7


  • Учителю
  • 4 нче сыйныф татар төркемнәре өчен татар теленнән контроль эшләр

4 нче сыйныф татар төркемнәре өчен татар теленнән контроль эшләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4 нче сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән 3 нче чирек контроль диктанты

Март

Язны башта көртлекләр күрде. Алар язгы уеннарын башладылар. Тукраннар барабан кактылар.

Язны агачлар да сизде. Алар тирәсендә кар тизрәк эреде. Тиздән кар бөтенләй бетәчәк.

Кызыл таллар бөреләрен ачты. Мин бер ботак талны өйгә дә алып кайтырмын. Шешәгә су салырмын да ботакны шунда утыртырмын. Шунда ботак яфрак ярыр.

Яз никадәр шатлык китерә! ( 52 сүз)

Бирем: 1) тукран, өй сүзләрен килеш белән төрләндер

2) ача фигылен заманнар белән төрләндер





















.





















































4 нче сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән 1 нче чирек контроль диктанты

Кыр казы

Беркөнне мин Аккүлгә киттем. Тын гына яткан көзге күл өстенә ялтырап юл салынган. Күлнең бер читендә кыр казлары әрле-бирле йөриләр.

Камышларны ике якка аерып, суга кердем. Анда, сыңар канаты белән талпынып, бер кыр казы очарга маташа, ләкин оча алмый, туктый.мин аны җиңел генә тотып алдым да өйгә алып кайттым. Кыр казын шунда ук йорт кошлары өчен ясалган ояга яптым. Табакка су белән икмәк салып, кадерле кунагымның алдына куйдым.(70 сүз)

Бирем: 1) йөзә, чаба сүзләрен зат-сан белән төрләндер

2) күл сүзен килеш белән төрләндер















































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал