7


  • Учителю
  • Татар теле дәресенең технологик картасы. Тема: Сүз турында хикәя (проект төзү)

Татар теле дәресенең технологик картасы. Тема: Сүз турында хикәя (проект төзү)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теленнән технологик карта

5 класс (татар төркеме)1. Сүзгә лексик анализ ясауны гамәли куллану күнекмәсен, сүзләрнең килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм дәрәҗәсе турында өйрәнгәннәрне урынлы куллану күнекмәсен үстерү һәм ныгыту;

2. Логик фикер йөртүне үстерү; үз хатаңны табып, төзәтә белү күнекмәсен ныгыту;

3. Укучыларда аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән эш итәргә,мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

М: Проект эшен башкаруга сәләтлелек; проект эшен башкарганда татар әдәби теленең нормаларын саклау һәм дөрес язу кагыйдәләрен үтәү;

П: «Лексикология» бүлеге буенча белемнәрне гомумиләштерү

Ш: Проект эшен башкаруга кызыксыну уяту.

Дәрес тибы

Дәрес-проект

Җиһазлау

Төрле сүзлекләр, матур әдәбияттан үрнәкләр, комьютер

Төп төшенчәләр

Лексика, сүзнең лексик мәгънәсе

Предметара бәйләнеш

Рус теле, татар әдәбияты

Төп чыганак

Өстәмә чыганаклар

Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан: Татарстан китап нәшр., 2015.-159б.

Укытучы

Аглиева Гөлназ Фоат кызы.

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

II. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).

Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү

Укытучыны сәламләү.

Шигырь тыңлау, сөйләшү.

Тыңланган шигырь буенча сораулар бирә белү

II. Белемне актуальләштерү

Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау

Дәреснең максаты билгеләнә.

Лексика- Лексикология-

</<br>

Лексика- телнең сүзлек составы. Лексикология- телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән



Мөстәкыйль эшли белү.

III. Проблемалы ситуация булдыру.

Максат: авырлыкларны ачыклау (ни өчен шундый сорау килеп туды? без әле нәрсәне белмибез?), дәрес максатын я теманы төп сорау кебек итеп билгеләү

_Сүзләр нинди мәгънәләрдә кулланыла? Татар телендә сүзләр мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүленә? Аларга билгеләмә бирегез.

Туры һәм күчерелмә

Омонимнар - язылышлары бертөрле, мәгънәләре төрле-төрле.

Синонимнар- охшаш мәгънәле сүзләр

Антонимнар- капма-каршы мәгънәле сүзләр

Сораулар бирү, җавапларны тыңлау, дөресләү

IV. Яңа материал аңлату.

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

Димәк, без бүген нәсәләр эшләрбез?



-Сүзләрнең мәгънәләрен без кайсы сүзлектән карый алабыз?

Безгә моны белү генә җитәме?

-Сүзләр килеп чыгышлары, кулланылыш өлкәсе, кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан нинди төркемнәргә бүленә?

-Эшебез нәрсәдән гыйбәрәт?

Сүзләрнең лексик мәгънәләрен ачыклар-

быз.

Аңлатмалы сүзлектән



110 нчы бит.

Сүзгә лексик анализ тәртибен искә төшерү













Без бүген проект эшен башкарырбыз.

Сораулар бирү, җавапларны тыңлау, дөресләү.

V. Мөстәкыйль эш. Группаларда эш.



Һәр группа бер сүз өстендә эшли:

1 төркем - авыз

2 төркем - аяк

3 төркем -колак

Эш бүленеше:

1.Баш редактор

2.Рәссам-бизәүче

3.Сүзлек белән эшләүчеләр

4. Матур әдәбият белән эшләүчеләр

Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен билгеләү.

VI. Проектны яклау.



1.Сүзнең лексик мәгънәсе

2.Тамырдаш сүзләр

3.Синонимнар

4.Антонимнар

5.Нинди сүзләр белән бәйләнеп килә?

6.Матур әдәбияттан үрнәкләр

Проектны яклау.

Матур дөрес итеп сөйли белү

VII. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

Бүгенге дәрес турында ниләр әйтә аласыз?

Дәрескә йомгак.



Тагын башка төрле сүзләргә проект төзергә була: кул,су,сүз һ.б.

Үз эшен бәяли белүе.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал