- Учителю
- Доклад по татарскому языку 'Укылган текстка нигезләнеп, сочинение язу'
Доклад по татарскому языку 'Укылган текстка нигезләнеп, сочинение язу'
Укылган текстка нигезләнеп,сочинение язу
Соңгы елларда, уку-укыту системасына яңалыклар кертелү сәбәпле, укучылар һәм укытучы алдына куелган таләпләр үзгәрде, башка бурычлар куела башлады. Алар уку-укыту әсбаплары алышынуда, дәрестә яңа эш төрләрен һәм алымнарын куллануда, информацион технологияләрне файдалануны активлаштыруда, белемне тикшерү системасы үзгәрүдә һ.б.да чагылыш табалар. Мондый үзгәрешләр, башка барлык фәннәргә караган кебек үк, тел дәресләрен дә читләтеп үтми. Рус, татар һәм төрле чит телләргә өйрәтү һәм бу телләрне фән буларак укыту системасында да яңалыклар барлыкка килде. Шуларның берсе - изложение һәм сочинениенең төрләре үзгәрү. Моңа кадәр укучылардан укылган яки тыңланган текстка мөмкин кадәр якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз фикереңне белдереп, сочинение язу таләп ителә иде. Соңгы вакытта күләме ягыннан чикләнгән, җыйнакландырылган изложение һәм укылган текстта әйтелгән фикерне дәлилләп язылган сочинение төрләре актив кулланылышка кереп китте.
Сочинение-фикерләмә - билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст. Анда язылган фикерләр укылган тексттан алынган мисаллар белән дәлилләнеп барырга тиеш. Гадәти сочинение-фикерләмәдә төп 3 элементның булуы таләп ителә:
-тезис;
-аргументлар (укылган тексттан дәлилләр,мисаллар);
-нәтиҗә.
Тезис-дәлилләр белән расланырга тиешле төп фикер.
Нәтиҗә-аргументлар ярдәмендә дәлилләнгән тезис.
Сочинениедә кимендә 3 абзац булырга тиеш.
-
Кереш өлеш. Биредә исбатланырга тиешле фикер күрсәтелә һәм автор яктырткан тема, күтәргән проблема һ.б. турында мәгълүмат бирелә. Керешне язганда, минем фикеремчә, минемчә, әйтелгәнчә,автор күрсәткәнчә, бирелгән җөмләдән аңлашылганча һ.б. кебек кереш сүз, җөмләләрдән,гыйбарәләрдән файдаланырга мөмкин.
-
Төп өлеш. Бу өлеш текст белән эштән гыйбарәт.Моның өчен берничә сорауга җавап табу сорала:
а) проблема нәрсәгә нигезләнеп ачыла (ягъни,темадан читкә китмичә,текстның кыскача идеясен бирү)?
ә) автор игътибарны нәрсәгә юнәлтә?
б) гомуми проблеманың кайсы яклары нәкъ менә бу текстта чагылыш таба?
Дәлилләр автор позициясен чагылдырырга тиеш.
Нинди җөмлә (сүз,гыйбарә һ.б) ярдәмендә автор бу проблемага үз фикерен белдерә? Ул элеге хәлне (ситуацияне) ничек бәяли? Геройларга (бу вакыйгада катнашучыларга) карата авторның мөнәсәбәте нинди һәм аны кайсы җөмләдән белеп була?
Күтәрелгән проблемага карата сезнең фикерегез нинди (автор белән килешәсезме яки аның фикерен кире кагасызмы)?
-
Йомгак. Йомгак эшкә нәтиҗә ясаудан гыйбарәт. Сочинениене дәлилләнгән фикергә нәтиҗә ясап, димәк, алда әйтелгәннәрне гомумиләштереп, нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була,гомумиләштереп әйткәндә, шулай итеп, нәтиҗә ясап әйткәндә һ.б. кебек гомумиләштерүче сүзләр ярдәмендә төгәлләргә мөмкин.
Истә тотыгыз! 1) Текстның эчтәлеген түгел, ә идеясен үз сүзләрегез белән анализлап язарга кирәк. 2) Дәлилләр китергәндә, тексттагы җөмләнең санын исбатларга мөмкин ( мәсәлән, Бу фикерне...нчы җөмләләр дә раслый. Әйтелгән фикергә авторның «…» сүзләре дә дәлил булып тора. ...нчы җөмләдә күрсәтелгәнчә... һ.б.). 3) Цитата буларак бирелгән җөмлә, фикерне дәлилләгәндә, мисал буларак китерелә алмый. 4) Сочинениегезне язып бетергәч, караламадан акка күчергәнче, тулы килеш яңадан бер укып чыгарга, дәлил буларак бирелгән җөмләләрне кабат тикшереп карарга һәм абзацларга бүленешнең дөреслегенә ышанырга кирәк.
Сочинение-фикерләмә язганда файдаланырга мөмкин булган шаблон гыйбарәләр: автор позициясендә чагыла; автор фикерен ... белән дәлилләп була; автор түбәндәге проблеманы күтәрә; автор тарафыннан ... мәсьәләләр искәртелә; автор ... белән укучыга тәэсир итә; шул рәвешле мөһим проблема ассызыклана; автор ... ярдәмендә үз фикерен укучыга җиткерә; ... җөмләләр авторның ... мөнәсәбәтен күрсәтә; бу проблема уйланырга мәҗбүр итә; проблема битараф калдырмый; автор әйтергә теләгән фикер түбәндәгедән гыйбарәт; дәлилләр күтәрелгән проблеманың мөһимлеген исбатлый; фикеремне раслап һ.б.
Сочинение-фикерләмә язганда еш күзәтелә торган хаталар
-
Тезис буларак китерелгән гыйбарәләрнең мәгънәсен дөрес аңламау яки текстка бәйле рәвештә аңламау. Мәсәлән, "Рәхимсез кешеләр узган моннан, каенны харап иткәннәр,-диде әтисе." дигән җөмлә белән автор экология проблемасын күтәрә һәм һаваның пычрануы,чишмәләрнең кибүе, урманнарны кисеп юкка чыгару турында яза.
-
Тексттан табылган ике мисал-дәлилнең булмавы. Укучы,дәлил буларак, тормыштан, укылган китаптан алынган мисаллар гына китерә. Мәсәлән, Автор күтәргән табигатькә карата ихтирамлы булырга кирәклек турында Г.Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәреннән укып та, әби-бабаларыбыз нәсыйхәтләреннән чыгып та беләбез.
-
Сочинениенең композицион төзеклегендә хаталар китә: башлам яки йомгак өлеше булмый.
-
Текстта кызыл юлларга бүленеш дөрес бирелми яки кереш һәм төп өлеш яки төп өлеш һәм йомгак арасында бәйләнеш сакланмый.
-
Сочинениенең тәкъдим ителгән тезиска карамавы, бөтенләй башка темага язылуы. Бу очракта эш тикшерелми.