7


  • Учителю
  • 10 сыйныф (1 төркем) _ татар әдәбиятыннан тестлар

10 сыйныф (1 төркем) _ татар әдәбиятыннан тестлар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

10 нче сыйныф өчен (Iтөркем) татар әдәбиятыннан контроль эш материалы (тест).

</ 1. «Диване-лөгатет-төрк» ягъни төрки телләр сүзлегенең авторы кем?

а) Мәхмүд Кашгарый; ә) Йосыф Баласагунлы; б) Сөләйман Бакырганый;

2. Халкыбызның кайсы ядкарендә «Идел-Йорт» атамасы еш кулланыла?

а) Кол Гали, «Кыйссаи Йосыф»; ә) «Идегәй» дастаны; б) Сәйф Сарай, «Сөһәйл вә Гөлдерсен».

3. Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты ничә чорга бүлеп өйрәнелә?

а) 4; ә) 5; 6)6; в) 7.

4. ...Йосыфның «ун төрле һөнәре бар»лыгы игълан ителә. Түбәндә бирелгән сыйфатларның кайсысы Йосыф образы­на туры килми?

а) теле бик саф, тугъры үзе; ә) кешелекле һәм шәфкатьле; б) күрексез һәм нурсыз йөзле; в) хыянәтсез һәм әманәтле.

5.Түбәндәге әдипләрнең кайсысы Ка­зан ханлыгы чоры шагыйре түгел?

а) Өмми Камал; ә) Мөхәммәд Әмин; б) Мәхмүд Болгари; в) Колшәриф; г) Мөхәммәдьяр.

6. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының ча­гыштырмача дөрес текстын кем төзи?

а) Сөләйман Бакырганый; ә) Сәйф Сарай; б) Габдерәхим Утыз Имәни.

7. Түбәндәге әсәрләрнең кайсыларын Мөхәммәдьяр иҗат иткән?

а) «Нәһҗел-фәрадис», «Кыйссасел-әнбия»; ә)«Дәфтәре Чыңгызнамә», «Тәварихе Бол­гария», «Җәмигь эт-тәварих»;б) «Нәсыйхәт», «Нуры содур», «Төхфәи мәр­дан».

8. Аларөстенкүмепкомнарөелде... Бухәлне бары тик берсахракүрде.

Әлегеюлларкайсышагыйрьнеңниндиәсәреннәналынган?

а) Котб«Хөсрәүвә Ширин»; ә) Сәйф Сараи«СөһәйлвәГөлдерсен»; б) Сайяди «Таһир-Зөһрә».

9.Хикмәтжанрыныңбилгеләмәсе:

а) фәлсәфи-дидактикхарактердагы, афо­ристикяңгырашлы лирик жанр;

ә) вакыйга-хәлләр, уй-кичерешләрбеләнүрелепбирелгәнәсәр;

б) ритм һәмрифмагакорылган лирик әсәр.

10. Галимнәркүкйөзендәкөнәшяңлигь,

Шәкертләртулыпторганайгаяңлигь,

Мөэминләркүкйөзендәйолдызяңлигь,

Наданларкоңгыз-корткаохшарбулгай.

Әлегешигъриюлларның авторы кем?

а) Габди; ә) МәүлаКолый; б) ТаҗеддинЯлчыгол.

11. Шигырьюлларындаиҗекләрнеңбилге­леберсандакилүенә, әлегеюлларныңбилге­леберзурлыктагы ритмик буыннаргабүле­нүенәнигезләнгәншигырьтөзелеше:

а) силлабикшигырь; ә) гаруз; б) метрик шигырь.

12 .Күпгыйлемлебулсаадәм - байдырул,

Башкаларйолдызкебектер, - айдыр ул...

Килсәдәүлем, галимүлмиһаман,

Үлемекилгәнчеүкүләнадан.

Югарыдабирелгәншигъриюлларның ав­торы кем?

а) ХөсәенбинеЛокман; ә) Габдессәлам; б) ГабдерәхимУтызИмәни.

13. Беренче реалистик роман язучы:

а)З.Һади; ә)Р.Фәхретдинов; б)М.Акъегетзадә.

14. Ниндииҗат методы кешенеңүз-үзенрухияктанкамилләштерү юлы беләнАл­лагаякынаюынкүздәтота?

а) романтизм; ә) мәгърифәтчелек; 6) суфи­чылык.

15. К.Насыйриның «Әбүгалисина» әсәре геройлары ил гизәргә нинди максат белән чыгып китәләр?

а)белем алу; ә)дөнья күрү; б)ял итү

16.Кайсы шагыйрь үзенең күп әсәрләрен Ш.Мәрҗанигә багышлаган?

а)Ш.Зәки; ә)Г.Чокрый; б)М.Акмулла.

17.Бирелгән өзекнең авторы кем?

«Муса исемле билгесез кешене эзләп табу иң зур бурыч булганлыктан, тикшерүчеләр бу эшне Шубин атлы бер сыщик-шымчыга тапшырдылар».

а)Р.Фәхретдинов; ә)Ф.Кәрими; б)З.Бигиев

18. Татар әдәбиятында детектив жанрга нигез салучы:

а)КНасыйри; ә)М. Акъегетзадә; б)З.Бигиев.

19.Г.Кандалый иҗатында төп тема:

а)авыл тормышы; ә)мәхәббәт; б)гаилә

20. Г.Исхакыйның туган җире:

а) Аксубай районы Кармәт авылы; ә) Казан шәһәре; б) Чистай районы Яуширмә авылы

21.Бу геройларның кайсысы З.Бигиевнең «Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәреннән?

а) Җиһангир; ә) Ягькуб; б )Габденнасыйр

22. Г.Тукай Җаек шәһәреннән Казанга кайчан кайта?

а) 1907; ә) 1886; б) 1913

23. Әлеге канатлы сүзләр кем тарафыннан әйтелгән?

"Якутлар табыладыр вакыт белән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән".

а) М. Акмулла; ә) Г. Кандалый; б) Г.Чокрый.

24. Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигыреннән?

"Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызлып-сызлып чыга күңленнән".

а) "Өзелгән өмет"; ә) "Милләткә"; б) "Милли моңнар"

25.Г.Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән" повестендагы образлар:

а) Хисаметдин, Хәнифә; ә) Шәмси, Анна; б) Муса, Хәдичә.

26. ХХ йөз башы шагыйрьләре

а) М.Җәлил, Ф.Кәрим, Н.Арсланов, Г.Афзал

ә) Г.Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич

б) Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Х.Халиков, Р.Харис

27. Эмиграциядә булган язучы

а) Г.Тукай; ә)Г.Исхакый; б) Ф. Әмирхан

28. ХХ йөз башында иҗат иткән драматургларны билгеләгез:

а) Бакый Урманче, Габдулла Шамуков ә) Г.Камал, М.Фәйзи

б) Н.Җиһанов, С.Габәши





Тестларны бәяләү нормалары

«5» - 86-100% дөрес җавап өчен куела; 25 - 28б - «5»

«4» - 71-85% дөрес җавап өчен куела; 20 - 24б - «4»

«3» - 51-70% дөрес җавап өчен куела; 15 - 19б - «3»

«2» - 0-50% дөрес җавап өчен куела; 0- 14б - «2»





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал