7


  • Учителю
  • Шәмсия Җиһангирова иҗатында әни темасы

Шәмсия Җиһангирова иҗатында әни темасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Затлы ханым. Тыйнак ханым. Тыйнаклылыгы, сөйкемлелеге белән үзенә тартып торучы якташыбыз Баек авылы кызы Шәмсия Җиһангирова. Сөйкемле, күзләре ягымлы елмая. Йөзе нурлы, диләр андый кешеләр турында. Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен өйрәнгәндә, мин шагыйрә иҗатында өстенлек иткән ике темага игътибар иттем. Аның берсе - туган як образы булса, икенчесе - ана образы.

Фәнни эшемнең темасы: «Шәмсия Җиһангирова иҗатында ана образы».

Максат: Шәмсия Җиһангирова шигырьләрендә ана образын өйрәнү.

Бурычлар:

  • авторның шигырләрендә ана турында әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү.

  • шигырьләрдә хис дәрәҗәсен ачу.

  • шигырьләрне анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Төп өлеш. Шәмсия Җиһангирова иҗатында ана образы .

Аллаһы Тәгалә безне ни өчен барлыкка китергән? Нигә алай? Нилектән? Нигә Киек Каз юллары йолдыз нурына күчкән? Бала чагында кызыксынучан, кечкенә кыз бала әнисен бик күп үзен кызыксындырган сораулар биреп аптырата. Инде шагыйрә үзе әни булгач, бу җаваплы хезмәтнең ни дәрәҗәдә җиңел булмаганын күрә. «Бала чакта» шигырендә тормышта һәр кеше дә җавап тотарга тиешлеге турында уйлана. Бик яшьли әти назыннан мәхрүм калганга автор әнисен ялгыз, тормыш йөген берүзе тартучы, тормыш җилләренә бирешмичә баручы ханым итеп сурәтли. Гаделлек, сабырлык өлгесе буларак әнисе балаларында да шул ук сыйфатларны тәрбияли, авырлыкларга түзәргә, чын кеше булып калырга өйрәтә. Шәмсия Җиһангирова иҗатында әти-әни энҗегә тиң ике бөртек. Бу чагыштыруны кулланып ул аларны аклык-сафлык билгеләре дип атый. Пар былбыллар, мәңге шиңмәс гөлләр, ай һәм кояш образларын куллана.

  • Безнең балачак гел эштә булды. Өй тулы хатын-кыз - өч апам, мин һәм әнкәй. Әткәй миңа яшь ярым булганда, бездән китеп, башка гаилә корды. Гомер буе әткәйне көтеп яшәдем, - дип искә ала үзенең истәлекләрендә Шәмсия Җиһангирова.

Әнкәем җил-яңгыр тидерми үстерде,

Тормышта ул миңа зур терәк.

"Әнием" дигәндә, "Әткәем" дияргә

Син кирәк, әткәем, бик кирәк.

Җанының ярасын төзәтер өчен, әтисен бер генә кочаклап алу да җитәр төсле кебек. "Әткәем" шигырен укыгач шундый нәтиҗәгә киләсең

"Бала чакта" шигырендә балакаем, төпчегем, йөрәк итем, иркә гөлем, җанкисәгем, алтын бөртегем әни кешенең кызына яратып әйтелгән сүзләре. Әлеге метафоралар шигырьгә тагын да бер үзенчәлекле яңгыраш өстиләр. Үзе әни булгач кына шагыйрә әлеге сүзләрнең мәгънәләренә төшенүен әйтә. Әнисенә дә хәзер шул ук сүләр белән дәшә.

Балаларын үстереп чыгарып җибәргәч әни кешене тагын да зуррак борчулар биләп ала. «Әнидән хат» шигырендә Казан каласына китеп югалган кызын сагынып ана хат яза. Көче ташып торган әни кеше авылда мщш килеп дөнья көтә. Үзе шәһәр тормышы белән кызыксына. Авыл яңалыклары турында хәбәр бирә. Бәбкә чыгаручы ала каз, ала муенлы тавык образлары шәһәрләшкән авыл кызын кабат авылына чакыра. Каклы каз, җиләкле болын, токмачлы аш бала чагында уйнап үскән туган нигезенә дәшә. Монда шәһәрдә үз урынын тапкан кызы өчен горурлык хисе дә, сагыну, ярату, юксыну хисе, юмор хисе дә биләп ала.

«Әнкәм назы» шигырендә исә язучы үзе әни булса да әнисе назына һаман да мохтаҗ булуын искәртә. Бер бишектә тирбәлеп, әнисенең матур сүзләрен ишетәсе, назын тоясы килә. Еллар чоңгылыннан әнисенә иркәләнеп, тормыш авырлыкларына бирешмәс өчен күпме көч ала ул.

«Кайчан кайтсам…» шигырендә нурлы йөз белән кызын каршы алучы ана образы күз алдына килә. Китә башласаң күзләре яшьләнә. Ананың сагыну хисе басылмаган. Баласын сызланып, әрнеп торучы йөрәк ярасы белән чагыштыра ул. Ә бала өчен әнисенең татлы сүзләре, аның җылы карашы, наз тулы күзләре яшәү чыганагы була.

"Син әйтәсең..." шигырендә ана картайган, чәчләре агарган, тешләре дә калмаган. Озын буйлар инде чүгелгән. Бу дөньяның фанилыгын аңлаган ана күп яшәлде. Бетте кирәклек... дигән нәтиҗә ясый. Ә шагыйрә әнисенең кирәкләрдән кирәгрәк чагы икәнен аңлатып әнисендә тагын бер сыйфатны барлый. Ул да булса - зирәклек.

Их, әнкәем, миндә булса иде

Синдә булган кадәр зирәклек!

"Бүләк иткән ак шәлем..." шигырендә бүләк итеп алып биргән ак шәл образы үзәккә куела. Ананың ап-ак күңеле ак шәл белән чагыштырыла. Әни кеше шәлне кызгана, әйтерсең аның керләнүеннән курка.

Ничә әйттең инде:

"Шәлеңне, - дип, -

Үлсәм, кире алып китәрсең..."

Әй, әнкәем, ак шәлкәең сине

Алмаштыра алыр микән соң?!

Ана кешенең шул дәрәҗәдә сакчыл булуы, үзеннән яңа әйберне кызгануы, әлеге матурлыкны керләндермичә кызына бүләк итәсе килүе берникадәр моңсулык, кызгану хисе тудыра, сагышны да арттыра сыман.

"Киереп ач, әнкәй, капкаларны..." шигырендә шагыйрәбез ярсу атларына утырып туган авылына юл тота. Туган ягына кайткач, әнисен дә утыртып хыял капкасыннан чыгу һәм сәяхәт итү аның исәбе.

Сиңа- туксан! Миңа - илле биш!

Икебез дә исән!

Бераз гына исәр

Шөкер, Аллам!

Шөкер! Исән ич!

Яшьлегенә кайткан кызыбыз тынлык белән, ваемсызлык белән килешми. Аңа көзге кояш көч бирә. Әнисенең туксан яшендә исән-сау булуы да аңа канат куя, үзенең бәхетле икәнен татырга мөмкинлек бирә, минемчә.

"Кайларга җыендың, әнкәем..." шигырендә сандыгына ситсы, тастымаллар, яулыклар тутырган ана образы тасвирлана. Соңгы теләкләрен әйтеп ана соңгы юлга җыена. Аның күңеле тыныч.

Бәхетем, өметем син! Мин сине

Үземә алмашка үстердем... Гомер үткән саен кеше бу дөньядан китү турында уйлана башлый. Үзенең горурлыгы булган балалары - аның юанычы.

"Әнкәй" шигырендә әни кеше иске дисбе тартып утыра. "Һай, ничекләр кыямәттә җавап бирермен?!"- дип уфтана ул. Еллар узган саен моң, сагыш арта. Кеше үзенең гомер көзенә якынлаша, дөньяда кылган гамәлләрен барлый. Дисбе тартуы юкка түгел. Аллага ышануы күңеленә тынычлык бирә, авыр вакытларны җиңеләйтәдер сыман. Шуңа күрә ул кыш көне кабер казучыларны җәлләп, җәй көне китеп барсам иде дип ялвара.

"Менә бүген әнкәемнең

Йөрәге калды туктап.

Бу дөньяның фанилыгын

Аңладым тагын бер кат.

Ана белән бала бер-берсе өчен ничек кенә өзгәләнсәләр дә, дөньяда һәркемнең гомере чикле. Шагыйрә җиһандагы ак һәм кара төсләрнең алмашып торуын искәртә. Кара гүр, кара туфрак тәнне күмсә дә, җанның галәмгә ашуы тынычландыра. Ананы югалтудан күңел сызлана, әрни, юксына. Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгән ананың урыны җәннәт түрендә буласына өмет зур. Ә дөньяда калган кешеләргә бер Алла сабырлык бирсен. Вакыт дәвалый,-диләр. Әнисез яшәү - терәксез яшәү. Исән чагында әни кеше - сакчы фәрештә, чын кыйблам, яшәү мәгънәсе булганын яза автор. Әтисех кеше ярты ятим булса, инде хәзер шыр ятим,-дип ачыргалана шагыйрә.

Йомгаклау.

Һәр кешедә изгелек, илаһилык башлангычы бар. Әлеге изгелек безгә әниләрдән күчәдер. Кечкенә баланың дөньяны танып-белер өчен җибәрелгән изге фәрештәсе итеп карасак, әни дигән ул фәрештәне югалту барлык кешеләр өчен дә зур кайгы. "Оҗмах аналарның аяк астында!". Шәмсия Шиһангирова да үзенең әнисен гомер буе зурлый, аңа карап соклана, әнисе белән горурлана. Әнисе аның бала чагы да, олыгайгач та иң кирәкле изге җан ул аңа. Шуңа күрә әнисе өчен борчылу, аның гомерен ничек булса да озынайту, әнисе булган өчен чиксез сөенү хисе барлык шигырендә дә бар диярлек. Яшьрәк чагында язган шигырьләрендә әнисе тормышны алып баручы, кайгы-хәсрәт алдында сыгылып төшмәгән көчле шәхес булып күз алдына килеп баса. Еллар узган саен кеше үзенең тормышына канәгать булып, шөкер итәргә өйрәнә. Балаларының бәхете өчен сөенә. Мәңгелек йортка барырга җыена. Алдагы шигырьләрдә бәхет, сөенү хисе, ярату, соклану, горурлану хисләре өстенлек итсә, соңрак шигырьләрдә сагыш, моң, кайгы-хәсрәт, күңелнең сызлануы кебек хисләр өстенлек итә. Кеше хисләренең тирәнлеген тасвирлау Шәмсия Җиһангирова шигырьләренең тәэсир итү көчен тагын да арттыра, баета төшә.



























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал