7


  • Учителю
  • Конспект урока татарского языка 'Безнең музейларыбыз' (7 класс)

Конспект урока татарского языка 'Безнең музейларыбыз' (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема : Безнең музейларыбыз.

Максат: 1) текстны аңлап, дөрес итеп укуга ирешү; Татарстан музейлары турында белемнәрне арттыру;

2) диалогик сөйләм , ситуатив күнегүләр аша өйрәнелгән сүзләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен үстерү; ДЙАнә әзерләү.

3) туган якның мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту, үткән тарихыбызга хөрмәт тәрбияләү;

Җиһазлау: проектор, тест, Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева"7 нче сыйныф өчен татар теле" дәреслеге.

Дәрес тибы: ЛКК

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

а) Дежур белән әңгәмә.

б) Уңай психологик хәләт тудыру

2. Актуальләштерү.

а) Фонетик зарядка.

[ ә] авазы. Тыңлагыз һәм [ ә] авазы кергән сүзләргә кул чабабыз .

Мәдәният, , сынлы, сәнгать, гасыр, күргәзмә, күренекле, кулъязма, көнкүреш, сәфәр, энҗе, түбәтәй, читек,муенса.

б). Өй эшен тикшерү.

Сүзләрнең тәрҗемәләрен фронталь тикшерү.

Сынлы сәнгать - изобразительное искусство


Сәфәр - путешествие

Үзенчәлекле - особенный

Гасыр -век

Мәгълүмат - информация

Оештыручы - организатор

Мәдәният - культура

Көнкүреш - быт

Гореф-гадәтләр - обычаи, традиции

Хәтерләтә - напоминает

Кыйммәтле, затлы- драгоценный

Күргәзмә - выставка

Күренекле - известный

Кулъязма -рукопись

Чагылдыра- отражает

Энҗе - жемчуг

Халык иҗаты- народное творчество

Туплана- накапливается

Сәйлән- мелький бисер



1 слайд буенча татар халкының милли киемнәрен һәм бизәнү әйберләрен кабатлау.

3.Төп өлеш.

-Укучылар, безнең бүгенге тема :"Безнең музейларыбыз" дип атала. Без сезнең белән бүген Казан шәһәрендә булган кайбер музейлар белән танышып китәрбез.

Әйдәгез хәзер китапта бирелгән текст белән танышып китик.

а) текстны төркемнәргә бүленеп уку, тәрҗемә итү.

б) төркемнәр чыгышын тыңлау. (5-11 нче слайдларны карау).

в) текстның эчтәлеге буенча эш.

- Найдите предложение где говорится о том, что….(самый большой музей- Национальный Музей Республики Татарстан…..)

- Как скажете о том, что….(Л.Ф.Лихачёв - историк и археолог….)

- Бу җөмләләр хикәядә бармы? («текстка туры килә», «текстка туры килми» дип җавап бирү).

1. Без бүген китапханәгә барабыз.

2. М.Җәлил урамында Сынлы сәнгать музее урнашкан.

3. Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәрендә музейлар күп.

4. Физминутка.

5. Ныгыту.

а) Ситуация буенча диалог төзү.(парларда эшләү)

Какой разговор произойдёт между вами и вашим другом, если :

- вы приглашаете его в музей;

Диалогларны тыңлап китү.

б) текст буенча тест эшләп китү.

1. Текст нәрсә турында?

а) музейлар турында б) китапханә турында в) Казан турында г) кибетләр турында

2. Татарстан Республикасының Милли музее кайчан ачыла?

а) 1985нче елда б) 1895 нче елда в) 1885 нче елда г) 1995 нче елда

3 Татарстан Республикасының Милли музеенда күпме экспонат бар?

а) сигез йөз меңнән артык б) тугыз йөз меңнән артык в) җиде йөз меңнән артык г) биш йөз меңнән артык

4. Сынлы сәнгать музее кайсы урамда урнашкан?

а) М.Җәлил урамында б) К. Маркс урамында в) Г.Тукай урамында г) Г.Камал урамында

5. Сынлы сәнгать музее кайчан ачылган?

а) 1959нчы елда б) 1965 нче елда в) 1859 нчы елда г) 1966 нчы елда

6. Хәзерге вакытта музейда күпме экспонат саклана?

а) егерме меңгә якын б) илле меңгә якын в) сиксән меңгә якын г) утыз меңгә якын

6. Йомгаклау.

-Укучылар, без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

- Сез музейлар турында нинди яңа мәгълүмат белдегез?

- Безнең шәһәребездә музейлар бармы?

- Билгеләр кую.

7. Өй эше.

Казан шәһәрендә булган музейлар турында мәгълүмат алып килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал