- Учителю
- Рабочая программа по татарскому языку (9 класс)
Рабочая программа по татарскому языку (9 класс)
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
-
әдәби әсәрнең жанрын тану (әдәбияттан алган мәгълүматлар күз алдында тотыла), әсәрнең төп идеясен аңлау, тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үздәлилләрен китереп аңлата белү;
-
изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарту;
-
әсәр яки аның бер өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерләү, кемгә дә булса характеристика язу;
-
эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
-
татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
-
татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;
-
грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
-
җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;
-
җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;
-
текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;
-
сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.
-
Төп белем бирү баскычында формалашырга тиешле күнекмәләр:
-
телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
-
төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;
-
текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;
-
бирелгән темага, куелган максатка яраклы рэвепггэ, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
-
текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;
-
җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфололик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү.
-
тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга-әңгәмә кору,үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;
-
сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;
Коммуникатив компетенция
-
Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тынлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) узләштерелә. Икенче баскычта укучылар укылган яки тыңланган текстның темасы, төзелешен һәм төп фикерен, жанрын ачыклый, текст буенча әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзи. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер кулланып, (диктант,изложение,сочинение һ.б.) башкара. Татар сөйләм этикеты нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция.
Тел чараларының халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләрен өйрәнү. Тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау.
Уку предметының эчтәлеге
Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау.
Татар милли әдәби теле һәм аның нормалары. Аралашуда аларны дөрес куллана белү. Татар теленең фонетик
закончалыклары. Авазлар һәм аларның кулланылышы, чиратлашуы. Сузык һәм тартык авазларны дөрес әйтү һәм язу.
Татар орфографиясенең кыен очраклары. Фонетик анализ. Татар теленең сүзлек составы. Синоним, омоним һәм антоним сүзләр.
Фразеология. Диалектизм, неологизм һәм архаизмнар.
Лексикография, сүзлекләр. Хәзерге татар әдәби теленең лексик нормалары. Морфемика. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр. Сүз төркемнәре. Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре. Кушымчалар һәм аларның язылышы. Синтаксик берәмлекләр. Хәзерге татар әдәби теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, синтаксик нормалары. Гади җөмлә төрләре. Гади җөмләдә тыныш билгеләре. Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары. Аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре. Аныклагыч янында тыныш билгеләре. Эндәш сүзләр һәм тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Синтетик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Аналитик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Кушма җөмлә эчендәге
тыныш билгеләрен кабатлау.
Стилистика һәм сөйләм культурасы
Стиль төшенчәсе. Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләм һәм стильләр, аларга хас төп билгеләр. Синонимия. Синтаксик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы. Синтаксик синонимнар.
Халык авыз иҗаты, матур әдәбият әсәрләрендә, тарихи вакыйгаларны чагылдырган текстларда Милли мәдәни кыйммәткә ия булган берәмлекләр , аларның мәгънәләре аңлатмалы, этимоглогик, тәрҗемаи һәм башка сүзлекләрдә бирелеше төрле өлкәгә караган татар сөйләме әтикеты нормалары, халкыбызның аралашу культурасы үзенчәлекләре.
Сөйләм төгәллеге. Сүз тәртибе. Сөйләмнең җыйнак, аһәңле, аңлаешлы, саф булуы. Аралашу өлкәсенә һәм сөйләм ситуациясенә бәйле телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалана белү. Тел берәмлекләрен сөйләм ситуациясенә бәйле аера белү.
Язма сөйләмнең функциональ төрләре, лексик-грамматик үзенчәлекләре. Сөйләмдә лексик чараларның кулланылыш
мөмкинлекләре.
Тел турында гомуми мәгълүмат
Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны.
Хәзерге татар теле лексикасының ачык система булуы. Татар теленең башка телләр арасында тоткан урыны. Телебездә халык мәдәнияты, тарихы чагылышы. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе. Хәзерге татар теленең төп диалектлары. Ике теллелек. Татар әдәби телен ассимиляцияләүгә чик кую. Тел гыйлеменең әһәмияте һәм төп бурычлары. Тел сурәтләү чаралары. Татар теле -Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татарстан халкының телләре турында ТР законы.
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Танышу, өйрәнү, эзләнү, карап чыгу максаты белән уку төрләрен үзләштерү. Китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.
Каммуникатив һәм этнокультура өлкәсенә караган компетенция
Текстның темасы, төзелеше һәм төп фикере. Аларның стиль һәм жанр төрлелеге. Текст эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып сөйләү. Текстның темасы, төзелеше һәм төп фикере. Аларның стиль һәм жанр төрлелеге. Текст эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып сөйләү. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, ышаныч кәгазе
Диктант, изложение, сочинение язу. Халык авыз ижаты җәүһәрләре. Халык, авыз ижаты, матур әдәбият әсәрләрендә, тарихи вакыйгаларны чагылдырган текстлар өстендә эш.
Төрле өлкәгә караган татар сөйләм этикеты нормалары, халкыбызның аралашу культурасы үзенчәлекләре.
</ Тематик планлаштыру1
2
Фонетика. Сөйләм авазлары, аларның кулланылышы.
Авазлар чиратлашуның мәгънә үзгәрешенә китерүе.
2
3.09
5.09
3
4
Сүзлек диктанты. Дөрес сөйләү һәм язу.
Сүзнең әйтелеше һәм язылышы. .
2
10.09
12.09
5
Тикшерү контроль диктанты.
1
17.09
6
Хаталар өстендә эш. Эш кәгазьләре турында төшенчә. Ышанычнамә язу
1
19.09
7
Лексикология. Синоним, омоним, антоним сүзләр.
1
24.09
8
Лексикология бүлеге буенча сайланма диктант.
1
26.09
9
Хаталар өстендә эш. Фразеологизмнар,
Профессионализмнар.
1
1.10
10-11
Б.с,ү. Изложение язу.
2
3.10
8.10
12
13
Сүзлекләр.
Сүзлекләрнең төрләре.
2
10.10
17.10
14
Морфология. Сүз төркемнәрен кабатлау.
1
22.10
15
Контроль диктант.
1
24.10
16
Ярдәмче сүз төркемнәре.
1
29.10
17-
18
Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы.
Парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр
2
7.11
12.11
19-20
Б.с.ү.Изложение язу.
2
14.11
19.11
21-22
Синтаксик берәмлекләр һәм тыныш билгеләре.Гади җөмләдә тыныш билгеләре.
2
21.11
26.11
23-24
Җөмләдә кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәлэрнең,бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылышы
2
28.11
3.12
25-26
Контроль изложение
2
5.12
10.12
27-28
Кушма җөмлә синтаксисы. Кушма җөмләдә тыныш билгеләре.
2
12.12
17.12
29
Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләр.
1
19.12
30
Контроль диктант
1
24.12
31
Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә
1
32
Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.
1
33
Сайланма диктант.
1
34
Хаталар өстендә эш.
1
35
Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре
1
36
Әдәби сөйләм, аның стильләре.
1
37
БСҮ. Әдәби образга характеристика бирү.
1
38-39
Матур әдәбият стиле, көндәлек матбугат стиле.
2
40
Фәнни, эпистоляр, рәсми стильләр.
1
41
Б.с.ү Контроль изложение язу.
1
42
Синтаксик синонимнарның төрләре.
1
43
Б.с.ү. Сочинение элементлары белән изложениеязу.
1
44-45
Грамматик синонимнар һәм аларның төрләре
2
46
Б.с.ү. Конспект һәм тезис, аларны язу күнегүләре.
1
47
Морфологик синонимнарны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре.
1
48
Контроль изложение
1
49
Аналитик һәм синтетик җөмләләрнең синонимлыгы
1
50
Иярчен кисәк һәм иярчен җөмлә синонимлыгы.
1
51
Лексик һәм грамматик калькалар, аларның татар сөйләмендә кулланылышы.
1
52
Контроль диктант
1
53
Сөйләм культурасы, аның нигезләре.
1
54
БСҮ. «Татарстан-минем Республикам»
1
55
Сөйләм төгәл, аңлаешлы, саф булсын
1
56
Сөйләмнең төгәллеге һәм аһәңлелеге
1
57
Б.с.ү.Изложение язу.
1
58
Тел үсеше турында мәгълүмат
1
59
Татар теленең диалектлары.
1
60
Арадаш аттестация эше
1
61
Икетеллелек. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы.
1
62-63
Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре.
2
64
БСУ. Рецензия язу
1
65
Тел гыйлеменең әһәмияте, төп бүлекләре
1
66-67
Б.с.ү. Контроль изложение.
2
68
Тел гыйлеменең бүлекләрен кабатлау һәм имтиханга әзерлек
1