7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку с применением сингапурских структур на тему ' Көз' (3 класс)

Конспект по татарскому языку с применением сингапурских структур на тему ' Көз' (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: «Көз» темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

Максат: 1. Белем бирү максаты .Укучыларның тема буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау һәм системалаштыру, сөйләмдә дөрес куллана белү.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты . Критик фикерләү, уйлау сәләтен, мөстәкыйльлекләр, иҗади активлыкларын һәм танып - белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Фикер сәләтен үстерү максаты - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау : компьютер, экран, презентация

Дәрес тибы : Б.С.Ү, ягъни кабатлау - йомгаклау дәресе

Дәрес барышы

I .Оештыру өлеше: Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. -Исәнмесез , балалар!

-Кәефләрегегез ничек?

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

2) Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, өй эше сезнең дәфтәрләрегездә бирелгән иде, мин аларны дәрес ахырында җыеп бәяләрмен.

II. Актуальләштерү.

-Балалар, мин бүген сезгә күзәтүчән булуыгызны, кызыксынуыгызны ,төрле фикерләр әйтүегезне, нәтиҗә ясый алуыгызны телим.

Укытучы : Укучылар, дәреснең темасын билгеләү өчен, сез слайдта ребус чишәрсез.

( ЭДЬЮМЕНТ).

Укытучы : Нинди сүз килеп чыкты ? ( көз темасы).

Укытучы : Укучылар, димәк дәресебезнең темасы "КӨЗ". Бүген без шул тема буенча алган белемнәребезне кабатларбыз, төрле структуралар кулланып эшләрбез.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) - Алдагы эшне без ДЖОТ ТОТС ҺӘМ СОРТ- КАРС структуралары ярдәмендә үтәячәкбез .( Запиши мысли и рассортируй карточки).

- Моның өчен сезгә карточкалар кирәк булачак.

- Хәзер 1,4 номерлы укучылар ак бит алалар,битне урталай бүләләр, яртысын җилкәдәш партнерына бирәләр һәм тагын икегә бүлергә тиеш буласыз.Һәр кәгазь битенә "КӨЗ" сүзе белән бәйләнгән сүзләр язабыз. Сүзне язар алдыннан аны кычкырып әйтәсез, аннан язасыз. Башкалар ул сүзне язмый. Моны эшләү өчен 30 секунд. Вакыт башланды. (Таймер куела.) Ә хәзер шул сүзләрне төркемнәргә бүлеп карагыз. 1 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела.) Вакыт беткәннән соң бер укучыдан сорыйм. Рәхмәт.Сез молодцы.

2) Ситуатив күнегүләр.( Көз темасына караган ситуатив күнегүләр таратам). 1 минут вакыт бирелә. 1-2 укучыдан сорыйм. Дәфтәрләренә язалар.

3) Эш дәфтәрләрендә күнегүләр эшләү. Дәреслекнең 56 битендәге, 4 нче күнегүне эшләү. Сез бу фикерләр белән килешәсеңме?. Үзегезгә ошаган фикерләрне дәфтәрегезгә языгыз.

4) Ял минуты. МИКС - ФРИЗ - ГРУП (Mix-Freeze-Group) куллану.

- Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. - Бастык ,урындыкларны рәтләдек.Укучылар, без хәзер барыбыз басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага биисез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауга җавап итеп төркемнәргә оешасыз.

1) Татар телендә ничә килеш бар? (6)

2) Сез еичәнче мәктәптә укыйсыз ? (5)

3) Хәзер ничәнче дәрес бара? (2)

4) Бүген сезнең ничә дәрес була? (6)

5) Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз ?(7)

6) Бүген бездә ничә кунак бар?

7) Атнада ничә көн? (7)

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

5. - Балалар, хәзер без сезнең белән ( СИ- ФИНК - УАНДЭ) алымы ярдәмендә үзебезнең күзәтүчәнлегебезне үстерербез. Хәзер игътибар белән рәсемгә карыйбыз һәм сорауларга җавапны дәфтәр битләренә язасыз.

1) Бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез? ( укучы кыз, малай, мәктәп)

2) Рәсем турында нәрсә уйлыйсыз ? ( Бу 1 нче сентябрь)

3) Рәсем сезне нәрсә уйларга мәҗбүр итә? ( Балалар мәктәпкә баралар). 2 минут вакыт бирелә. Минем ..... өстәлдәге 1 номерлы укучының җавабын ишетәсем килә. Рәхмәт.

6. 800 рублей САМЭРИ структурасын кулланып "Көз" дигән темага иҗади эш эшлибез. Сезгә 5 минут вакыт бирелә. Вакыт бирелә. Вакыт бетте. 1 укучыдан сөйләтү.

IV. Йомгаклау.

Элек мин ...... дип уйлый идем, ә хәзер...... дип уйлыйм.

V. Рефлексия. Парковка

Дәреснең темасы нинди? Нәрсә истә калды?Нәрсә ошады?

Напишите свои впечатления об уроке на стикерах и приклейте к парковке.

Өй эше.

Мин 7 нче сыйныфларның рус төркемендә татар теленнән дәрес күрсәттем, бу төркемдә 15 укучы укый. Укучыларның уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртача. Тема: «Мәктәп» темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү.

Максат: 1. Белем бирү максаты .Укучыларның тема буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау һәм системалаштыру, сөйләмдә дөрес куллана белү.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты . Критик фикерләү, уйлау сәләтен, мөстәкыйльлекләр, иҗади активлыкларын һәм танып - белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Фикер сәләтен үстерү максаты - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.


Дәресемдә сингапур курсларыннан алган структуралар күрдегез.

Коммуникатив уку күнекмәләрен без исемнәрне кабатлау этабында укучыларның сыйныфташларының гамәлләрен күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.

Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде.

Өй эше 2 вариантта бирелә: укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган биремне сайлап алу мөмкинлеген бирәм.

Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.

Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә бара. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп, төрле уен һәм грамматик биремнәр белән чиратлаштырып бирелә. Күнегүләрне уен формасында үткәрү укучыларда кызыксыну уята һәм телне өйрәнүне җиңеләйтә. Бирем эчтәлеге укучыларның ихтыяҗларына да туры килә. Дәрес этаплары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.

Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга ирештек.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал