7


  • Учителю
  • Тесты по татарскому языку в 7 классе

Тесты по татарскому языку в 7 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





1. Аерып алынган сүзтезмәләр арасыннан ялгыш очракны билгеләгез.

Йомшак кар өстенә каз-үрдәк тармаклы-җәпләкле беренче эзләрен салып киткән. (Г.Бәширов)

а) йомшак кар

ә) кар өсте

б) беренче эзләр

в) тармаклы-җәлпәкле эзләр



2. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез. Ашыгыч эшләр -

а) гади, исемле исем сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә янәшә тору аша бәйләнә

ә) гади, рәвешле исем сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә -гыч кушымчасы ярдәмендә бәйләнә

б) гади, сыйфатлы исем сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә сүз ясагыч кушымча ярдәмендә бәйләнә

в) гади, исемле сыйфат сүзтезмә, иярүче сүз ияртүчегә күплек кушымчасы ярдәмендә бәйләнә.





3. Тиңдәш кисәкләрдән алда килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

а)сызык

ә) ике нокта

б) өтер

в)бернинди дә тыныш билгесе куелмый





4.Затланышсыз фигыльләрне билгеләгез:



а) Көткән вакыт, кайткач

ә) җитәрбез, тынычлан

б) тыңлыйсың, укы

в) эшләсә, языйм



5.Зур көрәк сүзтезмәсенең морфологик төзелеше:



а) сыйфатлы исем сүзтезмә

ә) исемле исем сүзтезмә

б) рәвешле исем сүзтезмә

в) исемле сыйфат сүзтезмә



6.Сүзләр үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә торсалар, нәрсә барлыкка килә?



а) җөмлә

ә) сүзтезмә

б) аныклагыч

в) хикәяләү





7.Җөмләнең тиңдәш кисәкләре нинди бәйләнештә була?

а) ияртүле бәйләнештә

ә) тезүле бәйләнештә

б) ачыклаулы бәйләнештә

в) аныклаулы бәйләнештә була



8.Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

а) сызык

ә) ике нокта

б) өтер

в) бернинди дә тыныш билгесе куелмый





9.Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.

Кунакларның атлары өчен лапас башына, күп итеп, печән китереп өйгәннәр икән. (Ә. Еники)

а) тәмамлык

ә) аергыч

б) аныклагыч

в) хәл



10.Билгеләмәне дәвам итегез: синтаксис- ...



а) тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге

ә)тел белеменең сөйләм төзелешен өйрәнә торган бүлеге

б)сүзләрнең дөрес язылышын өйрәнә торган бүлеге

в)телнең авазлар системасын өйрәнә торган бүлеге



11. Калын хәрефләр белән бирелгән исемгә дөрес морфологик анализ ясалган рәтне билгеләгез.

Чәчәкнең матурлыгы берни түгел, хуш исе булмаса. (Мәкаль)

а) уртаклык исем, тамыр, берлек санда, баш килештә, тартым белән төрләнгән

ә) уртаклык исем, тамыр, күплек санда, баш килештә, тартым белән төрләнмәгән

б) ялгызлык исем, кушма, берлек санда, баш килештә, тартым белән төрләнгән

в) уртаклык исем, тамыр, берлек санда, юнәлеш килешендә, тартым белән төрләнгән



12. Инфинитивның юклык формасы кайсы кушымча ярдәмендә ясала?



а) -ма/ -мә, -мый/-ми

ә)-лар/-ләр, -нар/-нәр

б) -ды/-де, -ты/-те

в) -маска/-мәскә





13. Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләгез



а) гади, чагыштыру, кимлек, кечерәйтү

ә) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык

б) гади, чагыштыру, артыклык

в) дөрес җавап бирелмәгән



14.Сүзтезмәләр булган төркемчәне күрсәтегез



а) каен җиләге, кыр казы, рәхим итегез

ә) синең өчен, урман аша, илең турында

б) ил өчен көрәшә, яраткан җыры, тиз йөгерә

в) минем белән, әти-әни белән, укучылар белән



15.Әйтү максаты буенча җөмләләр



а) җәенке һәм җыйнак

ә) хикәя, сорау, боерык

б) бер составлы һәм ике составлы

в) тулы һәм ким җөмләләргә бүленәләр





16.Тезүле бәйләнештәге сүзләр булган җөмләне билгеләгез



а) Бакчада алма, чия, карлыган өлгерде

ә) Укучылар кызыклы китап укыйлар.

б) Абыем әниемә роза(гөлчәчәк) бүләк итте.

в) Мин , ягъни Алсу, 7 нче сыйныфта укыйм.





17.Кайсы рәттә сүзләрнең дөрес язылышы бирелгән?



а)кунакханә, канәфи, мәшгуль, итәгатьле, диккать, вәгазь

ә) кунакханә, кәнәфи, мәшгуль, итагатьле, дикъкать, вәгазь

б) кунакханә, канәфи, мәшгүль, итагәтьле, диккәть, вәгәзь

в) бер вариант та дөрес түгел

18.Сүзләр бәйләнеше арасыннан аныклаулы мөнәсәбәтне билгеләгез:

а) син яраткан чәчәкләр

ә) эшли-эшли ару

б) дусларның, бигрәк тә Нуриянең

в) Дамир - эшмәкәр9. Ачыклаулы мөнәсәбәтне белдерүче чаралар:

а) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, аныклау интонациясе

ә) -лы / -ле, -ныкы / -неке кушымчалары

б) санау интонациясе

в) килеш кушымчалары, фигыль формалары, бәйлекләр

20. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне белдерүче чаралар:

а) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, аныклау интонациясе

ә) зат-сан кушымчалары, сүз тәртибе, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары

б) санау интонациясе

в) килеш кушымчалары, фигыль формалары, бәйлекләр















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал