманы аңлату

  1. Таблица белән эш.

  2. Дәреслектән параграфны уку.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

  1. "Китап - белем чишмәсе" - дигән темага әңгәмә.

  2. Карточкалар белән эш.

  3. Күнегүләр эшләү.

Өй эше: § 43, 119-120 битләр (укырга), 166нче күнегү (язмача).

Йомгак:

1. Сораулар бирү - җавап алу.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

Укытучы: Хәерле көн укучылар! Кәефләрегез ничек? Дәрестә кем дежур?

Укучы: Бүген дәрестә мин дежур. Дәрестә...юк.

Укытучы: Ярар. Без сезнең белән нинди сүз төркеме турында өйрәнәбез әле?

Укучы: Без фигыль сүз төркемен өйрәнәбез.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Сезгә өй эшенә дә фигыль сүз төркеме белән бәйле "Минем гаиләм" дигән темага инша язып килергә иде. Кайсыгыз укып китәргә тели?

Укучылар укый.

Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Калганнарыгызныкын укып чыгармын. Әле укылган иншалар бик матур, молодцы, укучылар. Ә хәзер әйтегез әле, ясалыш ягыннан нинди сүзләр беләсез? Мисаллар белән әйтегез?

Укучылар: Тамыр: юл.

Ясалма: юлчы.

Кушма: алъяпкыч.

Парлы: ата-ана, бала-чага.

Кыскартылма: РТ, Камаз.

Укытучы: Бик әйбәт, укучылар. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, фигыльнең сүз ясалышы ягыннан нинди төрләре була?

Укучы: Тамыр, ясалма, кушма...

Укытучы: Яхшы, укучылар. Ә хәзер тактадагы таблицага күз салыгыз эле?!Әйдәгез бергәләп, әлеге таблицаны тутырыйк.


Тамыр фигыльләр

башла, җырла

Кушма фигыльләр

гафу ит, карар кыл

(таблица белән эш)

Укытучы: Димәк, укучылар фигыльләр ясалышы ягыннан нинди төрләргә аерылды инде?

Укучы: Ике төргә: тамыр һәм ясалма фигыльләргә, Ясалма фигыльләр үзләре өч төргә: кушымча ялгау юлы белән ясалган, кушма фигыльләр һәм тезмә фигыльләргә аерылалар.

Укытучы: Әйе, укучылыр, бик яхшы. Хәзер без сезнең белән дәреслекләрнең 119 нчы битен ачабыз һәм кагыйдәне укыйбыз. Кемнең укыйсы килә?

Укучы укуы

Укытучы: Яхшы, укучылар. Теманы аңладыгызмы?! Аңласагыз, теманы ныгыту өчен тактадагы текстны карап китик әле! Биредә: "Китап - укучының дусты. Син укыган, акыллы кешеләр белән дуслаш. Алар укыган китапларны укып чык. Үзеңдә булмаса, сорап тор яисә сатып ал. Китап - белем чишмәсе. Ул образларны күз алдына китерергә, олыларны хормәт итәргә өйрәтә. Син аны кадерлә һәм укы" - дигән текст бирелгән.

Кемнең матур һәм сәнгатьле итеп укып күрсәтәсе килә?

Укучы укуы.

Укытучы: Яхшы, укучылар! Хәзер әйдәгез, әлеге тексттан фигыльләрне табыйк әле?

Укучы: Дуслаш, укып чык, сорап тор, сатып ал, күз алдына китерергә, хөрмәт итәргә , кадерлә, укы.

Укытучы: Бик әйбәт, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез әле, ясалыш ягыннан, төрләрен карыйк.

Укучы: Дуслаш (ясалма, кушымча ялгау юлы белән ясалган), укып чык (ясалма, тезмә), сорап тор (ясалма, тезмә), сатып ал (ясалма, тезмә), күз алдына китерергә (ясалма, тезмә), хөрмәт итәргә (ясалма, тезмә), кадерлә (тамыр), укы (тамыр).

Укытучы: Бик яхшы, укучылар! Әлеге текстта, сүз нәрсә турында барды?

Укычы: Китап турында.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Укучылар, китапны укырга кирәкме? Ни өчен?

Укучы фикере

Укытучы: Хәзерге көндә, сез нинди әдәби китаплар укыйсыз?

Укучы фикере.

Укытучы: Әлбәттә, китап- белем чишмәсе. Китапта, безнең үткәнебез.

Ата-баба мирасы. Хәзерге көндә матур әдәбиятны уку кимеп бара, чөнки яңа технологияләргә яшь буын күбрәк тартыла. Ләкин китап - укучыларның күңел байлыгын үстерә, фикерләү дәрәҗәсен, күзаллауны арттыры. Матур әдәбиятны укысагыз, китапны яратсагыз, сез начар юлга басмассыз. Бары уңай сыйфатларныгызны гына үстерерсез. Әйдәгез хәзер, укучылар 165 нче күнегүне эшлик әле? Биремен кем укып китә?!

Укучы: Фигыльләрне төзелеше ягыннан дүрт төркемгә аерып языгыз.

Укытучы: Дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше, теманы һәм күнегүне язасыз. Тактадагы таблицаны сызып, шунда эшлибез.

Тактага кем чыгарга теләк белдерә? (такта алдында, дәфтәрдә күнегүне эшләү). Укучылар тикшереп китик әле барыбызныкы да шулай микән? (күнегү тикшерелә). Укучылар, хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз. Өй эше: § 43 119-120 битләр укырга

166 нче күнегү язмача. 120 нче биттә сезгә фигыль ясагыч кушымчалар бирелгән, сез шулар ярдәмендә исемнәрдән, сыйфатлардан, аваз ияртемнәре һәм саннардан фигыльләр ясыйсыз. Мәсәлән: як+ла, таш+ла. Аңлашылдымы, укучылар?!

Укучылар фикере.

Укытучы: Хәзер, без сезнең белән теманы ничек үзләштерүегезне тикшерү максатыннан карточкалар белән эш эшлибез. Сезгә өч минут вакыт бирелә. Сорауларыгыз булса сорыйсыз. (Карточкалар белән эш). Укучылар, бүген без дәрестә нинди тема өйрәндек?

Укучы: Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре.

Укытучы: Фигыльләр ясалыш ягыннан ничә төрле булды инде?

Укучы: Фигыльләр ясалыш ягыннан дүрт төрле булды.

Укытучы: Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр турында фикер алыштык?

Укучы: Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре, китап турында.

Укытучы: Дөрес.Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?

Укучы фикере.

Укытучы: Яхшы. Укучылар дәрестә дөрес җавап биргәннәре өчен һәм актив катнашканнары өчен... (билгеләре куям). Дәрес тәмам. Сау булыгыз!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал