7


  • Учителю
  • Открытый урок на тему 'Татарстан шәһәрләре. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр'

Открытый урок на тему 'Татарстан шәһәрләре. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: Миндубаева Рузилә Фирзан кызы.

Сыйныф: 3 В

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова "Татар теле һәм уку китабы", 2 нче кисәк

Тема: Татарстан шәһәрләре.Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр.

Дәрес максаты: Татарстан шәһәрләренең исемнәрен дөрес әйтергә, язарга һәм сөйләмдә урынлы кулланырга күнектерү.

Дәреснең бурычлары:

1. Рус телле балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология, тикшеренү-эзләнү методы аша

укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; язма һәм сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

3.Татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Дәрес төре: катнаш (яңа материалны өйрәнү һәм ныгыту дәресе)

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, карта, индивидуаль карточкалар, рәсемнәр



Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Укучының

универсаль уку

эшчәнлеге (УУГ)

1.Оештыру

моменты

Максат:

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Дәрескә игътибарлы булу.




Шәхескә караган УУГ(белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру)

Ргулятив УУГ(эшчәнлек өчен эш урыны булдыру)



- Исәнмесез, укучылар!

- Хәлләрегез ничек?

- Укучылар, бүген безнең гади дәрес түгел, безгә кунаклар килде. Әйдәгез аларга сәлам бирәбез!

- Дусларым, бераз уйнап алабызмы? Күзләрегезне йомыгыз. Ниндидер бик матур картина күз алдына китерегез!

Башлыйбыз!


  • Исәнмесез!

  • Рәхмәт, яхшы!

  • Исәнмесез!



  • (Укучылар күзләрн йомалар, елмаялар )

2. Белемне актуальләштерү

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган үткән материалны кабатлау, индивидуаль эшчәнлегндә авырлыкларны ачыклау.

Коммуникатив УУГ(үз фикереңне әйтү ).

Регулятив УУГ()

индивидуаль эш:

Укучылар, өстәлдә биремнәр бар.1-нче биремне карагыз! Ул ничек атала?

Бу биремдә сезгә сүзне ачыкларга тәкъдим ителә.



  • Дусларым, бу нинди сүзләр? Нинди республиканың шәһәрләре? Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

  • Әйе, бүген без шәһәр исемнәрен дөрес язарга, әйтергә өйрәнербез!

Укучылар өстәлдән карточкаларны алалар. (индивидуаль эш)

  • Шифровка дип атала.

  • Бу шәһәр исемнәре.

  • Татарстан республикасының шәһәрләре.

3. проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, нәтиҗәләр чыгару.


Логк УУГ. (объектларны чагыштыру, төркемләү өчен нигез һәм критерийлар сайлый белү;)



Танып белү УУГ

(Гомму уку универсаль гамәлләре)


  • Укучылар, сез бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Калын сүзләр нинди сүзләр әле, дусларым?



  • Укучылар, калын сүзләр булгач, тагын нинди сүзләр дә бар?

  • Нечкә сүзләр нинди сүзләр?

  • Укучылар, планшетларны алып, башта калын, аннары нечкә сузыкларны язып бирегез әле!

1 нәтиҗә чыгару:

әгәр сүздә ечкә сузыклар икән, сүз нечкәдип атала.

Әгәр сүздә сузыклар калын икән, сүз калын дип атала.

  • Дәфтәрдә эш .

  • Укучылар әйдәгез, дәфтәрләрне ачып, число, сйныф эше, дип зыгыз. Үзегезнең сүзләрегезне ң әйтелешен язабыз.

  • Нәрсә ул транскрипция?

  • Әйтелешне без кая язабыз?

Такта янында эш:

  • Укучылар, Бөгелмә, Болгар дигән шәһәр исемнәрен төрләндерәләр.

  • Нинди фикергә киләбез?

  • 2 нәтиҗә чыгару:

Сүз калын булса, гъ дип укыла. Сүз нечкә булса,

г дип укыла.

Физкульт минут эшлибез.

Төркемдә эш.

  • Укучылар, карточкаларга игътибар итегез. Сезгә текст бирелә. Анда сез хата табарга тиеш.

  • 3 нәтиҗә чыгару:

Әгәр сүз калын икән, калын аффикс ялгана, әгәр сүз нечкә икән, нечкә аффикс ялгана.


  • Бу исем сүз төркеме.

  • Баш хәрефтән языла.

  • Калын сүзләр.

  • Әгәр сүздә алын сузыклар икән, сүз калын дип атала.

  • Нечкә.

  • Әгәр сүздә сузыклар нечкә икән, сүз нечкә дип атала.



Укучылар авазларны язалар.



  • Аерым языла, юл хәрефеннән языла.



Укучылар басалар. Физик күнегүләр эшлиләр.



Хата булган сүзләрне табалар, аңлатып бирәләр.

4. Ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллану.


ЛогикУУГ, Коммуникатив УУГ

әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү;

үз фикереңне тулы һәм төгә итеп әйтә белү.


Укучылар, без нәтиҗәләр чыгардык. Әйдәгез алган белемнәрне ныгытыйк.

Карталар белән эш.

Бирем: диалог төзү.

Ты где живешь?

Ты куда идешь?

Ты откуда возвращаешься?


  • Син кая барасың?

  • Мин казанга арам.

Син кайда яшисең?

Мин Казанда яшим.



Син кая барасың?

Мин Казанга барам.

Син кайдан кайтасың?

Мин казаннан кайтам.

5. Йомгаклау

Максат: Теманы үзләштерүне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя бирү.


Танып белү УУГ(белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу;)


Укучылар, без дәрестә нишләдек.

Мы научились правильно произносить, писать, подставлять окончания.

6 Өй эшен бирү

Казан турында бер шигырь язып килергә.

7. Рефлексия

Укучылар, әгәр сезгә дәрес ошаса, сары смайликларны күтәрегез.

Аңлап бетермәсәгез, кызыл смайликны күтәрегез.

Һәм яшел смайлик, әгәр аңламсагыз.

Шуның белән дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Укучылар сайликлар күтәрәләр.

Танып белү УУГ(Гомумуку универсаль гамәлләре)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал