7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку на тему Саннар иленә сәяхәт

Конспект по татарскому языку на тему Саннар иленә сәяхәт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес темасы: "Саннар иленә сәяхәт"

( "Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.)





Сыйныф : 6нчы сыйныф рус төркеме

Дәреснең максаты:

1. Укучыларның сан темасы буенча белемнәрен системага салу;

2. Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү;

3. Укучыларда телгә карата хөрмәт тәрбияләү.

Метод һәм алымнар:

  • аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.





Җиһазлау: карточкалар, текстлар, сан сүз төркеме

буенча таблица, тест (компютерда), сан сүз төркеме буенча

слайдлар.















































Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты:

  • Исәнләшү;

а) Исәнмесез, кунаклар!

б) Без 6в сыйныфы укучылары.

в) Без 129 нчы мәктәптә укыйбыз.

- Укучылар, бу җөмләләрне нәрсә берләштерә?

- Барысында да саннар кулланыла?

- Димәк, безнең дәресебезнең темасы нәрсә?

- Саннар?

- Без дәрестә нәрсәләргә өйрәнербез?

- Саннарны дөрес укырга, язарга, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.

- Сан турында яңа белемнәр үзләштерербез.

Өй эшен тикшерү:

  • Укучылар, сезгә саннар кулланып үзегез турында язып килергә тиеш идегез. Әйдәгез, өй эшләрен тикшереп китик.



II. Актуальләштерү: Укучылар без алдагы дәресләрдә нинди тема үттек?

  • Сан темасын үттек.

  • Саннар нинди сорауларга җавап бирәләр?

  • Ничә? Күпме? Ничәнче? Кебек сорауларга җавап бирәләр.

  • Саннарның математикада гына кулланлармы?

(область использования чисел только в математике?)

  • Халык авыз иҗатында, сөйләмдә, әдәбиятта, башка фәннәрдә кулланыла.

  • Саннар нәрсәне белдерә?

(что обозначает имя числительное?)

  • Предметның санын (количество предметов, число, порядок предметов при счете)

- Саннар белән килгән исем күплек кушымчасы аламы?

- Юк, мәсәлән: өч китап, ун дәфтәр.

  1. Тема өстендә эш.

  • Укучылар, бүгенге дәресебез гадәти түгел. Без бүген "Саннар иленә сәяхәт" итәргә чыгарбыз.Ул аерым туталышлардан торыр. Һәр тукталышның үз биреме бар. Саннар турында алган белемнәребезне күрсәткән очракта гына, икенче тукталышка күчә алырбыз.

Безнең беренче тукталыш "Дөрес укы" дип атала. Бирелгән текстагы саннарны дөрес итеп укырга кирәк.



Бүген Гүзәлнең дуслары туган көнгә килә. Ә дуслар- сыйныфташлары.

  • Ә туган көндә нинди телдә сөйләшәбез соң? - диде Гүзәл.

Кызык сорау. Чынлап та, сыйныфта 11 рус, 12 татар, 2 украин, 3 чуваш, 2 грузин, 1 латыш укый.



  • 11 рус, 12 татар, 2 украин, 3 чуваш, 2 грузин, 1 латыш.

  • Сезнең сыйныфта нинди милләт балалары бар.

  • Гүзәлнең туган көнендә нинди телдә сөйләшергә мөмкин?

  • Рус һәм татар телләрендә сөйләшергә мөмкин, чөнки алар мәктәптә ике телне дә өйрәнәләр.

  • Укучылар, әйдәгез бу санарны дөрес язылышын тикшерәбез.

  • Унбер, унике, ике, өч, ике, бер.

  • Бу саннар белән җөмләләр төзибез.

  • Без өч тел беләбез. Ике укучы дәрескә килмәде. Унбер малай футбол уйный.



Шулай итеп без "Без өч тел өйрәнәбез" тукталышына килеп җиттек. Укучылар, сез мәктәптә нинди өч тел өйрәнәсез? Тактада бирелгән җиденче малай, җиденче кыз сүзләрен русча һәм инглизчә әйтәбез.

  • Седьмая девочка, седьмой мальчик.

  • Булдырдыгыз, укучылар.

  • Инглиз һәм татар саннарында род категориясе бармы?

  • Юк

  • Рус телендә род категориясе бармы?

  • Бар: первый, первое, первая

  • Исемне ачыклап килгәндә сан килеш белән төрләнәме?



Безнең алда тагын бер тукталыш "Тыңла, аңла!" дип атала. Сезнең каршыгызда сәгать рәсеме. Ул безнең сан темасы белән бәйлеме?

  • Әйе, сәгать вакытны белдерә. Вакыт саннар белән әйтелә.

  • Димәк, диалогта вакыт бирелгән.Укучылар, сез диалог тыңларсыз. Диалогта ишеткән саннарны русча языгыз.



Хәзер "Ял ит" тукталышына күчәбез. Барыбыз да бастык, бер уен уйнап алабыз. 1 дән башлап саннар әйтәбез 3 саны кергән һәм 3 кә бүленә торган саннарны әйтмибез кул чабабыз.

Әзрәк ял итеп алдык, юлыбызны дәвам итәбез.

Безне алда "Уйла, яз!" тукталышы көтә. Сезгә төрле карточкалар таратам дәфтәрләрегездә шул биремнәрне эшлисез.



№ 1

Бирем: саннар белән җөмләләр төзергә.

5 китап, 12 укучы, 2нче дәрес, 3нче кат.

№ 2

Бирем: -нчы, -нче, -ынчы, - енче кушымчаларын ялгарга.

Мин 6 ... сыйныфта укыйм. Сеңелем 3... сыйныфта укый. Галия 4 ... партада утыра. 1... дәрес татар теле. Бу 5... дәрес.



Әйдәгез хәзер, биремнәрне тикшереп алабыз.



Соңгы тукталышка да җиттек. Ул "Тест" дип атала. Хәзер мин сезгә биремнәр таратам, тиз генә шул тестны эшләп алабыз. Бергәләп аннары тикшерәбез.

1.Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

А) Нишли? Нишләде? Нишләп?

Б) Кайчан? Кем? Нәрсә?

В) Күпме? Ничә? Нишәшәр?



2. Дөрес тәрҗемәсен тап:

Первый урок 24 учеников

А) бер дәрес а) 24 укучылар

Б) беренче дәресне б) 24 укучы

В) беренче дәрес в) 24 укучыны





3. Бер дәрес бер атна

А) 1сәгать. А) 24 сәгать

Б) 45 мин Б) 3 кг.

В) 60 мин В) 7 көн





  • Тикшерү (слайд)



IV. Билгеләр кую, йомгак ясау.

( Карточкалардагы биремнәр, тест, җаваплар искә алынып билгеләр куела.)



Өй эше. Саннар кулланып "Безнең сыйныф" дигән темага хикәя язарга.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал