- Учителю
- Фигыль һәм аның нигезе. (6 класс)
Фигыль һәм аның нигезе. (6 класс)
Дәреснең темасы: Фигыль һәм аның нигезе
Дәреснең максаты:
1)Фигыль турында гомуми мәгълүматлы булу
2)Фигыльләрне танып-белү, сүз төркеме буларак үзенчәлекләрен билгеләү.
3) укучыларда милли горурлык хисе булдыру, үстерү;
Бурычлар:
-
Укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә тарту;
-
логик эзлекле итеп уйларга һәм сөйләшергә өйрәтү,
-
укучыларның сүзлек запасын баету;
Дәресне җиһазлау: Дәреслек,проектор,призентация.
Принциплар:
- фәннилек
- теориянең практика белән бәйләнеше
- аралашу
Методлар:
- аңлату
- әңгәмә
-күрсәтү
Дәреснең тибы: Катнаш дәрес
Дәрес планы
I. Башлам
1. Исәнләшү.Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.Укучыларны дәрескә әзерләү.
2. Сыйныфта укучыларның дәрестә булу-булмавын билгеләү.
II. Актуальләштерү
1. Өй эшен тикшерү
2. Фигыль темасын беренчел кабатлау.
Укытучы: - Үткән дәрестә 192 күнегү өй эше иде әйдәгез тикшереп китик әле.
2. Яңа теманы аңлату. Фигыль һәм аның нигезләре.
Укытучы:Балалар без бүген сезнең белән бер бик зур темага керәбез. Ул фигыль темасы.Сез инде фигыльләр белән 5 нчы сыйныфта танышкан идегез .Әйдәгез искә төшереп китик әле фигыль нинди сүз төркеме ул?Ул нинди сорауларга җавап бирә?
Укучылар:Фигыль -мөстәкыйль сүз төркеме</</font>. Җөмләдә хәбәр булып килә. Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? cорауларына җавап бирә.
Укытучы: Әйе,укучылар бик дөрес! Ә хәзер 193 күнегүнү карап китик әле.(Бирем:текстны укыгыз,сорауларга җавап бирегез)
1)Эш -хәлләрне белдерә торган сүзләрне табыгыз.Бу Сүзләр нинди сүз төркеменә карый?(Алып кайтты, кайтып ,төшүе ,кузгатты ,чыр -чу килеп,каршы алды,чыгуына ышанмаган,чиштеләр,салдырдылар,калды,чайкап,йөреп китте,киеп алды,тигезләп,сөйләнде,кайтып җиттек,белми әйтмәгәннәр)
Укытучы: укучылар бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый?
Укучылар:Фигыль.
Укытучы: Әйе укучылар,бик дөрес.Бу текстта сүз кем турында бара?Бу вакыйгада кечкенә Габдулланың кайдагы тормышы сүрәтләнә?Моннан алдагы тормышы белән шагыйрьнең кайсы әсәрендә танышкан идегез?(укучылар җавап бирә)
Укытучы: Укучылар ә хәзер исә 194 күнегүне дәфтәрләрдә эшлибез.(Бирем :Фигыльләрнең мәгънә төркемчәләрен укыгыз.Үзегез дә сүзләр өстәгез.Һәр төркемнән фигыльләрен сайлап ,җөмләләр төзегез.)
1.Эшне белдергән фигыльләр :эшләү,пешерү,җыештыру.
2.Акыл эшчәнлеген белдергән фигыльләр: уйлау,чишү,хәл итү.
3.Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр: атлау,йөгерү,бию.
4.Хәл -торышны белдергән фигыльләр : йоклау,ашау,эчү.
5.Хис- кичерешләрне белдергән фигыльләр: куану,елау,күңелсезләнү.
Укытучы: 1) Фигыльнең нигезе аның башлангыч формасы була. Әгәр нигез тамырдан гына тора икән,ул тамыр нигез дип атала. Мәсәлән:бар,кайт,кил.Әгәр тамырга ясагыч кушымча ялганса ул ясалма нигез була .Мәсәлән: җырлады,биеде,уйлады.
2)Фигыльнең нигезе боерык фигыльгә бик охшаган.Шуңа күрә теләсә кайсы фигыльне боерык фигыль дип әйтү дөрес булмас. Мәсәлән :биесәләр -шарт фигыль ,бие -аның ясалма нигезе була.Димәк безнең фигыль тамыр + ясагыч кушымчадан тора: горурланалар -фигыльнең нигезе, горурлан- ясалма нигез була.
3)Юклыкта барлыкта фигыльләргә дә -ма\-мә кушымчасы ялгана укы-ма-ды,укы-ма-салар.
3. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы:Укучылар димәк фигыль безнең нинди нигезләрдән тора?Нинди кушымчалар ялганып килә ала фигыльгә?
Укучылар:Фигыльләр тамыр һәм ясалма була. Аларга ясагыч кушымча һәм ,-ма\-мә кушымчалары ялганып килә.
Укытучы:Укучылар 196 күнегүне дәфтәрләрдә башкарабыз.(Бирем: Фигыльләрнең нигезләрен шартлы билге белән күрсәтеп языгыз)
Таптылар-тап,санаганнар-сана,күрдегез-күр,ямьләнде-ямьлә,кайттылар-кайт,уйласа-уйла,әйтмә-әйт,җырлагыз-җырла,дуслашалар-дуслаш,матурайды-матурай,ераклашкан-ераклаш,көлегез-көл,килмәгән-кил,укыдылар-укы,эшләгән-эшлә,сөйләсә-сөйлә,көтәр-көт,санагыз-сана,язсалар-яз,тикшерсәләр- тикшер,барачакбыз-бар.
Укытучы: укучылар 197 күнегүне ачыгыз. (Бирем: исемнәргә фигыльләргә -ма\-мә кушымчасы ялганганда ,басымның кайсы иҗеккә төшүенә игътибар итеп куегыз. )
Фигыль(Нишлә?)
ае'рма,яп'ма,бү'лмә,кө'ймә,җә'ймә,сө'змә.
Исем (Нәрсә?)
аерм'а,япм'а,бүлм'ә,көйм'ә,җәйм'ә,сөзм'ә
V. Йомгаклау..Билгеләр кую. Өй эше.
Укытучы:Укучылар без бүген нинди тема уздык?Димәк фигыль нинди 3 төрле нигезе бар ?
Укучылар:Без бүген фигыль һәм аның нигезен үттек.Фигыль: 1)тамыр 2)ясагыч кушымча,3)юклык,барлык кушымчасы белән ясалган .
Укытучы:Әйе укучылар ,бик дөрес.Ә хәзер өй шен язып куегыз: 198 күнегү.Сау булыгыз чыгарга мөмкин!
Раслыйм: _______ /Нурмиева Гөлгенә Вазыйх кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дата: ______ гыйнвар, 2015
Казан (Идел буе) федераль университетының
филология һәм халыкара багланышлар институтының
Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе
һәм милләтара багланышлар бүлегенең
10.2 - 106 нче төркем студенты
Хәбибуллина Раилә Рәмис кызының кызының
Казан шәһәре Вахит районының
27 нче гимназиясе
6 нчы а сыйныфында үткәреләчәк
татар теле дәресенә планы
һәм конспекты