7


  • Учителю
  • Татар төркемнәре өчен диктант текстлары

Татар төркемнәре өчен диктант текстлары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Диктантларның төрләре

Диктант укучыларның орфографик һәм пунктуацион яктан белемнәрен тикшерү максатыннан яздырыла һәм, башкарылу алымнарына карап, ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү һәмконтроль диктантлар.

Өйрәтү диктантларына сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, ирекле, сайланма, хәтер, иҗади һәм күрмә диктантлар керә.

Сүзлек диктанты күбрәк башлангыч сыйныф укучылары белән дөрес язу кагыйдәләрен кабатлау максатында үткәрелә. Мондый алымны югары сыйныфларда «Фонетика», «Орфография», «Орфоэпия», «Лексика», «Сүз төзелеше», «Сүз ясалышы» һ. б. темаларны узгач куллану яхшы нәтиҗәләр бирә.

Яңа темаларны үткәндә очраган авыр язылышлы һәм яңа сүзләр, сүз тезмәләре, тема саен барланып барылып, сүзлек диктанты өчен файдаланыла ала. Димәк, диктантның күләме төрлечә: 5-б сүздән 20-30 сүзгә кадәр булырга мөмкин.

Искәртмәле диктантта текстны укыганчы яки тиешле өлешне яздырыр алдыннан кайбер кагыйдәләр, орфограммалар мисаллар ярдәмендә искәртелә ала. Бу төр диктантны «Орфография», «Сүз ясалышы», «Алынма сүзләргә кушымча ялгану тәртибе» һ. б. темаларны үткәндә файдаланырга мөмкин.

Аңлатмалы диктант. Мондый диктантны язганда, тиешле аңлатмалар текстны укыганчы да, өлешләп язу барышында һәм язып бетергәч тә бирелергә мөмкин. Шулай итеп, укучыларга, үз хаталарын табып, аңлап төзәтү мөмкинлеге бирелә.

Ирекле диктант. Укучы, тексттагы аерым җөмләләрнең мәгънәви эчтәлеген саклаган хәлдә, хәтерендә калган сүзләр янына үзе теләгән башка сүзләрне өстәп яза ала.

Сайланма диктантта, баланың игътибары кирәкле орфограммаларга юнәлтелеп, текст тулысынча укыла. Аннары язылышы, ясалышы, төрләнеше һ. б. кагыйдәләргә караган

сүзләр, сүз тезмәләре, җөмләләр генә сайлап яздырыла. Мондый төр диктантта тексттан синоним, омоним, антонимнарны һәм сурәтләү чараларын да сайлап яздырырга мөмкин.

Хәтер диктантында алдан тактага язылып куелган текстны башта укытучы укып чыга. Уку барышында яки соңыннан укытучы балаларның игътибарын аерым сүзләрнең язылы-

шына, тыныш билгеләренең куелышына юнәлтә. Аннан соң текстны укучылар укып чыга. Билгеле бер вакыттан соң хәтердә калган текст дәфтәргә языла. Мондый диктант өчен

укытучы укучылар яттан өйрәнгән яки аларга яхшы таныш текст сайласа яхшырак.

Иҗади диктантта укучы, тексттагы җөмләләрнең мәгънәви эчтәлеген саклап, җөмләне яңа сүзләр, сүз тезмәләре белән тулыландыра. Бер грамматик категорияне, форманы, кон-

струкцияне икенчеләре белән алыштыра яки тексттагы кайбер сүзләр урынына аларның синонимнарын файдалана.

Күрмә диктантта укытучы, текстны уку (язу) барышында кирәкле урыннарда тукталып, авыррак язылышлы сүз яки җөмләләргә аңлатма бирә. Текст дәфтәргә язылып беткәч,

укучылар, тактага язылган текстны үз язмалары белән чагыштырып, булган хаталарны төзәтәләр.

Контроль диктантлар, гадәттә, тема үтелеп беткәч һәм уку елының беренче, икенче яртысы тәмамлангач яздырыла.

Контроль диктант өчен алынган текстка өстәлмәләр кертелми; бернинди аңлатма һәм искәртмәләр бирелми. Укучылар контроль диктантның булачагы, кайсы орфограммаларны кабатларга кирәклеге турында алдан кисәтелә. Яза башлаганчы, укытучы контроль диктант текстын тиешле интонация белән укып чыга. Диктантны әйтү тизлеге шул сыйныф укучыларының уртача уку тизлегенә якын булырга тиеш. Язып бетергәч, укучыларга, язмаларын тикшерү өчен, 3-5 минут вакыт бирелә.

</ Күрмә диктант, хәтер, иҗади, сайланма, сүзлек һәм ирекле диктантлар 5-6 нчы сыйныфларда ешрак язылса, контроль диктантлар тема, бүлек, курс буенча белемнәрне тикшереп, гамәли куллана белү дәрәҗәсен бәяләү максатында, югарырак сыйныфларда кулланыла.





Урманны саклагыз.

Басу белән урман бер-берсеннән аерылгысыз. Без аларны һәрвакыт бердәй итеп күз алдына китерәбез.

Кешеләргә иген үстерүдә булышканы өчен кадерле ул урман. Илгә муллык, табигатькә гүзәллек биргәне, күңелләргә хозурлык өстәгәне өчен дә яратабыз без аны.

Агачлар басуларны салкын һәм коры җилләрдә саклыйлар, җиргә дым тупларга ярдәм итәләр. Су белән җил эрозиясенә каршы да көрәшәләр алар. Иген кырларын урап ала торган урман полосоларының да файдасы әйтеп бетергесез.

Урмансыз як сайрар кошларга да бик ярлы була бит әле ул. Ә без һәр язның сандугачлар белән килүен яратабыз. Шуңа күрә урманнарны саклагыз!

(88 сүз) Натуралист язмаларыннан.













Керпе.

Беркөнне абыем, күлмәгенә төреп, керпе алып кайтты. Шул көннән алып керпе бездә тора башлады. Баштарак читен булды, ахрысы, әле карават астына, әле өстәл астына кереп кача иде. Соңга таба ияләште, ашаганда яныбызга чыга, ашарга өмет итә. Без аңа иртән һәм кичен сөт эчертәбез, ә көндезге ашка ит бирәбез. Кич җиткәч, барыбыз да йокларга ятабыз. Тик керпе генә йокларга ашыкмый, тычкан ауларга йөри.

Салкын карлы бураннары белән кыш җитте. Аның артыннан матур яз килде. Керпе бездә яши бирде. Җәйге көннәрнең берсендә без аны өй алдына чыгардык. әмма шул чыгудан керпебезне кабат күрә алмадык. Мөгаен, болынына киткәндер.

(95 сүз) Көндәлек матбугаттан.





Көзге матурлык.

Кайбер кешеләр көзне яратып бетерми. "Әле, эчне пошырып, яңгыр ява, әле, ялтырап, кояш чыга. Өстеңә нәрсә киеп чыгарга да аптырыйсың. Кырау төшә, кошлар китә, яфраклар коела, гомумән, бик тә моңсу була", - диләр. Ә мин көзне дә яз белән җәйне яраткан кебек яратам. Көз бик матур ул. Юллардан ашлык төялгән машиналар чаба, бакчаларда алмалар, помидорлар кызарып пешә. Дөнья ямьләнә: үзенә бертөрле гөрелте - шатлыклы хезмәт гөрелтесе белән тула. Алтын көз - муллык көзе - җир өстенә канатын җәя.

(74 сүз) Г. Мөхәммәтшиннан





Урманның дусты.

Урманда төрле агачлар үсә. Кайбер агачлар бик юан һәм озын булып үсәләр. Яфраклы агачлар озак яши. Юкәләр һәм каеннар йөз ел үсә. Ә усак, шомырт һәм миләш моның яртысын гына яши. Имән - иң нык агач. Ул ике йөз елдан да артык яши.

Урманның дусты агачларны сындырмый, яфракларны өзми. Урман белән дус кеше кош ояларын туздырмый. Ул урманда ут якмый, чүп ташламый. Агачлар утыртуда да ярдәм итә.

(66 сүз).





Табигатьнең язгы яме.

Яз җитте. Һавалар җылынды. Кар һәм яңгыр сулары җирне дымга туендырды. Язгы табигать күңелле һәм матур төскә керде.

Яз инде канат җәйде. Сабан тургайлары да, сыерчыклар да туган якларына кайтты. Тюльпаннар да, аксыл-зәңгәр миләүшәләр дә чәчәк ата башлады.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Табигатькә ямь өстенә ямь өстәлде. Зәңгәр күктә аксыл болытлар йөзде. Анда берөзлексез сабан тургае сайрады. Елга, күлләрнең әйләнә-тирәсен зифа камышлар урады. Аларда көнозын каз, үрдәкләр йөзде.

Туган ил табигате мең төрле ямьгә күмелде.

(72 сүз.)

Көзге бакча.

Бакчада элек кура җиләкләре җыеп алынды. Чия һәм карлыган җыеп алынды, слива, крыжовник калмады. Бакча шулай да төсен җуймады. Менә бит бер заман җәйге алмалар да өлгерде, коела башлады. Түзмисең, берсен авыз итеп куясың. Һәм ашап бетергәңне дә сизмисең. Менә ул җәйге алмалар да юк инде. Бакчада нидер җитми кебек тоелды. Ничектер, иркенәеп-бушап калган кебек булды ул. Ә ямен һаман җуймады. Җәй тора-бара көзгә авышты, томанлы-җиләс төннәр башланды.

Бакча инде күзгә күренеп үк үзгәргән. Яме һәм күркәмлеге дә кимегән. Тик әле матурлыгын һаман җуймаган. Бакчада кышкы алсу, буй-буй кызыл алмалар да җитәрлек. Җир аларга татлы суын эчергән. Күктәге алтын кояш пешергән

(94 сүз.) (Гарәфи Хәсәнов.)

Беренче кар.

Кичтән әле ул-бу юк иде. Мәктәптән кайтканда, без кара җиргә басып кайттык. Ә менә иртәнгесен дөнья үзенә бертөрле ямьгә төренеп уянды.Кай арада килеп өлгергән диген, без иртән йокыбыздан торганда,тәрәзәләребез каршына кыш килеп баскан, җир ак мамыкка төренгән, эре-эре кар бөртекләре ашыкмыйча гына уйныйлар.

Беренче кар! Безгә яңа шатлыклар алып килүче, керфекләребезгә, иңбашларыбызга кунып, безнең белән урамда бәйрәм итеп йөрүче беренче кар, сәлам, сәлам сиңа!

(67 сүз.) (Фатих Хөснидән.)

Җылы яңгыр.

Иртән көн матур иде. Кинәт көнбатыштан болыт күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исте. Бакчадагы агач яфраклары җәй исен аңкытып җилфердәштеләр. Күктә кошлар чыркылдап очты. Мондый көннәрдә яңгыр болыты бик тиз килә бит. Менә эре тамчылар шып та шып төшә башладылар.

Җылы яңгыр көчәйде. Яңгыр суы урам читендәге канауларга сыймады, тротуар өстеннән акты.

Шаулап килгән яңгыр болыты, ничек тиз килеп җитсә, шулай ук тиз үтеп тә китте. Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан чыкты. Күктә аллы-гөлле төсләргә буялган салават күпере калыкты. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндерде.

(93 сүз.) (Г. Бакировтан)

Җәй көне авылда.

Безнең авыда басулар бик күп. Арыш, бодай, борчак басулары җәелеп ята. Игеннәр, без өлгерәбез инде дигәндәй, бер-берсенә кагыла-кагыла шаулыйлар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп куанып бетә алмыйм мин.

Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагышларбыз, зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар.

Ә карабодай басулары ак җәймә белән каплап куйган диярсең. Менә шулай бөтен басулар да чәчәк ата бездә.

(60 сүз.) (Г. Галиевтән.)

Көзге матурлык.

Кайбер кешеләр көзне яратып бетерми. "Әле, эчне пошырып, яңгыр ява, әле, ялтырап, кояш чыга. Өстеңә нәрсә киеп чыгарга да аптырыйсың. Кырау төшә, кошлар китә, яфраклар коела, гомумән, бик тә моңсу була", - диләр. Ә мин көзне дә яз белән җәйне яраткан кебек яратам. Көз бик матур ул. Юллардан ашлык төялгән машиналар чаба, бакчаларда алмалар, помидорлар кызарып пешә. Дөнья ямьләнә: үзенә бертөрле гөрелте - шатлыклы хезмәт гөрелтесе белән тула. Алтын көз - муллык көзе - җир өстенә канатын җәя.

(74 сүз) Г. Мөхәммәтшиннан.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал