7


  • Учителю
  • Дәрес планы. Бәйләгеч кушымчалар. 5нче сыйныф

Дәрес планы. Бәйләгеч кушымчалар. 5нче сыйныф

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема : Бәйләгеч кушымчымчалар .

Максат : 1) Бәйләгеч кушымчалар турында төшенчә бирү ;

2) Игътибарлылыкны арттыру , мөһим өлешне аерып ала белү күнемәләрен үстерү өчен шарт тудыру;

3) милли бәйрәмнәр белән танышуны, бер-береңне ихтирам итәргә өйрәтүне дәвам итү .

Дәреснең төре : яңа тема аңлату .

Җиһазлар : мульти медиа , карточкалар ,дәреслек.

Дәреснең барышы :

I. Психологик унай халәт тудыру :

-Исәнмесез , укучылар!

- Хәерле иртә ! Көннәрегез имин булсын!

-Рәхмәт. Сезгә дә шуны телим. Утырыгыз!

Дәрес планы. Бәйләгеч кушымчалар. 5нче сыйныф

-Балалар, күктә балкыган кояшка карагыз да әйтегез әле, ул сезгә ошыймы?

-Әйе, ошый.

-Ни өчен?

-Чөнки ул бик матур елмая, аннан җылы бөркелеп тора кебек.

-Сезнең дә аңа охшыйсыгыз киләме?

-Бик килә.

-Әйдәгез, без дә бер-беребезгә мөлаем елмаеп, кояштан күп итеп энергия алып, күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.





II. Актуальләштерү :

1. Алдагы дәресне тест формасында тикшерәбез. Сезнең алда чиста кәгазьләр. Дөрес җавапны билгеләгез.

Тест

1) Кушымчалар

а) 1 ә) 2 б) 3 төрле була .

2) Яңа мәгънәле сүз ясый :

а) Ясагыч кушымчалар

ә) мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

3) 1 сүзнең төрле формаларын барлыкка китерә :

а) Ясагыч кушымчалар

ә) мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

4) Ясагыч кушымчалар гына булган рәтне билгеләгез .

а) эшкә , әнине , барырмын .

ә) уйчан , акыллы , эшлә .

б) икенче , җәйге , кошлар .

5Модаль куш. гына булган рәтне билгеләгез:

а) эшкә , әнине , барырмын .

ә) уйчан , акыллы , эшлә .

б) икенче , җәйге , кошлар .

2.Парларда эш .

- Укучылар, күршегезнең эшен тикшереп бәяләгез .Дөрес җаваплар экранда бирелә :

1) ә 2)а 3)ә 4)ә 5) а

Карандаш белән бәялиләр.

-Балалар, 5леләр бармы ? 4леләр ?





III. Уку мәсьләсен кую.

1)Балалар, без хәзер уен уйнап алырбыз. Ә уеныбыз "Адашкан хәрефләр" уены дип атала. Сезгә буталчык хәрефләрне дөрес урнаштырып , сүзләрне укырга кирәк булыр .

Әбәтәсмөн (мөнәсәбәт )

чыгася (ясагыч)

шукамчы (кушымча )

гечләбәй (бәйләгеч) .

2)- Балалар, килеп чыккан сүзләр арасында кайсы безнең өчен әле яңа ?

- Бәйләгеч .

-Әйе, дөрес. Кайсыгыз нәтиҗә ясап әйтер икән ?

-Димәк безнең дәреснең темасы- бәйләгеч кушымчалар .

-Афәрин, дуслар!





IV. Уку мәсьәләсен чишү :

-Укучылар, исеменнән үк күренгәнчә, бәйләгеч кушымчалар ни өчен хезмәт итә икән? Күршегез белән киңәшегез әле.

-Бәйли .

-Сез җавап белән килешәсезме? Бәйләгеч кушымчалар нәрсәләрне бәйли икән ?

1) Әйдәгез әле әти сүзен апа сүзе белән бәйләп карыйк . Безгә нинди кушымчалар ярдәм итәр икән ? Әтинең апасы.

-нең нинди кушымча ? (килеш кушымчасы)

-сы нинди кушымча? (тартым кушымчасы)

2) Син алмашлыгын кайта фигыле белән бәйлик . Син кайтасың

-сың нинди кушымча ? (2 з., б.с.куш.)

- укучылар, сорауны кабатлыйм, бәйләгеч кушымчалар нәрсәләрне бәйли икән ?

- Бәйләгеч кушымчалар сүзләрне бәйл.

- Әйе, балалар, бәйләгеч кушымчалар сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итәләр . Сез тагын нәрсәне күреп, әйтеп бетермәдегез икән, төркемнәрдә киңәшеп карагыз әле. 1нче, 2нче очракта нинди сүз төркемнәре каралды?

-Исемнәр бер-берсе белән килеш һәм тартым кушымчасы белән, фигыльләр зат-сан кушымчасы белән бәйләнәләр.

-Димәк , исемнәрдәге килеш һәм тартым кушымчалары, фигыльдәге зат -сан кушымчалары -нинди кушымчалар була икән ?

-Бәйләгеч кушымчалар.

Бәйләгеч кушымчаларны схемада шакмак белән билгелибез .





V. Физкультминут .

Салмак кына көй яңгырый .

-Балалар сүзләрдәге кушымчалар санынча төркемнәргә берләшегез .

-авыл-даш-лар (2) -кит-мә (1)

-кил-де-ләр-ме (3) - көй-лә -мә -гән -нәр -дер (5)

-җыр-чы-лар (2) -уй-лан-дыр-ыр-лык (4)

-сыйныф-таш-лар-ыбыз-ны (4)

3) Китап белән эш . Кагыйдәне к укып чыгу.

4)Дәфтәрләрдә эш. Һәр төркемгә берәр исемне тартым белән дә, килеш белән дә төрләндергә.

Парларда эш .дәфтәрләрне алыштырып тикшерәләр , бәялиләр.( Экранда дөрес җаваплар чыга.)

5) Балалар, тиздән язгы кыр эшләре тамамланыр . Аннан соң нинди бәйрәм уздырыла әле ? (-Сабантуй ) .

Ә хәзер бәйләгеч кушымчалар ярдәме белән Сабантуй турында җөмләләр төзибез. Кайсыгызның җөмләсе иң матуры булды? Шул җөмләне тактатада язалар һәм бәйләгеч кушымчарны күрсәтәләр.





VI. Рефлексия .

Без бүген дәрестә бәйләгеч кушымчалар турында сөйләштек .Ә хәзер шул турыда диалог төзеп алыйк әле.

Диалог.

- Бәйләгеч кушымчалар нинди сүз төркемнәренә ялгана ?

-Исемгә, фигыльгә.

- Бәйләгеч кушымчалар ни өчен кирәк ?

-Сүзне , җөмләне бәйләр өчен .

Карточкалар белән эш .1нче баганада сүзләр бирелгән , 2нче баганада шартлы билгеләр күрсәтелгән. Туры килерлек итеп, стрелкалар ярдәмендә тоташтырга . 1 укучы такта артында башкара . Дәфтәрләрне алыштырып , тактадагы эш буенча тикшерәләр , бәя бирелә.





VII. Үзбәя.

Һәркем үзенә билге куя. ( Укытучы нәтиҗә ясый.)

VIII. Өй эше бирү.

1нче төп күнегү. 125 бит , 270 нче күнегүдәге калын хәреф белән бирелгән сүзләрне күчереп алып , бәйләгеч кушымчаларны билгеләргә.

2нче төркем ."Безнең якта Сабантуйлар гөрли" дигән хикәя төзергә, я шигырь язып карарга.































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал