7


  • Учителю
  • Доклад на тему: Укучыларның югары эшчәнлегенә ирешү юллары

Доклад на тему: Укучыларның югары эшчәнлегенә ирешү юллары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ Укучыларның югары эшчәнлегенә ирешү юллары

Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү, аңа сыйфатлы белем бирү-бүгенге көндә укытучы алдына куелган иң мөһим бурычларның берсе. Бүгенге катлаулы чорда яшь буынны гыйлемле итү белән беррәттән, сәләтләрен тормышка ашыра белүче шәхес буларак тәрбияләргә кирәк. Моның өчен дәрес тә заман таләпләренә тәңгәл килергә һәм нәтиҗәле үтәргә тиеш. Ә заманча дәрес нинди була?

Аның бүгенге җәмгыять ихтияҗларын канәгатьләндерерлек, нәтиҗәле, гамәли; бала, ата-ана, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Замана дәресе-кабул ителгән дәрес структурасына формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Бу очракта укытучы оештыручы.

Түбәндәге позиция заманча дәрес оештыруга гомуми якын килүне формалаштырырга мөмкинлек бирә:

-дәреснең коммуникатив юнәлешен көчәйтү: диалогка, төрле уку һәм тормыш ситуацияләрендә аралашуга әзерлек формалаштыру;-дәреснең мәгълүмат өлешен арттыру; укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа ысуллар кертү; нәтиҗәле педагогик технологияләр куллану; практик күнекмәләр булдыруга юнәлеш бирү; баларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.

Беренче итеп, тел һәм әдәбият дәресләрендә баланың бәйләнешле сөйләмен үстерүдә кулланыла торган алымнарга тукталып китәсем килә. Сөйләм телен үстерүнең алымнары күп төрле. Ләкин, моның өчен җитәрлек күләмдә күрсәтмә материаллар булу зарури. Мисалга шуларга нигезләнелгән бер алымга тукталып китәм. Тактага төрле темага караган сүзләр языла, яисә экранда бирелә. Укучы темага туры килгәннәрен сайлап алып, калганнарын сыза. Алга таба биреме - сайланган сүзләрдән җөмләләр барлыкка китереп, логик яктан бәйләнгән хикая тези. Бу очракта укучының дәрескә әзерлеге һәм бәйләнешле сөйләмнең үсүе күзәтелә. Хикәя ахырында бирелә торган сорауларга килик. Монда укучы җавабын гына әзерләми, ә соравын да дөрес итеп төзи. Дәрестә ул үзе теләгән иптәшенә сорау бирә. Икенчесе җавап бирә алмаган очракта, үзе үк җавабын кайтара. Тулы һәм дөрес җавап алыр өчен, сорауны дәрес итеп куя белергә кирәк. Бу алым сөйләм телен үстерә, инша язганда стиле ягыннан дөрес җөмләләр төзи белергә ярдәм итә.

Иҗади сәләтләрен үстерергә фонетик уеннар куллану да отышлы. Мәсәлән, бер төрле хәрефтән генә башланган сүзләр кулланып җөмлә, хикәя төзиләр.

Мөстәкыйль эшләргә, фикер йөртергә, бер-берсен тыңлый белергә өйрәтү өчен, Рахимов технологиясенең элементларын куллану да бик уңышлы. Аның максаты-баланың бирелгән теманы үзлегеннән аңлауда. Укучы дәреснең темасын билгели, үзе максат куя, кагыйдәсен чыгара, кат-кат кабатлый, күнекмәсен ныгыта, нәтиҗә ясап, дәреснең моделен төзи.

Рус телле укучы татар телен өйрәнгәндә бик күп кыенлыклар белән очраша һәм бу аның эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Мәсәлән: Җөмләдә сүзләр тәртибен ничек истә калдырырга? Нинди тәртиптә сөйләргә? Күпме сөйләргә?

Укучыларга булышу, шартлар тудыру өчен түбәндәгечә эш алып барырга була.

Аерым сүзләрне, төшенчәләрне төрле геометрик фигуралар, шартлы билгеләр белән билгеләп, алардан терәк схемалар төзергә мөмкин. Монологик, диалогик сөйләм үстерүдә дә әлеге схемаларны куллану бик уңышлы нәтиҗә бирә.Замана бездән яңа алым һәм методлар таләп итә. Ләкин замана үзгәрә дип бала үзгәрми. Шуңа күрә яңалык керткәндә белемне укучы күңеленә барып җитә алырлык итеп, индивидуаль үзенчәлеген исәптә тотып, эшләргә кирәк.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал