7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку для 6 класса «Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау»

Урок по татарскому языку для 6 класса «Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: ""Описание материала:"Учебный проект Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау Автор проекта Җиһангирова Римма Иҗади үсеш һәм информацион технологияләр кулланылды."Сыйфатның грамматик билгеләрен кабатлау компьютерда слайдлар ярдәмендә үткәрелә. БРИга әзе
предварительный просмотр материала

Учебный проект

Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау

Автор проекта

Җиһангирова Римма Мирхатовна

Предмет, класс

Татар теле, 6 нчы класс

Краткая аннотация проекта

Дәрескә түбәндәге максатлар куелды:

1. Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу;

2.Укучыларның сыйфат буенча алган белемнәрен практикада кулланып, тел байлыкларын һәм сыйфатларны җөмләдә таба белү күнекмәләрен үстерү;

3 . Укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү, БРИга әзерлек максатыннан, укучыларның сыйфат темасы буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

4. Сугыш кырын кичкән якташыбыз Газиз абый Абдуллин белән таныштыру, иҗади фикерләү сәләте үстерү.

. Йомгаклау тибындагы дәрес. Укучыларның сыйфат темасы буенча алган белем һәм күнекмәләре ныгытыла. Дәрестә 2 вариантта тест, компьютер, проектор, сораулыклар, агач рәсеме, Абдуллин Газиз турындагы текст китапчык формасында. Иҗади үсеш һәм информацион технологияләр кулланылды. Сыйфатның грамматик билгеләрен кабатлау компьютерда слайдлар ярдәмендә үткәрелә. БРИга әзерлек максатыннан, укучыларның сыйфат темасы буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләре тикшерелд. Дәрестә текст белән эшләгәндә, җирле региональ компоненттан файдаланыла. Информацион технологияләрне куллану дәреснең материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин). Шулай ук укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен дә тестларуңышлы кулланылды , белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә мөмкинлек булды. Дәреснең тәрбияви максаты:туган ягыбыз тарихы белән кызыксыну һәм Газиз абый кебек якташыбыз белән горурлану хисләре уяту уңышлы үтәлде. Өйдә сыйфатлар кулланып, инша язарга тәкъдим ителде.



Вопросы, направляющие проект

Основополагающий вопрос

Сүз төркеме буларак сыйфат турында ниләр беләсез?

Проблемные вопросы

Сыйфат сөйләмебездә ни өчен кирәк?

Учебные вопросы

Сыйфт нәрсәне белдерә? Ул нинди сорауларга җавап бирә? Ясалышы ягыннан сыйфат ничә төргә бүленә? Нинди җөмлә кисәкләре булып килә?

План проведения проекта

1.Оештыру өлеше.

2. Актуальләштерү. а) Экранда текст уку, төшеп калган сыйфатларны өстәү. ә) дәрес темасын хәбәр итү, текстта төшеп клган сыйфатлрны кую;

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1.Сыйфатларның сөйләмебездә ни өчен кирәклеген ачыклау. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне кабатлау.

4. Ныгыту I өлеш 2 вариантта БРИ биремнәре тибында тест эшләү, II өлеш А11-13, В1 - В5 биремнәрен текст өстендә үтәү.

5. Агач рәсеме белән бирем эшләү.

6. Ясалышы буенча сыйфатларны төркемләү

7. Йомгаклау. Сорау карточкалары белән сыйфа темасы буенча нәтиҗә ясау

8.Өй эше бирү. Текстка таянып, 50 сүздән ким булмаган иҗади инша языгыз.
Текст нәрсә турында? Сез автор фикере белән килешәсезме?
Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язу яки эчтәлеген сөйләп чыгу булмаска тиеш.


Публикация учителя

Презентация учителя для выявления представлений и интересов учащихся

Полезные ресурсы

http://tatar.com.ru http://openclass.ru http://rus.edu.ru http://belem.ru

Материалы по формированию и итоговому оцениванию

БРИ формасында тест.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал