7


  • Учителю
  • Конспект вне классного мероприятия по татарскому языку на тему: 'Тамчы шоу' (6 класс)

Конспект вне классного мероприятия по татарскому языку на тему: 'Тамчы шоу' (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБОУ СОШ №2» Агрызского муниципального района Республики Татарстан



Интеллектуально-развлекательная игра

"Тамчы - шоу"

Выполнила:

Шайхутдинова Диля Шамилевна

Учитель татарского языка и литературы


"Тамчы - шоу" уены

Максат:

1)Укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты, табигать белеме фәннәренә карата кызыксыну тәрбияләү;

2)Укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып - белү, күзаллауларын арттыру, баету;

3)тел культурасын үстерү;

4)Укучыларга үзмөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;

5)Эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

6)Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, китаплар, презентация.

Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау бирелә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.

Уен барышы.

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.



- Исәнмесез, хәерле көн , хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Сезнең хөрмәткә без 4 нче сыйныф укучылары белән "Тамчы-шоу" уенын күрсәтербез. Ике команда арасыннан зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. Тамчы шоу уены барыгызга да яхшы таныш, шуңа күрә укучыларыбызга куллар чабып, аларга көч бирерсез дип ышанып калабыз. Уенның башыннан ахырына кадәр, мин сезнең белән -Ләйсән Сабитова булырмын.

- Дуслар, без сезгә сүз бирәбез. Алга чыгып басыгыз.

-Һәрберегез тамчы шоуда, осталык, зирәклек, булганлык күрсәтегез.

Зур уңышлар сезгә! Ә сезнең, тамашачылар, ялыгыз күңелле үтсен!.

-Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез. Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк.

( "Карлыгачлар" командасы сәламли)

(Экранда "Карлыгачлар" рәсеме чыга, сызгыра, ул алар сөйләп бетергәнче тора).

-Ә, менә хәзер сүзне карлыгачларның көндәшләре Сандугачларга бирәбез.

( "Сандугачлар" командасы сәламли)

(Сандугач рәсеме чыга, сайрый һәм Сандугачлар сөйләп бетергәнче тора).

-Булдырдыгыз, укучылар. Ә хәзер сезнең эшегезгә бәя бирүче жюри составы белән таныштырып үтәм. (Жюри белән таныштыру)

-Хәзер 1 нче турыбызны башлыйбыз.

-Белүегезчә, ( Табигать рәсеме чыга, татар музыкасы уйный ) 2013 нче ел -Татарстанда табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде һәм 1 нче турыбызның сораулары да табигать һәм табигатьне саклау белән бәйләнгән булыр. Игътибар белән тыңлыйбыз.

Сораулар.

1) Иң зур планета?

2) Иң кечкенә планета?

3) Һава нинди була?

4) Су нинди була?

5) Һаваны нәрсәләр пычрата?

6) Суны нәрсәләр пычрата?

7) Һава составына нәрсәләр керә?

8) Нинди прибор суны чистарта?

9) Һава температурасын үлчи торган прибор?

10) Су ничә градуста бозга әйләнә?( 0 градуста)

11) Үсемлекләрне өйрәнүче фән?

12) Хайваннарны өйрәнүче фән?

13) Нәрсә ул тыюлык?

14) Әгерҗедә нинди тыюлык бар?

15) Кайсы ел фасылында балык тоту тыела?

16) Кайсы ел фасылында хайваннарны аулау тыела?

17) Яфраклы агачларга нинди агачлар керә?

18) Ылыслы агачларга нинди агачлар керә?

19) Язның беренче чәчәге?

20) Язның беренче хәбәрчеләре?

(Беренче тур дигән язу тора)

- Ә хәзер беренче тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

- Рәхмәт. Ә хәзер ял итеп алабыз. Музыкаль тәнәфес .( Экранда музыкаль тәнәфес дигән язу чыга.)

- Хәзер уеныбызның 2 нче турына күчәбез. Игътибарлылык бәйгесе. Сезгә экранда рәсемнәр күрсәтелә, сез игътибар белән карагыз. Карлыгачлар командасы сездән башлыйбыз. (Экранда карлыгачлар командасы өчен рәсемнәр күрсәтелә).

- Ә хәзер нәрсәләр күрдек, әйтәбез.

- Яхшы. Молодцы!!!

- Ә хәзер "Сандугачлар" командасы өчен рәсемнәр, игътибар белән карагыз. (Экранда сандугачлар командасына рәсемнәр чыга)

- Ә хәзер нәрсәләр күрдек җавап бирәбез.

- Яхшы. Молодцы!!!

- Хәзер видео-сорауга күчәбез. Әйдәгез бу юлы Сандугачлар командасыннан башлыйбыз.

- Экранга игътибар белән карыйбыз. (Экранда Нәүрүз рәсеме чыга). Бу күренеш нинди бәйрәмнән? Елның кайсы вакытында үткәрелә? ( Җаваплар)

- Ә хәзер Карлыгачлар командасы карый. ( Экранда Карлыгачлар командасы өчен рәсем чыга). Ә бу рәсемдә нинди бәйрәм күрәсез? (Экранда Сабантуй рәсеме чыга) Бу бәйрәм кайчан үткәрелә? (Җаваплар)

2 нче тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

- Рәхмәт.

-Ә хәзер ял итеп алабыз.Музыкаль тәнәфес. ( Музыкаль тәнәфес дигән язу чыга).

- Ә хәзер уеныбының 3 нче турына күчәбез. (Экранда Тукранбаш дигән сүз чыга).

- Сезнең игътибарыгызга «Тукранбаш» сүзен тәкъдим итәм. Сез шушы сүздән яңа сүзләр төзеп язарга тиеш буласыз. Башладык. ( Нәтиҗә ясала)

3 нче тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.

- Рәхмәт.

- Ә хәзер ял итеп алабыз. Музыкаль тәнәфес. ( Музыкаль тәнәфес дигән язу чыга)

- Ә хәзер 4 нче турга күчәбез. ( Экранда капитаннар бәйгесе дигән язу чыга.)

- Капитаннар бәйгесен башлыйбыз. Әйдәгез, карлыгачлар командасы капитаны Адилә синнән башлыйбыз. Рәхим ит. Сорауларга әйе, юк сүзләре белән генә җавап бирәбез.

1) Җәй көне кошлар җылы яктан кайталар?

2) Октябрь, ноябрь, декабрь яз айлары.

3) Атнада сигез көн?

4) Тик гомерем бик кыска, бары бер көн генә дип Карлыгач җырлый.

5) Су анасының тарагы алтын?

6) Ромашканың таҗлары сары төстә?

7) Кайттылар фигыле үткән заманда?

8) Хоккей уенын туп белән уйныйлар?

9) Йомры икмәк әкиятендә йомры икмәкне аю ашый?

10) Тукай әкиятендә Гали сарыкны ашата?

- Ә хәзер Сандугачлар командасы капитаны Альбина сиңа сүз бирәбез. Рәхим ит.

1) Кыш көне кошлар җылы яктан кайталар?

2) Июнь, июль, август көз айлары?

3) Атнада җиде көн?

4) Тукайның Гали белән Кәҗә шигырендә Гали Кәҗәне җиләк белән сыйлый?

5) Су анасының тарагы көмеш?

6) Яза фигыле киләчәк заманда?

7) 1 минутта 60 сикунд бар?

8) Ганс Андерсен әкиятләр язган?

9 )Волга елгасының тәрҗемәсе Чулман?

10) Кәҗә белән Сарык әкиятендә Кәҗә белән Сарык бүре башын табалар?

- Булдырдыгыз, рәхмәт.

- Нәтиҗәләр белән таныштырырга сүзне жюрига бирәбез.

- Ярый, жюрига мәгънәле , җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерәбез.

- Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз.

- 1 нче дәрәҗәле җиңүчеләребезгә алкышлар.

- 2 нче дәрәҗәле җиңүчеләребезгә алкышлар.

- Рәхмәт сезгә, безнең белән булганыгыз өчен

(МУЗЫКА УЙНАП ТОРА.)

-Бүгенге чыгышыбызны йомгаклап, шуны әйтәсем килә: табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы булып торырга тиеш, чөнки табигатебез - туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Без табигатькә игътибарлы булсак, тирә-юнебезне пычратмасак кына табигать белән берлектә яши алырбыз. Табигатьне саклау ул үз-үзебезне , киләчәгәбезне , өебезне саклау дигән сүз. Һәр эшебезне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны ,табигатьне коткарып кала алырбыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал