- Учителю
- Урок татарского языка на тему Аваз ияртемнәре (8 калсс)
Урок татарского языка на тему Аваз ияртемнәре (8 калсс)
Тема. Аваз ияртемнәренең төзелешләре һәм язылышлары
Максат. аваз ияртемнәре белән танышуны дәвам итү, аның төзелеше һәм ясалышы, сүзләр ясауга нигез булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру; аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану;
Дәрес барышы.
-
Оештыру.
-
Актуальләштерү. Өйрәнгәннәрне искә төшерү.
-
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1) Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре
Й о р т х а й в а н н а р ы тавышы: иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау
К о ш - к о р т тавышларының тасвиры: ка-ка-ка, кыйгак, кикрикүк
Е р т к ы ч җ ә н л е к л ә р тавышы: У-у-у- у-у!
Б ө җ ә к л ә р тавышы: безз-безз - черки тавышы, чарр-чарр - чикерткә тавышы
Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре: чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр
Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык
Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи
Образ ияртемнәре. Я к т ы л ы к һәм т ө с тасвирлары: ялт, гөлт, ялт-йолт, ялтыр-йолтыр
Хә р ә к ә т т а с в и р л а р ы: тыр-тыр, тыз-быз, җил-җил
Э ч к е с и з е м л ә ү г ә, психик халәткә бәйле тасвирлар: жу, дер-дер, дерт, леп-леп
Ияртемнәр нигезендә сүз ясалышы.
а) -ла/-лә кушымчасы белән: шартла, чырла, гөрлә, чыңла, шаула, мияула һ.б.
б) -а/-ә кушымчасы белән: шалтыра, ялтыра, мөгерә, күкерә һ.б.
в) -ылда/-елдә кушымчасы белән:чыжылда, шакылда, дерелдә, дырылда, выжылда, чәрелдә һ.б.
Тезмә фигыльләр ит, кил ярдәмче фигыльләре белән ясала: ялт ит, келт ит, шарт ит, шылт ит, ду кил, мәж кил һ.б.
Исем ясалышы: шарлавык, гөрләвек, гөрелте һ.б.
4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Дәреслек белән эшләү.
6.Йомгаклау
Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.