7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему 'Парные слова' (5 класс)

Конспект урока по татарскому языку на тему 'Парные слова' (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:   Я предлагаю конспект урока по татарскому языку на тему "Парлы сүзләр"(парные слова)  для пятого класса. Конспект можно использовать  при изучении темы "Способы образования имен существительных" и при изучении данной темы. Способов образования несколько и конкретно для
предварительный просмотр материала

Дәрес темасы: Парлы сүзләр

Дәреснең максаты:

1.Укучыларны парлы сүзләрнең ясалу юллары һәм язылышы белән таныштыру.

2. Танып-белү активлыгын, сөйләм телен үстерү,сүз байлыгын баету. Телебезнең сүз байлыгына, матурлыгына соклану хисләре уяту һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

3. Сүз ясалышы юллары белән таныштыруны дәвам итү.

Җиһазлау: презентация, тест биремнәре

Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

5 нче сыйныфта татар теле дәресенең конспекты.

Үткәрү технологиясе

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этап өчен өйрәтү һәм үстерү биремнәре

I этап. Оештыру моменты.

Максат: Укучыларны белемнәрне кабул итәргә әзерләү, балаларны активлаштыру.

Уку әсбапларын әзерләп, укытучыны тыңларга әзерләнү

Укыту процессында эшлекле атмосфера булдыру, дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру

1.Оештыру моменты.

Укытучы сүзе.

- Исәнмесез, кадерле укучылар! Безнең бүген чираттагы татар теле дәресе. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы "Парлы сүзләр" дип атала. Нинди сүзләрне парлы сүзләр дип атыйлар, алар ничек языла, безнең парлы сүзләрне язуда яки укыганда очратканыбыз бармы? Без менә шулар хакында өйрәнербез.Дәрескә кемнәр килмәгәнне барлыйк, нинди өй эше бирелгәнне искә төшерик тә, шул өй эшен тикшерүдән башлап җибәрик әле.

II этап.

Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: өй эшен тикшерү.

Кизү укучы килмәгән укучыларның исем һәм фамилияләрен атый. Икенче укучы өйгә бирелгән эшне тикшерә. Калганнары дөреслеген тикшереп баралар. Хаталар булса кул күтәреп төзәтәләр.

Укытучы килмәгән укучыларны билгели. Өй эшен сорый. Хаталарын барлап бара, әгәр булса, башка укучылардан төзәттерә.

2. Өй эшен тикшерү.

- Әйдәгез хәзер, дәресебезне башлап җибәргәнче кемнәр килмәгәнне барлыйк, нинди өй эше бирелгәнне искә төшерик тә, шул өй эшен тикшереп алыйк.

(Укучы 293 нче күнегүне тикшерә). Күнегүнең биреме: кеше исемнәреннән кушма сүзләр табып ясарга, аларның төзелешен аңлатырга. Укучы үзе язып килгән ялгызлык исемнәрне укый: Гөлшат, Гөлсылу,Гөлсем, Гөлмәрьям, Гөлсирин, Гөлнәзирә, Илшат, Илгиз, Илнур, Гөлсорур. Бу сүзләрнең язылышы сингармонизм законына буйсынмый, һәр өлеше аерым сүз буларак ничек язылган булса, кушма сүз составында да шул язылышын саклый.

Укучылар, тәрәзәдән урамга күз салыгыз әле. Тышта нинди ел фасылы.Әйе шул, урамда яз хөкем сөрә. Яз урамда гына булмасын, укучылар! Яз безнең күңелгә дә керсен! Ягез әле, яз турында үзебез белгән шигырьләрне искә төшереп китик әле.

Беренче укучы:

Яз,яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып, тып, тып итә,

Эре,эре тамчылар.

Икенче укучы:

Кояшка табан үрелә саф гөлләр,

Хезмәт җырына күмелә күңелләр.

Бәхет балкый һәр кешенең йөзендә,

Безне сагынып язлар килә үзе лә.

Укытучы: Афәрин, укучылар. Яз турында шигырь әйтеп кәефне күтәрдек.

Хәзер дәрес башында алга куйган максатны искә төшерик инде.

Парлы сүзләрнең ясалу юллары һәм язылышы белән танышу. Моның өчен безгә презентация дә ярдәмгә килер.

III этап. Яңа материалны аңлату.

Максам: Парлы сүзләрнең ясалу юллары һәм язылышы белән таныштыру,дөрес язарга өйрәтү.

Дәфтәргә число, теманы язу.

Узган теманы искә төшерү өчен сораулар бирү, презентация күрсәтү

3.Яңа тема өстендә эш.

Укытучы: Без сезнең белән алдагы дәресләрдә өйрәнә башлаган сүз ясалышы ысулларын өйрәнүне дәвам итәрбез. Әйдәгез әле шуның өчен алдагы дәрестә үзләштергән материалны искә төшереп үтик. Моның өчен мин сезне экранга карарга чакырам.(Слайд №1 ).

- Күрәсез, сүзләр берничә төрле ысул белән ясала. Без өйрәнгән ясагыч кушымча ялгану ысулы, сүзләр кушылып кушма сүзләр ясалу ысуллары инде сезгә таныш. Инде схемага карап сез сүзләр ясалуның тагын нинди ысулларын күрәсез?

Бер укучы укый:

  • Тезү юлы белән ясалган сүзләр, мәгънә үзгәрү ысулы, бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү юлы, фонетик ысул, кыскарту юлы белән ясалган сүзләр.

  • Дөрес , укучылар. Инде өйрәнелгән сүз ясалу юлларын онытмаслык итеп күңелегезгә бикләп куегыз. Ә бүген без сезнең белән, сүз ясалу юлларын өйрәнүне дәвам итеп, парлы сүзләр ясалу юлларын өйрәнербез.

Дәресебезнең темасы тагын искә төшерик:

Парлы сүзләр (слайд №2), максаты: парлы сүзләрнең ясалу юлларын өйрәнү, парлы сүзләрнең ясалышы белән танышу.(Слайд № 3 )



-Укучылар, презентациядә язылган сүзләргә күз салыйк әле.

Ясалыш юллары өйрәнелгән очракларга мисаллар китертү, нәтиҗәләр ясау.

( Тамыр: март, зур, юл, тәрәзә.

Ясагыч кушымча ялгану юлы: юлчы, авылдаш, вакланма, күргәзмә.

Кушма: башкала, көнкүреш, балачак, һәрбер.

В) Хатын - кыз, аң - белем, исәнлек - саулык

Көне - төне, барлы - юклы, килде - китте

Бәйнә - бәйнә, чут - чут, елдан-ел, җем-җем

Малай - шалай, ертык - портык, икеле - микеле, аз - маз, тимер - томыр һ.б. (Слайд №4)

Укучылар, сез менә шушы в рәтендәге сүзләргә игътибар итегез әле! Болар нинди сүзләр икән? (Укучылар парлы диеп җавап бирә, яки үзләре генә әйтә алмасалар, белемне ныгыту өчен тәкъдим ителгән таблицага мөрәҗәгать итеп, таблицаның өйрәнеп туктаган урыны аша якын килергә ярдәм итәргә мөмкин.)

Хәзер мин сезгә тагын сорау бирәм.

Сез әйтегез әле, ни өчен бу сүзләр дүрт рәткә бүлеп бирелгән соң? Икеләнәсезме? Алайса сез бу сүзләрнең өлешләренә игътибар итеп карагыз! Аларның мәгънәләре хакында бәлки берәр фикер әйтә алырсыз. (балалар белгән кадәр вариантларны әйтәләр)

Әйе, беренче рәттәге сүзләрнең өлешләре бер-берсенә якын, ягъни мәгънәдәш икән. Икенче рәттәге сүзләрнең өлешләре бер-берсенә капма-каршы. Өченче рәттәге сүзләр бер-берсе белән кабатланып киләләр. Монысын да дөрес әйттегез. Я, инде соңгы рәт хакында нәрсә әйтә аласыз?

(дүртенче очрак хакында нәтиҗә ясый алмыйча укучылар икеләнеп калырга мөмкин. Бу очракта ярдәм итәргә мөмкин)

Соңгы рәттәге сүзләрнең өлешләрен аваздаш булган сүзләр тәшкил итә. Андый сүзләрнең икенче өлеше мөстәкыйль кулланылмый да, конкрет мәгънә дә белдерми икән. Без моның шулай икәненә кушма сүзләрне барлыкка китерүче сүзләрнең үзләрен укып карагач та ышана алабыз. Шалай, портык, микеле, маз, томыр.

Г) Физкультминут.

Д) Укучылар, өйрәнгәннәргә өстәп тагын нәрсә әйтә аласыз?

(Укучылар я үзләре, я укытучы этәргеч биргәч, язылышы турында, ягъни сызык аша язылышы турында әйтәләр)

Е) Укучылар урыннарда һәм тактада 294 нче күнегүне язын эшлиләр. Дүрт укучы дүрт төрле мәгънә мөнәсәбәтен белдерүче сүзләрне язып ала.Аннан соң күнегү экрандагы дөрес вариант белән чагыштырыла, хаталар булса төзәтелә).

Синоним

Антоним

Кабатланган

Аваздаш

Аң-белем

ару-талу бәрелә-сугыла гыйлем-мәгърифәт дус-иш иелә-сыгыла йөз-кыяфәт үлем-китем

Вакытлы-вакытсыз килде-китте чиле-пешле

барлы-юклы

Башма-баш Бәйнә-бәйнә күзгә-күз

үз-үзе

Бала-чага берән-сәрән ботак-чатак бүләк-санак ертык-портык икеле-микеле кирле-мырлы

(Слайд №5)

Ж) Хәзер 296 нчы күнегүне телдән эшләп алырбыз. (Күнегүнең биреме укыла) парлы сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Шигырьдә искә алынган рус язучыларының нинди әсәрләрен беләсез? (бер укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.)

- Укучылар, шагыйрь И.Юзеев шигыренә нинди тирән мәгънә салынган. Шагыйрь ана теле, аның бөеклеге, матурлыгы хакында нинди матур итеп әйтеп бирә алган. Мондый матур сүзләрне үз телен яраткан кеше генә әйтеп бирә аладыр, мөгаен. Әйдәгез хәзер шушы шигырьдәге парлы сүзләрне табыйк һәм аларга аңлатма бирик. (бер укучы парлы сүзләрне таба,аңлатма бирә: көч-кодрәт - көч, куәт, синоним сүзләр; әткәй-әнкәй - ата-ана, иң кадерле кешеләр, антоним сүзләр, җир-ана - җир йөзе мәгънәсендә кулланылган, синоним сүзләр.

Күнегүнең биремендәге сорауларга җаваплар бирү,ягъни шигырьдә исемнәре аталган язучыларның әсәрләрен әйтү. Укучы җавап бирә.Әгәр укучылар икеләнеп калса, укытучы ярдәмгә килә)

Пушкин әсәрләре : "Балыкчы һәм алтын балык турында әкият", "У лукоморья дуб зелёный», «Метель», «Дубровский», «Евгений Онегин» һ.б.

И.Тургенев: "Аучы язмалары"(Бежин луг"), "Отцы и дети" һ.б.

Л.Толстой : "Петр беренче", "Сугыш һәм тынычлык", "Воскресение", Н.Некрасов: "Размышление у парадного подъезда", "Мороз-Красный нос", "Арина-мать солдатская», "Школьник" һ.б.

-Укучылар,күпме рус язучыларын һәм аларның әсәрләрен беләбез . Тик шулай да рус халкы өчен үз телләре якын булган кебек, безнең өчен дә үз телебез безгә иң якыны.

Руслар үз телләрен Пушкин теле, Некрасов теле, Толстой теле,Тургенев теле дип горурланып әйтәләр. Без телебезне кем теле дип атыйбыз соң?

Укучы: Тукай теле дибез.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Без Тукайлы халык. Без үз милләтебез горурлыгы Тукайлар, Җәлилләр,Ф.Кәримнәр телендә сөйләшәбез, аралашабыз, уйлыйбыз, җырлыйбыз.

Дәрес башында без яз хакында сөйләшеп алган идек. Менә шул яз безгә бөек Тукайны бүләк итте.

Мин сезгә үзем язган шигырьне укып китим әле. "Апрель килә җиргә" дип атала ул.

Апрель килә җиргә, апрель килә,

Күңелләргә шатлык өләшеп.

Апрель килә, дуслар, йөгерек судай,

Йөрәкләргә сафлык өләшеп.

Апрель белән бергә җанга илһам,

Шигырь килә назлы күңелгә.

Апрель белән бергә кошлар килә

Сагындырып, киткән җиреннән.

Җаннар елга, диңгез дулкыныдай

Шаулап куя, Сине сагынып.

Кайт Син, Тукай, безнең яныбызга,

Китмәсәң дә бездән аерылып.

Шагыйрь абый, сине сагынганда,

Миләшләрем белән сөйләшәм.

Сагышыма төреп тәлгәшләрен,

Дусларыма шигырь өләшәм.

Шигырьләрем миләш тәлгәшләре,

Шигырьләрем күңелем җимеше.

Минем җырларымны көйләр өчен,

Кошларымның кайтып килеше.

Язлар безгә бәхет алып килде,

Алып килде бөек Тукайны.

Балкып торган якты йолдыз кебек

Яктыртыр ул барыр юлларны.

Эшебезне дәвам итеп, 295 нче күнегүне язып эшләрбез. Тактада бер укучы эшли. Аның эшенең дөреслеген иптәшләре тикшерәләр.

Эреле - ваклы, аш - су, алыш - биреш, сирәк - мирәк, аң - белем, исәнлек - саулык, көне - төне, аз - маз, тимер - томыр, анда - санда, бала - чага, кул - аяк, абый - апа, уңлы - суллы, хатын - кыз, ир - ат, малай - шалай, урын - җир, өс - баш, аллы - гөлле, ара - тирә.(иптәшләре күнегүне тикшерәләр, хатаны бер генә укучы төзәтә һәм аңа да билге куела)

IV этап.

Материалны ныгыту.

Өйрәнелгән материалның язылышын истә калдыру.Сирәгрәк кулланылган сүзләрне барлау.

Дәрес барышында үзләштергән белемнәрне ныгыту. Ыгы-зыгы, моң-зар, бәйнә-бәйнә, икеле-микеле. БДИ очрый торган язылышларны истә кадыру.

Сүзлек өстендә эш.Ыгы-зыгы, тиле-миле, бәйнә-бәйнә, ботак-сатак, башма-баш кебек сүзләрнең мәгънәләрен аңлату

4. Материалны ныгыту.

Сорауларга җавап. Укучылар, тагын бер тапкыр экранга карагыз әле.(слайд № 2). Парлы сүзләр ничә төрле юл белән ясалды? (4)(слайд №6),алар ничек язылдылар? (сызык аша). Дәрес башында без үзебезгә максат куйган идек. Без шушы максатыбызга ирештекме? Әйе.

Слайдларны яңадан карап чыгу. (слайд № 1,2,3,4,5,6)

Кагыйдәне укучылардан әйттерү.

Сүзлек өстендә эш.Сүз язылышына караган течкенә генә тест.

V этап.

Өйгә эш бирү. Максат: күнегүне аңлату, балаларны эшли алачакларына ышандыру.

Өй эшен укытучы аңлатканны тыңлау,көндәлеккә язу.

Укучыларның өй эшләренә, дәрестә катнашуларын аңлата барып билгеләр кую, билгеләрне көндәлеккә кую. Яңа өй эшен аңлату, күнегү номерын тактага язу, укучыларга көндәлеккә яздырту.

Укытучы өй эше бирә. Сүз ясалышының өйрәнелгән төрләренә караган сүзләр кертеп зур булмаган инша язарга.



V этап. Йомгаклау.

Нәтиҗәләр чыгару.Йомгаклау.



Файдаланылган әдәбият:

  1. Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Ч.М.Харисова, Т.М.Гайфуллина."Татар теле", татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек.К., "Мәгариф" нәшрияты, 2006 ел.

  2. "Татарча-русча уку-укыту сүзлеге", "Раннур" нәшрияты, Казан, 2000 ел.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал