7


  • Учителю
  • Текст контрольной работы за I полугодие

Текст контрольной работы за I полугодие

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

10 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән

I яртыеллык ахырына контроль эшләр

I вариант



1. Тест биремнәрен үтәгез.

1) Нишләргә? Нишләмәскә? Сорауларына җавап бирүче фигыльне табыгыз.

А) исем фигыль

Ә) инфинитив

Б) шарт фигыль

2) Исем фигыльнең юклык формасын табарга.

А) кермәү

Ә) укымаска

Б) баруларымны

3) Нинди җөмлә җыйнак була?

А) Баш һәм иярчен кисәкләрдән торган җөмлә.

Ә) Иярчен кисәкләрдән торган җөмлә.

Б) Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә.

4) Сыйфат фигыль булган җөмләне күрсәтегез.

А) Бу - минем яраткан эшем.

Ә) Марат театрга киткән.

Б) Оля безгә кунакка килде.

2. Тиешле тыныш билгеләрен куеп языгыз.

1) Кайсы малай яхшырак соң дип сораганнар

2) Патшаның ярдәмчесе әйткән әй ата акыллы тәбәнәк надан озыннан яхшырак түгелме

3) Биби Хәят апа Лиза килде дип кычкырды

3. Җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.

1) Халык килә.

2) Мин киттем.

3) Театр башлана.

4) Мин киям.

5) Театрга баралар

4. Җөмлә кисәкләрен билгеләгез.

1) Сәламәт булу - үзе зур бәхет.

2) Озак йоклау - зарарлы.

3) Йокы алдыннан телевизор карау зыянлы.

4) Күпмедер вакыт узгач, кызның моңлы җыры тагын ишетелде

5. Саннарны сүзләр белән языгыз.

5, 18, 24, 207, 1021, 1890.



10 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән

I яртыеллык ахырына контроль эшләр

II вариант



1. Тест биремнәрен үтәгез.

1) Нишләүче? Нишли торган? Нишләгән? Нишләр? Нишләячәк? сорауларына җавап бирүче фигыль.

А) исем фигыль

Ә) сыйфат фигыль

Б) хәл фигыль

2) Кушма җөмләне табыгыз.

А) Ул бик матур итеп киенде һәм театрга китте.

Ә) Апалар кунактан кайткач та, без клубка киттек.

Б) Вәли белән икәү генә барган идек.

3)Исем фигыль булган җөмләне табыгыз.

А) Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Ә) Дустың янына керү, хәлен белү кирәк.

Б) Сөйкемле, ягымл, чиста, матур, зәвык белән киенгән кеше күңелдә яхшы хисләр уята.

4) Сөйләмдә еш кына хәбәрлек сүзләр белән кулланылучы фигыль.

1) инфинитив

2) хикәя фигыль

3) сыйфат фигыль

2. Тиешле тыныш билгеләрен куеп языгыз.

1) Моны күргән беркатлы Лиза ах Хәят нинди матур син диде

2) А.П.Чехов кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш дигән

3) Халык дөньяда иң зур байлык сәламәтлек ди

3. Җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.

1)Театрга баралар

2) Мин киям.

3) Китаплар алам.

4) Укытучы сөйләде.

5) Оля әйтте.

4. Җөмлә кисәкләрен билгеләгез.

1) Китап уку - файдалы.

2) Ютәлләү - авыру билгесе.

3) Тәмәке тарту - сәламәтлек өчен куркыныч.

4) Егет күзләрен ача, ак халатлы шәфкать туташы аның янында басып тора.

5. Саннарны сүзләр белән языгыз.

9, 15, 36, 418, 2095, 1983.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал