7


  • Учителю
  • Конспект урока по теме 'Сабантуй'

Конспект урока по теме 'Сабантуй'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Ачык дәреснең план-конспекты


Тема: Сабантуй - күңелле бәйрәм.


Максат: 1. Укучыларның алган белемнәрен ныгыту.

2.Логик фикер эшчәнлеген үстерү; белем алуга омтылыш, кызыксыну уяту; татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй турында белешмә бирү.

3. Туган җиребезгә, туган ягыбызга сакчыл караш, горурлану хисләрен уяту.

Җиһазлау: 1. "Сабантуй" темасы буенча фоторәсемнәр, сүзләр, рәсемнәр.

2. Интерактив такта, мимио, магнитофон.

3. Жетоннар, "КВН"га кирәкле карточкалар.

План: 1. Дәресне оештыру

2. Белемнәрне ныгыту һәм тикшерү.

3. Йомгаклау

Катнашалар: 4Б сыйныфы укучылары

Число: 21.05.09.


Укытучы: Исмәгыйлева Резеда Раиф кызы


  1. Дәресне оештыру


  • Исәнмесез, укучылар.Кәефләрегез ничек?

  • Дәрестә кем дежур? (Дежур укучы бүгенге числоны, дәрестә кем юк икәнен, һава торышын сөйли)

(Укытучы укучыларга дәреснең максатын әйтә, яхшы теләкләр тели)


2. Укучыларның белемнәрен тикшерү һәм ныгыту.


- Укучылар, тиздән җәй килеп тә җитәр. Сез җәйне яратасызмы? Ни өчен?

- Дөрес. Ә Татарстанда җәй нинди бәйрәм белән башлана? (Сабантуй бәйрәме белән) (1 слайд)

- Балалар, ә сез бу бәйрәмне яратасызмы? (Әйе)

- Ни өчен?

- Ярый. Хәзер мин сезнең "Сабантуй" темасы буенча белемнәрегезне тикшерәм. Сез ризамы?(Әйе)

- Баштан без ике командага бүленәбез, димәк безнең буген кыскача КВН була.(Командаларга исемнәр бирелә)

-Башлыйбыз.

1нче бирем :

(2 слайд) Сабантуй сүзе рус телендә нәрсәне аңлата? (Праздник плуга)

  • Дөрес. (жетоннар бирелә)

  • Кем әйтә, сабантуй нинди республикада үткәрелә?(Татарстан) (3 слайд)

  • Ни өйчен? Чөнки ул татар милли бәйрәме.

  • Яхшы, ләкин бу бәйрәм Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия һәм чит илләрдә дә үткәрелә.

2нче бирем:

(4,5 слайд) Сез бу сүзләрне беләсезме?( Командалар сүзләрне тәрҗемә итәләр, һәр дөрес җавапка жетон бирелә)

3нче бирем:

Рәсемнәр өстендә эш( 6,7,8,9 слайд)

-Укучылар, Сабантуй бәйрәмендә нинди ярышлар үткәрелә?( Чүлмәк вату, көрәш, баганага менү, концерт күрсәтү, аркан тартышу һ.б.)(жетонннар бирелә)

-Ярый, белемнәрегез бар икән.

4нче бирем:

-Ә хәзер тактага карыйбыз. (Тактада "Сабантуй" темасы буенча фоторәсемнәр эленгән)

( Бирелгән фоторәсемнәргә аерым сүзләр тәкьдим ителә. Сүзләрне рәсемнәр белән туры китерергә кирәк) (жетонннар бирелә)


Музыкаль тәнәфес.


(Балар яттан белгән шигырьләрен укыйлар, "Сабантуй" җыры җырлана)

5нче бирем:

  • Ә хәзер сезгә кроссворд бирелә.(Һәр дөрес җавапка жетон бирелә)

(Укучылар мимио ярдәмендә интерактив тактада җавапларын язалар)

Сораулар:

1.Кыр сүзенең синонимы. (басу)

2."Тәмле җәй" шигырен кем язган?(Ш.Галиев)

3. Дәү әни сүзенең синонимы.(әби)

4.Кыргый хайван исеме. Ул бал ярата.(аю)

5. Мәзәкне исеңә төшер.Кем чияләрне парлап өзә?(Гөлнара)

6."Якты күл"дә ничә Ваня ял итә?(уналты)

7. Г.Нәбиуллин шигырендә нәрсә сөйләшә?(урман)

8. Балалар нинди ел фасылын яраталар?(җәй)


3. Йомгаклау

1.КВНның нәтиҗәләре күрсәтелә.

2. Саубуллашу

САБАНТУЙ

МӘЙДАН

ЯРЫШ

КӨРӘШ

КАПЧЫК

ЧАБЫШ

Сабантуй мәйданда була

Сабантуда атлар чабышы була

Сабантуйда көрәш була

Сабантуйда батыр җинә

Балалар концерт күрсәтәләр

Баганага менү

Кашык белән чабу

Батырга тәкә бирәләр




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал