7


  • Учителю
  • Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте

Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе", Мөхәммәтҗанова Гөлфия Хәйдәр кызы.


4нче сыйныф, әдәби уку, татар төркеме

Тема: Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә Ай коена" әкияте.

Дәреснең максатлары: 1. Уку күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшләү; эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгарырга, геройларга характеристика бирергә өйрәнү; коммуникатив аралашуны,сөйләмне үстерү максатыннан чыгып төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.

2.Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Аңлы укуны тәрбияләү, үзара һәм үзеңне бәяләргә өйрәтү аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Хикәя аша укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү; "Кеше кылган эш-гамәлләре белән матур була" дигән фикернең дөреслегенә инандыру.

Җиһазлау: Уку китабы 4 нче сыйныф, Ф.Яруллин портреты, китаплары, компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация.

Алымнар:әңгәмә, дәреслек белән эш, таблица белән эш, план төзү.

Дәрес тибы:анализлау

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз. Кем иҗатын өйрәндек? Нинди әкиятен укыдык?

Укытучы: Бүгенге дәресебездә без үткән дәрестә укый башлаган әкиятне анализларбыз, персонажларына характеристика бирербез һәм әкияттә әйтелгән фикернең мәгънәсенә төшенергә тырышырбыз.

II. Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

  • Ф.Яруллин турында әңгәмә.

Үткән дәрестә мин сезгә әкиятнең авторы Фәнис Яруллин турында сөйләп киткән идем. Әдәгез әле искә төшереп китик, аның турында кем нәрсә хәтерли?

Көтелгән җавап: Ф.Яруллин язучы, шагыйрь. Ул инвалид- армиядә булганда егыла һәм аның аяклары йөрми башлый.

Укытучы: Әйе, укучылар, бик дөрес. Ф.Яруллин балалар өчен бик күп әкиятләр иҗат иткән. Менә аның китаплары, тагын бер игътибарыгызны юнәлтәм, аларны алып укыгыз.

Сүзлек өстендә эш:

Сукыр тычкан - крот

Гөберле бака - жаба

Миң - родинка.

Укытучы: Әкиятнең эчтәлеге буенча сораулар. Сезгә өй эшенә "Зәңгәр күлдә Ай коена" әкиятен укып бетергә кушылган иде, хәзер укыганлыгыгызны тикшереп карыйк. (слайд белән эш). Бирем: бирелгән җөмләләрне әкият эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз. Вакыт бирелә: 3 минут.

  1. Күккә менеп җиткәч, кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бар якка, әле икнче якка ыргытып уйнарга тотына икән.

  2. Бу юлы Айның тавышын бер бик ямьсез, чатан аяклы, карлыккан тавышлы Гөберле бака ишетеп килгән.

  3. Ай әле тегеләй ыргылган, әле болай ыргылган, әмма бу ефәк җәтмәдән ычкына алмаган.

  4. Җил, койрыгы авыртуга түзә алмыйча, үрле-кырлы сикергән.

  5. Кыз, йөзә белмәвен дә онытып, суга ташланган.

  6. Синең тешләр бик үткен, бу ефәкне "эһ" дигәнче ерткалап атачаксың.

  7. Ялганласам, минем йөзем каралачак, ә кара йөзле Айның кемгә кирәге бар?

(дөрес җавап:1,4, 3, 6, 2, 7, 5) Эш битләрдә эшләнелә. Вакыт чыккач, эшләренең җавапларын экрандагы җаваплардан карап тикшерәләр(иңбаш иптәшләренекен алмашып тикшертергә дә мөмкин).

  1. Күккә менеп җиткәч, кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бар якка, әле икнче якка ыргытып уйнарга тотына икән.

  2. Җил, койрыгы авыртуга түзә алмыйча, үрле-кырлы сикергән.

  3. Ай әле тегеләй ыргылган, әле болай ыргылган, әмма бу ефәк җәтмәдән ычкына алмаган.

  4. Синең тешләр бик үткен, бу ефәкне "эһ" дигәнче ерткалап атачаксың.

  5. Бу юлы Айның тавышын бер бик ямьсез, чатан аяклы, карлыккан тавышлы Гөберле бака ишетеп килгән.

  6. Ялганласам, минем йөзем каралачак, ә кара йөзле Айның кемгә кирәге бар?

  7. Кыз, йөзә белмәвен дә онытып, суга ташланган.

II. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы:Тактадагы мәкальләр белән эшләү.

(мәкальләр слайдта язылган)

Изгелек иткән юлда калмас.

Кешенең эчке матурлыгы мөһим.

(Сингапур методикасы буенча МИКС ПЭА ШЭА алымын кулланам. Укучылар басалар, музыка куям, бииләр. Музыка туктагач, үзләренә пар табалар. Мәкальне укыйм, һәр парда да бер укучы икенче укучыга мәкальнең мәгънәсен аңлата. Аннары һәр пардан берәр укучы мәкальнең мәгънәсен сыйныфка ишетелерлек итеп әйтә.)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы: Бу мәкальләр нинди кешеләр турында?

Көтелгән җавап: ярдәмчел, яхшы, матур

Укытучы: Дөрес, укучылар, әлеге мәкальләр безнең әкиятбезгә туры киләме? Көтелгән җавап: Айсылуга туры килә.

Укытучы: Укучылар, әйтегез әле ни өчен автор әкиятне "Зәңгәр күлдә Ай коена" дип атаган?

Көтелгән җавап: Чөнки әкияттәге вакыйгалар Зәңгәр күлдә бара һәм Ай белән бәйле.

Укытучы: Бу вакыйгаларда нинди персонажлар катнаша?

Көтелгән җавап: Ай, Айсылу, Чуртан, Гөберле бака

Укытучы: Дөрес. Сез әйткән геройларның һәрберсенең аңа гына хас сыйфатлары бар, мәслән, ай турында автор нинди сүзләр әйтә?

Көтелгән җавап: ул матур, якты, йөзе түп-түгәрәк, чисталыкны ярата

Укытучы: Әйе. Бу (слайд белән эш) таблицада мин персонажларны һәм аларның сыйфатларын язып чыктым. Сез аларны туры китереп, тексттагы җөмләләр белән дәлилләргә тиеш буласыз.

Персонажларны бер-берсеннән аерып торган сыйфатлар:

Персонажлар


Сыйфат

лар

Ай

Чуртан

Гөберле бака

Айсылу

Ярдәмчел


+

Мактанчык

+


Битендә миңнәре бар


+

Йөзе түп-түгәрәк, якты

+


Тешләре үткен


+

Йөзә белми


+

Ямьсез, чатан аяклы, карлыккан тавышлы

+


Көнләшә


+

Үзен ямьсез хис итә


+

Балыкчы кызы


+

Куркак


+

Чисталыкны ярата

+


Укытучы: Яхшы , укучылар. Хәзер әйдәгез бергәләп әкиятнең планын төзеп карыйк. Иң беренче нинди вакыйга була?

План:

  1. Ай зәңгәр күлдә коена.

  2. Ай бака ефәгенә уралып кала.

  3. Чуртан Айның батуына сөенә.

  4. Айның тавышын Гөберле бака ишетә.

  5. Айсылу Айны коткарырга ашыга.

  6. Ай Айсылуны чибәркәй дип атый.

  7. Айсылу көзгедән үзен карый.

Укытучы: Ярый, планны төзедек, әлеге план буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләп карыйк.

Укытучы: Бик әйбәт, укучылар, булдырдыгыз; план ярдәмендә текстны сөйләп чыгу сезгә авыр булмады. Хәзер тексттан табыгыз әле: матур кеше турында ничек дип җырлыйлар?

Көтелгән җавап: Ай туганда тудыңмы әллә,

Ай нуры бар йөзеңдә, -

Укытучы: Дөрес, димәк Ай нурларын нинди кешенең йөзенә яга?

Көтелгән җавап: Ай үзенең якты нурын бары тик күңеле матур кешеләрнең йөзенә генә яга.

IV. Рефлексия.

Укытучы: Хәтерегезгә төшерегез әле: ә сез яхшы гаммәлләр кылганыгыз бармы? Кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк? Тышкы матурлыкмы, яисә эчкеме?

Укытучы: Сезнең өстәлләрегездә көзгеләр бар.Үзегезгә күз төшереп елмаегыз. Сезнеңчә, сез матурмы?

Укытучы: Ә хәзер мин сезгә төрле очраклар укып китәм, сез нишләр идегез?

  1. Тышта коеп яңгыр ява. Тәрәзәдән син әниеңне күреп алдың. Аның зонтигы юк һәм өсте чыланган.

  2. Сезнең сыйныфка яңа укучы килде. Ул үзен бик уңайсыз тота.

Укытучы: Минем фикеремчә, сезнең дә күңелегез чиста. Әкият тә безне шуңа өйрәтте, шулай бит , укучылар?

V. Өй эше бирү.

Өй эше.

  1. Дәфтәрләрдә әкияттәге персонажларга хас сыйфатларны язарга.

  2. Әкият буенча рәсем ясарга.

  3. "Кеше нинди булырга тиеш?" кечкенә инша язып килергә.

VI. Билгеләр кую.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал