7


  • Учителю
  • Мәктәптә Г. Тукай иҗатын өйрәнү

Мәктәптә Г. Тукай иҗатын өйрәнү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ













Проект эше





Мәктәптә Г. Тукай иҗатын өйрәнү





Башкарды:

Бүздәк районы Күзәй урта гомуми

бюджет белем бирү мәктәбенең

1нче квалификацион категорияле

татар теле hәм әдәбияты

укытучысы

Вәлиева Резеда Әсләм кызы









Бүздәк - 2016

Эчтәлек

















I. Кереш...........................................................................................2-5

II.Төп өлеш.....................................................................................6-11

III. Йомгаклау…………………………………………..……….12-13

IV. Кулланылган әдәбият…………………………………........14





















































Кереш.

Бүгенге көндә иң актуаль сорауларның берсе: Балаларга нәрсә укырга? Баланың укуы дөрес формалашырга тиеш. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты бу проблеманы чишүдә ярдәм итәр. Тукай безгә зур иҗади мирас калдырды һәм анда иң зур һәм мөһим урынны поэзия алып тора.

Агымдагы елның 26 апрелендә бөек татар шагыйребезнең тууына 130 ел булачак.

Тукай иҗаты белән балаларның, укытучыларның һәм минем үземнең чиксез кызыксыну, миндә "Мәктәптә Тукай иҗатын өйрәнү" дигән проект эшләргә теләк уятты. Бу проект укучыларның һәм укытучыларның уку культурасын үстерүгә юнәлтелгән һәм балаларга татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына ачкыч табарга ярдәм итәчәк. Тукай әсәрләрендә бүгенге көннең бик күп сорауларына җавап табарга була.

Г.Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның буыннан буынга күчкән иҗади мирасы балаларда туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияли, тир түгелгән хезмәтне, сабырлыкны бәяләргә өйрәтә. Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала тирә - юньне танып белергә өйрәнә. Иң мөһиме, аның әсәрләре аша балалар татар халкының традицияләрен өйрәнәләр. Г.Тукай әсәрләре балаларның характерында хезмәт сөючәнлек, намуслылык, көчлелек, горурлык, җаваплылык кебек кыйммәтле сыйфатларны формалаштыруда ярдәм итә, белем алуга кызыксынуларын арттыра,өлкәннәргә хөрмәтле, киң күңелле һәм ярдәмчел булырга өйрәтә.

Проект эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру китапханә белән берлектә 3 юнәлештә алып барыла:

-укучылар белән эш

-укытучылар белән эш

-әти - әниләр белән эш

Бу юнәлешләр буенча перспектив план эшләнде. Проект чараларының графикларында нинди чаралар үткәреләчәге һәм максатлары күрсәтелде.

Проектны тормышка ашыруда төрле эш алымнары кулланылды: стена газетасы чыгару, китап күргәзмәләре, уенлы викториналар, эзләнү эшчәнлеге,сәхнәләштерү эшчәнлеге, китапларын презентацияләү, ачык сыйныф сәгатьләре үткәрү, мастер-класс күрсәтү һ б.

Проектта катнашучылар - 5-11сыйныф укучылары, укытучылар, китапханә хезмәткәре,әти - әниләр.

Тормышка ашыру вакыты - апрель.

Максат: Балаларны Г.Тукай иҗаты белән кызыксындыру эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.

Проектның бурычы: танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү- тикшеренү эшчәнлегенә тарту; нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү; Тукай әсәрләренә, шигърияткә, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Проектның көтелгән нәтиҗәләре:

Укучыларны Г.Тукай әсәрләре белән таныштыру , өйрәнү өчен мәктәптә, китапханәдә, гаиләдә тиешле шартлар булдыру.

Балаларның 80% Г.Тукай әсәрләрен кызык өчен генә түгел, ә танып -белү чыганагы буларак өйрәнүләренә ирешү.

Укучыларның кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен , аралашу күнекмәләрен үстерү.

Тукай әсәрләре белән таныштыру буенча эш системасын булдыру.

"Мәктәптә Тукай иҗатын өйрәнү" проектының төп әһәмияте шунда, проект эше ярдәмендә балаларны әдәбият дөньясына алып керүдә яңа юнәлешләр барлыкка килде, гаиләләр, китапханә белән элемтә ныгыды.

Проектны тормышка ашыру планыЭшнең эчтәлеге

Үткәрү вакыты

1.

6 нчы сыйныфта "Алмашлыклар" темасына ачык дәрес.

март

2.

"Тукай иҗатында экологик тәрбия мәсьәләләре" темасына ачык класс сәгате.

апрель

3.

"И туган тел, и матур тел" темасына телдән журнал.

апрель

Проектның актуальлеге. Башкарган эшнең актуальлеге дә менә шул максатларны тормышка ашыруга нигезләнгән.

Проектны куллану вакыты: 2013 - 2020 нче еллар.

Проектны куллану урыны: Башкортстан Республикасы Бүздәк муниципаль районы Күзәй урта бюджет гомуми белем бирү мәктәбе.

Проектта төп катнашучылар: 5 -11 нче сыйныф укучылары.

Катнашучылар: туган тел укытучылары.

Татар теле hәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту - үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра.

Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.

























































II.Төп өлеш

Тема: Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1) Тукай әсәрләренә нигезләнеп, алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, алган белемнәрне системага салу, практикада куллану.

2) Алмашлыкларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү; Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, язма hәм сөйләм телен үстерү.

4) Г.Тукай иҗатына кызыксыну, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Татар теле 6 сыйныф, 2014 ел, индивидуаль карточкалар.

Алмашлыкларны кабатлау - үзэшкәртмә кроссвордлар.

Җиһазлау: Ноутбук, Г.Тукай "Туган тел", "Сабыйга" аудиоязмалары, рәсемнәр, видеофильм.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, дидактик уеннар.

Предметара бәйләнеш: Татар әдәбияты.

Яңа педагогик технология: компьютер технологиясе.

Дәрес төре: өйрәнгән темаларны гомумиләштереп кабатлау.

План.

I. Оештыру өлеше.

II. Актуальләштерү.

1.Укытучы сүзе. Г.Тукайга -127 яшь.

2. Г.Тукайга багышланган кроссворд чишү.

3. Теманы ачыклау, дәрескә куелган максатлар белән таныштыру.

III. Алмашлыкларны кабатлау.

  1. Алмашлык нинди сүз төркеме?

  2. Сөйләмдәге әһәмиятен ачыклау.

  3. Хат. Текстны кабатлаулардан коткару.

  4. Аудиоязмада Г.Тукайның "Сабыйга" шигырен тыңлау, андагы алмашлыкларны табу.

  5. Алмашлык төркемчәләре.

  6. Кроссворд чишү.

  7. Шигырь юлларыннан алмашлыкларны табу, төркемчәләрен билгеләү.

  8. Тере музыка астында уен..

  9. Алмашлыкларның җөмләдәге функциясе.

  10. Һәр җөмлә кисәге булган очракка мисаллар уйлау.

  11. Язмача эш: дәреслек 216 бит , 300 нче күнегү.





IV. Йомгаклау.

  1. Өй эше бирү.

  2. Билгеләр кую.

  3. Дәрескә йомгак ясау.





Дәрес барышы.

I. 1. Исәнләшү.

2.Укытучының кереш сүзе.

- Исәнмесез, укучылар! Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезнең эпиграфы итеп мин «Туган телем - татар теле" дигән сүзләрне алдым. Ә хәзер туган тел турында мульфильм карап алырбыз.

II. Актуальләштерү.

- Укучылар бу шигырьнең авторы кем булды инде?

- Г.Тукай. Бүгенге дәресебезне без әдәбият белән үреп алып барырбыз. Әлбәттә Г.Тукай иҗаты белән бәйләрбез.

- Кыя-тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, матурлыгын тулырак күрү өчен дә шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк, диләр. Сөекле шагыйребез Г.Тукай - әнә шундый кыя-тау. Без ерак еллар аша аның яшендәй яшьнәп кенә узган кыска гомер юлын, ул калдырган иҗади мирасны күз алдыннан уздырып, соклану һәм горурлану хисләрен кичерәбез. Хәзер аның иҗатына багышланган кроссворд чишеп алырбыз.Сезгә әдәбият дәресендә алган белемнәрегез ярдәм итәрләр дип ышанам.

Кроссвордны дөрес чишсәк, бүгенге дәресебезнең темасын ачыкларбыз. Сез әзерме?

-Әйе.





































-Бик яхшы. Карыйк инде, темабыз нинди була?

(Теманы, максатларны әйтү)

-Укучылар, ә алмашлыклар дип нинди сүзләрне атыйлар? Кем аның кагыйдәсен әйтә?

-.......

- Алар нинди әһәмияткә ия?

- Сөйләмне кабатлаулардан коткаралар, җыйнак һәм матур яңгырашлы итәләр, җөмләләр арасында бәйләнеш чарасы да.

  1. Нинди сүз төркеменә без алмашлык дип әйтәбез? (Исемне, сыйфатны, рәвешне алмаштырып килүче мөстәкыйль сүз төркеме).





  1. Алмашлыклар сөйләмебездә нинди роль уйный?(Сөйләмебезне матурлыйлар, кабатлаулардан коткаралар.)





  1. Рус телендә ничек дип өйрәндегез? (Местоимение - это часть речи, которая указывает, но не называет, дип.) Алмашлыклар, димәк, предметны яки затны күрсәтәләр, ләкин атамыйлар икән.





- Әйе. Укучылар , безгә Шүрәледән хат килгән. Ачып укыйк әле.

"Текстны кабатлаулардан коткарырга булышыгыз!

Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырды. Г.Тукай исән чакта ук татар милләте тарафыннан татар милләтенең рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын."





-Текст матур яңгырыймы?

- Юк, анда бер үк сүзләр кабатланып килә.

- Әйдәгез кабатланып килгән сүзләрне алмашлыклар белән алмаштырабыз.

</ (Текстны үзгәртеп уку)

-Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырды. Ул үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын."

-Хәзер ял итеп алырбыз. Г. Тукайның "Сабыйга" шигырен тыңларбыз. Тыңлаганда игътибарлы булыгыз: алмашлыклар бармы бу шигырьдә?

(аудиоязманы тыңлау)

(очрый торган алмашлыклар: һич, сине, барчасы, аларның, ул, һич, син, шунда, барын, нәрсәләрнең)

-Укучылар, күргәнегезчә, алмашлыклар бик күп һәм төрле. Әйдәгез аларның төркемчәләрен искә төшерик әле. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?

-7.

-Ниндиләр?

- Зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары. Ныклап искә төшерү өчен кроссворд чишеп алабыз.

"Зат алмашлыклары " кроссворды.Зат алмашлыгы

3.Билгеләү алмашлыгы

4. Сорау алмашлыгы

5. Күрсәтү алмашлыгы

6. Билгесезлек алмашлыгы

7. Тартым алмашлыгы

8. Юклык алмашлыгы

- Һәр төркемчәсенә мисал китерик әле. - ......

-Алар ничек төрләнә? - ....

- Ничек ясала? - ....

- Алмашлык төркемчәләрен искә төшердек. Ә хәзер дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны hәм теманы языгыз.

- "Сабыйга" шигыреннән алмашлыкларны табыйк һәм төркемчәләрен билгелик әле.

- Укучылар хәзер уен уйнап алырбыз.

Тере музыка астында күңелләрне күтәрик. (табышмаклар белән уен)

-Ә хәзер йомгаклар алдыннан тагын бер кызыклы эш эшләп алырбыз.(Перфокарталар белән эш)

III. Йомгаклау.

- Бик яхшы, укучылар . Инде өй эшен язып алыгыз: Алмашлыклар кулланып "Рәхмәт сиңа, Тукай абый!" темасына шигырь яисә кечкенә күләмле инша язып килерсез.

- Укучылар, дәресебезгә йомгак ясап куйыйк инде.

Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә ана теле һәм әдәбият дәресләрен берләштердек. Күргәнебезчә татар теле дәресендә алган белемнәребез әдәбият дәресендә, ә әдәбият дәресендә алган белемнәребез татар теле дәресендә кирәк булуына тагын бер тапкыр инандык. Сез алмашлыкларны кабатлау һәм Г.Тукай иҗаты буенча йомгаклап нәрсәләр әйтә аласыз? Без бүген нишләдек?

  • Алмашлык - мөстәкыйль сүз төркеме.

  • Ул предметны яки затны күрсәтә, ләкин атамый.

  • Мәгънәләре буенча җиде төркемгә бүленә.

  • Сөйләмебезне матурлый, кабатланулардан коткара.

Әдипләребез дә үз иҗатларында алмашлыкларның барлык төркемчәләрен дә бик киң кулланалар.

- Яхшы. Бүген дәрестә актив катнаштыгыз, барыгыз да "5" ле куям.

- Сау булыгыз.













































































Йомгаклау.

6 нчы сыйныфта Г.Тукай иҗатында "Тукай иҗатын мәктәптә өйрәнү" темасына дәрес-проект төзедем.

Бу проектның максаты - Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында искә төшерү; алган белемнәрне тирәнәйтү; Тукай әсәрләренә нигезләнеп белем күнекмәләрен камилләштерү, алган белемнәрне системага салу, практикада куллану.

Ә проектның бурычы итеп, укучыларның танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту; нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү; Тукай әсәрләренә, шигърияткә карата татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүне алган идем.

Көтелгән нәтиҗә: татар әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту; татар әдәбияты буенча белемнәрне тирәнәйтү; материалларны дәрестә, сыйныф сәгатьләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану. Дәрестә Г.Тукай портреты, плакат-схема, китаплары, компьютер, аудиоязмалар, видеофильм кулландым.

Г.Тукай - зур талант иясе. Ул милли әдәбиятка нигез салучыларның берсе булды.Укучыларның мөмкинчелекләреннән чыгып, эшләрне төрле вариантта бирдем. Индивидуаль эшләү, проектлар төзү, презентацияләр ясау һ.б. Укучылар һәр башкарган эшләрен яклый белергә тиешләр. Дәресне интеграль дәрес итеп үткәрдем. Бу проект эчендә күп эш төрләре алынды. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта "Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасына ачык дәрес, Тукай иҗатына багышланган "Тукай иҗатында экологик тәрбия мәсьәләләре" темасына ачык класс сәгате, "И туган тел, и матур тел" темасына телдән журнал үткәрдек.

Г.Тукай - татар әдәбияты тарихында җуелмас эз калдырган бөек шәхес. Тормышы авыр һәм фаҗигале булса да, ул һәрвакыт киләчәккә өмет белән, ышаныч белән яшәгән. Аның әсәрләре бүгенге көндә дә тормышның күп якларын ачарга ярдәм итә, рухи затлы чыганак булып тора. Бу дәрес-проектта куйган максатларга ирештек, бурычыбызны үтәдек, дип уйлыйм. Тукайга булган мәхәббәтебез беркайчан да кимемәс. Киләчәктә дә мондый проектлар өстендә эшләүне дәвам итәрбез.

























































































Кулланылган әдәбият





  1. 6 нчы класс татар теле.

  2. "Г.Тукай" исемле фотоальбом.

  3. Г.Тукай турында истәлекләр. Галимуллин Ф. Халыкның үз шагыйре / Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2002. - Б. 18.

  4. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. - Казан: "Хәтер" нәшрияты, 2002. -511б.

  5. Габдулла Тукай шигырьләре.

















































14



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал