7


  • Учителю
  • Конспект урока ПАРТАДАШЫҢ КЕМ? (7 класс)

Конспект урока ПАРТАДАШЫҢ КЕМ? (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

РУС БАЛАЛАРЫНА - ТАТАР ТЕЛЕ



7 нче сыйныфта эксперименталь дәреслек белән эшләү



ПЛАН - КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ

Конспект урока ПАРТАДАШЫҢ КЕМ? (7 класс)

Өченче дәрес.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең максаты: 1. Ясалма сыйфатларны актив сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

2. Ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.

3. Ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, интерактив такта, кагыйдәләр таблицасы.



Лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе

Өч этаптан тора:

  1. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

  2. Яңа төшенчә һәм билгеләмәләрне формалаштыру.

  3. Алган белемнәрне гамәлдә куллана белергә күнектерү - материалны ныгыту.

Дәрес планы.

  1. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм, шуңа бәйләп, яңа материалны өйрәтү - 20 минут.

  2. Белем һәм күнекмәләрне камильләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү - 20 минут.

  3. Дәрескә йомгак - 3 минут.

  4. Өйгә эш бирү - 2 минут.



Дәрес барышы.

I. Кереш өлеше.

Дәресне оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Хәерле көн!

  • Дәресне башлыйбыз.

  • Бүген кем дежур?

  • Дәрестә кем юк?

  • Бүген ничәнче число?

  • Атнаның нинди көне?

Бүген без 2 нче теманы өйрәнүне идәвам итәбез. "Партадашың кем?" дип атала. (Слайд2)



II. Актуальләштерү.

Укытучы. -Тактага игътибар белән карагыз әле (Слайд 3 ).

Сүзләрне искә төшерегез.Аларны русча әйтегез.

(тактада сыйфатлар)

1. Игътибарлы, тәрбияле, шәфкатьле, җаваплы.

(внимательный, воспитанный, милосердный, ответственный)

2. Кайгыртучан, онытучан, кызыксынучан, аралашучан.

(заботливый,забывчивый, интересующийся, общительный)

3. Ялганчы, гайбәтче, әләкче, алдакчы.

(лгун , сплетник, ябеда, обманщик)

4. Җитез, кыю, тапкыр, кире, тупас, тыныч, битараф, куркак, гадел.

(быстрый, храбрый, находчивый,упрямый, грубый, спокойный, безразличный, пугливый, справедливый).

Укытучы. - Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?

Аларның кайсылары ясалма сыйфатлар (производные прилагательные)?



(Укучылар интекрактив тактада эшлиләр, кушымчаларын аерып күрсәтәләр).

Укучылар. - лы, - ле, - чы, - че, - чан, - чән кушычалары ялганып сыйфатлар ясала.

Укытучы. - Кагыйдә чыгарабыз. (Слайд 4)



Исем һәм фигыльләргә төрле кушымчалар ялганып сыйфатлар ясала. Алар ясалма сыйфатлар дип атала.



II. Уен. «Сүзләрнең парын тап, уклар белән күрсәт». (Слайд 5)

(Укучылар интекрактив тактада эшлиләр)



горур

ярдәмчел

түземле

тәкәббер

тәвәккәл

җитди

кыланчык

максатчан

көнче

масаючан

үзгәрүчән

үпкәчел

намуслы

оялчан

таләпчән

туры сүзле





терпеливый

гордый

отзывчивый

решительный

серьёзный

высокомерный

целеустремлённый

кокетливый

изменчивый

завистливый

заносчивый

стеснительный

требовательный

прямолинейный

обидчивый

совестливый





Укытучы. - Кайсылары уңай, кайсылары тискәре сыйфатлар?

(Укучылар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерып күрсәтәләр), (Слайд 6).



УҢАЙ

СЫЙФАТЛАР



  • ярдәмчел

  • түземле

  • тәвәккәл

  • җитди

  • максатчан

  • намуслы

  • оялчан

  • таләпчән

  • туры сүзле





ТИСКӘРЕ

СЫЙФАТЛАР



  • горур

  • тәкәббер

  • кыланчык

  • көнче

  • масаючан

  • үзгәрүчән

  • үпкәчел







III. Ныгыту.

  1. Язу дәфтәрендә эшләү. 46 бит, 5 нче бирем.

Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

(Бер укучы итерактив тактада яза, калганнары язу дәфтәрендә эшлиләр).

масаючан - _____________________________

кыланчык - _____________________________

оялчан - _____________________________

тәккәббер - _____________________________

туры сүзле - ____________________________





Физминутка

Күбәләк уң җилкәгә кунган,

Күккә күтәрелгән,

Сул җилкәгә кунган,

Чәчәккә төшкән. (3 - 4 мәртәбә кабатлана)



IV. Дәреслек белән эш.

1. 13 нче бирем. 57 бит.

Укытучы. - Кызлар турында фикерләрегезне әйтегез.

Бу кыз сезгә бераз кыланчыктыр/ мактанчыктыр кебек тоелмыймы? (Слайд 8).



Конспект урока ПАРТАДАШЫҢ КЕМ? (7 класс)



















  1. 14 нче бирем. 57 бит..

Укытучы. Һәр кешенең уңай сыйфатлары да, тискәре сыйфатлары да була. Әгәр без үзебезнең тискәре сыйфатларыбызны белсәк, төзәтергә тырышсак, безнең дусларыбыз күп булыр.

Үзем турында мин тырыш, ярдәмче кеше дип әйтә алам. Мин һәрвакыт гадел, намуслы булырга тырышам. Ләкин мин бераз үпкәчел.

Үзегез турында сөйләгез.

Ничек уйлыйсың, синең нинди уңай һәм тискәре сыйфатларың бар?



  1. 15 нче бирем. 57 бит.

Укытучы. - Партадашың турында сөйлә. Аның нинди уңай сыйфатлары һәм тискәре сыйфатлары бар?

Мәсәлән: Настя үзен ярдәмчел, намуслы дип саный.



  1. Парлап эшләгез.

Конспект урока ПАРТАДАШЫҢ КЕМ? (7 класс)

Бер - берегезгә фикерләрегезне әйтегез. Киңәшләр бирегез.



Укучы 1. - Таня, син - ярдәмчел, акыллы, намуслы кеше. Синең бу сыйфатларың миңа

ошый. Ләкин син бераз үпкәчел, бу миңа ошамый.

Укучы 2. - Мин бу сыйфатларымны төзәтергә тырышырмын.

Сөйләшү вакытында укучылар бер - берсе белән килешмәсәләр, фикерләрен әйтсеннәр:

Укучы 2. - Саша мин синең белән килешмим. Мин үземне үзсүзле дип санамыйм. Әлбәттә, мин еш үзем теләгәнчә эшлим, ләкин башкаларның фикерләрен дә тыңлыйм.

Өстәмә сөйләм үрнәкләре: Ни өчен сиңа шулай тоеладыр, белмим, ләкин мин үзем турында үпкәчел дип уйламыйм.



  1. Монолог.

Партадашың турында сөйлә. (Слайд 9).

Үрнәк:

Миңа Никитаның гадел, юмарт булуы ошый. Ләкин ул бераз кире, үзсүзле.

Аның бу сыйфатлары миңа ошамый.

Укучылар үз фикерләрен иптәшләрен үпкәләтмичә әйтергә өйрәтергә кирәк.

Сөйләм үрнәкләре: Бәлки мин хаклы түгелдер, ... бәлки мин ялгыш уйлымдыр, ... һ.б.









V. Өйгә эш.

Язу дәфтәрендә эшләргә.

6 нчы бирем. Үзең турында яз. Синең нинди уңай һәм тискәре сыйфатларың бар?

7 нче бирем. Партадашың турында яз. Аның нинди уңай сыйфатлары һәм тискәре сыйфатлары бар?

8 нче бирем. Классташларың турында яз. Аларның нинди уңай сыйфатлары һәм тискәре сыйфатлары бар?



VI. Дәрескә йомгак.

Укытучы. - Ясалма сыйфатлар ничек ясала? (Кагыйдә).

- Нинди сыйфатлар була? (Уңай һәм тискәре сыйфатлар).

Шәвәли һәм Кирлемәннең уңай һәм тискәре сыйфатларын әйтегез.

Конспект урока ПАРТАДАШЫҢ КЕМ? (7 класс)Конспект урока ПАРТАДАШЫҢ КЕМ? (7 класс)



ярдәмчел, масаючан,

түземле, кире,

максатчан, кыланчык,

... ...







Билгеләр куела.



Дәрес "Күңелле тәнәфес" җыры белән тәмамлана.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал